kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” атналыгы кысаларында үткәрелгән “Адымнар нык, юллар имин булсын!” дип исемләнгән викторина

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү, светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгыту, активлык, игътибарлылык тәрбияләү максатыннан 29 нчы сентябрь көнне “Тылсым” башлангыч мәктәп-бакчасында “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” атналыгы кысаларында “Адымнар нык, юллар имин булсын!” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Дүрт команда юл йөрү кагыйдәләре буенча үз белемнәрен сынаштылар. Төрле кызыклы сораулар, тикшерү өчен биремнәр, урамда, юлда килеп чыгарга мөмкин булган мәсьәләләрне хәл итүләр булды. Укучылар барысы да бик актив булдылар, һәрберсе үзләренең фикерләре белән уртаклашты. Чарада ГИБДД инспекторы Саетова Р.З. да катнашты, балаларга бүләкләр таратты. Чара бик оешканлык белән үтте.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” атналыгы кысаларында үткәрелгән “Адымнар нык, юллар имин булсын!” дип исемләнгән викторина»

Зал знаклар белән бизәлгән. Сәхнәгә Гыйлми белән Белми чыга.

Гыйлми:

Исәнмесез, кунаклар!

Саумысез, барчагыз да!

Сезне күрүгә без бик шат,

Бу мәктәп –бакчабызда.


Юл йөрү кагыйдәләрен

Ел да өйрәнәбез без.

Ни дәрәҗәдә белгәнне

Хөкем итүчебез сез.


Бүген ярышыр өчен

Җыелабыз бергә без.

Әйдәгез,рәхим итегез,

Соңга кала күрмәгез.

Белми: Бүген сезнең каршыгызда дүрт команда көч сынашачак .


Җинүчеләрне жюри билгеләячәк ( жюри составы белән таныштырып үтү).



(Музыка астында командалар залга керәләр һәм тезелеп басалар).

1 нче бәйге. Хәзер инде сүзне командаларга бирәбез.

1 команда.

Капитан: Сезне “ ” командасы сәламли:





2 команда.

Капитан: Сезне “ ” командасы сәламли:






3 команда.

Капитан: Сезне командасы сәламли:




4Команда.

Капитан: Сезне командасы сәламли:





Ш. Галиевның “Светофорның өч сүзе” дигән шигырен укый.


Гыйлми: 2нче бәйге . Өй эше.

- Әйдәгез башта өй эшләрен карап китик әле. Һәрбер командага юл йөрү кагыйдәләре буенча эмблема эшләргә һәм аны аңлатып китәргә кушылган иде. (Капитаннар һәрберсе аңлатып чыгалар)


Гыйльми белән Белми күренә. Гыйльми “Юл эшләре” билгесен күреп ала .

Гыйльми:

Менә бу җирдә байлык бар,

Казып алыгыз, дигән.

Бәлки анда алтын

күмгәннәрдер, ә?

Белми :

Гильми, син ашыкма,

Монда бара юл эше !

Бу билге булган урынны

Әйләнеп үтә кеше.


Белми:

Их, сәпиттә килгән булсак,

Җилдерә идек юлда.

Күрәсеңме, рәхәтләнеп

Йөрергә була монда.


Гыйльми:

Юк, Белми, ялгышасың,

Юкка кабаланасың.

Кызыл түгәрәк ул безгә

“Ярамый” дип кисәтә,

Әгәр зәңгәр төстә булса,

“ Яраганны” күрсәтә.

Белми:

Әйдәгез хәзер 3 нче бэйгегә күчәбез , “Сорау – җавап” ярышы дип атала.

Без командаларга сораулар бирәбез, кайсы команда сорауларга тулы җавап бирә, шул командага бал языла (кул күтәреп)

Гыйльми: (1 командага)

1. Юлның җәяүлеләр йөри торган өлеше ничек атала? ( Тротуар)

2. Юлда кайсы яктан йөрисе? (уң)

3. Транспортта баручы ничек атала? (пассажир)

4. Машина йөртүче кешене кем дип атыйлар? (шофер)

Белми:(2нче командага)

5. Юлны җәяүле аркылы чыгу урыны. (зебра)

6. Автобуста авария булса, запас чыгу урыны кая? (тәрәзәдә)

7. Зебра ничә төсле? (2)

8. Трамвай кайдан йөри?( рельстан)

Гыйльми: (3 командага)

9. Машинаны туктату җайланмасы.(тормаз)

10. Автомашинаның юл яктырту җайланмасы. (фара)

11. Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый? ( 14)

12. Нинди транспорт төрләре бар? (Су, һава, коры җир транспорты)

Белми:(4нче командага)

13. Светофорда нинди төс янганда юл аркылы чыгарга ярамый. (кызыл)

14. Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми? (запас)

15. Светофор ни өчен кирәк? ( юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен)

16. Светофор булмаганда яисә ул эшләмәсә, аны кем алыштыра? (юл хәрәкәтен көйләүче-регулировщик)


Гыйльми:

Ә хәзер 4 нче бэйгегә күчик –командаларга юл йөрү знаклары бирелэ, шуларның нинди знаклар һәм нәрсәне аңлатканын язарга. (кайсы команда күбрәк һәм дөрес җавап бирә).


РЕГИНА Рафисовна:

Без сезнең белән ,тамашачылар, күңелле сорауларга җава бирәбез, ләкин сез игътибарлы булыгыз, без шулай сезнең белемнәрегезне тикшерәбез.


1. Юл аша чыкканда ничек карарга?

    1. Башта уңга, аннан сулга;˅

    2. Башта сулга, аннан уңга;

    3. Күзләрне йомып, чабарга.

2. Җәяүлеләр кайдан йөрергә тиешләр?

    1. автомагистральләрдән;

    2. тимер юллардан;

    3. тротуарлардан. ˅

3. Тротуар булмаган урында юлдан ничек барырга?

    1. Хәрәкәткә каршы; ˅

    2. Хәрәкәт уңаена;

    3. Юл уртасыннан.

4. Юл хәрәкәтен көйләүче кем дип атала?

    1. Инженер;

    2. Инспектор; ˅

    3. Энергетик.

5. Җәмәгать транспортында билет сатучы кем дип атала?

    1. Кондуктор; ˅

    2. Директор;

    3. Кондитер.

6. Җәмәгать транспортында билетсыз йөрүче ничек атала?

    1. “Карга”;

    2. “Куян”; ˅

    3. “Кунак”.


Бу нинди знаклар:


(автобус тукталышы)

(пешеходный переход)

(стоп)

(осторожно дети)


Рәхмәт, дуслар. Сез дөрес җавапларыгыз белән мине шатландырдыгыз.


Белми:

5 нче бәйге безнең: “Пазл җыю”- дип атала. (һәр командага берәр пазлы бирелә, алар шуны 10 минут эчендә җыеп бирергә тиешләр)





Гыйльми: Дусларым, хэзер сез бер әкият карап китэрсез.

Кайсыбыз иң кирәкле?”

Борын-борын заманда ,өч ут яшәгән ди: кызыл, сары, яшел. Бервакыт болар арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга. Кайсысы иң кирәкле? ( Өч ут булып киенгән балалар сәхнәгә чыга)

Кызыл. Мин иң югарыда торам. Кешеләрне, машиналарны туктатам. Шуңа мин иң кирәкле.

Сары. Юк,мин бит кызыл белән яшелне аерып торам, барын да куркынычсызлык турында кисәтәм, мин иң кирәклесе.

Яшел. Сез берегез дә дөрес әйтмисез. Мин иң аста торсам да, барысы да мине күрүгә йөри башлыйлар. Шуңа да мин иң кирәклесе.

Белми: Алар бик озак бәхәсләшәләр. Бөтен җирдә шау-шу башлана, юл һәлакәтләре артканнан арта. Беркем дә нишләргә кирәклеген белми. (ыгы-зыгы машина тавышлары яздырырга)

Шуннан Белми сәхнәгә полиция абыйны чакыра.

Полиция абый: ул утларны бергә җыя да әйтә: “Барыгыз да кирәкле, шуңа күрә сез гел бергә булырга тиеш . Шул вакытта гына юлларда тәртип булачак!”- ди. (Светофорны яндыра)


Регина Рафисовна.

6нче бәйге. “Светофордан хат” дип атала.

Һәрбер командага түбәндәне текст таратыла, файдалану өчен сүзләр белән, шул сүзләрне дөрес итеп куеп җөмләләр төзергә кирәк.


Җәяүлеләр өчен белешмә.

Җәяүлеләр....................... буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә .................... буйлап .................. каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк. Урам аша чыгар алдыннан........... якка, ә урам (юл) уртасына җиткәч, ..........якка кара. Урам аша чыгып өлгермәсәң, ...................................... туктап тор. Урам аша чыкканда......................................... булырга кирәк.


Файдалану өчен сүзләр: куркынычсызлык утравында, уң, сул, бик игътибарлы, юл кырые, транспортка, тротуар.


Бәяләү өчен текстлар жюрига бирелә.



Гыйльми:

7нче бәйге. “Ярый, ярамый” уены. Командалардан берәр кеше чакырыла. (мин сезгә телдән җөмләләр әйтәм , сез ярый-ярамый дип җавап бирәсез, һәр командага 3шәр сорау).

Белми ( 1 нче командага)

1.Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый)

2.Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый)

3.Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый)

Гыйльми (2 нче командага)

4.Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый)

5.Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый)

6.Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый)

Белми ( 3 нче командага)

7. Машина барганда, ишеген ачарга ярыймы (ярамый)

8. 14 яше тулмаган балаларга машина юлыннан велосипедта йөрү (ярамый)

9. Кемне дә булса велосипед рамына яки багаж урынына утыртып йөрергә (ярамый)

Гыйльми (4 нче командага)

10. Велосипедта рульгә тотынмыйча йөрергә (ярый).

11. Машинаны правасыз йөртергә ярыймы (ярамый)

12. Юл йөрү кагыйдәләрен бозарга ярыймы (ярамый)

Белми: Кадерле уенчылар, 8 нче бәйгенең нидән гыйбәрәт булуын табышмактан белерсез.

Үзе монда утыра,

Сүзне тегендә тутыра. (телефон)

- Әйе, дөрес җавап бирдегез. Бу табышмакның җавабы –телефон. Ә хәзер дөрес телефон номерларын сайлагыз. Команда әгъзаларының алдында машина рәсемнәре ята. Алар, табышмакка җавап тапкач, тиешле машина рәсеме турысына телефон номерларын язып баралар .


1 нче сорау. Әгәр кеше авырый икән.

Күрсәт ярдәмне.

Телефоннан җый син һәрвакыт 0... (3) не.


2 нче сорау. Газ белән уйнама, шаярма бер дә,

Газ исе килсә, шалтырат 0...(4) кә.


3 нче сорау.Шырпы белән уйнама син, калырсың көл—күмергә,

Әгәр янгын чыга калса, шалтырат син 0...(1) гә.


4 нче сорау. Тап булсаң әгәр, шикле кешегә,

Кичекмәстән шалтырат син 0...(2) гә.


Гыйлми: 9 нчы бәйге.

Татарстанда яшәсәк тә татар телен генә түгел, ә рус телен дә белү мәҗбүри. Ә сез билгеләрнең атамаларын ике телдә дә беләсезме икән, тикшереп үтик әле.

Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.” бәйгесе


  • Велосипед белән йөрү тыела. - Движение на велосипедах запрещено.


  • Җир астыннан үтү юлы. - Подземный пешеходный переход.

  • Җәялеләр чыгу урыны. - Пешеходный переход.

  • Автобус тукталышы. - Место остановки автобуса.

Белми:

Ә хәзер 10 нчы бәйге . Ул табышмаклар бәйгесе дип атала. Үзегез әзерләп килгән табышмакларны тыңлап китик әле. Һәр команда берәм-берәм табышмаклар әйтә, кайсы команда күбрәк әзерләгән, шул җиңүче була.


  1. Арбасы бар, аты юк,

Тәртә-мазар заты юк.

Тоткасына кулың тисә,

Атны да узып китә. (автобус)

2) Дүрт аяклы,

Кара тояклы,

Бар ягы тәрәзәле

Нәрсә соң ул,бел әле?.( автобус)

3)Кылга асылына, тимергә таяна.

Утыртып чаба, теләсә кая. (трамвай)


4) Ике тәгәрмәчле арба,

Атсыз да алга чаба. (велосипед)

5)Ике аяклы үгез,

Маңгаенда куш мөгез. ( велосипед)

6) Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң -үкерә

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)

7) Үзе тыр да тыр килә,

Бар эшне эшли белә.

Сукалый да, тырмалый да

Я нәрсә ул,кем белә? ( трактор)

8)Иснәми ул печәнне,

Капмый солы, саламны.

Үзе бара өстерәп

Алты япьле сабаны. (трактор)

9) Уф- пуф итәр,

Еракка алып китәр,

Кирәк җиреңә илтәр. (поезд)

10)Олы күзле кара айгыр

Кырык арба тартадыр. (поезд)


Регина Рафисовна: Менә безнең уеныбыз ахырына якынлашты.

Укучыларыбыз үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен бик әйбәт белүләрен күрсәттеләр.

Җыыыыр

Жюри нәтиҗә ясый. Җиңүче команда билгеләнә.


Йомгаклау. Күргәнегезчә, арагызда яхшы әзерлекле укучылар да,бу эшкә салкынрак караган балалар да бар икән. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне киләчәктә дә дәвам итәрбез.

Әйдәгез, җиңүче команданы көчле алкышлар белән котлыйк.

Кадерле укучылар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәрбер кеше: әти-әниме, абый-энеме, укытучымы, директормы, әллә президентмы - юлларда бик сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш. . Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, башкаларга да өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш . Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.

Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!


Шәүкәт Галиев  Светофорның өч сүзе

Урамнарны күзәтеп,

Узганнарны кисәтеп,

Чатта тора светофор,

Сакта тора светофор.

Янып тора өч күзе,

Күреп тора ич безне.

Әйтеп тора өч сүзне:

— Кузгалма!— ди кызыл күз.

— Сабыр!— дия сары күз.

— Ярый!— дия яшел күз.

Без дә аңа карыйбыз,

Күзебезне алмыйбыз,

Ни әйткәнен аңлыйбыз:

— Кузгалма!— ди кызыл сүз.

— Сабыр!— дия  сары сүз.

— Ярый!— дия яшел сүз.










Җәяүлеләр өчен белешмә.

Җәяүлеләр....................... буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә .................... буйлап .................. каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк. Урам аша чыгар алдыннан........... якка, ә урам (юл) уртасына җиткәч, ..........якка кара. Урам аша чыгып өлгермәсәң, ...................................... туктап тор. Урам аша чыкканда......................................... булырга кирәк.


Файдалану өчен сүзләр: куркынычсызлык утравында, уң, сул, бик игътибарлы, юл кырые, транспортка, тротуар.



Җәяүлеләр өчен белешмә.

Җәяүлеләр....................... буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә .................... буйлап .................. каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк. Урам аша чыгар алдыннан........... якка, ә урам (юл) уртасына җиткәч, ..........якка кара. Урам аша чыгып өлгермәсәң, ...................................... туктап тор. Урам аша чыкканда......................................... булырга кирәк.


Файдалану өчен сүзләр: куркынычсызлык утравында, уң, сул, бик игътибарлы, юл кырые, транспортка, тротуар.



Җәяүлеләр өчен белешмә.

Җәяүлеләр....................... буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә .................... буйлап .................. каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк. Урам аша чыгар алдыннан........... якка, ә урам (юл) уртасына җиткәч, ..........якка кара. Урам аша чыгып өлгермәсәң, ...................................... туктап тор. Урам аша чыкканда......................................... булырга кирәк.


Файдалану өчен сүзләр: куркынычсызлык утравында, уң, сул, бик игътибарлы, юл кырые, транспортка, тротуар.





Җәяүлеләр өчен белешмә.

Җәяүлеләр....................... буенча гына йөри. Шәһәрдән читтә .................... буйлап .................. каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк. Урам аша чыгар алдыннан........... якка, ә урам (юл) уртасына җиткәч, ..........якка кара. Урам аша чыгып өлгермәсәң, ...................................... туктап тор. Урам аша чыкканда......................................... булырга кирәк.


Файдалану өчен сүзләр: куркынычсызлык утравында, уң, сул, бик игътибарлы, юл кырые, транспортка, тротуар.



Кайсыбыз иң кирәкле?”

Борын-борын заманда ,өч ут яшәгән ди: кызыл, сары, яшел. Бервакыт болар арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга. Кайсысы иң кирәкле? ( Өч ут булып киенгән балалар сәхнәгә чыга)

Кызыл. Мин иң югарыда торам. Кешеләрне, машиналарны туктатам. Шуңа мин иң кирәкле.

Сары. Юк,мин бит кызыл белән яшелне аерып торам, барын да куркынычсызлык турында кисәтәм, мин иң кирәклесе.

Яшел. Сез берегез дә дөрес әйтмисез. Мин иң аста торсам да, барысы да мине күрүгә йөри башлыйлар. Шуңа да мин иң кирәклесе.

Белми: Алар бик озак бәхәсләшәләр. Бөтен җирдә шау-шу башлана, юл һәлакәтләре артканнан арта. Беркем дә нишләргә кирәклеген белми. (ыгы-зыгы машина тавышлары яздырырга)

Шуннан Белми сәхнәгә полиция абыйны чакыра.

Полиция абый: ул утларны бергә җыя да әйтә: “Барыгыз да кирәкле, шуңа күрә сез гел бергә булырга тиеш . Шул вакытта гына юлларда тәртип булачак!”- ди. (Светофорны яндыра)
























1. Арбасы бар, аты юк,

Тәртә-мазар заты юк.

Тоткасына кулың тисә,

Атны да узып китә. (автобус)

2) Дүрт аяклы,

Кара тояклы,

Бар ягы тәрәзәле

Нәрсә соң ул,бел әле?.( автобус)

3)Кылга асылына, тимергә таяна.

Утыртып чаба, теләсә кая. (трамвай)


4) Ике тәгәрмәчле арба,

Атсыз да алга чаба. (велосипед)

5)Ике аяклы үгез,

Маңгаенда куш мөгез. ( велосипед)

6) Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң -үкерә

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитез йөгерә. (мотоцикл)

7) Үзе тыр да тыр килә,

Бар эшне эшли белә.

Сукалый да, тырмалый да

Я нәрсә ул,кем белә? ( трактор)

8)Иснәми ул печәнне,

Капмый солы, саламны.

Үзе бара өстерәп

Алты япьле сабаны. (трактор)

9) Уф- пуф итәр,

Еракка алып китәр,

Кирәк җиреңә илтәр. (поезд)

10)Олы күзле кара айгыр

Кырык арба тартадыр. (поезд)











Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс

Автор: Хафизова Регина Рафисовна

Дата: 17.10.2017

Номер свидетельства: 432823


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства