kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

К???л читек

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: Гаяз Исхакыйны? “К???л читек” хик?ясенд? т?п   проблема.

Максатлар:1) Г. Исхакыйны? тормыш юлы ??м и?аты турында белешм?                   

                                бир?.

                  2)?хм?дулла образы аша хик?яг? салынган проблеманы табу.

                3) авторны? ?з?к геройга м?н?с?б?тен ачыклау к?некм?се булдыру.  

                  4) динг? карата м?х?бб?т т?рбиял??.

?и?азлау: видеоматериал, читек р?семн?ре т?шк?н т?сле альбом, Г. Исхакыйны? портреты, д?реслек, газета материаллары.

Метод: проблеманы б?ян ит?, репродуктив уку методы.

Алымнар: укытучы с?йл?ме, эчт?лек с?йл?? алымы, сорау-?авап, эзл?н?ч?н  ??г?м?, с?нгатьле уку, ?злект?н уку, а?латмалар бел?н уку, с?злек   ?стенд?   эшл??, телд?н сыйфатлама бир?, портрет бел?н эшл??.

Принциплар: тарихилык, оптимальлек, ?д?би ?с?рне субъектив кабул ит?,            системалылык.

Д?рес т?ре: я?а материалны а?лату.

Чаралар:такта, акбур, ноутбук.

Д?рес планы.

I. Башлам (оештыру).

  а) ис?нл?ш?.

  ?) д?реск? ?зерлекл?рен тикшер?.

  б) укучыларны барлау.

    II. Актуальл?штер?.

  а) Г. Исхакый турында ист?лекл?р уку.

  ?) “К???л читек” хик?ясе турында ??г?м? кору.

  б) альбом карау.

  III.Я?а белем ??м к?некм?л?р формалаштыру.

   1. Г. Исхакыйны? тормыш юлы ??м и?аты турында с?йл?? :

  а) Г. Исхакыйны? портреты бел?н эшл??;

  ?) биографиясенд?ге ???миятле моментларны хик?я бел?н ?лешч? ялгау;

  б) “К???л читек” хик?ясенд? блалар тормышыннан алынуын б?ян ит?.

   2. “К???л читек” хик?ясен уку:

  а) с?злек эше;

  ?) укытучыны? хик?яне укый башлавы. ?хм?дулла турында ишетк?нн?рне берг? туплау;

  б) укучылардан беренче вакыйганы укыту. ?леге вакыйгада ?хм?дулла характерыны? нинди сыйфатлары ачылуы к?з?т?;

  в) икенче вакыйганы укыту. “Ни ?чен я?а читек булмыйча кала?” диг?н сорауга ?авап эзл??;

  г) хик?яне укытып бетер?.

   3. Хик?яд?ге ?хм?дулла образы ?стенд? эшл??:

  а) ?хм?дуллага телд?н сыйфатлама (характеристика) т?з?;

  ?) “?хм?дулла ни ?чен к?лкег? калды?” диг?н сорауга ?авап эзл??;

  б) “Автор ?хм?дулла образы аша, безг? н?рс? ?йтерг? тел?г?н?” диг?н сорауга ?авап биреп, хик?я буенча н?ти??л?р чыгару.

  IV. Белем ??м к?некм?л?рне ныгыту.-7 минут.

   1. Хик?яд?н авторны? ?хм?дуллага м?н?с?б?тен к?рс?т? торган   урыннарны таптырып укыту.

   2.  Хик?яд?н чыгып, автор и?аты турында фикерл?р ?йттер?:

  а) балалар турында яза;

  ?) ?з героен яратып, сокланып яза;

  б) тиск?ре сыйфатларга да юмор бел?н карый ?.б.

   3. “Автор ?хм?дуллага ?итеп бетм?г?н нинди сыйфатлар турында яза?” диг?н сорауга ?авап табу. ?з-?зе?? ышаныч турында с?йл?ш?.

   V. Н?ти?? ясау.

    1.  Куелган максатларга иреш?- ирешм??не билгел??.

   2.  Укучыларны? с?йл?м телен ?стер?.

   3.? х?зер д?ресебезне йомгаклап нинди н?ти??г? кил? алабыз.

   -?хм?дулла кебек булмаска, бала булып кала белерг?, ипт?шл?ре?н?н ?зе?не ?стен куймаска, к?лкеле х?лд?н чыга белерг? кир?клеген ?йр?т?.

  VI. Йомгаклау. – 7 минут.

  1. “Хик?я н?рс? турында?” диг?н сорауга ?авап бир?.

-Малай  гает б?йр?менд? катнашуны, аны? традициял?рен ?ирен? ?иткереп башкаруны ?зене? изге бурычы итеп ис?пли. ?хм?дулла кешел?рг?, бигр?к т? яшь буынга хас булган аерым ?итешсезлекл?рд?н д? азат т?гел. Я?а к???л читек иясе була алмау вакыйгасы аны бик зур борчуга сала. Чапан ??м к???л читек хакында ипт?шл?рене? фикерл?рен, шаяруларын к??елен? бик авыр кабул ит?.

 VII.  ?йг? эш бир?. – 3 минут.

  1. “К???л читек” хик?ясене? эчт?леген с?йл??
  2. Билгел?р кую.
  3. Саубуллашу.

 

   

Просмотр содержимого документа
«К???л читек»



Тема: Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясендә төп проблема.


Максатлар:1) Г. Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә

бирү.

2)Әхмәдулла образы аша хикәягә салынган проблеманы табу.

3) авторның үзәк геройга мөнәсәбәтен ачыклау күнекмәсе булдыру.

4) дингә карата мәхәббәт тәрбияләү.


Җиһазлау: видеоматериал, читек рәсемнәре төшкән төсле альбом, Г. Исхакыйның портреты, дәреслек, газета материаллары.


Метод: проблеманы бәян итү, репродуктив уку методы.


Алымнар: укытучы сөйләме, эчтәлек сөйләү алымы, сорау-җавап, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, үзлектән уку, аңлатмалар белән уку, сүзлек өстендә эшләү, телдән сыйфатлама бирү, портрет белән эшләү.


Принциплар: тарихилык, оптимальлек, әдәби әсәрне субъектив кабул итү, системалылык.


Дәрес төре: яңа материалны аңлату.


Чаралар:такта, акбур, ноутбук.


Дәрес планы.

I. Башлам (оештыру).

а) исәнләшү.

ә) дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

б) укучыларны барлау.

II. Актуальләштерү.

а) Г. Исхакый турында истәлекләр уку.

ә) “Кәҗүл читек” хикәясе турында әңгәмә кору.

б) альбом карау.

III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Г. Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләү :

а) Г. Исхакыйның портреты белән эшләү;

ә) биографиясендәге әһәмиятле моментларны хикәя белән өлешчә ялгау;

б) “Кәҗүл читек” хикәясендә блалар тормышыннан алынуын бәян итү.

2. “Кәҗүл читек” хикәясен уку:

а) сүзлек эше;

ә) укытучының хикәяне укый башлавы. Әхмәдулла турында ишеткәннәрне бергә туплау;

б) укучылардан беренче вакыйганы укыту. Әлеге вакыйгада Әхмәдулла характерының нинди сыйфатлары ачылуы күзәтү;

в) икенче вакыйганы укыту. “Ни өчен яңа читек булмыйча кала?” дигән сорауга җавап эзләү;

г) хикәяне укытып бетерү.

3. Хикәядәге Әхмәдулла образы өстендә эшләү:

а) Әхмәдуллага телдән сыйфатлама (характеристика) төзү;

ә) “Әхмәдулла ни өчен көлкегә калды?” дигән сорауга җавап эзләү;

б) “Автор Әхмәдулла образы аша, безгә нәрсә әйтергә теләгән?” дигән сорауга җавап биреп, хикәя буенча нәтиҗәләр чыгару.


IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.-7 минут.

1. Хикәядән авторның Әхмәдуллага мөнәсәбәтен күрсәтә торган урыннарны таптырып укыту.

2. Хикәядән чыгып, автор иҗаты турында фикерләр әйттерү:

а) балалар турында яза;

ә) үз героен яратып, сокланып яза;

б) тискәре сыйфатларга да юмор белән карый һ.б.

3. “Автор Әхмәдуллага җитеп бетмәгән нинди сыйфатлар турында яза?” дигән сорауга җавап табу. Үз-үзеңә ышаныч турында сөйләшү.

V. Нәтиҗә ясау.

1. Куелган максатларга ирешү- ирешмәүне билгеләү.

2. Укучыларның сөйләм телен үстерү.

3 .Ә хәзер дәресебезне йомгаклап нинди нәтиҗәгә килә алабыз.

-Әхмәдулла кебек булмаска, бала булып кала белергә, иптәшләреңнән үзеңне өстен куймаска, көлкеле хәлдән чыга белергә кирәклеген өйрәтә.

VI. Йомгаклау. – 7 минут.

  1. “Хикәя нәрсә турында?” дигән сорауга җавап бирү .

-Малай гает бәйрәмендә катнашуны, аның традицияләрен җиренә җиткереп башкаруны үзенең изге бурычы итеп исәпли. Әхмәдулла кешеләргә, бигрәк тә яшь буынга хас булган аерым җитешсезлекләрдән дә азат түгел. Яңа кәҗүл читек иясе була алмау вакыйгасы аны бик зур борчуга сала. Чапан һәм кәҗүл читек хакында иптәшләренең фикерләрен, шаяруларын күңеленә бик авыр кабул итә.

VII. Өйгә эш бирү. – 3 минут.

  1. “Кәҗүл читек” хикәясенең эчтәлеген сөйләү

  2. Билгеләр кую.

  3. Саубуллашу.




Дәрес барышы.


-Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз.

I. 1.Бүген без сезнең белән татар реалистик әдәбиятына нигез салучыларның берсе, атаклы прозаик, драматург, ялкынлы публицист, журналист, җәмәгать эшлеклесе, милләтебезнең горурлыгы булган Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз.

II. а) башта мин сезне Г.Исхакыйга багышланган истәлекләр белән таныштырып үтәрмен.

“Гаяз! Бу исем хәзер һич шөбһәсез татар әдәбияты, татар поэзиясенең мәркәзендә тора.” Җамал Вәлиди.

“Татар әдәбиятында драматургия төре иң соңгы булып туды. Ләкин аның туу һәм оешу, ныгу процессы чагыштырмача тиз арада булды. Беренче тәҗрибәләрен ясаганнан соң дистә ярым-ике дистә ел эчендә ул инде сәхнәдә уйнарлык әсәрләргә ия, күпчелек жанрларны буйсындырган төр иде. Моның үзенең берничә сәбәбе бар. Бердән-татар әдәбиятының бай традицияләре. Бу традицияләрдә драматургиянең үзенчәлекләреннән берсен тәшкил иткән диалог шәкеле шактый эшләнгән иде. Урта гасыр татар әдәбиятының иң яхшы әсәрләрендә-хәрәкәт көчле. Аның җанлы һәм бербөтен булуын тәэмин иткән яклар шулай ук эшләнгән иде.Ә хәрәкәт-драматик әсәрнең шулай ук үзәген тәшкил итә.Икенчедән, татар халык иҗаты, һәртөрле уеннар, тамашалар һәм йолалар драматургия алымнарына бай һәм алар шактый ук чарланган иде. Өченчедән, бу төр иҗатта зур талантлар эшләде, драматургиянең халык тормышында зур урын тотуын яхшы аңлап иҗат итте. Шундый шәхесләрнең берсе Гаяз Исхакый булды.”

Азат Әхмәдуллин.

“Гаяз Исхакыйның ихтирамга лаек исеме һәм бай иҗаты ХХ гасыр азагында гына, үзгәртеп кору дигән елларның бәхәсләр ялкыны аша үткәч кенә, кабат туган иленә һәм сөекле халкына әйләнеп кайтты. Бу изге юлда бер төркем татар галимнәре һәм язучылары, аеруча профессор Ибраһим Нуруллин, зур фидакарьлек күрсәтте. Әдипнең сайланма әсәрләрен туплаган “Зиндан” җыентыгы (1991), унбиш томлы әсәрләренең беренче томы (1998) дөнья күрде, күп санлы драма,проза һәм публицистик әсәрләре “Мирас”һәм башка журналларда басылып чыкты. Бүгенге көндә Гаяз Исхакый иҗатын барлау, җыйнау, аның күптомлык әсәрләрен басмага әзерләү буенча текстологик һәм библиографик характердагы фәнни-тикшерү эшләре алып барыла. Әдипнең иҗтимагый-сәяси карашлары, әсәрләренең әдәби-эстетик үзенчәлекләре галимнәребезнең байтак кына хезмәтләрендә яктыртыла ( И.Нуруллин, Һ.Мәхмүтов, Ф.Мусин, Ф.Галимуллин, А.Әхмадуллин, Х.Миңнегулов, Ә.Кәримуллин, М.Госманов, И.Таһиров, Т.Галиуллин, Р.Хәкимов, Ә.Сәхапов, Равил Әмирханов, Л.Гайнанова, Ф.Ибраһимова һ.б.)

Исхакыйның әдәби-публицистик һәм сәяси эшчәнлеге, аның ХХ гасыр әдәби һәм милли-азатлык хәрәкәте тарихында тоткан урыны турында беренче монографик эзләнүләр дә мәйданга чыкты ( Ф.Мусин, Ә.Сәхапов).

Р.Ганиева.

ә) Гаяз Исхакый бик күп әсәрләр язган. Аны милләт язмышы да, хатын-кыз язмышы да борчый. Бүген без сезнең белән балалар өчен язылган “Кәҗүл читек” хикәясе белән танышап китәрбез. Хикәядә төп герой Әхмәдулла. Ул да чама белән сезнең яшьтә.

б) Ә хәзер Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган альбом карап үтик.

Ә хәзер мин сезне Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтәрмен.

III. 1. Гаяз Исхакый 1878нче елның яңача 22нче февралендә Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында Гыйлаҗетдин хәзрәт гаиләсендә туа. Биш яшендә укырга өйрәнә, Чистайда, Казанның Күл буе, Әмирхановлар мәдрәсәләрендә белем ала. 1898нче елның көзендә Татар укытучылар мәктәбендә Х. Ямашев, Г. Коләхмәтовлар белән бергә укый. 1902нче елның көзендә Оренбургның “Хөсәения” мәдрәсәсенә укытучы булып килә. 1903нче елның җәендә, ата-анасы ихтыярына буйсынып, авылга кайтып мулла була, ләкин 1904нче елда Казанга килеп, революцион хәрәкәткә кушылып китә, “Таң йолдызы”, “Тавыш” газеталарында эшли. 1906нчы елның 30нчы октябрендә кулга алынып, Казан, Чистай төрмәләрендә утырып чыга. 1907нче елның 4нче июнендә кабат кулга алынып, өч елга хөкем ителеп, Архангел губернасына сөргенгә җибәрелә. 1908нче елның җәендә качып, Петербургка килә, аннары Төркиягә чыгып китә. 1911нче ел ахырында, кабат Петербургка кайтып, чит кеше исемендәге паспорт белән яши, 1912нче ел башында яңадан кулга алынып, сөрген срогын тутыру өчен Архангел губернасына озатыла. Амнистия нәтиҗәсендә 1913нче елның мартында азат ителә. Ул “Ил” газетасы чыгара башлый, соңыннан эшчәнлеген “Сүз”, “Безнең ил” газеталарында дәвам иттерә.

Г.Исхакый 1917нче елгы Февраль революциясен шатланып каршы ала. Ике ел элек тукталган “Ил” газетасын 1917нче елның 5нче апреленнән кабат тергезеп җибәрә. Ул Мәскәү мөселман халкы рәисе итеп сайлана, милли-мәдәни автономия идеясен күтәреп чыга. Октябрь революциясеннән соң милли оешмалар туздырыла, җитәкчеләре кулга алына. 1917нче елның 22нче ноябрендә Уфада узган милли мәҗлес Г.Исхакыйны Версаль солых конференциясенә делегат итеп сайлый. Әдип шул делегация составында чит илгә китә һәм шуннан Ватанга әйләнеп кайтмый. Ул Харбин, Париж, Берлин, Варшава шәһәрләрендә яши.

1933 нче елның көзендә Ерак Көнчыгышка барып чыга, шунда өч ел яшәп, Япония, Кытай, Манчжуриядә яшәүче татарларны “Идел-Урал” байрагы астына тупларга омтыла. 1928нче елдан 1939нчы елга кадәр Г.Исхакый Берлинда “Яңа милли юл” исемле журнал чыгара, 1935нче елда Кытайда “Милли байрак” газетасына нигез сала. 1939нчы елның июль аенда Гитлер Германиясе Польшага һөҗүм иткәч, Г.Исхакый, язмаларын, архивын калдырып, ашыгыч рәвештә Төркиягә чыгып китә, Истанбул, Анкара шәһәрләрендә яши. 1954нче елның 22нче июлендә Анкарада вафат була һәм үзенең васыяте буенча Истанбулда җирләнә.

Гаяз Исхакый бөтен тынгысыз тормышын, дәртен, талантын татар халкының азатлыгы, башка милләтләр белән тигезлеге, рухи үсеше өчен көрәшкә багышлады.

а) укучылар әйдәгез тактага да күз төшереп алыйк әле.Тактада без Гаяз Исхакыйның портретын күрәбез.

ә) күргәнебезчә, Гаяз Исхакый катлаулы тормыш юлы үткән. Ул бик күп әсәрләр иҗат итеп, безгә бай мирас калдырган.

б) әйткәнемчә, Әхмәдулла чама белән сезнең яшьтә. Шуңа күрә бу хикәяне уку сезгә бик кызык булыр дип уйлыйм.

2. Әйдәгез балалар хәзер “Кәҗүл читек”хикәясенең беренче бүлеген укып үтик.

а) ә хәзер беренче бүлектән соң бирелгән сүзләрне сүзлек дәфтәренә күчереп языйк.

сауры-ат тиресеннән эшләнгән күн

зияб (зяблик )- кызылтүш

гает- мөселманнарның дини бәйрәме

сәхтиян-кәҗә яки сарык тиресеннән эшләнгән йомшак күн

саранҗы-саржа (тукыма )

чалма-мөселманнар кия торган баш киеме.

ә) укучылар, мин сезгә беренче бүлеккә караган сораулар бирермен, ә сез бу сорауларга кул күтәреп тулы җавап бирерсез.

Укытучы:Бу бүлектә Әхмәдулланың нинди сыйфатлары ачыла?

Укучы: Бу бүлектә Әхмәдулланың мактанчык малай икәнлеген беләбез. Аның бу мактануы бер бүлек буе дәвам итә.

б) әйдәгез икенче һәм өченче бүлекләрне укып үтик.

Сүзлек эше:

кызамык- авыру (корь)

балтыр-чалтыр – аякның тездән аскы өлеше

мәхдүм- дин башлыкларының ир балаларын шулай атыйлар

чак булу- ярау, туры килү

дәүкәди- зур

атыңа- исемеңә

гарәфә көн- гает алды көне

намаз- мөселманнарның көненә биш мәртәбә үти торган гыйбадәте

Укытучы: Ни өчен яңа читек булмыйча кала?

Укучы: Кәҗә Вәлинең килененең угылы кызамык чыгарган була, шуңа күрә Әхмәдуллага дигән кәҗүл читекне ураза гаетенә генә тегеп өлгертә ала. Ә гаеткә киеп барырга Миңлесәхип апаларының кодаларыннан гына алып торалар. Читек Әхмәдуллага бик зур була.

в) укучылар әйдәгез хикәянең соңгы бүлеген дә укып бетерик.

Сүзлек эше.

элгәре- башта

казаки-озын камзулга охшаган, озын җиңле өске кием

сару-урау

вәгазь-үгет-нәсыйхәт

Әлхәм- Коръәннең беренче сүрәсе, Аллага дан җырлау

рөкүгъ-намазда иелеп тору, тезләнү

Әттәхият-намазда тезләнеп утырып укый торган дога

Укытучы: Бәйрәм көнне Әхмәдулла ни өчен кыен хәлдә кала?

Укучы: Читекне әбисе кара майга буяган була. Намаз укыган вакытта Әхмәдулланың читегендәге кара буяу чапанына буяла. Малайлар моны күреп алып, Әхмәдулладан “Әнисе читеген кигән” дип көләләр.

Укытучы: Бу вакыйга турында кем сөйли?

Укучы: Бу вакыйга турында автор үзе сөйли.

Укытучы: Әхмәдулланың кәҗүл читек белән бәйләнәшле кичерешләре турында сөйләгез.

Укучы: Өр-яңа читек. Аның саурысы синең апаңның намазлык чигә торган үрнәге кебек чәчәкле була. Аның олтаны болгар олтаны, кырыеннан киселгән. Ярып ук киселгән. Үзе кып-кызыл төсле. Кура җиләге төсле кызыл түгел, зияб төсле кызыл. Аның балтыры шадраланып тора, чем-кара. Минем читек балтырының очы кып-кызыл иттереп тар сахтиян тоткан була, ул әнинеке кебек түгәрәкләнеп беткән булмый... тип-тигез киселгән була. Ул әкертен генә шыгырдый. Солдаттан кайткан Фәхри малаеның итеге шыгырдаган кебек түгел: шыгыр-шыгыр шыгырдый...

Укытучы: “Кәҗүл читек” хикәясендә нинди вакыйгалар тасвирлана?

Укучы: Гаеткә бару вакыйгасы, читекне көтү вакыйгасы, көлү вакыйгасы.

3. Ә хәзер хикәядәге төп герой Әхмәдулла образы өстендә эшлик.

а) Әхмәдуллага телдән сыйфатлама төзик.

-Әхмәдулла үз ишләре арасында мактанырга ярата, кәефе әледән-әле үзгәреп торучан.

б) “Автор Әхмәдулла образы аша, безгә нәрсә әйтергә теләгән?”дигән сорауга җавап табу.

- Автор Әхмәдулла образы аша мактанчык булмаска, үз-үзеңне зурайтып күрсәтмәскә өйрәтә.

Укытучы:Ә хәзер хикәяне анализлап карыйк. Хикәянең эчке мәгънәсе нинди?

Укучы: “Кәҗүл читек” хикәясе-ислам диненең уңай традицияләрен, йолаларын балаларга җиткерергә булышучы әсәр.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Хикәядән авторның Әхмәдуллага мөнәсәбәтен күрсәтә торган урыннарны таптырып укыту. “Минем әти бүген Казаннан кайта...”64нче бит.

“Мин күземне күтәреп карадым...”68нче бит.

“Миңа, бердән минем хәзер дә...”69нчы бит.

“Мәчет йортына әллә никадәр халык җыелган...”72нче бит.

“Умарта кортыннан качкан кебек...”74нче бит.

  1. Хикәядән чыгып, автор иҗаты турында фикерләр әйттерү:

  • балалар турында яза;

  • үз героен яратып, сокланып яза;

  • тискәре сыйфатларга да юмор белән карый.

  1. “Автор Әхмәдуллага җитеп бетмәгән нинди сыйфатлар турында яза?” дигән сорауга җавап табу.

  • Әхмәдулланың бала булып кала белмәве;

  • Иптәшләре дәрәҗәсендә кала белмәү;

  • Башкалар белән бергә кушылып көлә белмәве.

V. Нәтиҗә ясау.

1. Куелган максатларга ирешү- ирешмәүне билгеләү.

2. Укучыларның сөйләм телен үстерү.

3. Ә хәзер дәресебезне йомгаклап нинди нәтиҗәгә килә алабыз.

-Әхмәдулла кебек булмаска, бала булып кала белергә, иптәшләреңнән үзеңне өстен куймаска, көлкеле хәлдән чыга белергә кирәклеген өйрәтә.

VI. Йомгаклау.

Хикәя нәрсә турында?” дигән сорауга җавап бирү.

  • Малай гает бәйрәмендә катнашуны, аның традицияләрен җиренә җиткереп башкаруны үзенең изге бурычы итеп исәпли. Әхмәдулла кешеләргә, бигрәк тә яшь буынга хас булган аерым җитешсезлекләрдән дә азат түгел. Яңа кәҗүл читек иясе була алмау вакыйгасы аны бик зур борчуга сала. Чапан һәм кәҗүл читек хакында иптәшләренең фикерләрен, шаяруларын күңеленә бик авыр кабул итә.

VII. Өйгә эш бирү.

  1. “Кәҗүл читек” хикәясенең эчтәлеген сөйләү

  2. Билгеләр кую.

  3. Саубуллашу.









6




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
К???л читек

Автор: Хисамова Рамиля Рамисовна

Дата: 09.02.2016

Номер свидетельства: 290696

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(174) "Конспект урока татарского языка "Үткән заман сыйфат фигыль. ““Милли киемнәр” кибете” тексты""
    ["seo_title"] => string(80) "konspiekt_uroka_tatarskogho_iazyka_utk_n_zaman_syifat_fighyl_milli_kiiemn_r_kibi"
    ["file_id"] => string(6) "384590"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1485533588"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(17) "Татарлар "
    ["seo_title"] => string(8) "tatarlar"
    ["file_id"] => string(6) "190376"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1427140316"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(52) "Самый классный классный час "
    ["seo_title"] => string(28) "samyi-klassnyi-klassnyi-chas"
    ["file_id"] => string(6) "107722"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1403415881"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(92) "План урока по татарскому языку на тему "Татарстан" "
    ["seo_title"] => string(50) "plan-uroka-po-tatarskomu-iazyku-na-tiemu-tatarstan"
    ["file_id"] => string(6) "148439"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1419704372"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(43) "Кошлар яшеллек дуслары "
    ["seo_title"] => string(27) "koshlar-iashielliek-duslary"
    ["file_id"] => string(6) "167586"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1423119507"
  }
}

Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства