kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сыйфатларның җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килүе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок по родному (татарскому) языку для 3 класса. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сыйфатларның җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килүе»




Дәрес

Тема

Укыту эшләре буенча директор урынбасарлары семинарында үткәрелгән ачык дәрес



Татар теленнән ачык дәрес

Сыйфатларның җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килүе.


Максат

Сүз төркемнәрен өйрәнүне дәвам итү; укучыларны сыйфат сүз төркеме, аның җөмләдәге роле белән таныштыру; укучыларда информацион технологияләр аша эстетик зәвык тәрбияләү, белем алуга кысыксыну уяту


Планлаштырылган нәтиҗә

Сыйфат сүз төркемен калган сүз төркемнәреннән аера белергә өйрәнү.

Сыйфатларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.

Сыйфатка хас билгеләмәләрне истә калдыру


Төп төшенчәләр


Сыйфат


Предметара бәйләнеш


Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү


Эшне оештыру төрләре

1. . Татар теле.

1. Презентация Power Point -

2.Тест

Чыганаклар :

- төп


- өстәмә

Дәреслек “Татар теле” 3 сыйныф (И.Х. Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова)


Методик пособие, карточкалар, презентация




Дәрес этаплары


Дәресне алып бару


Укытучы эшчәнлеге


Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләреъ

Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру





1. Уңай халәт тудыру

– Хәерле көн, балалар! Бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итик, уңышлар телик!




-Дәресебезне мәкаль- әйтемнәрдән башлыйбыз. Дәресебезгә девиз булып торырлык мәкаль- әйтем сайлыйбыз.

-Әйдәгез, дәресебезнең девизы итеп “Бердәмлектә -көч” дигән әйтемне сайлыйбыз.


Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

- Исәнмесез, балалар!





Мәкаль һәм әйтемнәрне ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерү

Күмәк шигырь юллары белән башлыйлар

Укучылар бер-берсенә теләкләр телиләр:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!


Мәкаль һәм әйтемнәр әйткән укучылар урыннарына утыра баралар

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру













2. Актуальләштерү

-Сезнең алдыгызда карточкалар ята. Сүзләрне укыйсыз һәм тиешле кесәчекләргә саласыз.


- Безнең ни өчендер бер кесәчек буш калды.Анда нинди сүзләр ятарга тиеш икән? Без аны бу дәрес азагында тутырырбыз.

- Хәзер мин “Микс пэа шэа” технологиясе ярдәмендә сезнең белемнәрегезне тикшереп алырмын.

-Сингл раунд робин. Фигыль турында белгәннәребезне искә төшерик.

- Бер-берегезне мактагыз, рәхмәт әйтегез!

Исем, фигыль сүз төркемнәрен ачыклый, аларга хас үзенчәлек

ләрне күрсәтә , мисаллар китерә белүләренә ирешү



“Микс пэа шэа” , “Сингл раунд робин” технологияләре ярдәмендә исем, фигыльгә хас билгеләмәләрне искә төшереп, кабатлап чыгуларына ирешү.



Укучылар сүзләрне нинди сүз төркеменнән булуына карап, кесәчекләргә салалар


Билгеләмәләрне искә төшереп сөйләргә өйрәнү








ТБУУГ:сүзләрне аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу


ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

Уку мәсьәләсен кую





3.Уку мәсьәләсен кую

-Минем сезне бер әкият белән таныштырасым килә. Борын-борын заманда сүз төркемнәре илендә яшәгән ди Исем белән Фигыль. Алар бик дус булганнар.Бер-берсен тулыландырып, ачыклап, гел янәшә йөргәннәр. Шулай яши торгач ни өчендер икесенә дә күңелсез булла башлаган. Алар дус эзләп юлга чыкканнар. Ул дусны тапканнар. Ул аларның тормышын матурлаган, баеткан, бизәгән. Сүз төркемнәре патшалыгы ямьләнеп киткән.

- Безнең бүген дәресебезнең максаты да бу дусның кем икәнлеген ачыклау булып тора.

- Моны ачыклауда безгә Тапкырҗанның биремнәре ярдәм итәр.

Укучыларны яңа материалга алып керү өчен җирлек булдыру, уйланырга этәрү, алда өйрәнгән белем һәм күнекмәләрне күзалларга һәм яңа материалга бәйләп китүдә эзлеклелек булдыру







Игътибар белән тыңлау, фикер алышуда катнашу,үз фикереңне дәлилләп әйтә белүгә ирешү











ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу



Танып-белү эшчәнлеге.


















Физкультминутка

-1 нче бирем .Хат эчендә табышмаклар. Ул сезнең тапкырлыкларыгызны сынап карый.

1. Үсеп утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк.

2. Ашка салсаң-тәм кертә, борынга керсә -төчкертә.

3. Ура,суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә.

4.Гәүдәгә дә ул бик дәү,

Көчкә дә ул бик көчле.

Озын борыны белән,

Күтәрә бөтен йөкне.

5.Үзе озын, чабуы кыска.

6.Башы күккү тиеп тора,

Үзе горур, биек ул.

Күпме генә тырышсаң да,

Менеп җитеп булмый шул

- Вертикаль буенча нинди сүз килеп чыкты?

-Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез?

- Нәрсә ул сыйфат, ул нәрсәләрне ачыклап килә, нинди сорауларга җавап бирә икән?

-2 нче бирем. “Предметлар нинди?” дигән сорауга җавап бирик.


-Болар барысыда предметларның билгеләре. Алар нинди сорау куеп була?

- Димәк, сыйфат сүз төркеме турында гомумиләштереп нәрсәләр әйтә алабыз? Сыйфатлар ни өчен кирәк?

-Билгеләмә белән танышып китик.


- Бергәләп ял итеп алыйк “Солдат булам”

Презентациядә бирелгән табышмакларга җавап табу

Проблемалы сорау аша дәрес материалын үзләштерүгә юнәлеш бирү, уйланырга этәрү
















Рәсемнәргә ярдәмендә предметларның төсе, тәме, формасы, холкы, вакытны, табигать күренешләрен тасвирлавына карап төркемнәргә аера белүләренә ирешү.


Сыйфатка хас төп үзенчәлекләрне ачыклау




Билгеләмә белән танышу, 6 бит


Укучыларны ял иттерү

Табышмакларны белүләрен тикшерү

Сыйфат сүзенә карата күзаллау булдыру, фикер алышуда катнашу



Табышмак җаваплары әйтелә:кәбестә, борыч, комбайн, фил, торна, тау











Предметларны күзәтә белү, аларның нинди булуларын әйтеп бирү, төркемнәргә аеру








Фикер алуда катнашу, билгеләмә белән танышу





ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Белемнәрне ныгыту


-Сезнең алдыгызда кышкы урман. Сыйфатларны кертеп җөмләләр төзегез.


-Тапкырҗанның өченче биремен башкару өчен без матур язу өстендә эшләргә тиешбез.

4.Матур язу күнегүе

Дәфтәрләрне ачтык.Иң элек дәрестә дөрес утыра белүне тикшереп алыйк. Аяклар? Идәндә. Арка? Туры. Куллар? Партада. 
Терсәкләр?Парта читендә. Дәфтәрләр?Авыш.

5. Дәреслек белән эш

- Дәреслекләрне ачтык. 1нче күнегү, 6 бит. Бирем белән танышыйк.

Җөмлә төзүдә сыйфатларның әһәмиятен ачу






Слайдта бирелгән шигырь юлларын дөрес һәм матур язуларына ирешү





Күнегүнең таләбенә җавап бирү, сыйфатларны табып күрсәтә белүләрен ирешү

Сыйфатларны кертеп җөмлә төзүләренә ирешү







Матур язу өстендә эшләү






Сыйфатларны табып күрсәтү

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү



Фронталь эш

6.Иҗади эш

-Дүртенче биремне башкару өчен без төркемнәргә бүленербез. Беренче төркем төсне, икенче төркем тәмне, өченче торкем форманы, дүртенче холыкны белдергән сүзләрне язып ала.

7. Тренажер “Үзеңне сына кара!”

- Әкият геройлары укучыларның сыйфат темасына белемнәрен сынап карыйлар

- Без сезнең белән бу дәрестә сыйфат сүз төркеме турында бик күп мәгълүмат белдек. Ниһаять, өченче кесәчекне тутырыр вакыт җитте. Сезнең алдыгызда кечкеә генә кәгазь кисәкчекләре ята. Шуларга үзегез уйлаган бер сыйфатны язып кесәчекләргә салыгыз

4 төркемгә бүленү, бирелгән сүзләрне дәфтәрләргә язу.





Сыйфат турында нәрсәләп аңлап калуларын тикшерү



Мөстәкыйль рәвештә сыйфат сүз төркеменә мисаллар китерә алуларына ирешү

Балаларның җаваплары анализлана







Тест сорауларына җавап битрү, аңлау дәрәҗәсен күрсәтү

Тема буенча мисаллар китерергә өйрәтү

Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

-Укучылар, без сезнең белән нинди теманы өйрәндек?

-Нинди авырлыклар очырады? Нәрсәләр аңлашылып бетмәде? Нәрсәләр белергә теләр идегез?

-Өй эше. 2 нче күнегү, 7 бит. Көндәлекләргә язып куегыз.

-Үзегезнең дәрестәге эшчәнлегегезне шартлы билгеләр ярдәмендә күрсәтегез.


Дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату



Үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү







Үзбәя. Үзбәя карточкаларын күрсәтәләр (конверттан алып)

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу







Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Сыйфатларның җөмләдә аергыч һәм хәбәр булып килүе

Автор: Зульфия Фоатовна Давлетова

Дата: 14.04.2023

Номер свидетельства: 629628

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(46) "Сыйфат темасын кабатлау. "
    ["seo_title"] => string(24) "syifat-tiemasyn-kabatlau"
    ["file_id"] => string(6) "119919"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1413553755"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства