Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен әдәби укудан тестлар
1 класс “Перспектив башлангыч мәктәп”
“Сәяхәт башы” темасы буенча
1.Әкиятне укы, төрен билгелә.
Борын-борын заманда булган, ди, бер бай. Аның булган, ди, бер көтү сарыгы. Көтү кайткан саен саный икән, ди,ул сарыкларын. Саный, ди, саный, ди... . Ярар, саный торсын, санап бетергәч дәвам итәрмен... .
А) чылбыр
Б) аптыраткыч-йөдәткеч әкият
В) тизәйткеч
2. Санамыштагы төп сүзне тап.
Утырдылар сәпиткә,
Утырдылар икәү,
Утырдылар өчәү,
Утырдылар дүртәү,
Утырдылар бишәү,
Аннан булды күбәү.!
Барысы очып беткәнче,
Син аларны санап чык.
А) күбәү
Б) бишәү
В) санап чык
3. Табышмакның җавабын билгелә.
Көн йөри, төн йөри,
Бер атлам җир китә алмый.
А) сәгать
Б) бала
В) поезд
4. Күп нокталар урынына кайсы сүзне куярсың?
...., ..., килмә син,
Безнең юлны бүлмә син,
Син килгәч без куркабыз,
Өйгә кайтып китәбез.
А) яңгыр
Б) болыт
В) әтәч
5. Текстларның кайсысы тизәйткеч?
А) кәккүк, чыпчык,
Минем матур апаема
Тәмле прәннек алып чык.
Б) Килгән Гата, кигән ката,
Уң аякта – сул ката.
Катада түгел хата,
Ката киелгән хата.
В) Әлли-бәлли, бәү итә,
Чулпан йокыга китә.
“Кайтаваз мәгарәсендә” темасы буенча
Башлык сүзеннән ничә сүз ясый аласың?
Кайс ысүзләрне кушып яңа сүз ясый ясап була?
Кул, бака, озын, яулык, таш, борын, күл, әйткеч, тиз, мәк
Төшеп калган сүзне куй.
Абый белән икәүләп
Ясадык без курай.
Уйнап җибәрсәк курай,
Кушылып сайрый .....
А) малай
Б) сарай
В) тургай
4. Охшаш яңгырашлы сүзләрне тап.
Әй бу шаян черкиләр!
Йокламыйлар, үртиләр.
Киләләр дә тешлиләр,
Кусаң да син, кумасаң да,
Үз эшләрен эшлиләр.
Бирелгән хәрефләрдән кем күбрәк сүз ясый?
Б, к, а, ы, ш, т, а, м
“Аю өне янында” темасы буенча
“ Аю һәм өч кыз” әкиятендәге геройларны тап
А) әби, бабай, өч кыз, аю
Б) аю, кыз, әби
В) аю, өч кыз, әби, кызлар
2. “ Бияләй” әкиятендә Төлке бияләйгә ничәнче булып керә?
А) дүртенче
Б) өченче
В) җиденче
3. “ Бияләй” әкияте кайсы халыкныкы?
А) татар халкыныкы
Б) украин халкыныкы
В) рус халкыныкы
“ Чәчәкле аланда” темасы буенча
Шигырьдән кайтавазны тап
Карурманда аваз:
Кайтавазлар дәшә:
-Күп-күп, Күп-күп, күп-күп
2.Төшеп калган сүзләрне дөрес сайлап куй.
Үрдәк кайта көчкә атлап.
Үрдәк әйтә: ...-...-...,
Күлдә балык ...-...-...,
Ач калмадым ...., ...., ... .
А) чак-чак-чак
Б) вак-вак-вак
В) бак-бак-бак
3. Дөрес җавапны тап.
“ Иһа-һа-һай” дип кешни,
Арба тарта, йөк ташый.
Чабышка да чыга ул,
Аннары солы ашый.
А) сыер
Б) ат
В) аю
“ Урман мәктәбендә” темасы буенча
Әсәрнең төрен билгелә.
Бар иде, ди, бер Давыт,
Җиккән, ди, сукыр тавык.
Төягшн, ди, табак-савыт,
Салган, ди, ярма,
Җиккән, ди, кабык арба.
А) такмаза
Б) такмак
В) кызык шигырь
2. Дару үләннәре турындагы шигырьләрне кем язган?
А) Шәүкәт Галиев
Б) Роберт Миңнуллин
В) Хәкимҗан Халиков
3. Бу өзек кайсы әсәрдән?
Мәчебез ауга китте,
Ә өйдә гауга китте.
А) “Үзебез генә калгач”
Б) “Әллә ул да белә микән?”
В) “Шауламагыз, әти йоклый”
“Шүрәледә кунакта” темасы буенча
Шүрәле турында ничә әсәр укыдың?
А) дүрт
Б) җиде
В) ике
2. “Дуслык ул – яхшылык,
Дуслык ул- яктылык”
Бу өзек кайсы әсәрдән?
А) “ Кыңгырау чәчәк”
Б) “ Дуслык”
В) “ Чәчәкләр сөйләшә беләме?”
3. Шүрәле кайда яши?
А) әкиятләрдә
Б) урманда
В) авылларда
4. Татар халык әкияте “ Шүрәле” дәреслекнең ничәнче битендә?
А) 65 нче биттә
Б) 72 нче биттә
5. Син дәреслектәге кайсы герой белән дуслашыр идең?
А) Шүрәле
Б) Саескан
В) Керпе
Г) Аю
Д) Төлке
Е) Әтәч