kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Адымнар нык, юллар имин булсын!

Нажмите, чтобы узнать подробности

укучыларны? юл й?р? кагыйд?л?ре буенча белемн?рен арттыру ??м ?зл?штер? д?р???сен тикшер?.

балаларны? игътибарлылыгын, м?ст?кыйль эзл?н?ен, и?ади с?латл?рен ?стер?.

юл й?р? кагыйд?л?рен ?йр?н?г? кызыксыну уяту, балаларны? ?зара аралашуларын яхшырту, дуслык, берд?млек хисл?ре т?рбиял??.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Адымнар нык, юллар имин булсын! »

Максат:

1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

2.Балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен, иҗади сәләтләрен үстерү.

3.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, балаларның үзара аралашуларын яхшырту, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: юл билгеләре, табышмаклар, светофор макеты, укучыларның рәсемнәре.

Зал знаклар белән бизәлгән. Сәхнәгә Гыйлми белән Белми чыга.

Гыйлми: Исәнмесез, кунаклар!

Саумысез, барчагыз да!

Сезне күрүгә без бик шат,

Бу мәктәп –бакчабызда.


Юл йөрү кагыйдәләрен

Ел да өйрәнәбез без.

Ни дәрәҗәдә белгәнне

Хөкем итүчебез сез.


Бүген ярышыр өчен

Җыелабыз бергә без.

Әйдәгез ,рәхим итегез,

Соңга кала күрмәгез.

Белми: Бүген сезнең каршыгызда дүрт команда “Светофор” , “Юл билгеләре” , «Уяулар» , «Тапкырлар» көч сынашачак ( светофор һәм юл билгеләре рәсемнәре күрсәтелә).

Җинүчеләрне жюри билгеләячәк ( жюри составы белән таныштырып үтү).

(Музыка астында командалар залга керәләр һәм ике шеренгага тезелеп басалар).

Хәзер инде сүзне командаларга бирәбез.

1 команда.

Капитан: Сезне “Светофор” командасы сәламли:

Юлда йөрсәң, бул өлгер!

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен

Юлның билгеләрен бел!

2 команда.

Капитан: Сезне “Юл билгеләре” командасы сәламли:

Бик кечкенә булса да ул,

Төгәл үтәгез.

Һәрбер юл билгесен сез,

Хөрмәт итегез!!!

3 команда.

Капитан: Сезне Уяулар командасы сәламли:

Без бәйрәмгә килдек бүген,

Бер дә ялкауланмагыз.

Командаларга сәлам юллап,

Уңыш теләп калабыз.


4Команда.

Капитан: Сезне Тапкырлар командасы сәламли:

Без уяу дусларыбызга

Кайнар сәлам юллыйбыз.

Ярышларда зирәк, тапкыр

Булуыгызны телибез.



5,6,7 сыйныф - Җыр “Шофер буласым килә” (малайлар төркеме башкара).

Гыйлми: 2нче бәйге . Өй эше.

- Әйдәгез башта өй эшләрен карап китик әле. Һәрбер командага юл йөрү кагыйдәләре буенча газет чыгарырга кушылды һәм газетасы турында аңлатып китәргә.


Гыйльми белән Белми күренә. Гыйльми “Юл эшләре” билгесен күреп ала .

Гыйльми: Менә бу җирдә байлык бар,

Казып алыгыз, дигән.

Бәлки анда алтын

күмгәннәрдер, ә?

Белми :Гильми, син ашыкма,

Монда бара юл эше !

Бу билге булган урынны

Әйләнеп үтә кеше.

Белми: “ сәпитләрдә йөрергә ярамый” билгесенә игътибар итә.

Белми. Их, сәпиттә килгән булсак,

Җилдерә идек юлда.

Күрәсеңме, рәхәтләнеп

Йөрергә була монда.


Гыйльми. Юк, Белми, ялгышасың,

Юкка кабаланасың.

Кызыл түгәрәк ул безгә

“Ярамый” дип кисәтә,

Әгәр зәңгәр төстә булса,

“ Яраганны” күрсәтә.

Әйдәгез хәзер 3 нче бэйгегә күчәбез , “Сорау – җавап” ярышы дип атала.

Без командаларга сораулар бирәбез, кайсы команда сорауларга тулы җавап бирә, шул командага бал языла.кул күтәреп.

1. Юлның җәяүлеләр йөри торган өлеше ничек атала? ( Тротуар)

2. Юлда кайсы яктан йөрисе? (уң)

3. Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

4. Машина йөртүче кешене кем дип атыйлар? (шофер)

5. Юлны җәяүле аркылы чыгу урыны. (зебра)

6. Автобуста авария булса, запас чыгу урыны кая? (тәрәзәдә)

7. Зебра ничә төсле? (2)

8. Трамвай кайдан йөри?( рельстан)

9. Машинаны туктату җайланмасы.(тормаз)

10. Автомашинаның юл яктырту җайланмасы. (фара)

11. Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый? ( 14)

12. Нинди транспорт төрләре бар? (Су, һава, коры җир транспорты)

13. Светофорда нинди төс янганда юл аркылы чыгарга ярамый. (кызыл)

14. Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми? (запас)

15. Светофор ни өчен кирәк? ( юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен)

Сорауларга жавап эзерлэгэн арада, бер укучы: Ш. Галиевның “Автобус” дигән шигырен укый.



Ә хәзер 4 нче бэйгегә күчик –командаларга юл йөрү знаклары бирелэ, шуларнын нинди знаклар һәм нәрсәне аңлатканын язарга.(кайсы команда күбрәк һәм дөрес җавап бирә).

Без сезнең белән тамашачылар күңелле сорауларга җава бирәбез, ләкин сез игътибарлы булыгыз, без шулай сезнең белемнәрегезне тикшерәбез.

1. Юл аша чыкканда ничек карарга?

    1. Башта уңга, аннан сулга;˅

    2. Башта сулга, аннан уңга;

    3. Күзләрне йомып, чабарга.

2. Җәяүлеләр кайдан йөрергә тиешләр?

    1. автомагистральләрдән;

    2. тимер юллардан;

    3. тротуарлардан. ˅

3. Тротуар булмаган урында юлдан ничек барырга?

    1. Хәрәкәткә каршы; ˅

    2. Хәрәкәт уңаена;

    3. Юл уртасыннан.

4. Юл хәрәкәтен көйләүче кем дип атала?

    1. Инженер;

    2. Инспектор; ˅

    3. Энергетик.

5. Җәмәгать транспортында билет сатучы кем дип атала?

    1. Кондуктор; ˅

    2. Директор;

    3. Кондитер.

6. Җәмәгать транспортында билетсыз йөрүче ничек атала?

    1. “Карга”;

    2. “Куян”; ˅

    3. “Кунак”.

Бу нинди знаклар:


(автобус тукталышы)

(пешеходный переход)

(стоп)

(осторожно дети)


Гыйльми: Рәхмәт, дуслар. Сез дөрес җавапларыгыз белән мине шатландырдыгыз.

5 нче бәйге безнең: “Пазл җыю”- дип атала. (һәр командага берәр пазлы бирелә, алар шуны 10 минут эчендә җыеп бирергә тиешләр)



Белми: Дусларым, хэзер сезгә бер әкият карап китэрсез.

Кайсыбыз иң кирәкле?”

Борын-борын заманда ,өч ут яшәгән ди: кызыл, сары, яшел. Бервакыт болар арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга. Кайсысы иң кирәкле? ( Өч ут булып киенгән балалар сәхнәгә чыга)

Кызыл. Мин иң югарыда торам. Кешеләрне, машиналарны туктатам. Шуңа мин иң кирәкле.

Сары. Юк,мин бит кызыл белән яшелне аерып торам, барын да куркынычсызлык турында кисәтәм, мин иң кирәклесе.

Яшел. Сез берегез дә дөрес әйтмисез. Мин иң аста торсам да, барысы да мине күрүгә йөри башлыйлар. Шуңа да мин иң кирәклесе.

Белми:. Алар бик озак бәхәсләшәләр. Бөтен җирдә шау-шу башлана, юл һәлакәтләре артканнан арта. Беркем дә нишләргә кирәклеген белми. (ыгы-зыгы машина тавышлары яздырырга)

Шуннан Белми сэхнэгэ тылсымчыны чакыра, ул утларны бергә җыя да әйтә: “ Барыгыз да кирәкле, шуңа күрә сез гел бергә булырга тиеш . Шул вакытта гына юлларда тәртип булачак!”- ди.


6нче бәйге. “Светофордан хат” дип атала.


Һәрбер командага түбәндәне текст таратыла, файдалану өчен сүзләр белән, шул сүзләрне дөрес итеп куеп җөмләләр төзергә кирәк.






Җәяүлеләр өчен белешмә.

Җәяүлеләр....................... буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә .................... буйлап .................. каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк. Урам аша чыгар алдыннан........... якка, ә урам (юл) уртасына җиткәч, ..........якка кара. Урам аша чыгып өлгермәсәң, ...................................... туктап тор. Урам аша чыкканда......................................... булырга кирәк.


Файдалану өчен сүзләр: куркынычсызлык утравында, уң, сул, бик игътибарлы, юл кырые, транспортка, тротуар.


Юл хәрәкәте” җырын 5,6,7 сыйныф кызлары башкара.

1.Авылларда юк ул, ләкин

Син ашыкма, туктап тор.

Белик әле нәрсә икән

Ул бит әйбер светофор.

Кушымта:

Кара, кара як – ягыңа

Уңга, сулга, артыңа.

Әнә бит ул нәкъ каршыңда

Баганада алдыңда.

2.Шәһәрләрдә һәр чат саен

Туктап хәлдән таясың.

Ярый әле светофор бар,

Яшел янгач чыгасың.

Кушымта шул ук.

3.Кайвакытта машиналар

Өеләләр бер җиргә.

Ватык светофор яныннан

Китеп булмый кирегә.

Кушымта: Кара, кара як – ягыңа

Уңга, сулга артыңа.

Шунда килеп милиция

Үз эшенә тотына.



Бәяләү өчен текстлар жюрига бирелә.









7нче бәйге. “Ярый, ярамый” уены. (мин сезгә телдән җөмләләр әйтәм , сез ярый-ярамый дип җавап бирәсез, һәр командага 3шәр сорау).

1.Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый)

2.Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)

3.Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый)

4.Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)

5.Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)

6.Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый)

7. Машина барганда, ишеген ачарга ярыймы (ярамый)

8. 14 яше тулмаган балаларга машина юлыннан велосипедта йөрү (ярамый)

9. Кемне дә булса велосипед рамына яки багаж урынына утыртып йөрергә (ярамый)

10. Велосипедта рульгә тотынмыйча йөрергә (ярый).

11. Машинаны правасыз йөртергә ярыймы (ярамый)

12. Юл йөрү кагыйдәләрен бозарга ярыймы (ярамый)



9нче бәйге. Бу уеныбыз «Тылсымлы капчык» дип атала. Капитаннар чиратлашып капчыктан фишка алалар, нинди номерлы фишка эләксә, шул номерлы сорау бирелә. Җавапны команда белән әзерлисе, ләкин җавапны бары тик бер генә кеше әйтергә тиеш. (һәр команда 2 шэр сорау ) Сез әзерме?

Капчыктагы сораулар:

  1. Автобуста йөрү кагыйдәләрен атагыз.

  2. Балаларның колоннада йөрү кагыйдәләрен атагыз.

  3. Беренче светофорлар кайсы илдә барлыкка килгән? (Англиядә, Лондон шәһәрендә)

  4. Безнең илнең беренче светофорлары нинди булган? (өч тигез өлешкә бүленгән түгәрәк формасында: кызыл,яшел, сары төстә)

  5. Светофор ни өчен кирәк һәм кайларга куела?(светофор җәяүлегә һәм транспорт чараларына бер-берсенә комачаулык тудырмыйча хәрәкәт итү өчен кирәк, ул юл чатларына куела).



  1. Светофор булмаганда яисә ул эшләмәсә, аны кем алыштыра?(юл хәрәкәтен көйләүче-регулировщик)

  2. Кемнәрне җәяүле дип атыйлар?(Транспортка утырмаган, ләкин юл хәрәкәтенә катнашучы кешеләр җәяүле дип атала)

  3. Кемнәрне пассажир дип атыйлар?(Транспортта йөрүче кешеләр пассажирлар дип атала.)

  4. Җәяүлеләр юлның кайсы өлешеннән йөрергә тиеш? (Шәһәрдә-тротуардан, тротуар булмаса-юл кырыеннан)

  5. Юлның кайсы урынынан икенче якка чыгарга кирәк? (Светофор булганда-яшел ут янганда, булмаганда-зебрадан яки җәяүлегә юл аркылы чыгу билгесе куелган урыннан)

Гыйльми: Кадерле уенчылар, 10 нче бәйгенең нидән гыйбәрәт булуын табышмактан белерсез.

Үзе монда утыра,

Сүзне тегендә тутыра. (телефон)


- Әйе, дөрес җавап бирдегез. Бу табышмакның җавабы –телефон. Ә хәзер дөрес телефон номерларын сайлагыз. Команда әгъзаларының алдында машина рәсемнәре ята. Алар, табышмакка җавап тапкач, тиешле машина рәсеме турысына телефон номерларын язып баралар .





1 нче сорау. Әгәр кеше авырый икән.

Күрсәт ярдәмне.

Телефоннан җый син һәрвакыт 0... (3) не.

2 нче сорау. Газ белән уйнама, шаярма бер дә,

Газ исе килсә, шалтырат 0...(4) кә.


3 нче сорау.Шырпы белән уйнама син, калырсың көл—күмергә,

Әгәр янгын чыга калса, шалтырат син 0...(1) гә.



4 нче сорау. Тап булсаң әгәр, шикле кешегә,

Кичекмәстән шалтырат син 0...(2) гә.

Ә хәзер 11 нчы бәйге . Ул табышмаклар бәйгесе дип атала. Үзегез әзерләп килгән табышмакларны тыңлап китик әле. Һәр команда

берәм-берәм табышмаклар әйтә, кайсы команда күбрәк әзерләгән, шул җиңүче була.


  1. Арбасы бар, аты юк,

Тәртә-мазар заты юк.

Тоткасына кулың тисә,

Атны да узып китә. (автобус)

2) Дүрт аяклы,

Кара тояклы,

Бар ягы тәрәзәле

Нәрсә соң ул,бел әле?.( автобус)

3)Кылга асылына, тимергә таяна.

Утыртып чаба, теләсә кая. (трамвай)



4) Ике тәгәрмәчле арба,

Атсыз да алга чаба. (велосипед)

5)Ике аяклы үгез,

Маңгаенда куш мөгез. ( велосипед)



6) Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң -үкерә

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)

7) Үзе тыр да тыр килә,

Бар эшне эшли белә.

Сукалый да, тырмалый да

Я нәрсә ул,кем белә? ( трактор)

8)Иснәми ул печәнне,

Капмый солы, саламны.

Үзе бара өстерәп

Алты япьле сабаны. (трактор)



9) Уф- пуф итәр,

Еракка алып китәр,

Кирәк җиреңә илтәр. (поезд)

10)Олы күзле кара айгыр

Кырык арба тартадыр. (поезд)


Гыйлми: Әйдәгез ардыгыз да бугай хәзер әзрәк ял итеп алыйк.


6 нче сыйныфлар башкаруында:В. Казыйханов сүзләре, Ф. Әхмәтшин көе “Светофор юлларда” җыр тыңлап китерсез.


Белми: Рәхмәт, матур итеп ял иттек, хәзер яңадан эшкә тотыныйк. Әйдәгез, “Җавапны бел!” бәйгесендә моны тикшереп алыйк әле.

Бу бэйгедэ без капитаннарның зирәклеген тикшерербез. Мин һәр капитанга 10 сорау бирәчәкмен, алар озак уйлап тормыйча җавап бирергә тиеш.

1 нче команда капитанына сораулар.

  1. Светофорның кызыл уты нәрсәне аңлата? (юл аркылы чыгарга ярамый)

  2. Светофор булмаганда юлны кайсы җирдән аркылы чыгарга?( зебра сызыгыннан, «җәяүлеләргә юл аркылы чыгу урыны» билгесе куелган җирдән)

  3. Тротуар булмаганда юлның кайсы өлешеннән йөрергә?(юл кырыеннан)

  4. Тыючы билгеләр нинди төстә һәм нинди геометрик формада? (кырыйлары кызыл төстәге ак түгәрәк)

  5. Балаларга кайда уйнарга ярый? (махсус мәйданчыкларда, ишегалларында)

  6. Һава транспортын ата (самолет, вертолет)

  7. Жигули машинасы нинди төр транспортка керә? (җиңел)

  8. Җәяүле светофорында ничә төс? (ике)

  9. Әйтелгән сүзләр арасыннан юл хәрәкәтенә кагылышлы сүзне аерып әйт: сумка, алма, җәяүле, урман.( җәяүле)

  10. Велосипедка кагылышлы нинди юл билгеләрен беләсең, күрсәт.

2 нче команда капитанына сораулар.

1. Светофорның сары уты нәрсәне аңлата? (юл аркылы чыгарга әзерләнергә)

2. Юл аша чыкканда кайсы якка карарга кирәк? (башта сул, аннары уң якка)

3. Җәяүле юлның кайсы ягыннан йөрергә тиеш? (сул ягыннан)

4. Кисәтүче билгеләр нинди төстә һәм нинди геометрик формада?

( кырыйлары кызыл төстәге ак өчпочмак)

5. Велосипед белән кайда йөрергә рөхсәт ителә? ( балаларга машина йөрмәгән җирдә, шәһәрдә велосипед юлыннан)

6. Су транспортын ата (теплоход, метеор).

7. КАМАЗ нинди төр транспортка керә? ( йөк)

8. Нәрсә ул юл чаты ? (юллар кисешкән урын)

9. Әйтелгән сүзләр арасыннан юл хәрәкәтенә кагылышлы сүзне аерып әйт: карбыз, болын, тротуар, карандаш ( тротуар)

10. Юл билгеләренең нинди төрләрен беләсең? (тыючы, кисәтүче,күрсәтүче, информация бирүче, сервис һ.б.)

Гыйлми: Татарстанда яшәсәк тә татар телен генә түгел, ә рус телен дә белү мәҗбүри. Ә сез билгеләрнең атамаларын ике телдә дә беләсезме икән, тикшереп үтик әле.

“Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.” бәйгесе


  • Тайгак юл. - Скользкая дорога.


  • Велосипед белән йөрү тыела. - Движение на велосипедах запрещено.


  • Җир астыннан үтү юлы. - Подземный пешеходный переход.

  • Җәялеләр чыгу урыны. - Пешеходный переход.

  • Автобус тукталышы. - Место остановки автобуса.

  • Керү тыела. - Въезд запрещен.

Белми: командалар ярышкан арада карап утыручылар белән дә уен уйнап алыйк әле. “Кем дөрес әйтә”.

  1. Иң беренче йөк ташу өчен нинди транспорт чарасы кулланылган?

а) автомобиль;

б) трактор;

в) җигүле ат.

  1. Светофорның төсләре нинди тәртиптә урнашкан (өстән аска )

а) кызыл,сары, яшел;

б) яшел, сары, кызыл;

в) сары,яшел, кызыл.

  1. Тыю билгеләре ничек сурәтләнә:

а) кызыл өчпочмак;

б) кызыл түгәрәк;

в) зәңгәр түгәрәк.

  1. Әгәр юлда җәяүләп барсаң, син:

а) пассажир;

б) җәяүле;

в) йөртүче.

  1. Әгәр автобуста, троллейбуста, трамвайда барсаң, син:

а) җәяүле;

б) кунакка баручы;

в) пассажир.

  1. Транспортның хәрәкәт итә торган урыны:

а) сукмак;

б) ял итү урыны;

в) юл.

  1. Автомобильне кем йөртә?

а) машинист;

б) йөртүче (водитель);

в) очучы.

8. Бу билге нәрсәне аңлата?

а) җәяүле чыгу урыны;

б) җир өсте чыгу урыны;

в) җир асты чыгу урыны.

9. Әгәр уңайлы юл кырые (тротуар) булмаса җәяүлеләргә барырга рөхсәт ителә:

а) юл уртасыннан;

б) машина юлының кырыеннан,машина хәрәкәтенә каршы;

в) тыкырыктан.

5 нче сыйныфлар башкаруында бию карап китерсез. Леонтевның “сфетофор” җырына.


Жюри нәтиҗә ясый. Җиңүче команда билгеләнә.


Йомгаклау. Менә безнең уеныбыз тәмамланды. Укучыларыбыз үзлә-ренең юл йөрү кагыйдәләрен бик әйбәт белүләрен күрсәттеләр. Күргәнегезчә, арагызда яхшы әзерлекле укучылар да,бу эшкә салкынрак караган балалар да бар икән.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне киләчәктә дә дәвам итәрбез.

Әйдәгез, җиңүче команданы көчле алкышлар белән котлыйк.

Кадерле укучылар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәрбер кеше: әти-әниме, абый-энеме, укытучымы, директормы, әллә президентмы - юлларда бик сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш. . Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, башкаларга да өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш . Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.

Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!





































Адымнар нык, юллар имин булсын!

( юлда йөрү кагыйдәләре буенча уздырылган класстан тыш чараның методик эшкәртмәсе.



















Башкаручы укытучы: Нуриева А.М.






Кулланылган әдәбият:


1.”Азбука дорожной науки” под редакцией Г.В.Мухаметзяновой.

Казань,1999

2.”Сабантуй” газетасының кушымталары “Хәерле юл”

3.Валеева Ф. Газеева А.”Юлда йөри беләсеңме?”

4.Гарипова Р.Давлетшина Н.”Юл йөрү кагыйдәләре”

5.Табышмаклар китабы.Казан,1997.

6.Правила дорожного движения РФ.Москва , 2009























Получите в подарок сайт учителя

Предмет: ОБЖ

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 8 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Адымнар нык, юллар имин булсын!

Автор: Нуриева Альбина Мансуровна

Дата: 30.12.2014

Номер свидетельства: 149036

Похожие файлы

object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(229) "“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” атналыгы кысаларында үткәрелгән “Адымнар нык, юллар имин булсын!” дип исемләнгән викторина"
    ["seo_title"] => string(80) "iul_kh_r_k_tie_kurkynychsyzlyghy_atnalyghy_kysalarynda_utk_rielgh_n_adymnar_nyk_"
    ["file_id"] => string(6) "432823"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1508224710"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства