Дәрес темасы: Ашханәдә
Дәреснең максаты: Ашамлыкларны гомумиләштереп кабатлау; тыңлап аңлау,аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү,төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү.
Белем бирү: турында булган белемнәрне тирәнәйтү;
Тәрбияви: тәрбияләү;
Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен устерү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхси үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү; хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Предмет дәреслек белән эшли белү,.төшенчәләрен аңлау.
Метапредмет бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Дәреснең тибы: яңа белем ачу
Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш
Техник җиһаз: ЭОР, компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал, ватман, фламастерлар
Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү
Технологик карта
Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Универсаль укыту гамәлләре | ||||||||||||||||
I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация) Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру. | ||||||||||||||||||
СЛАЙД № 1 - Исәнмесез! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? - Бүгенге дежурларны тыңлыйк. (Спроси у Ксении, какое сегодня число, какой день недели, какая сегодня погода, кого нет в классе.) - Рәхмәт, минем кәефем бүген кояш кебек. Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим. | Укучылар бер-берсенең хәлләрен сорыйлар. Комплимент әйтәләр. -Ксения, бүген ничәнче число? Атнаның нинди көне? Бүген көн нинди? (Бүген көн салкын, кар ява, җил исә, кояшлы түгел). Класста кем юк? | Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ) Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ) | ||||||||||||||||
II. Белемнәрне актуальләштерү. Работа с текстом до чтения. Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау. | ||||||||||||||||||
СЛАЙД № 2 ФОНЕТИК КҮНЕГҮ. Сүзләрне экраннан транскрипция белән уку. СЛАЙД № 3 - Экранга карагыз, тәрҗемәләр дөресме? Индивидуаль эш. Ак битләрне алыгыз. Сүзләрнең парларын табыгыз. Битләрдә сызык белән тоташтырыгыз. (слова потеряли свои пары, поможем им найти правильный перевод.) СЛАЙД № 4 - Эталон буенча үзеңне тикшер. (самопроверка с эталоном) СЛАЙД № 5-12 Коллективта эш. - Фотолар буенча яңа сүзләрне ныгыту. Бу нәрсә? Бу кем? Пешекче нишли? - Кыска җөмләләр төзегез. СЛАЙД № 13 Парларда эш.(экранда) Ситуатив күнегүләр аша алган белемнәрне тикшерү. Спроси у друга, есть ли у нас в школе столовая; Узнай у друга любит он кашу, (щи); Скажи что у тебя мама повар; Спроси у Владислава, ест ли он в столовой; Спросите у друга, сто он ест в столовой. Беседа с гостями -Кто уверен в себе, могут подойти к гостям и спросить у них | Ашханә [ашхәнә], пешекче [пэшекчэ], токмачлы [токмачлы], пешер [пэшэр], төрле [төрлө], ботка [ботка], кәбестә [кәбэстә] - Юк, дөрес түгел. Ашханә – столовая Кәбестә ашы – щи Токмачлы аш – суп с лапшой Ботка – каша Пешекче – повар Кесәл – кисел Пешерә - варит Фотографии: столовой, повар, щи, каша, кисель, суп с лапшой, повар варит - Мәктәптә ашханә бармы? - Син ботка, (кәбестә ашы) яратасыңмы? - Минем әнием-пешекче. - Син ашханәдә ашыйсыңмы? - Син ашханәдә нәрсә ашыйсың? - Сез ашханәдә ашыйсызмы? - Сез нәрсә яратасыз? - Сез ботка яратасызмы? - Ашханәдә тәмле пешерәләрме? | Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ) | ||||||||||||||||
III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу. Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. Алган белемнәргә таянып, текстны аңлап уку. | ||||||||||||||||||
СЛАЙД № 14 - Ә хәзер экранга карагыз. Уйлагыз, без бүген дәрестә нәрсә турында текст укыйбыз? (А сейчас предлагаю вам посмотреть фотографии и подумать, о чем мы будем читать? Выскажите свои предположения) - Бу фотоларда нәрсә? Бу кемнәр? (безнең мәктәп ашханәсе фотолары) -Сез безнең ашханә турында нәрсә беләсез? Достаточно ли эти предложения, чтобы рассказать о нашей столовой? - Бик аз беләсез. Күбрәк белер өчен нишләргә кирәк? - Димәк, дәрестә нишлибез? - Чему должны научиться? цель урока какая? - Бүген дәреснең темасы нинди? | - Ашханә турында - Пешекче турында - Бу безнең ашханә. Пешекче апалар. Мин ашханәдә ашыйм. - - Текстны укыйбыз. - Тәрҗемә итәбез. - Сорауларга җавап бирәбез. - Ашханә турында сөйлибез. “Ашханәдә” | Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ) Максат кую (Танып белү УУГ) Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ) | ||||||||||||||||
IV. Работа с текстом во время чтения. Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау. | ||||||||||||||||||
- Текстны беренчел уку. Укытучы “Ашханәдә” текстын кычкырып укый. - Текстны үзләре укыйлар. -Текстта яңа сүзләр бармы? - Тәрҗемәне кайдан табарга була? (Сүзлек белән эш) - Яңа сүзләрне сүзлеккә языгыз. - ?? (Выявление совподений первоначалных предположений учащихся с содержанием.) - Найдите в тексте предложение, где говорится, что в школе есть столовая; - повара готовят вкусные супы; - нам столовая нравится; - нам дают суп с лапшой; - каша с котлетом вкусно; - мы говорим поварам спасибо. - Какие из этих утверждений являются самыми важными для вас? Почему? (Укучылар берәр җөмлә укыйлар) Уен “Ромашка” - Физминут - Укучылар, килегез монда, түгәрәккә басыгыз. Һәр укучы бер таҗны ала һәм сорауга җавап бирә. Сораулар: 1) Безнең мәктәптә ашханә бармы? 2) Пешекче апалар нәрсә пешерәләр? 3) Ботка нәрсә белән тәмле? 4) Без ашханәдә нәрсәләр эчәбез? 5) Көндезге ашны кайда ашыйбыз? | - Әйе, бар: аннан соң, рәхмәт әйтәбез. - Сүзлектән. - 1) Әйе, безнең мәктәптә ашханә бар. 2) Пешекче апалар ботка, кәбестә ашы пешерәләр. 3) Ботка котлет белән тәмле. 4) Без ашханәдә чәй, кесәл, компот эчәбез. 5) Көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз. | Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ) Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ) Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ) | ||||||||||||||||
V. Сөйләмдә беренчел ныгыту. (Работа с текстом после чтения) Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү. | ||||||||||||||||||
Төркемдә эш. Җаваплы кешене билгеләү. - Җөмләләрне “Ашханә” тексты тәртибендә урнаштырыгыз. 48 бит № 6 Бер төркем тактада эшли. Җавапларны тикшерү. Укып чыгу. - Хәзер 10 секундка күзләрне йомыгыз. Кайбер сүзләрне фото белән каплау. - Нинди сүзләр капланды, укыгыз. “Снежный ком” уены - Төркемнәрдә эшлисез - Зәңгәр битләрне алыгыз. Буш карточкаларга сүзләр языгыз, җөмләне киңәйтеп укыгыз. - Чыгыгыз, җөмләне укыгыз. (һәр төркем үз җөмләсен укый) |
| Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ) Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ) | ||||||||||||||||
VI. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту. Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү | ||||||||||||||||||
- Сюжетлы уен “Ашхәдә” - | 1) -Исәнмесез. Кәбестә ашы бармы? - Әйе, бар. - Бер тәлинкә аш бирегез әле. - Мә, ал - Рәхмәт. | Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади эзләнү (Танып-белү УУГ) | ||||||||||||||||
VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия. Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү. | ||||||||||||||||||
- Без бүген дәрестә нишләдек? - Дәреснең темасы нинди иде? - Нинди максат иде? - Максатка ирештекме? - Кемгә дәрестә җиңел булды? - Кемгә авыр булды? Ни өчен? ( Кто встретил трудности? В чем? Почему?) - Үзегезгә смайлик алыгыз. ӨЙ ЭШЕ 1) “Ашханәдә” тестын сөйләргә өйрән. 2) Меню төзе. Бәяләү - Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт. | - “Ашханәдә” текстын укыдык. Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр. Өй эшен көндәлеккә язалар. | Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзешчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ) |