Юлдашева Сажида Габдулловна
Учитель татарского языка и литературы
МАОУ “Базарно-Матакская СОШ”
Тема: ”Ямьле җәй җитә”
Максат: Җәй темасына караган лексиканы өйрәнүне дәвам итү, җәй фасылы турында сөйләшә белү күнекмәләрен үстерү,укучының сәнгатьле һәм җанлы сөйләм телләрен камилләштерүгә, уйлау, фикерләү сәләтен ныгыту өстендә эшләү, табигатьне ярату, аңа карата сакчыл караш хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Дәреслек, интерактив такта, рәсемнәр, биремнәр язылган карточкалар, болын рәсеме ясалган плакат.
Дәреснең методы :әңгәмә.
Дәрес барышы
1Оештыру өлеше
2 Актуальләштерү
Фонетик зарядка ( слайд)
Кояш-солнце
Җиләк-ягода
Болын-луг
Салават күпере- радуга
(бергәләп кабатлау, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү)
Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын уйлап әйтегез.
Көннәр суынды,
Чишмәләр тынды,
Безне калдырып,
Кошлар да китте.
(көз)
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган
Уйный җил-буран,
Бу кайчан булган?
(кыш)
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
(яз)
-Укучылар, кайсы ел фасылы турында табышмак юк?
-Дөрес. Үткән дәрестә без сезнең белән җәй турында өйрәнә башлаган идек. Бүген өйрәнүебезне дәвам итәбез.
(өй эшләрен кабатлау)
Сезгә ел фасылларын кабатлап килергә иде. Әйтегез әле, ничә ел фасылы була?( слайд)
Аларга нинда айлар керә икән, әйтеп китик әле.
Хәзер нинди ел фасылы бара?(язгы үзгәрешләр кабатлана )
3)Яңа белем,күнекмәләр бирү.
Ә хәзер, укучылар, дәреслекләрне ачабыз һәм җәй ел фасылы турында өйрәнүне дәвам итәбез.
-текст өстендә эшләү.(үрнәк уку, пышылдап укыту)
-нинди аңлашылган сузләр очрды?
Сүзлек өстендә эш:(слайд)
Тиздән-скоро
Тәмамлана-завершается
Куналар-садятся
Сайрый-поет(о птицах)
(сүзләрне кабатлата бару, сүзтезмәләр тезетү)
Укучылар, дәфтәрләрне ачып сүзләрне язып куябыз.
(бергәләп текстны тәрҗемә итү,чылбырлап укыту,иң яхшы укучыны бәяләү)
Текстка нинди исем бирербез? (укучыларның җавабы)
Әйдәгез, җәйге табигатьне тасвирлап китик әле .(рәсем-картина төзетү)
Укучылар инде ял итеп алыйк .Физкультминутка (слайд)
Гөл сабагы күренде,
Һәм кояшка үрелде.
Тирбәлде талган җилдә,
Сокланды гүзәл җиргә.
Бик матур чәчәк атты.
Җәеп ефәк таҗларын,
Сипте хуш ис, назларын.
5)Белемнәрен ныгыту, камилләштерү.
Укучылар, менә бу сүзтезмәләргә игътибар итегез әле. Кайсы җәй фасылына туры килер ( слайд )
яшенле яңгыр
карлы буран
җәйге каникул
язгы җил
сары яфрак
кызыл җиләк
бал корты
Дөрес,укучылар.Ә хәзер бу раслауга карагыз һәм кайсысы дөрес дип уйлыйсыз, әйтегез ( слайд )
А) -Җәй көне мәктәптә укулар тәмамлана.
-Яз көне мәктәптә укулар тәмамлана.
Б)-Җәй көне көннәр кыскара, төннәр озыная.
-Җәй көне көннәр озыная, төннәр кыскара.
Укучылар, ә сез җәйне яратасызмы ? Ни өчен яратасыз? Әйдәгез, сөйләшеп алыйк әле.
(2 шәр укучы сөйләшүе)
Ситуатив кнегүләр эшләп китик әле. Дустыңнан сора: ( слайд )
-когда в школе завершаются каникулы;
- когда начинаются летние каникулы ;
-какое врем года он любит;
Хәзер без сезнең белән ел фасылларындагы үзгәрешләрне искә төшереп китербез.
Менә бу биремнәр язылган карточкаларны берәм-берәм чыгып алабыз һәм җөмләләрне укып, нинди ел фасылына караганын әйтә барабыз.
Җөмләләр:
Яфраклар коела.
Кар ява.
Кояш кыздыра.
Кошлар җылы якка китәләр.
Кәннәр кыска.
Елгаларда су туңа.
Түбәләрдән тамчы тама.
Су җылы була.
Төннәр кыска.
Кошлар җылы яктан кайталар.
Кар эри.
Күбәләкләр оча.
Көчле буран.
Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыя.
5) Йомгаклау.
Афәрин, уккчылар. Бүген без дәрестә тик яхшы эшләдек. Сез килешәсезме? Дәресебез ахырына якынлаша. Без бүген дәрестә нинди ел фасылы турында сөйләштек?
Тест сорауларына җавап бирик әле.
Җәй кайсы айдан башлана?
А)гыйнвар
Б)август
В)июнь
Көннәр нинди була?
А)кыска
Б)озын
В)салкын
Төннәр нинди булла?
А)кыска
Б)озын
В) ямьсез
Җәй көне табигать нинди төстә була?
А)ак
Б)сары
В)яшел
6) Өй эше
Җәй ел фасылы турында сөйләргә.
7) Бәяләү.
8 )Саубуллашу.
Кулланылган әдәбият:
1)Р. З. Хәйдарова, Л. Ә. Хәйдарова. Рус телендә сөйләшүче 3 нче сыйныфы укучылары өчен методик кулланма, Яр Чаллы , 2002 нче ел.
2)Р.З. Хәйдарова. Татар теле һәм уку китабы; рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек, Казан: “Мәгариф ” нәшрияты., 2009 нчы ел.