kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Яна 2024 ел бэйрэменэ сценарий "Мен дэ бер тон"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Авыл мэдэният йортында  яна ел кичэсе уткэрер очен сценарий

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Яна 2024 ел бэйрэменэ сценарий "Мен дэ бер тон"»

Яна 2024 ел бэйрэменэ сценарий

«Мең дә бер төн»





Жыр



Хэр кешегэ бездэн якшы телэк

Яңа елда тигез мәхәббәт

Кайгыларсыз үтсен һәрбер ашы

Бәхет булсын аның юлдашы.

Хәерле кич, хөрмәтле дуслар, туган нигезләрен сагынып кайтучы кунаклар! Яңа ел белән сезне!

Тэбриклэу очен суз бирелэ.


(сэхнэ ачыла)

Бию (солтаннын 6 хатыны бию башкара)



(Багдад.Солтан сарае. Солтан коверда утыра. Артында хезмәтчеләре веер белән селкеп тора.)


Солтан. Вәзир! (Вәзир солтан алдында иелә.)

Солтан. Вәзир, перекличка ясап ал әле (кулы белән ишәрә ясый-хатыннары буй буенча тезелеп басалар)

Вәзир.Смирно! Покорно! (Сыбызгы ала): Җәмилә! Сәидә! Хәфизә! Зөхрә! Ләйлә! Зөлфия! Гөлчәтәй!  Гөлчәтәй!!

Солтан. Гөлчәтәй кайда? (барысыда гырылдауга борылалар)

Гөлчәтәй.(уянып пәрәнҗәсен төшерергә онытып калганнар янына килеп баса) Гөлчәтәй биредә!

Солтан.(куркып) Ой! Битеңне яп!

Вәзир. Вольно! Таралырга!

(Хатыннар урыннарына тарала чыгып китэлэр)

Солтан. Вәзир, Яңа ел программасы дәвамында ни көтә?

Вәзир. Ооо бөек солтан, Әкиятче Шахерезада мең дә беренче әкиятен сөйләргә килде.

Солтан. Ә, алайса ярар. Керсен һәм үзенең урынын алсын!

Шахерезада.Исәнме, бөек солтан! Исәнмесез, дуслар!. Мин – Шахерезада. Мең дә бер төн инде күзләремне йомганым юк, солтанга әкиятләр сойлим.


Солтан. Бүген безгә нинди әкият әзерләдең?

Шахерезада. Яңа ел әкиятен, о солтаным.

Яшәгән ди булган ди дөньяда

Бер карт бабай.

Кыш бабай диләр аны

Ак кыш-аның бишеге,

Котып-аның ишеге

Жиргә кыш китерәм дип,

Үзе дә бик өши ди

Ак бураннар уйната, урамнарны буйлата

Бураны,кары белән

Бар дөньяны дулата.

Кыш бабайның бик борынгы заманнардан ук ярдәмчесе, яраткан оныгы Кар кызы бар. Кыш бабай белән Кар кызын дөньяның төрле урынында яңа ел төнендә көтәләр.

Солтан. Бу Кыш бабай дигэнен чын ир - атмы соң? Әгәр дә ул чын ир-ат икән, нигә алайса аның бер генә Кар кызы? Алар бит ин аз дигәндә 7-8 булырга тиеш. Аннан да ким булса кеше көләр.

Вәзир.Без аны кабул итмибез.

Солтан.Ә нәрсәгә ул безгә Кыш бабай бер Кар кызы белән .Халкым өчен мин үзем Кыш бабай булам һәм минем 7-8 Кар кызым булачак.

Вәзир Солтаным , без бииик куп Яңа ел каршылый алабыз.

Солтан Вәзир, боерык яз. Мин, бөек солтан боерык бирәм. Минем гаремга сылу кызлар Кар кызлары алып килергә. Вакыты – хәзер үк.

Вәзир  Язып алдымХэзер булдырабыз аны ооо Солтаным.

(Чыгып китәлэр)


Шахерезада Бөек солтаныбызга Кар кызларын бөтен дөнья буенча эзләделәр Һәм менә хәзер алар безнең янда. Сылулар,чибэрлэр,унганнар. Бөек солтанга күренер алдыннан без аларны чын Кар патшабикәләре ясарга тиешбез. Моның өчен алар төрле сынауларда катнашырлар. Бөек солтаныбыз ял иткән вакытта җыр тыңларга ярата. Әйдәгез бергэлэп аларнын осталыкларын жыр аша тыңлап тикшереп карыйк.

Жыр.



Шахерезада.Ә хәзер сынауларыбызны дәвам итәбез солтан сараенда бер генә бәйрәмдә биюләрсез үтми. Менә хәзер бездә солтан сараенда булырбыз һәм патшабикәләрнең биюләрен карап китәрбез.


«Бию»


Шахерезада Менә безнең Кар кызлары әзер.  Ә хәзер әйдәгез бераз ял итеп уеннар уйнап алыйк.


Уеннар . 

1. (3уенчы катнаша)Салфеткадан кем тизрәк кар бөртеге кисә.

2.(2уенчы катнаша). Бәйрәмнән соң бик күп чүп-чар кала. Менә шул чүп-чарны җыештырырга кирәк. Бөкләнгән газеталарны пластмасс бутылкаларга тутырырга кирәк. Кем беренче тутыра.

                    3.(Уенда  ике пар катнаша.) Стаканнарны бер яктан икенче якка баш белэн кучерергэ хэм пирамида тозергэ кирэк.

4.(2 уенчы катнаша) Стаканнарны бер кулдан икенчесенэ таяклар ярдэмендэ генэ кучереп тезэргэ кирэк.

        5.(Уенда ике команда катнаша) 2 шар или бутылка кирәк. Шарны ике аяк арасына куеп бер-берсенә бирергә тиешләр. Кайсы команда беренче бетерә.

        

(Солтан керә)

Солтан Кая минем Кар кызлары? 

Кыш бабай керә

Кыш бабай.Исәнмесез, дуслар. Яңа ел белән сезне! Яңа шатлыклар белән. Менә монда Кар патшабикәләре ярышы икәнен белдем дә шуна оныгым белэн ашыгып килеп җиттек.

Солтан. Нигә Кыш бабай? Мин Кыш бабайны чакырмадым.

Кыш бабай. Син чакырмасан, башкалар мине чакырдылар.

Шахерезада.Әкият буенча Кыш бабайга- Кар кызы, э сиңа Солтан– Гөлчәтәй булырга тиеш, шулай бит дуслар.

Солтан .Юк,юк, вәзир!

(Йөгереп чыгып китә.)

Кар кызы. Әллә ниләр вәгдә итеп

Серле Яңа ел килә

әйтерсең лә җир йөзенә,

күктән зур бәхет иңә.

Бәрәкәтле кил , Яңа ел,

Уз әйдә, түргә таба

Сагынып сөйләрдәй булсын

Сине киләчәк заман.

(Яна ел керэ)

Яна ел. Исәнмесез, дусларым! Яңа ел белән сезне! Җир шары буйлап атлап килүче Яңа 2024 нчы ел белән.!!!


Шахерезада. Бәрәкәте белән  бу Яңа ел

Һәрбер өйнең ачсын ишеген

Хуш киләсен түргә уз , Яңа ел

өмет тулы күңеле кешенең


Безнен кадерле кунакларыбызны биетеп алыйк эле дуслар.(кыш бабай, кар кызы , яна ел бии )


(кыш бабайлар кучтэнэч тарата)


Маскалар керэ


Жыр.


Кар кызы. Сездә бик күңелле, җылы. Яңа елда барлык хыялларыгыз чынга  ашар. Без сезгә күңелле бәйрәмнәр телэп саубуллашабыз. Алдагы Яңа елда очрашканга кадәр.

Кыш бабай.Хушыгыз дуслар.Яна ел белэн!

Чыгып китәлэр.


Жыр «Кышкы жыр»


Шахерезада Менә саубуллашыр вакытлар да килеп җитте. Бәйрәмнең шулай тиз тәмамлануы бик кызганыч әлбәттә. Тик без бәйрәмчә кәеф, шатлык хисләрен ел буена саклап калырсыз дип ышанабыз. Без саубуллашмыйбыз бары: «Киләсе очрашуларга кадәр»- дибез.
















































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Яна 2024 ел бэйрэменэ сценарий "Мен дэ бер тон"

Автор: Галиуллина Ильзида

Дата: 30.01.2024

Номер свидетельства: 644928


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства