kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел!

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка классного часа по теме "Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел!"

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел!»

Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел!

(Сыйныф сәгате)


Р.Г.Нәбиуллина

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Зәй муниципаль районы “6 нчы урта гомуми белем мәктәбе”

бюджет гомуми белем учреждениесе

Максат:

1. Балаларда татар-рус телен, аларның әкиятләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру.

2. Сөйләм телен, культурасын үстерү, тел байлыгын активлаштыру.

3.Рус һәм татар балалары арасында дуслык хисе тәрбияләү.Телләргә сак караш, ихтирам, мәхәббәт уяту;

Җиһазлау: Туган тел турында плакат, презентация, ноутбук, проектор.

Әзерлек эше. Җыр, шигырьләр өйрәнү.

Сыйныф сәгате барышы.

Плакат: Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел!
Икесе дә безнең өчен
Иң кадерле затлы тел.

«Туган тел» көе яңгырый.

Укытучы:

-Укучылар, мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын әйтеп карагыз әле?

Көйдергән дә ул,

Сөйдергән дә ул,

Иң ачы да ул,

Иң татлы да ул.

Ул нәрсә? Җавап: тел. Дөрес.

Бүген 21нче февраль – Халыкара туган тел көне. 2000 нче елда ЮНЕСКО тарафыннан бу көн бөтен дөньяда туган тел көне итеп билгеләнә. Дөньяда 6000нән артык телдә сөйләшәләр. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла. Чөнки һәр тел кешегә мәңге сакларга тиешле байлык булып тора. Туган тел – беренче мәртәбә әйләнә-тирәне танып белергә, һәр нәрсәне үз исеме белән әйтергә өйрәтүче, шулай ук әти-әниебез, гаилә белән аңлашу, дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итүче ул. Ни аяныч, бүген кайбер телләргә онытылу, югалу куркынычы яный. Туган телләрен балаларына өйрәтүне кирәк дип тапмаучы ата-аналар да очрый.

Һәр милләтнең үз туган теле бар. Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, куәтле, моңлы тел. Рус милләтенең туган теле – рус теле, чуашларның – чуаш теле, үзбәкләрнең туган теле – үзбәк теле. Татар халкының туган теле – татар теле.

Ә хәзер сүзне, укучылар, сезгә бирәм.

1нче укучы. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Минем туган телем-татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел.

Дөньяда иң-иң матур ил ,

Ул-минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел ,

Ул-минем туган телем.

2нче укучы. Минем туган телем-рус теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел.

Я люблю свой родной язык,
он понятен для всех,
Он певуч, 
Он, как русский народ, многолик, 
Как держава наша, могуч… 

3нче укучы.

Туган телдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

Туган ил дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

4нче укучы.

Татарча да яхшы бел ,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

5нче укучы.

Всем проявить терпение

Желаем в изучении,

Тогда вы будете вполне

Достойны уважения.

6нчы укучы.

Тел кешене дус итә,

Бер-берсенә беркетә.

Бел, дустым, син рус телен

Һәм онытма үз телең.

Укытучы: -Рәхмәт, укучылар! Ә хәзер презентациягә карыйбыз. Мин сезгә татар һәм рус халык әкиятләре буенча сораулар бирәм, ә сез сорауларга җавапны кул күтәреп әйтегез.

Бу рәсемнәр кайсы рус әкиятләреннән? Әкиятләрнең исемнәрен әйтегез. (“Морозко”, “Сестрица Аленушка и братец Иванушка”, “Репка”, “Курочка-Ряба”).

Рәсемнәр буенча татар халык әкиятләренең исемнәрен әйтегез.
(“Гөлчәчәк”, “Ак Бүре”, “Өч кыз”, “Төлке белән Каз”).
-Яхшы.Булдырдыгыз.Дәвам итәбез.

Мин сезгә “Төлке белән Аленушка” исемле рус халык әкияте буенча сораулар бирәм.

а) Аленушка исемле кыз кемнәр белән урманга барган? (Иптәш кызлары белән).
б) Аленушканы нинди кыргый хайваннар өенә илтеп куярга телиләр? (Өстәлгә куян, керпе, аю, бүре, төлке уенчыклары куярга була).
в) Аленушканы әби белән бабай янына нәрсә китерә? (Төлке)
г) Әби белән бабай төлкене нәрсә белән сыйлыйлар? (Өстәлгә сөт, йомырка, чәй, конфет, прянник куярга була).

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай язган “Кәҗә белән Сарык” әкияте буенча сораулар:
а) Карт белән карчыкның нинди йорт хайваннары булган?
б) Юлда Кәҗә белән Сарык нәрсә таба?

в) Бүреләр учак яныннан ничек кача?
г) Кәҗә белән Сарык учак янында нәрсә ашый?

-Молодцы. Ике халыкның да әкиятләрен яхшы беләсез икән.

Укытучы: -Укучылар, сыйныф сәгатен йомгаклап, шуны әйтәсем килә:

әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Телен бетерсәң, халыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф – гадәтләре дә бетә. Безнең, төп бурыч – телебезне саклау. Һәр милләт үз телен өйрәнсен, камил белсен иде дигән теләктә калам.

“Туган тел” җырын башкару.


Кулланылган әдәбият.

Вәгыйзев С. “Кызыклы грамматика”.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980.

Галиев М. Рух.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

“Татар иле” газетасы. № 8, 2006, февраль; №42, 2004, октябрь; №12, 2004, март

Татар тел – шагыйрьләр теле. – Казан:” Мәгариф” нәшрияты, 2002.

“Мәгариф” журналы. 1992, 4; 1998, 6, 8; 2007, 2.














Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел!

Автор: Набиуллина Раушания Габбасовна

Дата: 09.08.2021

Номер свидетельства: 585127

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(72) "21 нче февраль – Халыкара туган тел к?не "
    ["seo_title"] => string(44) "21-nchie-fievral-khalykara-tughan-tiel-konie"
    ["file_id"] => string(6) "139493"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1417719445"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(71) "21 нче февраль -  Халыкара туган тел к?не "
    ["seo_title"] => string(46) "21-nchie-fievral-khalykara-tughan-tiel-konie-1"
    ["file_id"] => string(6) "231212"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1442418682"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства