kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

“Туган җирем -Татарстан” темасын йомгаклау

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татарстан турында белемнәрне тирәнәйтү,системага салу,бәйләнешле сөйләм үстерү.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«“Туган җирем -Татарстан” темасын йомгаклау»

Тукай районы Бәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе










Дәреснең темасы: “Туган җирем -Татарстан” темасын йомгаклау

6 нчы сыйныф (рус төркеме)






Тукай районы Бәтке урта гомуми белем

бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Шарапова Рамилә Мөдәрис кызы.

e-mail : [email protected]






Дәреснең план-конспекты

Дәрес темасы: “Туган җирем -Татарстан” темасын йомгаклау.

Дәреснең максаты: Татарстан республикасы турында белемнәрне тирәнәйтү, системага салу, БСТҮ.

Бурычлар:

Белем бирү: Татарстан республикасы турында булган белемнәрне тирәнәйтү; укучыларның диалогик, монологик, сөйләм телен , ишетеп - аңлау күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви: Туган илгә карата мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү;

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү; Туган илебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү.

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып белү:

-тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;

Коммуникатив:

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

Предметара бәйләнеш: география

Предмет дәреслек, карточкалар белән эшли белү.

Дәреснең тибы: кабатлау

Дәреслек : Р.З. Хәйдәрова, З.Р.Нәҗипова. Күңелле татар теле, 6 сыйныф, Казан. “Татармультфильм” нәшрияты, 2014

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш

Техник җиһаз:компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал, ватман, фламастерлар

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү

Техник карта

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

- Исәнмесез!

-Хәерле көн!

-Кәефләрегез ничек? -

-Яхшы, укучылар, кәефләрегез яхшы булгач,бер-берегезгә уңышлар теләп,сәлам бирегез!

- Бүгенге дежурларны тыңлыйк . Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын  йөзебез!

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып  җавап бирик.

Кояшлы көннәр кебек.

Тукай теле- татар телен

Өйрәнергә дип килдек.

(Бер- берсенә уңышлар теләп елмаялар, кулларын сугалар)

-Ксения, бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне? Класста кем юк? Бүген көн нинди? (Бүген көн җылы, кар яумый, җил исә).


Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)


II. Белемнәрне актуальләштерү. Ишетеп- аңлау күнегүләре.

Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

1. Послушайте и укажите количество слогов в словах: башкала, манара, Ватаным, шәһәр, халкым,Чаллыдан,тел.

2. Послушайте и повторите эти слова, добавляя к каждому из них местоимения минем, синең, аның, безнең, сезнең, аларның. Татарстан, тел, ил.

3. Послушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос кайда?(где?)

Татарстанда, Казанга, авылга, шәһәрдә, Зәйгә, Алабугадан, Әлмәттә.


Баш-ка-ла,ма-на-ра,Ва-та-ным шә-һәр, Чал-лы-дан,тел.





Минем Татарстаным

Синең Татарстаның

Аның Татарстаны

Безнең Татарстаныбыз

Сезнең Татарстаныгыз

Аларның Татарстаннары



Татарстанда, Казанга, авылга, шәһәрдә, Зәйгә, Алабугадан, Әлмәттә.

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)



Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)








III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.


- Ә хәзер видеоролик карап китәрбез, игътибар белән карагыз.

(Подумайте, о чем мы будем сегодня разговаривать? -Уйлагыз, бүгенге дәреснең темасы ничек?

СЛАЙД №1

- Димәк, дәрестә нишлибез?


- Димәк, дәреснең максаты нинди була инде?

- Чему должны научиться? цель урока какая?







Татарстан турында

-Туган җирем - Татарстан

- Дәрестә Татарстан Республикасы турында сөйләшәбез, үткән темаларны кабатлыйбыз.



-Татарстан республикасы турында булган белемнәрне тирәнәйтәбез.

Татарстан - минем республикам!

Россиянең матур җирендә.

Халык аңа үзе исем кушкан

Бәхет теләп гомер-гомергә.

Карлары бар аның, язлары бар-

Ташкыннары аның ни тора?

Еракларга киткән тургайлар да.

Сагынып кайта туган йортына.

(Дәфтәрләргә число,тема язу)

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)



Максат кую (Танып белү УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

VI. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту. Мөстәкыйль эш. Үрнәк буенча иптәшеңне тикшерү.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү


1.Индивидуаль эш. Ак битләрне алыгыз. Сүзләрнең парларын табыгыз. Битләрдә сызык белән тоташтырыгыз (слова потеряли свои пары, поможем им найти правильный перевод.)

- Экранга карагыз, тәрҗемәләр дөресме?


СЛАЙД № 2 - Күршеңнең эшен тикшер, билге куй (бәя бирү) (взаимопроверка)

1. Бу сүзләр белән җөмләләр төзегез (2 минут вакыт)

2.Парларда эш.(Карточкаларда)

Ситуатив күнегүләр аша алган белемнәрне тикшерү.(1өстәлгә)

Спроси у друга:

-знает ли он государственные символы Татарстана?

-какие национальности живут в Татарстане?






(2 өстәлгә)

Спроси у друга:

- что изображено на гербе Татарстана?

- кто первый президент Татарстана?



(3 өстәлгә)

Спроси у друга:

- какие цвета есть на флаге Татарстана?

- как зовут президента Татарстана?

СЛАЙД №3


Укытучы:

Как скажете о том,что:

-Татарстан – самая большая и богатая Республика.

-Вы в школе изучаете два государственных языка;

-Вы любите природу Татарстана;


Ватан – Родина

Дәүләт – государство

Милләт – национальность

Тел – язык

Шәһәр- город

Башкала – столица

Халык- народ

Ил-страна

Туган җир-родная земля










-Ангелина, син Татарстан дәүләт символларын беләсеңме?

Әйе, беләм. Татарстанның дәүләт символлары: герб, флаг һәм гимн.

Ксюша, Татарстанда нинди милләтләр яши?

Татарстанда руслар, татарлар, чуашлар, марилар, удмуртлар һ.б. яши.

-Полина, Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?

-Татарстан гербында канатлы ак барс сурәтләнгән.

-Лиана , Татарстанның беренче президенты кем?

-Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев.

–Алина, Татарстан флагында нинди төсләр бар?

-Татарстан флагында яшел, ак, кызыл төсләр бар.

-Максим, Татарстан президентының исеме ничек?

- Татарстан президенты – Рөстәм Нургалиевич Миннеханов.







-Татарстан- иң зур һәм бай республика.

- Без мәктәптә ике дәүләт теле өйрәнәбез.

- Без Татарстанның табигатен яратабыз.


Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)




Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)


Физкультминутка.

Күзләрне ял иттерү.

3. Карта белән эш.

1).Татарстан шәһәрләрен искә төшерәбез.

2).Татарстан елгаларын искә төшерәбез.

3). Татарстан Республикасына чиктәш Республикаларны,

өлкәләрне искә төшерәбез.

( 3 укучы такта янына чыга һәм карта өстендә эшли. )

СЛАЙД №4








4.Төркемдә эш. 3 өстәлгә дә сораулар бирелә,укучылар 5әр сүз язалар, җөмләләр төзиләр.

СЛАЙД №5


5.Дәреслек белән эш.

98 бит, 3 нче күнегү

СЛАЙД №6



6.Төркемнәрдә эш - проект эшен башкару(3-4 минут)

1.Татарстан Республикасының дәүләт символлары;

(1 өстәл)

2.Татарстанның табигате;

(2 өстәл)

3.Татарстан халкы;(3 өстәл)

Кунакларга эш- проект



Вадим, син Татарстандагы нинди зур шәһәрләрне беләсең?

Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә....

Амир,Татарстан аркылы нинди елгалар ага?

Татарстан аркылы Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ елгалары ага.

Максим,Татарстан Республикасына чиктәш булган Республикаларны,өлкәләрне беләсеңме?

Әйе, беләм. Татарстан Башкортостан, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия һәм шулай ук Самара, Ульяновск, Киров, Оренбург
өлкәләре белән чикләшә (граничит).




Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Кая? Кайда? Кайдан? Сораулары белән эш.

(урманга,өйдән,мәктәптә,ки-беткә,партада,шәһәргә,авылдан,

Бабайдан, әбидә һ.б




Дәфтәрләрдә эшләү,уку,тикшерү







“Туган җирем - Татарстан

Укучылар чыгыш ясый, проектны яклый.







Татарстан Республикасының киләчәген ничек күз алдына китерәсез?(теләкләрегезне,уй-фикерләрегезне языгыз, ясагыз)





Иптәшең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү . (сорауларны тыңлап, җавап бирә белү) (Коммуникатив УУГ)

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү (Танып-белү УУГ)


Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы,укучы- укучы) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.


- Без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Нинди максат иде?

- Максатка ирештекме?

Әйе, балалар Татарстаныбыз турында бик матур итеп проект эшен якладыгыз.

Чыннан да, Татарстаныбыз дөньяда иң матур республика-ларның берсе. Татарстан – ул дуслык дәүләте, тынычлык дәүләте, кунакчыл дәүләт. Без- барыбызда, Татарстан Республикасын яратабыз.

-Үзегезгә төсле кәгазьләрегезне алыгыз.

-Кемгә дәрес ошады, дәрестә җиңел булды?(кызыл йолдызларны күтәрә)

-Ә кемгәдер авырырак булгандыр,бәлки? (алар яшел йолдызларны күтәрә)

( Кто встретил трудности? В чем? Почему?)

ӨЙ ЭШЕ

1.106 нчы бит,6 нчы күнегү;

2.Интернет аша ”Татарстанның кошлар дөньясы”,

”Татарстанның хайваннар дөньясы” темаларына материаллар тупларга.

- Сау булыгыз. Рәхмәт.

- Татарстан турында сөйләштек

- Татарстан минем Ватаным


“Туган җирем – Татарстан”











Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.


Укучылар дәрестә ничек эшләүләренә карап, үзләренә билге куялар, аңлаталар.







Өй эшен көндәлеккә язалар.

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)



Мин яратам сине, Татарстан!” җыры белән тәмамлыйбыз СЛАЙД №7







Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
“Туган җирем -Татарстан” темасын йомгаклау

Автор: Шарапова Рамиля Мударисовна

Дата: 30.03.2023

Номер свидетельства: 628717

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(39) "Мы живем в Татарстане"
    ["seo_title"] => string(21) "myzhiviemvtatarstanie"
    ["file_id"] => string(6) "302218"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1457090987"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(39) "Мы живем в Татарстане"
    ["seo_title"] => string(22) "myzhiviemvtatarstanie1"
    ["file_id"] => string(6) "302219"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1457091000"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(22) "Кем ?ырлады? "
    ["seo_title"] => string(14) "kiem-zh-yrlady"
    ["file_id"] => string(6) "208635"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1430851280"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства