Оештыру өлеше - Исәнләшү: Исәнмесез балалар! Исәнмесез кунаклар! Матур үтсен көнебез! Көләч булсын йөзебез! Булыйк һәрчак әдәпле, отыйк матур гадәтне Ә хәзер укучылар, бер- беребезгә куллар бирешеп җылылык бүләк итик. Шул җылылык сезне һәм мине уңышларга әйдәсен._Укучылар, бүген без шул җылылык учагына таба бергәләп атларбыз.Минем исемем Гөлүзә. Миңа Гөлүзә апа дип дәшәрсез. Күзләремне ачты минем, Иркәләде үз телем. Үз телем яктыртты юлны, Үз телем бирде белем. Үз телеңне сөймәгәндә Ярты ул алган белем. Канатсыз коштай буласың, Белмәсәң ана телен,- дип “ Туган телебезнең дәрья киңлекләренә сәяхәткә чыгабыз. Аның өчен безгә автобуска билет алырга кирәк. Әгәр дә күмәкләп тырышсак без юлга кузгалачакбыз. Фонетик күнегү Сезнең каршыгызда хәрефләр. Шулар арасыннан татар телендә генә очрый торганнарын сызып ташлыйк. ( һ с ә ы ң й җ ф ү а ө т ) Укучылар! Нинди хәрефләр калды? Нинди сүз килеп чыкты? ( СЫйфат) Бик яхшы, укучылар. Димәк без юлга кузгалдык.Хәерле сәгатьтә! Әйдәгез әле дәфтәрләрне ачып бүгенге числоны языйк һәм “Туган телем-иркә гөлем,киңдер сиңа күңел түрем”- , дип бик матур итеп дәресебезнең эпиграфын язып куйык әле. 3. Белемнәрне актуальләштерү Укучылар , Сез сыйфат турында нәрсәләр беләсез? - Шулай итеп укучылар, бүген без сыйфатлар турында белемебезне тагын да арттырырбыз. Укучылар , менә без Серләр утравы” дип аталган тукталышка җитәбез.Уйлана торыйк әле нинди сер булыр бу? - Балалар, юлга чыкканда буш кул белән генә йөреп булмый . Менә безнең дә шундый матур сандыгыбыз бар.. Аның эчендә безгә дигән күчтәнәчләр бар. 4.Дәрескә максат кую - МЕнә укучылар монда нәрсәләр бар икән – алмалар ( төсләрен чагыштырып карау : кызыл. – Ә монысы ничегрәк ? Аз гына кызыл . Укучылар менә бу кызыл алмадан менә монысыныкы ның төсе артыгракмы, кимрәкме? Димәк укучылар без бүгенге дәресне нинди темага багышлыйбыз. Без нәрсәләр белергә тиеш? (,,,,,,) Cлайдта кимлек дәрәҗәсе дип чыга | Дәрескә хәзерлек эшләре алгоритмын үтәү һәм психологик уңай халәт тудыруда катнашу. (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар) (Басып) Укучылар тат.телендә генә очрый торган хәрефләрне сызалар Матур язу күнегүе Куелган сорауларга җавап бирәләр | регулятив: дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең аңлап кабул ителүе; шәхси: укчыларның үз-үзен тотышында нигез мораль-әхлак нормалары чагылуы |
5.Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү - Сер чишелә башладымы? - Димəк, без бүген кайсы дəрəҗəне өйрəнəбез? (Кимлек.) – Укучылар, менə бу алмаларга карыйк əле. Бу алма нинди төстə? (Кызыл, яшел.) Ə монысы? (Кып-кызыл, ямь-яшел.) Ə бу алма турында ни əйтерсез? (Аз гына кызыл, аз гына яшел.) – Аз гына кызыл – бер сүз белəн ничек əйтербез икəн? Уйлап карагыз əле. (Кызгылт.) – Укучылар, сыйфат нəрсəне белдерə əле? (Предметның билгесен белдерə.) – Ə биредə предметның билгесе тулысынча белдерелəме? (Юк, аз гына.) – Шулай итеп, укучылар, кимлек дəрəҗəсе предметның кайсы билгесен белдерə? (Предмет билгесенең гадəттəгедəн бераз кимрəк, азрак булуын белдерə.) – Ə хəзер, укучылар, биредə бирелгəн сыйфатларны игътибар белəн укыгыз əле. Кайсы сыйфатлар гына кимлек дəрəҗəсендə кулланыла? (Тəмне, төсне белдерə торган сыйфатлар.) – Ул сыйфатлар нинди кушымчалар ялганып ясала? (-гылт, -гелт; кылтым, -келтем; - су.) – Əйдəгез, нəтиҗə ясап карыйк. Димəк, кимлек дəрəҗəсе нəрсəне белдерə? Кимлек дəрəҗəсе кайсы сыйфатлардан гына ясала? Нинди кушымчалар ялганып ясала? (Укучылар җавабы) -Ә хәзер дәреслектәге кагыйдә белән танышып китик. ( 19 б.) 7.Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү. Сандыгыбызда нинди биремнәр бар икән карыйк әле. -Укучылар ,дәреслекнең 20 нче битен ачып 22 нче күнегүне табабыз һәм телдән төркемнәрдә эшлибез. 1 нче төркем-гади,2 т. -Чагыштыру,3т.-артыклык, 4т-. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны табарга тиеш. ( җаваплар тыңлана ) -Рәхмәт Җиңү паркы кемнәр хөрмәтенә ясалган икән? Әйе, укучылар, безнең тыныч тормышта яшәвебезне теләп, бик күп бабайларыбыз сугыш кырыннан кайта алмаганнар һәм шуларны гел истә тоту өчен , аларны хөрмәтләп менә шундый матур парк төзелгән. Элек электән үк - үткәнен белмәгәннең киләчәге юк дип әйтеп калдырганнар. Быел бик истәлекле ел .Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтеләчәк. _Укучылар биремнәр үтәвебезне дәвам итик. – Хəзер, укучылар 24 нче күнегү өстендә парларда эшлəп алабыз. Ә хикәя белән үзем таныштырам. Әлеге хикәяне кем язган ? ( Н. Каштанов язган) ( Аның китабын һәм портретын күрсәтеп китәм) | Укучылар сорауларга җавап бирәләр. Әңгәмә формасында җавап бирү Төркемнәрдә эшләү 4 төркемдә укучылар сыйфатның 4 дәрәҗәсен табалар. Укытучы куйган сорауларга җавап бирәләр Хикәя өстендә эшл | регулятив: дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең аңлап кабул ителүе; танып-белү күнекмәләре: дәреслектә һәм күргәзмә, тарату әсбапларында бирелгән тамгаларны, символларны, схемаларны аңлау, чагыштыра белү, классификацияли белү; коммуникатив: үзеңнекеннән аерым башка төрле фикерләр булу белән килешү; предмет буенча: хәрефнең дөрес язылышын белү |
8. Яңа белемнәрне ныгыту _ Ә хәзер укучылар , ( слайдта) сыйфатлар арасыннан кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларны гына табып дәфтәргә язарга кирәк булачак. Ә соңыннан парлап тикшереп алабыз. Рәхмәт укучылар. -Парларда эш. Сезнең һәрберегезнең дә алдында берәр карточка ята. Шушы карточкаларга дә нинди дә булса, берәр сыйфат языгыз. Хәзер парларда эшлисез, шушы карточкадагы сыйфатларның нинди дәрәҗәдә булуын әйтегез һәм бер-берегезне тыңлагыз, хаталарыгызны төзәтегез. Ә хәзер инде укучылар . Сыйфатның моделен төзик. 9. Рефлексия - Укучылар, без бүген дәрескә нинди максат куйган идек? 1)Дәрестә нәрсә өйрәндек? 2) Өй эше Сезгә 2 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез. 20 биттәге 23 нче күнегү. Сыйфатларны үзләре ияреп килгән сүзләр белән күчереп язарга Төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар кергән 4 җөмлә язарга. 3)Укучыларның белемнәрен бәяләү. Кем үзеннән канәгать ул укучы кызыл төсле йөрәкне, кем миңа бераз тырышырга кирәк ди зәңгәр төсне, кем мин белмим әле ди яшел төсне күтәрә -Рәхмәт укучылар Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр Туган телегезне кадерләгез һәм белергә тырышыгыз Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сау булыгыз, укучылар! Дәресебез тәмам | Укучылар дәфтәрдә эшлиләр Парларда эшләү Укчылар максатка ирешү-ирешмәү турында әйтәләр: Бүгенге дәрестә мин: - …өйрәндем - миңа…кызык булды - миңа…авыр булды - миңа әһәмиятле кебек тоелды… - мин шуны аңладым: | регулятив: дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең аңлап кабул ителүе; информацион: информация таба белү, анализлау, синтезлау, гадидән- катлаулыга; предмет буенча: җөмлә һәм сүзләрне аеру, тактадан һәм дәреслектән хатасыз күчерә белү, алган белемне куллана белү |