6 нчы сыйны ф
Укытучы: Шакирова Р.Р.
План.
I. Оештыру өлеше.
I I. Актуальләштерү.
1.Укытучы сүзе. Тиздән Г.Тукайның туган көне.
2. Г.Тукайга багышланган кроссворд чишү.
3. Теманы ачыклау, дәрескә куелган максатлар белән таныштыру.
III. Алмашлыкларны кабатлау.
Алмашлык нинди сүз төркеме?
Сөйләмдәге әһәмиятен ачыклау.
Хат. Текстны кабатлаулардан коткару.
Аудиоязмада Г.Тукайның “Сабыйга” шигырен тыңлау, андагы алмашлыкларны табу.
Алмашлык төркемчәләре.
Һәр төркемчәгә мисаллар уйлау.
Тиешле алмашлыкларны кулланып язма эш эшләү.
Физминутка
Язмача эш: дәреслек 183 бит , 300 нче күнегү.
“Кем тизрәк?” уены.
Тест эшләү.
IV. Йомгаклау.
Өй эше бирү.
Билгеләр кую.
Дәрескә йомгак ясау.
Тема: Алмашлыкларны гомумиләштереп кабатлау.
Максат : 1) Алмашлыкларны кабатлау; алган белемнәрне системага салу;
3) Алмашлыкларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү;
4) Г.Тукай иҗатына кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.
Материал: Татар теле 6 сыйныф, 2006 ел
Интерактив китап Габдулла Тукай
Тестлар
Алмашлыкларны кабатлау – үзэшкәртмә презентация
Җиһазлау: Компьютер
Мультимедия
Г.Тукай “Туган тел”, “Сабыйга” аудиоязма
Метод һәм алымнар : әңгәмә, индивидуаль бирем үтәү, дидактик уеннар
Предметара бәйләнеш: Татар әдәбияты
Яңа педагогик технология : компьютер технологиясе.
Дәрес төре: өйрәнгән темаларны гомумиләштереп кабатлау.
Дәрес барышы.
I. 1. Исәнләшү.
2.Укытучының кереш сүзе.
- исәнмесез, укучылар! Татар теле дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге дәресебезне без әдәбият белән үреп алып барырбыз.
II. Актуальләштерү.
- Укучылар, экранга игътибар итегез әле. Анда без кемне күрәбез?
- Габдулла Тукайны.
-Әйе. Белгәнебезчә, тиздән аның туган көне.
Кыя-тау никадәр биек булса, аның зурлыгын, матурлыгын тулырак күрү өчен дә шулкадәр читкәрәк, ераккарак китеп карарга кирәк, диләр. Сөекле шагыйребез Г.Тукай - әнә шундый кыя-тау. Без ерак еллар аша аның яшендәй яшьнәп кенә узган кыска гомер юлын, ул калдырган иҗади мирасны күз алдыннан уздырып, соклану һәм горурлану хисләрен кичерәбез. Хәзер дәрес темасын ачыклау өчен без сезнең белән Г.Тукай турында белгәннәребезне искә төшереп үтик әле.
Кроссвордны дөрес чишсәк, бүгенге дәресебезнең темасын ачыкларбыз. Сез әзерме?
-
Тукайның туган авылы.
Әнисенең исеме.
Тукайны кечкенә чакта ничек атыйлар?
Усал карчыкның исеме.
Тукай Җаекта укыган мәдрәсә.
“Шүрәле” поэмасында нинди авыл турында сүз бара?
Шагыйрьнең музее нинди урамда урнашкан?
Г.Тукай иҗатына багышланган
скульптуралар ясаган атаклы сынчы.
Әйе.
3
А
П
У
Ш
К
Ы
Р
Л
А
Й
2
М
Ә
М
Д
Ү
Д
Ә
У
Р
М
А
Н
Ч
Е
4
Ш
Ә
Р
И
Ф
Ә
К
У
Ш
Л
А
В
Ы
Ч
М
О
Т
Ы
Г
Ы
Я
7
Т
У
К
А
Й
6
8
1
5
-Бик яхшы. Карыйк инде , темабыз нинди була?
(Теманы,максатларны әйтү)
-Укучылар, ә алмашлыклар дип нинди сүзләрне атыйлар? Кем аның кагыйдәсен әйтә?
-Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә торган сүз төркемен алмашлык дип атыйлар
- Алар нинди әһәмияткә ия?
- Сөйләмне кабатлаулардан коткаралар, җыйнак һәм матур яңгырашлы итәләр, җөмләләр арасында бәйләнеш чарасы да.
- Әйе. Укучылар , безгә Шүрәледән хат килгән. Ачып укыйк әле.
“Текстны кабатлаулардан коткарырга булышыгыз!
Бөек шагыйребез Г.Тукай бик аз гомер эчендә гаять бай иҗат мирасы калдырды. Г.Тукай исән чакта ук татар милләте тарафыннан татар милләтенең рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты югары бәя алды. Г.Тукайның исеме күңелебезгә бик якын.”
-Текст матур яңгырыймы?
- Юк, анда бер үк сүзләр кабатланып килә.
- Әйдәгез кабатланып килгән сүзләрне алмашлыклар белән алмаштырабыз.
(Текстны үзгәртеп уку)
Бөек шагыйребез Г.Тукай бик аз гомер эчендә гаять бай иҗат мирасы калдырды. Ул үзе исән чакта ук татар милләте тарафыннан аның рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты югары бәя алды. Г.Тукайның исеме күңелебезгә бик якын.”
-Хәзер ял итеп алырбыз. Г. Тукайның “Сабыйга” шигырен тыңларбыз. Тыңлаганда игътибарлы булыгыз: алмашлыклар бармы бу шигырьдә?
(аудиоязманы тыңлау)
(очрый торган алмашлыклар:һич, сине, барчасы, аларның, ул, һич, син, шунда, барын, нәрсәләрнең)
-Укучылар, күргәнегезчә, алмашлыклар бик күп һәм төрле. Әйдәгез аларның төркемчәләрен искә төшерик әле. Алмашлыкларның ничә төркемчәсе бар?
-7.
-Ниндиләр?
- Зат алмашлыклары, күрсәтү алмашлыклары, билгеләү алмашлыклары, сорау алмашлыклары, юклык алмашлыклары, билгесезлек алмашлыклары, тартым алмашлыклары.
- Һәр төркемчәсенә мисал китерик әле.
Ул дәшмәде, мин дә әшмәдем (зат ал.)
Бер җирдә юк андый ак каеннар (күрсәтү ал.)
Үзебезгә килегез, кунак булырсыз! (билгеләү ал.)
Иртәгә нинди һава торышы булыр икән? (сорау ал.)
Беркайчан булмаган хәл бит бу. (юклык ал.)
Кайдадыр шартлау тавышы ишетелде (билгесезлек ал.)
Безнекеләр ни өчендер бик тын утыралар (тартым ал.)
Ә хәзер язма эш эшләп алабыз, экранга игътибар итегез әле:
Күп нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп, күчереп языгыз. Галимҗанның әтисе белән___________әти бертуган. Галимҗанның әтисе___________әтидән берничә яшькә олырак. Өйләребез янәшә. Ике гаилә бер-берләре белән дус, тату. ________дә Галимҗан белән дус. Галимҗан ________ яшьрәк. (М.Ибраһимовтан)
Физминутка.
Яздым җөмлә, иҗек, сүз,
Бик арыды минем күз.
Йомам, күзем ял итсен,
Ачам, күзем күп күрсен.
Тагын йомам, тагын ачам,
Бер йомам да бер ачам.
Күзләр хәрәкәте белән
Бик зур әйләнә сызам.
Аннан төбим күземне
Имән бармак башына.
Кинәт карыйм читтә үскән
Биек агач башына.
-Ә хәзер дәфтәрләрегездә (183 нче бит) 300 нче күнегүне эшләп алырбыз.(Җөмлә кисәкләрен билгеләү).
“Кем тизрәк?” уены.
Хәзер мин сезгә бер мәкальнең яртысын әйтәм, сез икенче яртысын әйтегез.
Сорау алмашлыклары кергән мәкальләр әйтелә.
1. Кем эшләми, .....(шул ашамый)
2. Кем арбасына утырсаң... (шуның җырын җырларсың)
3. Кайда татулык,..... (шунда тынычлык)
4. Дөньяда иң йомшак нәрсә - .... (әнием кулы)
5. Кемнең сүзе хак, .... (шуның йөзе ак)
6. Ни эзләсәң – ... (шуны табарчың)
7. Кайда яхшы эш - ... (шунда яхшы исем)
Белемнәрегезне тест ярдәмендә ныгытып алыйк әле. (тест эшлиләр)
III. Йомгаклау.
- Бик яхшы, укучылар . Инде өй эшен язып алыгыз: Алмашлыклар кулланып, яхшылык, рәхимлелек, изге эшләрегез турында шигыр язып килерсез.
- Укучылар, дәресебезгә йомгак ясап куйыйк инде. Без бүген нишләдек?
Алмашлыкларны кабатладык, белемнәребезне ныгыттык, алмашлыкларның сөйләмдәге әһәмиятен ачыкладык.
- Нинди төркемчәләре бар?
- Зат алмашлыклары, күрсәтү алмашлыклары, билгеләү алмашлыклары, сорау алмашлыклары, юклык алмашлыклары, билгесезлек алмашлыклары, тартым алмашлыклары.
- Яхшы. Бүген дәрестә актив катнашкан укучыларга “5” ле, .... , .... гә “4”ле куям.
- Сау булыгыз.