kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Муса Җәлил- халкыбызның батыр улы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Муса Джалиль- татарский поэт, Герой Советского Союза. Пройдут года, но стихи и подвиг Мусы Джалиля будут волновать новые поколения, звать их к стойкости и героизму.  

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Муса Җәлил- халкыбызның батыр улы»

Халкыбызның батыр улы Муса Җәлил ” Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма ”   Муса Җәлил

Халкыбызның батыр улы

Муса Җәлил

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма ”

Муса Җәлил

Син күрсәттең, Муса, үзең теләп, Матурлыкның ничек туганын. Син күрсәттең безгә үзең эшләп, Батырлыкның ничек булганын

Син күрсәттең, Муса, үзең теләп,

Матурлыкның ничек туганын.

Син күрсәттең безгә үзең эшләп,

Батырлыкның ничек булганын

Муса Җәлил  Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 нчы елда Оренбург өлкәсе  Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата. Муса  Оренбургта ,,Хөсәения” мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Табигать  матурлыгы аның күңелен үзенә тарта, соңыннан ул бу күзәтүләрен рәсем итеп төшерә. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919 ) басыла.

Муса Җәлил

Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 нчы елда Оренбург өлкәсе  Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата.

Муса  Оренбургта ,,Хөсәения” мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Табигать  матурлыгы аның күңелен үзенә тарта, соңыннан ул бу күзәтүләрен рәсем итеп төшерә.

Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр дә язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919 ) басыла.

Бәхет Кулыма мин «кызыл кылыч»ны алсам,  Шулай шуннан «кызыл фронт»ка барсам,  Олуг бер дәрт белән сафка атылсам,  Кулымны уртага, дошманга салсам,  Бөтен куәт белән шунда сугышсам,  Җиңелми мин һаман да алга барсам;  Менә шунда берәр пуля очса-килсә,  Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә,  Үлем кулы килеп басса — егылсам,  Җаным күккә-гарешкә очса-китсә —   Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул.  Минем чөн зур олуг шан, зур бәхет ул,  Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка,  Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл-үл!  Октябрь, 1919.

Бәхет

Кулыма мин «кызыл кылыч»ны алсам, Шулай шуннан «кызыл фронт»ка барсам, Олуг бер дәрт белән сафка атылсам, Кулымны уртага, дошманга салсам, Бөтен куәт белән шунда сугышсам, Җиңелми мин һаман да алга барсам; Менә шунда берәр пуля очса-килсә, Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә, Үлем кулы килеп басса — егылсам, Җаным күккә-гарешкә очса-китсә —  Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул. Минем чөн зур олуг шан, зур бәхет ул, Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка, Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл-үл!

Октябрь, 1919.

  1922 нче елда Муса Җәлил Казанга килә һәм  1923- 1925 нче елларда  Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929 ) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып үсүен күрсәтә.

  1922 нче елда Муса Җәлил Казанга килә һәм  1923- 1925 нче елларда  Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929 ) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып үсүен күрсәтә.

Белмәдем  Карашларың ут икән,  Җирдә тиңең юк икән,  Гыйшкың агу, ук икән,     Сизмәдем...     Сизмәдем.   Мин каршыңда чүп икән,  Чүпкә шәфкать юк икән,  Бер сүзең дә күп икән,     Белмәдем,     Белмәдем...  1923

Белмәдем

Карашларың ут икән, Җирдә тиңең юк икән, Гыйшкың агу, ук икән,    Сизмәдем...    Сизмәдем.

Мин каршыңда чүп икән, Чүпкә шәфкать юк икән, Бер сүзең дә күп икән,    Белмәдем,    Белмәдем...

1923

Муса Җәлил  1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. Мәскәүдә чыгучы «Комммунист» газетасы редакциясендә эшли  1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка  кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, « Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.  Бөек Ватан сугышы  башлангач, Муса Җәлил фронтка китә.  Муса Җәлил Бөек Ватан сугышы темасына бик күп иҗат итә.

Муса Җәлил  1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый.

Мәскәүдә чыгучы «Комммунист» газетасы редакциясендә эшли

1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка  кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, « Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы  башлангач, Муса Җәлил фронтка китә.

Муса Җәлил Бөек Ватан сугышы темасына бик күп иҗат итә.

Кыз җыры ПЕСНЯ ДЕВУШКИ   Милый мой, радость жизни моей,   За Отчизну уходит в поход.   Милый мой, солнце жизни моей,   Сердце друга с собой унесет.   Я расстанусь с любимым моим,   Нелегко провожать на войну.   Пусть бои он пройдет невредим   И в родную придет сторону.   Весть о том, что и жду, и люблю,   Я джигиту пошлю своему.   Весть о том, что я жду и люблю,   Всех подарков дороже ему.  Июнь 1942 Мин озаттым аны сугышка,   Йөрәгемнең сүнмәс кояшын.   Мин озаттым аны сугышка,   Мәхәббәтем булсын юлдашы. Авыр булды аннан аерылу,   Ни әйтсәң дә күңел — күңел шул!   Авыр булды миңа аерылу,   Рәхәт булыр кайткач күрешү! Артык аңа барлык бүләктән   Минем аны сөеп сагынуым,   Артык миңа барлык бүләктән   Батырлыгы белән саулыгы. 1942, июнь

Кыз җыры

ПЕСНЯ ДЕВУШКИ Милый мой, радость жизни моей,  За Отчизну уходит в поход.  Милый мой, солнце жизни моей,  Сердце друга с собой унесет. Я расстанусь с любимым моим,  Нелегко провожать на войну.  Пусть бои он пройдет невредим  И в родную придет сторону. Весть о том, что и жду, и люблю,  Я джигиту пошлю своему.  Весть о том, что я жду и люблю,  Всех подарков дороже ему. Июнь 1942

Мин озаттым аны сугышка,  Йөрәгемнең сүнмәс кояшын.  Мин озаттым аны сугышка,  Мәхәббәтем булсын юлдашы.

Авыр булды аннан аерылу,  Ни әйтсәң дә күңел — күңел шул!  Авыр булды миңа аерылу,  Рәхәт булыр кайткач күрешү!

Артык аңа барлык бүләктән  Минем аны сөеп сагынуым,  Артык миңа барлык бүләктән  Батырлыгы белән саулыгы.

1942, июнь

Яулык Аерылганда миңа йөрәк дустым   Бүләк итте ефәк яулыгын;   Мин ярама яптым ул яулыкны   Басар өчен агышын канымның. Кан табыннан куе кызыл төстә   Яулык минем йөрәк турында,   Сөйли миңа аның җылы назы   Һәм ялкынлы сөюе турында. Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,   Батырларча алга атладым.   Яулык шаһит: сине һәм илемне   Йөрәк каным белән сакладым. 1942, июль

Яулык

Аерылганда миңа йөрәк дустым  Бүләк итте ефәк яулыгын;  Мин ярама яптым ул яулыкны  Басар өчен агышын канымның.

Кан табыннан куе кызыл төстә  Яулык минем йөрәк турында,  Сөйли миңа аның җылы назы  Һәм ялкынлы сөюе турында.

Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,  Батырларча алга атладым.  Яулык шаһит: сине һәм илемне  Йөрәк каным белән сакладым.

1942, июль

Ләкин 1942 нче елның  җәендә Волхов фронтында, ул авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, фашистларга каршы көрәшә. Җәлилне һәм аның иптәшләрен Моабит төрмәсенә  ябалар , үлемгә хөкем итәләр. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр яза. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр.

Ләкин 1942 нче елның  җәендә Волхов фронтында, ул авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, фашистларга каршы көрәшә. Җәлилне һәм аның иптәшләрен Моабит төрмәсенә  ябалар , үлемгә хөкем итәләр. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр яза.

Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр.

Моабит дәфтәрләре

Моабит дәфтәрләре

Минем васыятем шул «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 енең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән шагыйрьнең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул.1943, декабрь».

Минем васыятем шул

«Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 енең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән шагыйрьнең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул.1943, декабрь».

Катыйльгә Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,   Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,   Кирәк икән, үләм аягүрә,   Балта белән башым киссәң дә. Меңен түгел, бары йөзен генә   Юк итәлдем синең сыңарның,   Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен   Мин тезләнеп. гафу сорармын .  1943, ноябрь

Катыйльгә

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,  Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,  Кирәк икән, үләм аягүрә,  Балта белән башым киссәң дә.

Меңен түгел, бары йөзен генә  Юк итәлдем синең сыңарның,  Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен  Мин тезләнеп. гафу сорармын .

1943, ноябрь

Ышанма Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,  «Муса инде үлгән»,— дисәләр,  Син ышанма, бәгърем!     Мондый сүзне  Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.  Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас  Ялкынлы җыр тулы күңелне,  «Үлем» диеп әйтеп буламы соң  Җиңеп үлгән мондый үлемне?  1943 , 20 ноябрь Я взял автомат и пошел воевать, В бой за тебя и за Родину-мать. Тебе изменить? И Отчизне своей? Да что же останется в жизни моей?   Муса Җәлил хатыны Әминә белән

Ышанма

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Муса инде үлгән»,— дисәләр, Син ышанма, бәгърем!    Мондый сүзне Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас Ялкынлы җыр тулы күңелне, «Үлем» диеп әйтеп буламы соң Җиңеп үлгән мондый үлемне?

1943 , 20 ноябрь

Я взял автомат и пошел воевать,

В бой за тебя и за Родину-мать.

Тебе изменить? И Отчизне своей?

Да что же останется в жизни моей?

Муса Җәлил хатыны Әминә белән

Муса Җәлил кызы Чулпан белән

Муса Җәлил кызы Чулпан белән

Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер   Ил гомеренең тик бер чаткысы,   Без сүнсәк тә безнең кыюлыктан   Арта бара аның яктысы. Мой друг, ведь наша жизнь -- она лишь искра  Всей жизни родины, страны побед.  Пусть мы погаснем -- от бесстрашной смерти  В отчизне нашей ярче вспыхнет свет. Моабит төрмәсендә Җәлил танылган татар язучысы, дусты Абдулла Алишны очрата. Муса аңа атап ,,Дустыма” (1943, октябрь) шигырен яза.

Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер  Ил гомеренең тик бер чаткысы,  Без сүнсәк тә безнең кыюлыктан  Арта бара аның яктысы.

Мой друг, ведь наша жизнь -- она лишь искра Всей жизни родины, страны побед. Пусть мы погаснем -- от бесстрашной смерти В отчизне нашей ярче вспыхнет свет.

Моабит төрмәсендә Җәлил танылган татар язучысы, дусты Абдулла Алишны очрата. Муса аңа атап ,,Дустыма” (1943, октябрь) шигырен яза.

Соңгы җыр Җир йөзе шундый киң,   Күңелле һәм якты!   Тик төрмәм караңгы,   Ишеге йозаклы! Күктә бер кош оча   Югары, югары!   Мин ауныйм идәндә,   Кулларым богаулы. Тышта бер гөл үсә   Яңгырга коенып;   Мин кибәм, мин сулам   Төрмәдә боегып. Мин беләм: бик татлы   Да яшәү тойгысы!   Тик инде мин үләм,   Бу җырым — соңгысы!... 1943, август

Соңгы җыр

Җир йөзе шундый киң,  Күңелле һәм якты!  Тик төрмәм караңгы,  Ишеге йозаклы!

Күктә бер кош оча  Югары, югары!  Мин ауныйм идәндә,  Кулларым богаулы.

Тышта бер гөл үсә  Яңгырга коенып;  Мин кибәм, мин сулам  Төрмәдә боегып.

Мин беләм: бик татлы  Да яшәү тойгысы!  Тик инде мин үләм,  Бу җырым — соңгысы!...

1943, август

ҖӘЛИЛЧЕЛӘР Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Абдулла Баттал, Гайнан Кормаш,Гариф Шабаев, Сәлим Бохаров, Зиннәт Хәсәнов, Әхмәт Симаев, Әхәт Атнашев, Фоат Булатов, Фәрит Сөйфел- Мөлеков

ҖӘЛИЛЧЕЛӘР

Муса Җәлил,

Абдулла Алиш, Абдулла Баттал,

Гайнан Кормаш,Гариф Шабаев,

Сәлим Бохаров, Зиннәт Хәсәнов,

Әхмәт Симаев, Әхәт Атнашев,

Фоат Булатов, Фәрит Сөйфел- Мөлеков

Муса Җәлил үзенең батырлыгы , иҗаты белән халык телендә гомергә кала. 1956 нчы  елда Муса Мустафа улы Җәлиловка  Советлар Союзы Герое дигән исем бирелә. «Моабит дәфтәре» шигырьләр җыентыгы өчен  1957 нче  елда  Җәлил Ленин премиясе лауреаты була. 

Муса Җәлил үзенең батырлыгы , иҗаты белән халык телендә гомергә кала. 1956 нчы  елда Муса Мустафа улы Җәлиловка  Советлар Союзы Герое дигән исем бирелә. «Моабит дәфтәре» шигырьләр җыентыгы өчен  1957 нче  елда  Җәлил Ленин премиясе лауреаты була. 

Җырларым Җ ырларым, сез шытып йөрәгемдә   Ил кырында чәчәк атыгыз!   Күпме булса сездә көч һәм ялкын,   Шулкадәрле җирдә хаккыгыз! Сездә минем бөтен тойгыларым,   Сездә минем керсез яшьләрем.   Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,   Яшәсәгез, мин дә яшәрмен. Җырлап үттем данлы көрәш кырын,  Җырлап килдем тормыш языма.   Соңгы җырым палач балтасына   Башны тоткан килеш языла. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә   Һәм үләргә кыю ир булып.   Гомрем минем моңлы бер җыр иде,   Үлемем дә яңрар җыр булып. 1943, 26 ноябрь МОИ ПЕСНИ Песни, в душе я взрастил ваши всходы,   Ныне в отчизне цветите в тепле.   Сколько дано вам огня и свободы,   Столько дано вам прожить на земле!    Вам я поверил свое вдохновенье,  Жаркие чувства и слез чистоту.   Если умрете - умру я в забвенье,   Будете жить - с вами жизнь обрету.     Пел я, весеннюю свежесть почуя,   Пел я, вступая за родину в бой.   Вот и последнюю песню пишу я,   Видя топор палача над собой.    Песня меня научила свободе,   Песня борцом умереть мне велит.  Жизнь моя песней звенела в народе,   Смерть моя песней борьбы прозвучит!   26 ноября 1943 

Җырларым

Җ ырларым, сез шытып йөрәгемдә  Ил кырында чәчәк атыгыз!  Күпме булса сездә көч һәм ялкын,  Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!

Сездә минем бөтен тойгыларым,  Сездә минем керсез яшьләрем.  Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,  Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

Җырлап үттем данлы көрәш кырын, 

Җырлап килдем тормыш языма.  Соңгы җырым палач балтасына  Башны тоткан килеш языла.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә  Һәм үләргә кыю ир булып.  Гомрем минем моңлы бер җыр иде,  Үлемем дә яңрар җыр булып.

1943, 26 ноябрь

МОИ ПЕСНИ

Песни, в душе я взрастил ваши всходы,  Ныне в отчизне цветите в тепле.  Сколько дано вам огня и свободы,  Столько дано вам прожить на земле!  Вам я поверил свое вдохновенье, Жаркие чувства и слез чистоту.  Если умрете - умру я в забвенье,  Будете жить - с вами жизнь обрету.  Пел я, весеннюю свежесть почуя,  Пел я, вступая за родину в бой.  Вот и последнюю песню пишу я,  Видя топор палача над собой.  Песня меня научила свободе,  Песня борцом умереть мне велит. Жизнь моя песней звенела в народе,  Смерть моя песней борьбы прозвучит!  26 ноября 1943 

Пройдут годы, многое изменится. Но и потом стихи и подвиг Джалиля будут волновать новые поколения, звать их к стойкости и героизму, будут учить жить.

Пройдут годы, многое изменится. Но и потом стихи и подвиг Джалиля будут волновать новые поколения, звать их к стойкости и героизму, будут учить жить.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Презентации

Целевая аудитория: 8 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Муса Җәлил- халкыбызның батыр улы

Автор: Хабибуллина Рушания Рагибовна

Дата: 28.12.2022

Номер свидетельства: 621948

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(22) "Кем ?ырлады? "
    ["seo_title"] => string(14) "kiem-zh-yrlady"
    ["file_id"] => string(6) "208635"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1430851280"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства