kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Яна ел кичэсе 2020 ел

Нажмите, чтобы узнать подробности

Авыл клубында уткэру очен сценарий  ян ел кичэсе 2020 ел

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Яна ел кичэсе 2020 ел»

Яңа ел кичәсе – 2020 ел.

Жыр «Яна ел вальсы» , «Лэйсэн» хатын кызлар вокал ансамбле жырлый.


1.Якты өмет сыман, Тузгый ап-ак буран.

Шатлык белән тулы йөрәкләр.

Өр яңа ел килә бәхет керсен илгә .

Телик әле изге теләкләр


2.Ил гел тыныч булсын, Сабыйлар күп тусын.

Кавышсыннар өзлеп сөйгәннәр.

Яшәсеннәр бергә Һәркемдә бит җиргә

Рәхәт яшәр өчен туганнар. - ак карлар ява бурап - бурап


1.Хәерле кич, хөрмәтле дуслар, туган нигезләрен сагынып кайтучы кунаклар! Яңа ел белән сезне!

2.Бусагадан атлап керергә әзер торган  2020 нче ел котлы булсын. Зур сөенечләр, иминлек, беркайчан да бетмәс бәхетләр алып килсен!!! 

1.Күңелләргә нур өстәп, иң матур көннәре, игелекле, бәрәкәтле эшләре белән 2019 нче ел илебездән китә. Яңа елга кергәндә без гадәт буенча иске елда узган юлга әйләнеп карыйбыз...

2.Ә хәзер кыскача гына башкарган эшләргә йомгак ясау һәм бәйрәм белән котлау өчен сүзне Кодаш авыл советы биллэмэсе башлыгы Габсалямов Азат Финарат улына бирәбез. Рәхим итегез!.. 

1.Кар болытын җилләр сүтеп бара,

Ел арты ел шулай үтеп бара.

Уралса да уйлар ак хыялга,

Уза гомер, уза, атлый алга.


2.Ярдан дулкын каккан көймә кебек,

Бер ел чикте дисбе төймә кебек.

Чигәләргә сылап карның агын,

Бер ел шулай узып китте тагын... 


Концерт номеры......(1.жыр Алсу Каримова. 2 бию Илюза Хисматова.)

(Уен или Жыр)

1.Петр 1 фәрманы белән Яңа ел 1700 нче елда 1 гыйнварда үткәрелә башлый. Яшебез ничә дә булса да, 8 яшьтәме, 18 дәме, 50 дәме, 70 тәме, мөһим түгел. Яңа елга зур өметләр баглый. Кышның салкын айларында үтүенә карамастан бу бәйрәмне чиксез яратабыз, котеп алабыз.

2.Димәк, бәйрәм җыр – биюсез, әлбәттә инде, уеннарсыз булмый...

Хәзер сәхнәгә кызыклы уенга чакырам. Чама белән 5 кешене.

ничек 
Уен: Кайберәүләрнең перчатка белән капчыкка... кар тутырганнары бар, ә менә шырпы кабына шырпы тутырганнары бар микән? 

Перчатка белән шырпы тутыру уены. 


1.Ап - ак карлар ява бурап - бурап,

Уй - гамьнәрем кайта урап - урап,

Урап кайта б ә х е т көткәннәргә,

Китеп бара ерак үткәннәргә. 
Бурап - бурап ап - ак карлар ява,

Аклыклары күңелләргә дәва.

имин юллар гына



Концерт номеры ….(1.Жыр Флорида Хузина,2.Бию Кошки.)


Кадерле дуслар эйдэгез эле бездэ узебезчэ татарча берне оздереп биеп алыйк.

татар биюе  башкарыла, биюгә тамашачылар да чакырыла.

1.Дуслар, үзенең Кар кызын ияртеп, яраткан җәнлекләрен, н и к т ер, үзе белән алмыйча, мәңге яшь Кыш бабабыз да килеп җиткән. Әйдәгез аларны кул чабып каршы алыйк...

Рәхим итегез, Кыш бабай. Кар кызы,Яна ел!



Кыш бабай. Исәнмесез, улларым, кызларым! Исәнмесез, килгән кунаклар! Котлы булсын Яңа еллар! Яңа ел сезнең барыгызга да бәхет, шатлык, сәламәтлек алып килсен. Күңелләрегез мәңге яшь булып калсын! Юлда килгәндә бик арыдым.
Мин бераз утырып ял итеп алыйм, ә кызым син сөйли тор. 

Кар кызы. 

Дуслар җыелды кичәгә, 

Балкый бәйрәм утлары! 

Дөнья якты! Бу галәмнең 

Җырлаган минутлары! 

Сөен, күңел! Уйна да көл, 

Килде бәйрәм сәгатең 

Куансыннар картлар, яшьләр, 

Белеп шатлык сәгатен!.. 



1.Йә, рәхим ит, Яңа ел, төкле аягың белән. 



Яңа ел. Исемем минем - Яңа ел 

Мин бәхет таратучы. 

Җир йөзендә һәр нәрсәне 

Өзелеп яратучы. 

Сезне өзелеп сагынганга 

Килдем мин яныгызга. 

Бәхет, шатлык, 
сәламәтлек 

Телим мин барчагызга. 

Үз илемдә, үз телемдә 

Бәйрәм белән котлыйм Сезне. 

2020 нче елның 

Имин булсын һәрбер көне 


2.Рэхмэт амин шулай булсын,эйдэ эле яна ел оздереп берне биептэ курсэт.

(яна ел биюе)


2.Кыш бабай, син ял ит, без сиңа үзебезнең чыгышыбызны күрсәтеп китик әле. 


Кон.номер.1. Жыр Фларида Хузина. «Сандугач», 2.Сказка.

2.Уенга рэхим итегез дуслар.Кыш бабай белән берлектә “Фикер йөртү” уены 5-6 кешене чакырабыз. Әйдәгез, Кыш бабай киткәнче аның белән уйнап калыгыз.  

Кыш бабай, уен синнән башлана. Үз гомереңдә күп җирләрдә йөрдең, янәшәңдә һәрчак г ү з ә л зат - Кар кызы булды. Син үзең яратып дәшкән иң матур хатын – кыз исемен әйт әле. (Кыш бабай яраткан хатын кыз исемен әйтә. Калганнар чират буенча соңгы хәрефтән башланган хатын-кыз исемен әйтәләр. Кем әтә алмый –шул уеннан чыга бара.Азаккы кеше җиңүче була.) 

......М ә с ә л ә н, 

1.Хупҗамал – Ландыш – Шаһидә – Әнисә – Әдип – Петр – Раил – Ленар – Рәис – Сәлим- Мостафа –Айрат – Таһир –Рәфис-Сәйдәр – Рифкат – Тәкый – Йолдыз – Зариф – Фаил – Ләбиб – Булат – Таҗи – Ирек- Камил –

ягыннан килдем мин

-Маскалар керә. (киенеп килучелэр булса)



1. Менә Кыш бабай адаштырып калдырган җәнлекләрең дә килеп җитте.

- Әйдәгез, хәзер Кыш бабай белән Кар кызын үзенең якыннары белән биетеп алыйк.


Бию көе куела. 

2.Кыш бабай, еллар гасырларга тупланса да, дәртең, яшьлегең һаман арта гына бара. Күңелгә чиксез өметләр, ышаныч, җирдә яшәргә көч бирәсең. Рәхмәт сиңа. Киләсе елларда да сине шулай көтеп алсыннар.


Бию мышки


Кыш бабай. Улларым, кызларым! Сезнең белән бәйрәм бик күңелле булды. Безнең китәр вакытыбыз да җитте. Мин сезнең янда үземнең оныгымны - Яңа елны калдырам. 2020 нче елда барыгыз да аның белән дус булырга тырышыгыз. Яңа ел илебездәге тынычлыкны сакласын, барыбызга да сәламәтлек алып килсен. Оныгым, син кайда кил бирегэ сүз хәзер сиңа.

Кыш бабай белән Кар кызы чыгалар. 

 1.Әйдәгез, безгә өр яңа ел калдырган, күңелле бәйрәм мизгелләре бүләк иткән Кыш бабай белән Кар кызын алкышлап озатыйк. Сау булыгыз.сәламәтлек 


Сказка «Три девицы»

2.Чираттагы уенны тәкъдим итәбез.  (жебегэн )


1.Яңа елда исән - мул тормышка

Аяк бассак иде, йа Рабби!

Кил, Яңа ел, изгелегең белән

Явызлыкны беркем яратмый. 


2.Күкләр аяз, 
дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп, кайгы тапмасын.


1.Иңнәренә тормыш авырлыгын

Күтәрмәсен ялгыз аналар.

Ата - ана тигезлеге белән

Пар канатлы үссен балалар.


Э хэзер барыгызныда яна ел валсына чакырабыз.


Жыр «Лэйсан» хатын кызлар вокал ансамбле.


2.Дөнья матур, илләр имин булсын,

Тыныч булсын туган җиребез.

Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән

Узса икән һәрбер көнебез. 



1.Хөрмәтле дуслар , кунаклар, бүгенге бәйрәм кичәсендә актив катнашканнар!.. Якынлашып килүче 2020 нче елда барыгыз да сау – сәламәт булыгыз. Кышкы аклыкка. Язгы сафлыкка, җәйге җылылыкка, 
көзге муллыкка сөенеп, тормыштан тәм табып, өмет белән яшәгез. Кайгы - хәсрәтләр, борчу - мәшәкатьләр сезне ерактан урап узсын. Яңа елда гына түгел, ә ел буе кәефләрегез һәрвакыт күтәренке булсын.  Сау булыгыз!

























































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Яна ел кичэсе 2020 ел

Автор: Галиуллина Ильзида Савировна

Дата: 25.01.2020

Номер свидетельства: 537349

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(80) "Яна 2024 ел бэйрэменэ сценарий "Мен дэ бер тон""
    ["seo_title"] => string(47) "iana_2024_el_beiremene_stsenarii_men_de_ber_ton"
    ["file_id"] => string(6) "644928"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1706608784"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства