kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Коспект занятия на тему: "Табигать - зур байлык!"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Т: - Х?ерле к?н, балалар! Карагыз ?ле, тир?-юньг? - х?зер елны? кайсы вакыты?

(Балалар ?авабы).

Т:  - Д?рес, яз – ул табигатьне? уянган, матур вакыты. Б?тен ?ир яшел т?ск?, ч?ч?кл?рг? к?мелг?н чагы. Б?ген без сезне? бел?н табигать кочагына с?ях?тк? барабыз. Балалар, ? сез ч?ч?кл?р яратасызмы? ? ни ?чен кир?к со? безг? ч?ч?кл?р?

(Балалар ?авабы).

Т: - ?йе, д?рес ?йттегез, ч?ч?кл?р тир?-якка ямь биреп, тормышыбызны биз?п торалар. Балалар, к?регез ?ле, табигать кочагына эл?гер ?чен безне? алда ки? елга ага. Сикереп чыгып булмый, елга ки?. Урап й?рс?к, вакыт к?п кир?к. Нишл?рг??

(Балалар ?авабы – басма аша чыгыйк).

Т: - Басма аша чыкканда шушы елга бел?н б?йле с?зл?р ?йтеп ?тик.

(Балык, з??г?р, дулкын, камыш, ком, таш, су?сем, су, тамчы, тир?н, сай, тар).

(Басманы чыгуга,  музыка уйный,  Ч?ч?кл?р башлыгы каршы ала).

Ч. Б. – Х?ерле к?н, кадерле кунакларым! Ис?н-сау килеп ?иттегезме? Мин Ч?ч?кл?р башлыгы булам. ?йд?гез ?ле, мин сезне? тапкырлыгыгызны тикшереп карыйм. Минем табышмакка ?авап таба алырсызмы ик?н, ты?лап карагыз:         Т?рле-т?рле т?ст? алар,

Бу т?сл?р каян килг?н?

 Хушбуй исе а?кыталар,

 Кем аны с?ртеп й?рг?н?

     Алар н?рс?л?р? Ч?ч?кл?р).

Ч.Б.: - Д?рес, яз, ??й к?нн?ренд?, ирт? к?зд? болыннарда, кырларда, урманнарда, бакчаларда ч?ч?кл?р ?с?. Алар т?рле, ч?нки аларны? яш?? шартлары бер-берсенн?н аерылып тора. М?с?л?н, болында ??м урманнарда ?ск?н ромашкаларны гына алыйк. Урманныкы эре, та? яфраклары ки?, ? болында ?ск?не – вак, та?лары да тар була. Ни ?чен алай дисезме? Ч?нки болыннарда дым аз, ? урманда дым к?п. Урманда ч?ч?кл?рг? ышык, ?ил-я?гырдан сакланып торалар, л?кин аларга кояш ?ылысы, кояш яктысы ?итми. (Символлар куела).

Балалар мен? бу схеманы карап ?тик ?ле. Яз к?не кояш ?ылыта башлагач ?сентел?р барлыкка кил?. ??й ?ит?г? кояш ныграк кыздыра, я?гырлар ява башлый. ?сентел?р ч?ч?к булып ?сеп шау ч?ч?кт? безне с?ендереп утыралар. К?з ?ит?г? ис?, кояш азрак ?ылыта башлый, ч?ч?кл?рд? орлыклар барлыкка кил?. ?леге орлыклар ?ирг? коела ??м кыш к?не кар астында калып йоклыйлар. Яз ?ит?г? барысы да ян?д?н кабатлана. ? х?зер ?йд?гез ?ле минем арттан кабатлагыз:

          Ис? ?илл?р, оча кошлар –                                  Очып, чабып, уйнап туйгач,

          Кил? коштай очасым.                                          ?сеп кеше буласы.

          К?кк? менеп, ?ирг? т?шеп,                                ?и? сызганып, илк?емне?

          Шул ?илл?рне кочасым.                                    Чын ху?асы буласы.

         Ява я?гыр, ага сулар,                                           Табигатьне? матурлыгын

         Кил? судай агасы.                                                 Кил? саклап каласы.

         Ки? болында, урманнарда                                   Аны? бел?н дус торасы,

         Куян кебек чабасы.                                              Сау-с?лам?т буласы:

                                         Без – табигать баласы!

Ч.Б. – К?п кен? ч?ч?кл?р безг? дару ?л?нн?ре буларак та хезм?т ит?. Алар ?й янында, бакчада, болыннарда, урманнарда, су буйларында ?с?л?р. Сез нинди болын ?л?нн?ре бел?сез? Тагын ч?ч?кл?рне кайда очратып була?  (кырда).

 Ч.Б. - Кырда ?с?че ч?ч?кл?р ничек дип атала? (кыр ч?ч?кл?ре)

        Ч.Б. -          Кыр ч?ч?кл?рен кем т?рбияли? Кешеме?

          (Балалар ?авабы: - Табигать ?зе:  ?ил орлыкларын тарата, я?гыр су эчерт?, коендыра, кояш ?ылы бир?, ?ир туендыра.)

Ч.Б. - Сез нинди урман ч?ч?кл?рен бел?сез? (эн?е ч?ч?к, кы?гырау, умырзая, ромашка).

Ч. Б. – Ромашка ч?ч?ге т?н?тм?се салкын тиюд?н бик файдалы, тамак авыртканда ромашка т?н?тм?се бел?н чайкарга кир?к. ? сез нинди кыр ?л?нн?ре бел?сез?

Мен? мин сезг? Кызыл китап к?рс?т?м. Н?рс? со? ул Кызыл китап?

(Балалар ?авабы).

Ч. Б. - ? мен? бакчада ч?ч?кл?рне кешел?р ?стер?, шулаймы? Ягез ?ле ?йтегез, сез ул ч?ч?кл?рне ничек итеп ?стер?сез?

(Балалар ?авабы: -Су, сибеп, ч?бен утап торабыз).

Т: - Ч?ч?кл?р башлыгы, яле р?хим итеп безне? ничек итеп бакча г?лл?рен утыртып ?стер?ебез бел?н танышып ?т.Мин бакча г?лл?рене? берсе – кашкарыйлар турында бер риваять с?йл?п ?т?рг? телим. Бервакыт кешел?р йолдызларны к?рер ?чен, аларны эзл?п кит?рг? карар итк?нн?р. Кешел?рне? юллары бик озын булган: алар урманнар, тау сукмаклары, кар бозлары буйлап барганнар. Шуннан и? биек тау ?стен? менг?ч, алар ялгышканнарын а?лаганнар. Йолдызларга барып ?ит?рлек т?геллеген а?лап алар кире ?йл?рен? кайтырга булганнар. Х?лсезл?неп, арып, кешел?р таудан т?шк?нн?р д? чиста г?рл?век ага торган, искиткеч ч?ч?кл?р ?с? торган бер г?з?л болынга килеп чыкканнар. Шулчак ?леге с?ф?рчел?р кычкырып: “Нинди мог?иза! Без ?авадагы йолдызларны? матурлыгын к?рерг? тел?п, аларны? монда, бары тик ?ирд? яш??л?рен белм?г?нбез!” – диг?нн?р. Алар бернич? ч?ч?кне тамыры бел?н казып алып, шул ч?ч?кл?рне? матурлыгын башка кешел?рг? к?рс?тер ?чен ?йл?рен? алып кайтканнар. Шуннан бирле, к?з к?не бакчаларда кабарынкы аксыл, ш?м?х?, алсу, сары, ак т?ст?ге алтынсыман урталыклы ч?ч?кл?р безне? к?зл?ребезне с?ендереп ?с?л?р. ?леге ч?ч?кл?р – кашкарыйлар дип атала. Балалар, ? сез безне? бакчабызда матур ч?ч?кл?р ?ск?нен телисезме? (Балалар ?авабы).

Т: - Б?ген без сезне? бел?н ч?ч?к орлыклары утыртырбыз. Алардан ?сенте ?сеп чыгар, ? аннан со? без сезне? бел?н шул ?сентел?рне ч?ч?клекл?рг? алып чыгып утыртачакбыз. Башта без сезне? бел?н кашкарый ??м циния ч?ч?кл?ре орлыкларын чагыштырып карыйк. Аларны? зурлыкларын ??м формаларын билгел?п ?тик.

(Балалар ?авабы: кашкарый – вак, кечкен?, циния – озынча, ? т?сл?ре ??м формалары берт?рле, овал формасында).

Т: - Балалар, без сезне? бел?н х?зер нинди ч?ч?кл?рне? орлыкларын карадык?

(Балалар ?авабы: бакча, культура ч?ч?к орлыклары).

Т: - ? х?зер эшлисе эшне эзлеклелек буйлап билгел?р ?чен ч?ч?к орлыкларын ч?чеп утырту технологик карточкасын карап ?тик. Беренче карточкада максат. Безне? максат нинди?

(Балалар ?авабы:  ?сентел?р ?чен ч?ч?к орлыклары сиб?).

Т: - Д?рес, нинди материаллар кир?к булуын ?йтеп ?тик.

(Балалар ?авабы:  ?ир, су, орлыклар).

Т: - ?ченче карточкада н?рс? к?рс?телг?н?

(Балалар ?авабы:   безг? кир?кле эш кораллары).

Т: - Бик д?рес, ? нинди эш кораллары кир?к булыр ик?н?

(Балалар ?авабы:   клеенка, алъяпкычлар, таякчык, сусипкеч, салфеткалар).

Т: - Д?ртенче карточкада бер-бер артлы эш башкару ?т?ртибе. Беренче н?рс? эшлибез?

(Балалар ?авабы:    ?ирне савытларга салып куябыз).

Т: - Д?рес, л?кин без ?ирне алдан салып куйган идек. Ни ?чен?

(Балалар ?авабы: ?ир ?ылынсын ?чен, орлыклар ?шем?сен ?чен).

Т: - Аннан со? нишлибез?

(Балалар ?авабы: таяк бел?н буразналар сызабыз. Шунда кашкарый орлыкларын ч?ч?без. Таякчык бел?н тигезл?п, орлыкларны к?меп куябыз).

Т: - Со?гы карточкада эшне? н?ти??сен к?р?без. Ул нинди?

(Балалар ?авабы: ?ск?н ?сентел?рд?н матур ч?ч?кл?р барлыкка килг?н).

Т: - Балалар, без сезне? бел?н технологик карточкасын карап ?йр?ндек. Х?зер алъяпкычларны киеп, ?ст?м? клеенкалар ??еп, эшне башлыйк. (Балалар эш урыннарын ?зерлил?р).

Т: - ??в?л буразналар сызабыз. Алар бер-берсе бел?н берт?рле арада булырга тиеш, орлыкларны буразнага сир?к итеп ч?ч?без. ?ир бел?н к?меп куябыз. Орлыкларны ч?чеп бетерг?ч, сусипкечт?н су сиб?без. Б?тен орлыкларны ч?чтегезме? Булдырдыгыз, сез н?рс? орлыклары ч?чтегез?

(Балалар ?авабы: без кашкарый орлыклары ч?чтек).

Т: - Ни ?чен ч?чтек без ул орлыкларны?

(Балалар ?авабы: ?сентел?рне ?стереп, аларны м?йданчыктагы ч?ч?клекк? утыртыр ?чен ч?чтек. Алар безне? м?йданчыкны биз?п торырлар.)

Т: - Бик ?йб?т, ? х?зер ?йд?гез без сезне? бел?н эшл?г?н эшебезне технологик карточкасына карап чагыштырыйк, тикшерик, без д?рес эшл?г?нбез мик?н? (Балалар бел?н карап чыгалар).

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Коспект занятия на тему: "Табигать - зур байлык!" »

Т: - Хәерле көн, балалар! Карагыз әле, тирә-юньгә - хәзер елның кайсы вакыты?

(Балалар җавабы).

Т: - Дөрес, яз – ул табигатьнең уянган, матур вакыты. Бөтен җир яшел төскә, чәчәкләргә күмелгән чагы. Бүген без сезнең белән табигать кочагына сәяхәткә барабыз. Балалар, ә сез чәчәкләр яратасызмы? Ә ни өчен кирәк соң безгә чәчәкләр?

(Балалар җавабы).

Т: - Әйе, дөрес әйттегез, чәчәкләр тирә-якка ямь биреп, тормышыбызны бизәп торалар. Балалар, күрегез әле, табигать кочагына эләгер өчен безнең алда киң елга ага. Сикереп чыгып булмый, елга киң. Урап йөрсәк, вакыт күп кирәк. Нишләргә?

(Балалар җавабы – басма аша чыгыйк).

Т: - Басма аша чыкканда шушы елга белән бәйле сүзләр әйтеп үтик.

(Балык, зәңгәр, дулкын, камыш, ком, таш, суүсем, су, тамчы, тирән, сай, тар).

(Басманы чыгуга, музыка уйный, Чәчәкләр башлыгы каршы ала).

Ч. Б. – Хәерле көн, кадерле кунакларым! Исән-сау килеп җиттегезме? Мин Чәчәкләр башлыгы булам. Әйдәгез әле, мин сезнең тапкырлыгыгызны тикшереп карыйм. Минем табышмакка җавап таба алырсызмы икән, тыңлап карагыз: Төрле-төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән?

Алар нәрсәләр? Чәчәкләр).

Ч.Б.: - Дөрес, яз, җәй көннәрендә, иртә көздә болыннарда, кырларда, урманнарда, бакчаларда чәчәкләр үсә. Алар төрле, чөнки аларның яшәү шартлары бер-берсеннән аерылып тора. Мәсәлән, болында һәм урманнарда үскән ромашкаларны гына алыйк. Урманныкы эре, таҗ яфраклары киң, ә болында үскәне – вак, таҗлары да тар була. Ни өчен алай дисезме? Чөнки болыннарда дым аз, ә урманда дым күп. Урманда чәчәкләргә ышык, җил-яңгырдан сакланып торалар, ләкин аларга кояш җылысы, кояш яктысы җитми. (Символлар куела).

Балалар менә бу схеманы карап үтик әле. Яз көне кояш җылыта башлагач үсентеләр барлыкка килә. Җәй җитүгә кояш ныграк кыздыра, яңгырлар ява башлый. Үсентеләр чәчәк булып үсеп шау чәчәктә безне сөендереп утыралар. Көз җитүгә исә, кояш азрак җылыта башлый, чәчәкләрдә орлыклар барлыкка килә. Әлеге орлыклар җиргә коела һәм кыш көне кар астында калып йоклыйлар. Яз җитүгә барысы да янәдән кабатлана. Ә хәзер әйдәгез әле минем арттан кабатлагыз:

Исә җилләр, оча кошлар – Очып, чабып, уйнап туйгач,

Килә коштай очасым. Үсеп кеше буласы.

Күккә менеп, җиргә төшеп, Җиң сызганып, илкәемнең

Шул җилләрне кочасым. Чын хуҗасы буласы.

Ява яңгыр, ага сулар, Табигатьнең матурлыгын

Килә судай агасы. Килә саклап каласы.

Киң болында, урманнарда Аның белән дус торасы,

Куян кебек чабасы. Сау-сәламәт буласы:

Без – табигать баласы!

Ч.Б. – Күп кенә чәчәкләр безгә дару үләннәре буларак та хезмәт итә. Алар өй янында, бакчада, болыннарда, урманнарда, су буйларында үсәләр. Сез нинди болын үләннәре беләсез? Тагын чәчәкләрне кайда очратып була? (кырда).

Ч.Б. - Кырда үсүче чәчәкләр ничек дип атала? (кыр чәчәкләре)

Ч.Б. - Кыр чәчәкләрен кем тәрбияли? Кешеме?

(Балалар җавабы: - Табигать үзе: җил орлыкларын тарата, яңгыр су эчертә, коендыра, кояш җылы бирә, җир туендыра.)

Ч.Б. - Сез нинди урман чәчәкләрен беләсез? (энҗе чәчәк, кыңгырау, умырзая, ромашка).

Ч. Б. – Ромашка чәчәге төнәтмәсе салкын тиюдән бик файдалы, тамак авыртканда ромашка төнәтмәсе белән чайкарга кирәк. Ә сез нинди кыр үләннәре беләсез?

Менә мин сезгә Кызыл китап күрсәтәм. Нәрсә соң ул Кызыл китап?

(Балалар җавабы).

Ч. Б. - Ә менә бакчада чәчәкләрне кешеләр үстерә, шулаймы? Ягез әле әйтегез, сез ул чәчәкләрне ничек итеп үстерәсез?

(Балалар җавабы: -Су, сибеп, чүбен утап торабыз).

Т: - Чәчәкләр башлыгы, яле рәхим итеп безнең ничек итеп бакча гөлләрен утыртып үстерүебез белән танышып үт.Мин бакча гөлләренең берсе – кашкарыйлар турында бер риваять сөйләп үтәргә телим. Бервакыт кешеләр йолдызларны күрер өчен, аларны эзләп китәргә карар иткәннәр. Кешеләрнең юллары бик озын булган: алар урманнар, тау сукмаклары, кар бозлары буйлап барганнар. Шуннан иң биек тау өстенә менгәч, алар ялгышканнарын аңлаганнар. Йолдызларга барып җитәрлек түгеллеген аңлап алар кире өйләренә кайтырга булганнар. Хәлсезләнеп, арып, кешеләр таудан төшкәннәр дә чиста гөрләвек ага торган, искиткеч чәчәкләр үсә торган бер гүзәл болынга килеп чыкканнар. Шулчак әлеге сәфәрчеләр кычкырып: “Нинди могҗиза! Без һавадагы йолдызларның матурлыгын күрергә теләп, аларның монда, бары тик җирдә яшәүләрен белмәгәнбез!” – дигәннәр. Алар берничә чәчәкне тамыры белән казып алып, шул чәчәкләрнең матурлыгын башка кешеләргә күрсәтер өчен өйләренә алып кайтканнар. Шуннан бирле, көз көне бакчаларда кабарынкы аксыл, шәмәхә, алсу, сары, ак төстәге алтынсыман урталыклы чәчәкләр безнең күзләребезне сөендереп үсәләр. Әлеге чәчәкләр – кашкарыйлар дип атала. Балалар, ә сез безнең бакчабызда матур чәчәкләр үскәнен телисезме? (Балалар җавабы).

Т: - Бүген без сезнең белән чәчәк орлыклары утыртырбыз. Алардан үсенте үсеп чыгар, ә аннан соң без сезнең белән шул үсентеләрне чәчәклекләргә алып чыгып утыртачакбыз. Башта без сезнең белән кашкарый һәм циния чәчәкләре орлыкларын чагыштырып карыйк. Аларның зурлыкларын һәм формаларын билгеләп үтик.

(Балалар җавабы: кашкарый – вак, кечкенә, циния – озынча, ә төсләре һәм формалары бертөрле, овал формасында).

Т: - Балалар, без сезнең белән хәзер нинди чәчәкләрнең орлыкларын карадык?

(Балалар җавабы: бакча, культура чәчәк орлыклары).

Т: - Ә хәзер эшлисе эшне эзлеклелек буйлап билгеләр өчен чәчәк орлыкларын чәчеп утырту технологик карточкасын карап үтик. Беренче карточкада максат. Безнең максат нинди?

(Балалар җавабы: үсентеләр өчен чәчәк орлыклары сибү).

Т: - Дөрес, нинди материаллар кирәк булуын әйтеп үтик.

(Балалар җавабы: җир, су, орлыклар).

Т: - Өченче карточкада нәрсә күрсәтелгән?

(Балалар җавабы: безгә кирәкле эш кораллары).

Т: - Бик дөрес, ә нинди эш кораллары кирәк булыр икән?

(Балалар җавабы: клеенка, алъяпкычлар, таякчык, сусипкеч, салфеткалар).

Т: - Дүртенче карточкада бер-бер артлы эш башкару җтәртибе. Беренче нәрсә эшлибез?

(Балалар җавабы: җирне савытларга салып куябыз).

Т: - Дөрес, ләкин без җирне алдан салып куйган идек. Ни өчен?

(Балалар җавабы: Җир җылынсын өчен, орлыклар өшемәсен өчен).

Т: - Аннан соң нишлибез?

(Балалар җавабы: таяк белән буразналар сызабыз. Шунда кашкарый орлыкларын чәчәбез. Таякчык белән тигезләп, орлыкларны күмеп куябыз).

Т: - Соңгы карточкада эшнең нәтиҗәсен күрәбез. Ул нинди?

(Балалар җавабы: үскән үсентеләрдән матур чәчәкләр барлыкка килгән).

Т: - Балалар, без сезнең белән технологик карточкасын карап өйрәндек. Хәзер алъяпкычларны киеп, өстәмә клеенкалар җәеп, эшне башлыйк. (Балалар эш урыннарын әзерлиләр).

Т: - Әүвәл буразналар сызабыз. Алар бер-берсе белән бертөрле арада булырга тиеш, орлыкларны буразнага сирәк итеп чәчәбез. Җир белән күмеп куябыз. Орлыкларны чәчеп бетергәч, сусипкечтән су сибәбез. Бөтен орлыкларны чәчтегезме? Булдырдыгыз, сез нәрсә орлыклары чәчтегез?

(Балалар җавабы: без кашкарый орлыклары чәчтек).

Т: - Ни өчен чәчтек без ул орлыкларны?

(Балалар җавабы: үсентеләрне үстереп, аларны мәйданчыктагы чәчәклеккә утыртыр өчен чәчтек. Алар безнең мәйданчыкны бизәп торырлар.)

Т: - Бик әйбәт, ә хәзер әйдәгез без сезнең белән эшләгән эшебезне технологик карточкасына карап чагыштырыйк, тикшерик, без дөрес эшләгәнбез микән? (Балалар белән карап чыгалар).




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Биология

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Коспект занятия на тему: "Табигать - зур байлык!"

Автор: Валиева Венера Асгатовна

Дата: 08.05.2015

Номер свидетельства: 209263


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства