kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Хэбэрлек сузлэр белэн танышу

Нажмите, чтобы узнать подробности

1.инфинитив белэн танышу.

2.инфинитив+кирэк

3.хэбэрлек сузлэр белэн танышу

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Хэбэрлек сузлэр белэн танышу»

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча контроль-үлчәү материаллары


6 класс өчен кереш контроль эш № 1. Тема: Исем

1. Җәяләрне ачып, сүзләрне тәрҗемә итеп языгыз.

яхшы (совет), (толковый) сүзлек, билгеле (историк), кагыйдәләрне (вспоминает), (в клетку) дәфтәр

2. Тиешле килеш кушымчаларын куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

1. Ренат... контроль эшендә хаталар күп түгел.

2. Укытучы апа көндәлек... бишле куйды.

3. Мәктәп... зур китапханә бар.

3. Ситуатив биремнәр.

Как скажете, если вы учитесь в 6 классе.

Попроси у соседа по парте: тетрадь в линейку, учебник по математике.

Спросите у друга где находится городская библиотека.

Посоветуйте другу выучить правила.

Сообщи о том, что ты живешь в Челнах.

Позови друга в кино.

4. Составь диалог на тему «Китапханәдә» (6 реплик)

Приветствие -вопрос – ответ – вопрос – отрицательный ответ

5. Что расскажет ваш дневник о вас? (6-7 предложений)


1. Җәяләрне ачып, сүзләрне тәрҗемә итеп языгыз.

кызыклы (наука), (толковый) сүзлек, билгеле (ученый), теләсә кая (не бросает), (в линейку) дәфтәр

2. Тиешле килеш кушымчаларын куеп, җөмләләрне күчереп языгыз.

1. Без Җәвад Тәрҗеманов... «Якын дус» шигырен ятладык.

2. Укытучы апа дәфтәр... бишле куйды.

3. Китапханә... яңа китаплар күп.

3. Ситуатив биремнәр.

Как скажете, если у вас сегодня 6 уроков.

Попроси у соседа по парте учебник по татарскому языку.

Спросите у друга есть ли у него татарско-русский словарь.

Посоветуйте другу беречь книги.

Сообщи о том, что ты живешь в Татарстане.

Позови друга на улицу.

4. Составь диалог на тему «Китап кибетендә» (6 реплик)

Приветствие -вопрос – ответ – вопрос – утвердительный ответ

5. Что расскажет ваш дневник о вас? (6-7 предложений)






Контроль язма эшне бәяләү критерийлары:

1 бирем– 5 балл

2 бирем– 3 балл

3 бирем –6 балл

4 бирем - 6 балл

5 бирем - 7 балл (1 җөмлә 1 балл)

Барысы – 27 балл

23 - 27 балл - «5»ле куела

18 - 22 балл - «4»ле куела

13 - 17 балл - «3»ле куела

12 дән түбән - «2»ле куела.

90-100%- «5»ле куела

69 – 89%- «4»ле куела

50 – 68%- «3»ле куела

49 % тан кимрәк - «2»ле куела.






6 класс өчен контроль эш №2.Тема: Затланышлы фигыльләр.

1 вариант

1. Русчадан татарчага тәрҗемә итегез. Каюм Насыйри составил русско-татарский словарь. Я всегда помогаю маме. Мы учимся в шестой школе.

2. Татар теле дәресендә, математикада, физкультура дәресләрендә нишлисез? Җавапларны хәзерге заман хикәя фигыль формасын кул­ланып языгыз. ( 3 җөмлә)

3 . Җөмләләрне дәвам итегез.

Мин диктантны хаталы язсам, ...

Әбием кунакка килсә, ... .

Иртәгә көн кояшлы булса, ... .

4. .Посоветуйте другу:

— решить задачу:

— перевести рассказ;

— прочитать книгу о Каюме Насыри;

— помыть посуду, вынести мусор.

5. Сез тагын нинди кереш сүзләр беләсез? Дәвам итегез. (5)

Минемчә, ...

6. Напишите небольшой рассказ на тему: «Мин өйдә булышчы” (5-7 предложений).

2 вариант

1. Русчадан татарчага тәрҗемә итегез.Каюм Насыйри писал словари и учебники. Я своевременно делаю домашние задания. Мы учимся в шестом классе.

2. Татар теле дәресендә, математикада, физкультура дәресләрендә нишлисез? Җавапларны хәзерге заман хикәя фигыль формасын кул­ланып языгыз. ( 3 җөмлә)

3. Җөмләләрне дәвам итегез.

Мин контроль эштән “биш”ле алсам, ... .

Дустым кунакка килсә, ... .

Иртәгә яңгыр яуса, ... .

4. .Посоветуйте другу:

— решить пример;

— перевести рассказ;

— прочитать книгу о Мусе Джалиле;

— подмести пол, вытерить пыл.

5. Сез тагын нинди кереш сүзләр беләсез? Дәвам итегез. (5)

Минемчә, ...

6. Напишите небольшой рассказ на тему: «Мин өйдә булышчы” (5-7 предложений).


Контроль язма эшне бәяләү критерийлары:

1 бирем – 3 балл

2 бирем – 3 (1 җөмлә 1 балл)

3 бирем – 3 балл

4 бирем - 4 балл

5 бирем – 5 (1 сүз 1 балл)

6 бирем - 7 балл

Барысы - 25 балл

21 - 25 балл - «5»ле куела

16 - 20 балл - «4»ле куела

10 - 15 балл - «3»ле куела

9 дән түбән - «2»ле куела.

90-100%- «5»ле куела

69 – 89%- «4»ле куела

50 – 68%- «3»ле куела

49 % тан кимрәк - «2»ле куела.








6 класс өчен контроль эш №3.Тема: Хикәя фигыльнең заман формалары.

1 вариант

1. Сүзләрнең дөрес тәрҗемәләрен табып языгыз.

внимательный ышанычлы

справедливый тугры

отзывчивый игътибарлы

честный авыр хәлдә калдырмый

преданный намуслы

надежный шәфкатьле

в беде не бросает гадел

милосердный ярдәмчел

2. Фигыльләрне үрнәк буенча языгыз.

Нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләячәк? Нишләр?

Булыш, ю, эшлә, кит

3. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Младший ребенок ещё не умеет мыть тарелки.

1.Кече бала тәлинкәләрне әле юа белми.

2.Кече бала тәлинкәләрне әле юа алмый.

3.Кече бала тәлинкәләрне әле юмый.

4. Ситуатив биремнәр.

Поинтересуйтесь: почему Алексей не ходит в школу; почему он опоздал на первый урок; почему у Алексея тройка по математике; нужна ли ему ваша помощь

5. Бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр ясагыз.

Тәрҗемә - _____, Күз -________, Класс - ______, Дус - _____

6. Әйтик, сезнең дустыгыз авырып киткән. Аның башы авырта, температурасы югары, мәктәпкә йөри алмый. Телефоннан дустыгыз белән нинди сөйләшү булыр? (6-7 реплика)

2 вариант

1. Сүзләрнең дөрес тәрҗемәләрен табып языгыз.

внимательный ышанычлы

справедливый тугры

отзывчивый игътибарлы

честный авыр хәлдә калдырмый

преданный намуслы

надежный шәфкатьле

в беде не бросает гадел

милосердный ярдәмчел

2. Фигыльләрне үрнәк буенча языгыз.

Нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләячәк? Нишләр?

Ярдәм ит, бар, сөйлә, кил

3. Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Супермалай, әгәр теләсә, кар көри ала.

1.Супермальчик, если захочет, может чистить снег.

2.Супермальчик, если захочет, умеет чистить снег.

3.Супермальчик, если захочет, не может чистить снег.

4. Ситуатив биремнәр.

Поинтересуйтесь: почему Алексей не пришел в школу; почему не питается в столовой; почему у Алексея тройка по географии; нужна ли ему ваша помощь

5. Бирелгән сүзләрдән яңа сүзләр ясагыз.

Эш - _______, Юл- _______, Авыл- ________, Сүз - _________

6. Әйтик, сезнең дустыгыз авырып киткән. Аның башы авырта, температурасы югары, мәктәпкә йөри алмый. Телефоннан дустыгыз белән нинди сөйләшү булыр? (6-7 реплика)

Контроль язма эшне бәяләү критерийлары:

1 бирем –8 балл

2 бирем - 10 балл (1 сүз 0,5 балл)

3 бирем – 1 балл

4 бирем - 4 балл

5 бирем - 4 балл

6 бирем - 7 балл

Барысы - 34 балл

30 - 34 балл - «5»ле куела

26 - 29 балл - «4»ле куела

22 - 25 балл - «3»ле куела

21 дән түбән - «2»ле куела.


90-100%- «5»ле куела

69 – 89%- «4»ле куела

50 – 68%- «3»ле куела

49 % тан кимрәк - «2»ле куела.





6 класс өчен контроль эш № 4. Тема:. Рәвеш. Алмашлык.

1 вариант


1. Күп нокталар урынына зат алмашлыклар куеп языгыз.

1) ... бүген диктант яздым. 2) Татар теленнән ... өй эше бирмәделәр. 3) ... сыйныфыгыз бик дус.

2. Ситуатив биремнәрне языгыз.

1) Узнай у друга, нужны ли ему деньги.

2) Сообщи маме, что её завтра вызывает учитель.

3) Спроси у друга, разговаривает ли он по-татарски.

4) Скажи, что сегодня никуда не пойдешь.

5) Сообщи о том, что твоя бабушка живет далеко.

3. Бирелгән җөмләгә 3 сорау җөмләләр языгыз.

Иртәгә алтынчы мәктәпкә Англиядән кунаклар килә.

4. Төшеп калган рәвешләрне өстәп языгыз.

1) Әти эштән .. кайтты. 2) Без ... 5 нче сыйныфта укыдык, ә ... 6 нчы сыйныфта укыйбыз. 3) Мин ... әти-әни белән кинога барачакмын. 4) ... кар эри, тамчы тама, кошлар кайта. 5) ... уйла, аннан соң яз.

Рәвешләр: иртәгә, быел, яз көне, былтыр, кичен, башта

5. Алмашлыклар һәм рәвешләр кулланып, Татарстан турында хикәя яз. (6-8 җөмлә)




2 вариант


1. Күп нокталар урынына зат алмашлыклар куеп языгыз.

1) Без ... туган көнегез белән котлыйбыз. 2) ... мәктәптә ничек укыйсың? 3) Сиңа ... бик зур сәлам.

2. Ситуатив биремнәрне языгыз.

1) Узнай у Алсу, много ли у неё друзей.

2) Сообщи, что ваш класс хорошо учится.

3) Сообщи учителю, что сегодня никто не сделал домашнее задание.

4) Как скажешь, что где-то поют птицы.

5) Как скажешь, что брат вечером куда-то ушел.

3. Бирелгән җөмләгә 3 сорау җөмләләр языгыз.

Яр Чаллыда төрле милләт кешеләре дус яши.

4. Төшеп калган рәвешләрне өстәп языгыз.

1) Әни ... эшкә китә. 2) Без ... 5 нче сыйныфта укыдык, ә ... 6 нчы сыйныфта укыйбыз. 3) Мин ... әти-әни белән кинога барачакмын. 4) ... яңгыр ява, яфраклар саргая, кошлар китә. 5) ... сөйлә, күп эшлә.

Рәвешләр: иртәгә, быел, көз көне, былтыр, кичен, аз

5. Алмашлыклар һәм рәвешләр кулланып, Татарстан турында хикәя яз. (6-8 җөмлә)



Контроль язма эшне бәяләү критерийлары:

1 бирем – 3 балл

2 бирем - 10 балл (1 җөмлә 2 балл)

3 бирем – 3 балл

4 бирем - 6 балл

5 бирем - 8 балл

Барысы - 30 балл

25 - 30 балл - «5»ле куела

19 - 24 балл - «4»ле куела

13 - 18 балл - «3»ле куела

13 дән түбән - «2»ле куела.

49 % тан кимрәк - «2»ле куела.

90-100%- «5»ле куела

69 – 89%- «4»ле куела

50 – 68%- «3»ле куела






6 класс өчен контроль эш (тест) № 5 Йомгаклау

1 нче вариант

А1. Вставьте глагол прошедшего времени:

Марат коедан су алып ... .

а) кайта;

б) кайтачак;

в) кайтты;

А2. Вставьте правильное окончание отрицательной формы глагола:

Әни эштән соң кайтты, шуңа күрә ашарга пешер... .

а) -де;

б) -мәде;

в) -сә;

А3. Вставьте глагол настоящего времени:

Закир балалар бакчасына ... .

а) йөри;

б) йөрде;

в) йөрер;

A4. Вставьте правильное окончание:

Алсу чишмә... су алып кайта.

а) –дән;

б) -гә;

в) -дә;

A5. Выберите правильный вопрос к выделенному слову:

Ул ерак диңгезләрдә зур-зур кораблар йөртә.

а) кая?

б) кайда?

в) кайдан?

A6. Вместо точек вставьте нужное слово:

Рөстәм ашыкмый гына ашады ... ул тәрбияле малай.

а) белән;

б) ләкин;

в) чөнки;

A7. Найдите правильный перевод:

Сагындылар.

а) любили;

б) ждут;

в) соскучились;

A8. Найдите пару слов с противоположным значением:

а) озын – кыска;

б) шаян – шук;

в) әдәпле – тәрбияле;

A9. Вставьте нужное слово:

Әхмәт өйдә күбрәк ..., әнисенә рәхәт булыр иде.

а) булышты;

б) булышса;

в) булышырга;

A10. Найдите ответ на этот вопрос:

Фәрит сәгать ничәдә дәрес әзерли?

а) Фәрит сәгать биш дәрес әзерли.

б) Фәрит сәгать биштә дәрес әзерли.

в) Фәрит сәгать биштә дәрес әзерләми.

A11. Выберите правильный перевод:

Когда папа поел, я помыла посуду.

а) Әти ашап, мин савыт-сабаларны юдым.

б) Әти ашагач, мин савыт-сабаларны юдым.

в) Кайчан әти ашады, мин савыт-сабаларны юдым.

A12. Вместо точек вставьте нужный глагол:

Син урамда … яратасың.

а) карарга;

б) уйнарга;

в) бара;

A13. Найдите окончания неопределенного прошедшего времени глагола:

а) -ган -гән, -кан -кән;

б) -а, -ә, -ый, -и;

в) -ды –де, -ты -те;

A14. Вставьте правильное окончание:

Кичә сез нигә идән юма... ?

а) -дыгыз;

б) -ды;

в) -ган;

A15. Найдите ошибку:

а) Мин юдым.

б) Син юдысың.

в) Син юдың.

A16. Вставьте нужное слово:

... күлмәгең бик матур.

а) Минем;

б) Синең;

в) Аның;


Используя тест, выполните задания В1-В3.

Әхмәт әнисе белән генә яши. Аның әнисе бик күп эшли: кер юа, тәмле ашлар пешерә, өй җыештыра. Әлбәттә, әнисе иртә тора. Ерактагы чишмәдән сап-салкын су алып кайта. Чөнки Әхмәт чишмә суын бик ярата. Ул урамда уйный, әнисенә бик аз булыша.


B1. Продолжите предложение:

Әхмәт чишмә суын бик ярата, шуңа күрә ... .

B2. Как ты скажешь по-татарски, что:

Его мама очень рано встает.

B3. Ответьте на вопрос:

Ни өчен Әхмәтнең әнисе күп эшли?


2 нче вариант

А1. Вставьте глагол прошедшего времени:

Марат чана шуарга ... .

а) чыга;

б) чыгар;

в) чыкты;

А2. Вставьте правильное окончание отрицательной формы глагола:

Малай карандашны кесәсенә сал... .

а) -ды;

б) -мады;

в) -а;

А3. Вставьте глагол настоящего времени:

Кыз карандашын карават астыннан ... .

а) эзли;

б) эзләде;

в) эзләгән;

A4. Вставьте правильное окончание:

Бабай тау... төшә.

а) -дән;

б) -дан;

в) -га;

A5. Выберите правильный вопрос к выделенному слову:

Рөстәм әбиләрдә кунакта булды.

а) кая?

б) кайда?

в) кайдан?

A6. Вместо точек вставьте нужное слово:

Малай карандаш тапты, ... кесәсенә салмады.

а) белән;

б) ләкин;

в) чөнки;

A7. Найдите правильный перевод:

Югалткан.

а) нашёл;

б) потерял;

в) соскучились;

A8. Найдите пару слов с противоположным значением:

а) салкын – суык;

б) матур – гүзәл;

в) әдәпле – тәрбиясез;

A9. Вставьте нужное слово:

Иртәгә яңгыр ... , без экскурсиягә бармаячакбыз.

а) яуды;

б) яуса;

в) яумаса;

A10. Найдите ответ на этот вопрос:

Фәрит сәгать ничәдә тора?

а) Фәрит сәгать биш тора.

б) Фәрит сәгать биштә тора.

в) Фәрит биш сәгать тора.

A11. Выберите правильный перевод:

Когда закончились уроки, я пошёл домой.

а) Дәресләр беткәч, мин өйгә киттем.

б) Кайчан дәресләр бетә, мин өйгә киттем.

в) Дәресләр бетте, мин өйгә киттем.

A12. Вместо точек вставьте нужный глагол:

Мин матур ... алам.

а) яза;

б) язарга;

в) яздым;

A13. Найдите окончания неопределенного прошедшего времени глагола:

а) -ган -гән, -кан -кән;

б) -а, -ә, -ый, -и;

в) -ды –де, -ты -те;

A14. Вставьте правильное окончание:

Кичә сез нигә өй эшен эшләмә... ?

а) -дегез;

б) -де;

в) -гән;

A15. Найдите ошибку:

а) Мин булыштым.

б) Син булыштың.

в) Син булыштысың.

A16. Вставьте нужное слово:

... күлмәге бик матур.

а) Минем;

б) Синең;

в) Аның;


Используя тест, выполните задания В1-В3.

Дәресләр беткәч, өйгә кайтып бара идем. Мин тауга менә башладым. Тау бик текә. Шул таудан бер бабай төшә, аның бер кулында зур кәрзин, икенче кулында таяк. Мин бабайның кәрзинен алдым һәм бабайга таудан төшәргә булыштым. Бабай бик зур рәхмәт әйтте.


B1. Продолжите предложение:

Бабай бик зур рәхмәт әйтте, чөнки ... .

B2. Как ты скажешь по-татарски, что:

Когда закончились уроки, я пошел домой.

B3. Ответьте на вопрос:

Ни өчен малай бабайга булышты?














Контроль язма эшне бәяләү критерийлары:

Контроль эш 2 өлештән тора.

А1-А16 өлешендә укучы әзер җавапны сайлап ала. Җавап дөрес булса- 1 балл.

Барлыгы 16 балл куела.

В1-В3 өлешендә укучы җавапны текстны файдаланып, үзе уйлап яза. Биремнәр дөрес үтәлгәндә, һәр биремгә икешәр балл куела.


Балларны билгегә күчерү.

Максималь баллар суммасы - 22.

“5” – 21-22 балл

“4” – 18-20 балл

“3” – 14-17 балл

“2” – 13 тән кимрәк




Изложение №1

Изложение №2

Бергә күңелле була

Мин урамга чана шуарга чыктым. Урамда балалар күп иде. Алар чана, чаңгы шуалар. Ә Дамир шумый, чөнки аның чанасы да, чаңгысы да юк иде. Мин өйгә кердем. Өйдән чаңгы алып чыктым һәм Дамирга бирдем. Дамир шатланып чаңгы шуды. Безгә бик күңелле булды.


Казан — Татарстанның башкаласы

Казан — зур һәм матур шәһәр. Казан — Татарстанның башка­ласы. Казанда миллионнан артык кеше яши. Казанда театрлар, цирк, зоопарк, аквапарк һәм бик күп музейлар бар. Казанда метро төзелде. Без әтием һәм әнием белән Казанга еш барабыз. Анда безнең якын ту­ганнарыбыз яши.




Изложениеләрне бәяләү

Билге

Рус телле балалар

«5»

Текстның эчтәлеге тулы, эзлекле, дөрес; 1/1 пунктуацион яки грамматик хата.

«4»

Текстның эчтәлеге эзлекле, дөрес язылган; 1 -2 эчтәлек ялгышы; 2-3/3-2 пунктуацион яки грамматик хата.

«3»

Өлешчә эзлекле язылган; 4-5/4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хата.

«2»

Эчтәлек бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хата.


Сүзлек диктанты № 1. Тема: “Яңа уку елы башлана”


Биремле сүзлек диктанты № 2. Тема: “Дуслар белән күңелле”

Сүзлек диктанты № 3. Тема:

Табигать белән бергә”

Сүзлек диктанты № 4. Тема: “Сәламәт тәндә сәламәт акыл”


1. Ә, ө, е хәрефләренең дөрес язылышы.

Китапханә, шигырь, хәреф, котлый, бүләк, керергә, чыгарга, рөхсәт, мөмкин, матур, татарча, дәфтәр

(12 сүз)



1. Тыңлагыз. Тиешле кушымчаларны куеп языгыз.

1. Минем дәфтәр..., кита(п)... бар.

2. Синең көндәле(к)... яңамы?

3. Синең дус... нинди?

4. Алсу матур курча(к)... сатып алды.

5. Сезнең дуслар... кинога барамы?

6. Минем дус... - ярдәмчел кеше.

7. Дустым туган көнгә лалә чәчә(к)... бүләк итте.


(8 сүз)


1. Сүзләрне тәрҗемә итегез: Табигать, әйләнә-тирә, диңгез, күл, һава, хайван, дөнья, чүп-чар, янгын, файдалы, үсемлек, елга.

(12 сүз)

2. 3—4 җөмлә төзеп языгыз.


1. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез:

Тиз йөгерү, суга сикерү, чаңгы шуу, тимераякта узышу, винтовкадан ату, Сочига бару, спорт түгәрәгенә йөрү.


(15 сүз)



Сүзлек диктантының күләме

Сүзлек диктантын бәяләү

Рус телле балалар

Сыйныф

Рус телле балалар

Хатасыз, пөхтә

Билге

V

9-10

1-2 хата

«5»

VI

10-15

3-5 хата, 4-5 төзәтү

«4»

VII

15-18

6 һәм күбрәк хата

«3»

VIII

18-22


«2»

IX

22-25





Тыңлап аңлау №1.

Тыңлап аңлау №2.

Татарстан елгалары.

Татарстанны “дүрт елга иле” дип йөртәләр. Татарстан аркылы Идел, Кама (Чулман), Вятка (Нократ), Агыйдел елгалары ага.

Республикада тагын 500 ләп вак елгалар бар. Идел Татарстан территориясе буйлап 180 километр ага. Иделгә Кама елгасы кушыла. Иделнең киңлеге 40 километрга җитә. Кама елгасы Татарстан территориясе буйлап 380 километр ага. Аның борынгы исеме – Чулман. Ык, Зәй, Мишә, Чирмешән, Зөя кебек елгалар да туган җиребезне бизи. Болардан башка һәр авылның тәмле сулы салкын чишмәләре дә бар.

Бирем.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча укытучы әзерләгән 5-6 сорауга тулы җавап язарга.

Масаючан борын.

Яшәгән, ди, бер малай. Дуслары аны бик яраталар, мактыйлар:

- Бик әйбәт малай, беркайчан борыны күтәрелми.

Чыннан да борыны кечкенә, матур икән. Малай да борынын мактый башлаган. Кинәт, аның борыны күтәрелә башлый. Дуслары:

- Борының нишләде? Ул бик югары күтәрелгән! – диләр.

Малай, дуслары аннан көлгәнгә бик борчыла. Аның борыны төшә башлый. Дуслары тагын:

- Карагыз әле, борыны төшкән дип гаҗәпләнәләр.

Малай:

- Борыным сәламәт түгел, – дип, табибка йөгерә. Табиб аңа ике дару бирә. Берсе кеше мактагач, масаймас өчен, икенчесе, кешеләр синнән көлсәләр, бик нык борчылмас өчен. Малай табиб биргән даруларны эчкән һәм борыны яңадан кечкенә, матур булган. (Идрис Туктардан). Бирем.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча укытучы әзерләгән 5-6 сорауга тулы җавап язарга.


Тыңлап аңлауны бәяләү критерийлары:

Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү; сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, мәгълүмати характердагы текстларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикер әйтү, аралашуга чыгу. Тыңлап аңлау күнегүләренең вакыт ягыннан яңгырау озынлыгы: 5 сыйныф – 0,5-0,7 минут, 6 сыйныф – 0,7-0,8 минут, 7 сыйныф –0,8-0,9 минут, 8 сыйныф – 1,0 -1,2 мин, 9 нчы сыйныф – 1,2-1,5 минут.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга тулы, эзлекле һәм дөрес җавап бирсә, “5”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга тулы һәм дөрес җавап биреп, 3-4 грамматик хата җибәрсә, “4”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга өлешчә җавап биреп, 4-5 грамматик хата “3”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга бөтенләй җавап бирми яки 5-6 фактик хата җибәрсә “2”ле куела.


Укып аңлауны бәяләү

5-9 сыйныфларда уку күнекмәсенә таләпләр. Программаның предмет эчтәлегенә туры килгән әдәби, фәнни-популяр, рәсми характердагы текстлар белән танышу барышында, мәгълүмат белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап укырга өйрәнү. Күрмә-символик мәгълүматлы, иллюстрацияләр, таблицалы текстлар белән эшләү күнекмәләренә ия булу. Текст укыганда, кирәкле мәгълүматны аерып aлy, системага салу, чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, интерпретацияләү һәм үзгәртү кебек эшчәнлекләрне үзләштерү. Текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлау.

Уку өчен текстның күләме: 70 сүзгә кадәр - 5 нче сыйныф; 100 сүзгә кадәр - 6 нчы сыйныф; 150 сүзгә кадәр - 7 нче сыйныф; 200 сүзгә кадәр - 8 нче сыйныф; 300 сүзгә кадәр - 9 нчы сыйныф; 400 сүзгә кадәр - 10 нчы сыйныф; 500 сүзгә кадәр - 11 нче сыйныф.

Таләпләр

Билге

1

Программада куелган таләпләр үтәлсә, биремнәрдә 1 хата җибәрелсә.

"5"ле куела

2

Программада куелган таләпләрдә артык әһәмиятле булмаган житешсезлекләр булса, биремнәрдә 2-3 хата җибәрелсә.

"4"ле куела

3

Программада куелган таләпләрдән мөһим читләшүләр булса, биремнәрдә 4-5 хата җибәрелсә.

"3"ле куела

4

Программада куелган таләпләр тулаем үтәлмәсә, биремнәрдә 6-7 хата җибәрелсә.

"2"ле куела

























Сочинение.

1. Тема: “Мин – өйдә булышчы”

2. Тема: “Татарстан — туган җирем”

5-9 сыйныфларда сочинение язу күнекмәсенә таләпләр. Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша h.6.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар h.6.) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү. Өйрәнү характерындагы сочинение 5 сыйныфта – 6-7 җөмлә, 6 сыйныфта – 7-8 җөмлә, 7 сыйныфта – 8-9 җөмлә, 8 сыйныфта – 9-10 җөмлә, 9 сыйныфта – 10-12 җөмлә. Контроль язма эшнең күләме: 70 - 80 сүзгә кадәр (9 нчы сыйныф).


Сочинениене бәяләү нормалары.

Билге

Рус телле балалар

«5»

Эзлекле язылган һәм эчтәлек тулысынча ачылган; 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хата.

«4»

Тема эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хата.

«3»

Тема өлешчә эзлекле язылган; эчтәлек тулысьнча ачылмаган; 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион хата.

«2»

Тема эзлекле язылмаган һэм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфогра­фик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хата



Монологик сөйләмне бәяләү

Программада тәкъдим ителгән темалар кысасында сөйләмнең коммуникатив типлары буенча бәйләнешле сөйләмне камилләштерү: сурәтләп сөйләү, эчтәлек сөйләү, хикәя төзү, персонажларны характерлау, хәбәр итү. Монологик сөйләм күләме: кимендә 8-10 фраза (5-7 нче сыйныфлар), 10-12 фраза (8-9 нчы сыйныфлар). Сөйләмнең вакыт ягыннан дәвамлылыгы -1,5-2 мин (9 нчы сыйныф).

Таләпләр

Билге

1

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен

"5"ле куела

2

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен

"4"ле куела

3

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнеңәйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен

"3"ле куела

4

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда

"2"ле куела



Диалогик сөйләмне бәяләү

Программа кысаларындагы тематикада диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү: диалог - сораштыру, диалог - тәкъдим, диалог - фикер алышу, катнаш диалоглар. Диалог күләме: hәp катнашучы ягыннан кимендә 5 сыйныф – 5-6 реплика, 6 сыйныф – 6-7 реплика, 7 сыйныф – 7-8 реплика, 8 сыйныф – 9-10 реплика, 9 сыйныф – 9-10 реплика.

Таләпләр

Билге

1

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә

"5"ле куела.

2

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата жибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә

"4"ле куела.

3

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып сөйләм төзегәндә

"3"ле куела.

4

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда

"2"ле куела.



Хат язу үрнәге. Хат Начало

Исәнме, дустым Алия! Күп сәлам белән сиңа дустың Марина хат яза. Әти-әниеңә, әбиеңә, дусларыңа миннән күп сәлам әйт.

Алия, мин синең хатыңны алдым. Хат язуың өчен бик зур рәхмәт. Синең хатларың һәрвакыт бик кызыклы. Мин аларны бик яратып укыйм.

Основная часть

Мин хәзер синең сорауларыңа җавап бирәм...

Конец

Алия, үзеңнең хәлләрең ничек, авырмыйсыңмы? Мәктәптә, авылыгызда нинди яңалыклар бар? Ял көннәрен ничек үткәрәсең? Буш вакытыңда нәрсәләр белән шөгыльләнәсең? Киләчәккә планнарың нинди? Җәй көне безгә килергә уйламыйсыңмы? Барысы турында да яз, мин синнән хат көтәм.

Сагынып, дустың Марина.

15 нче октябрь, 2016 ел




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 6 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Хэбэрлек сузлэр белэн танышу

Автор: Беляева Аспия Шарифхановна

Дата: 24.09.2023

Номер свидетельства: 637114

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(53) "Хэбэрлек сузлэр белэн танышу"
    ["seo_title"] => string(30) "kheberlek_suzler_belen_tanyshu"
    ["file_id"] => string(6) "637113"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1695551358"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(30) "Инфинитив+кирэк."
    ["seo_title"] => string(15) "infinitiv_kirek"
    ["file_id"] => string(6) "637105"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1695548063"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства