Текстны укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Бүген Алсуның туган көне. Кызның әбисе белән әнисе иртә тордылар. Әбисе баллы чәк-чәк, ә әнисе бәлеш пешерде. Алсу аларга өстәл әзерләргә булышты. Кичен дуслары килделәр һәм аңа бүләкләр бирделәр. Алсу бик шатланды. Ул әбисен, әнисен һәм дусларын бәйрәм өстәленә чакырды. Бүген кемнең туган көне? Алсуның әбисе нәрсә пешерде? Кичен кемнәр килделәр? Алсу бәйрәм өстәленә кемнәрне чакырды? Алсу әтисен чакырдымы? Туган көн сүзенә кластер төзе. 8.Текстка 3 пунктан торган план төзе. 9. Алсу тырыш бала. Ул әбисенә һәм әнисенә булыша. Тексттан шул җөмләне табып яз. 10. Җөмләне дәвам итегез (Продолжите предложение) Алсуның әбисе белән әнисе иртә тордылар, чөнки ... 11. Как ты скажешь, что: Сегодня Алсу помогала маме и бабушке. | 1.Текстны укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Укытучы балаларга яз темасына рәсем ясарга әйтте. Руслан үләнне дә, агач яфракларын да яшел төскә буяды. Ләкин кояшны буярга сары карандашы юк иде. Ул дустыннан карандаш сорады. Дусты: “Үземә кирәк,”-диде. Оля бу сүзләрне ишетте һәм үз карандашын бирде. Руслан Оляга рәхмәт әйтте. 2.Укытучы нинди темага рәсем ясарга әйтте? 3.Руслан үләнне, агач яфракларын нинди төскә буяды? 4.Руслан кемнән карандаш сорады? 5.Русланга кем карандашын бирде? 6.Оля карандашын бирмичә, дөрес эшләдеме? Яз сүзенә кластер төзе. 8.Текстка 3 пунктан торган план төзе. 9.Оля саран кыз түгел. Ул дусты белән бүлешә. Тексттан шул җөмләне табып яз. 10.Җөмләне дәвам итегез (Продолжите предложение) Руслан кояш рәсемен буямады, чөнки ... 11. Как ты скажешь, что: Оля дала Руслану жёлтый карандаш. |