kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Как молоды мы были"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка сценария ко Дню пожилых людей "Как молоды мы были".

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Как молоды мы были"»





Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы

“Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет

гомуми белем бирү учреждениесе










Өлкәннәр көненә багышланган сценарий











Төзеде: Башлангыч сыйныфлар укытучысы

Нуруллина Руфия Ислам кызы









Кичә “Белегез шуны” җыры белән башланып китә.



1укучы Һәр җирдә бер хикмәт көтә:
Бүген гади көн түгел.
Бүген – өлкәннәр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
Кояш көлеп уянды да,
Нурларын сипте мулдан.
Өлкәннәр килгән мәктәпкә
Атлап кояшлы юлдан.

2 укучы.Бәйрәмегез котлы булсын,
Табыныгыз мул булсын,
Күңел шатлык белән тулсын,
Ял кичәгез гөрләп торсын.
Шатлык җыры илем күгендә.
Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,
Кошлар җырлый туган җиремдә

Укытучы: Хәерле көн кадерле ветераннарыбыз, укытучылар, укучылар!

Кадерлеләребез сезне арабызда күрүебезгә чиксез шатбыз. Бүгенге матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез.


3 укучы

Тормышыбыз маягы сез,

Һәр эштә үрнәк безгә.

Сәламәтлек, озын гомер

Телибез бүген сезгә.


5 укучы

Кояш елмая күктә

Котлап бар өлкәннәрне .

Телибез сезгә бүген

Иң изге теләкләрне.


6 укучы

Тормышыгыз бүгенгедәй

Матур булсын һәрвакыт.

Туар таңнар алып килсен

Бары тик бәхет-шатлык.


7 укучы

Сезгә диеп урманнардан

Көзге яфраклар җыям.

Үзегез дә шундый матур

Көзге ал таңнар сыман.

8 укучы

Һәрчак балкып торасыз сез

Әйтерсең көзге урман.

Күңлегезгә никадәр моң,

Күпме яхшылык сыйган.

9 укучы

Көзге кояш та елмая

Сезнең бәйрәм көнендә.

Бүгенгедәй шат, бәхетле

Булыгыз сез гомергә!

Укытучы. Бүген шушы залда мәктәбебездә бик күп еллар буе балаларга белем һәм тәрбия биргән зур хөрмәткә лаек ветеран укытучыларыбыз утыра. Аларны Өлкәннәр көне белән генә түгел якынлашып килүче Укытучылар көне белән дә тәбрик итәбез. Тормыш күгегез һәрчак аяз булсын, кояштай балкыган йөзләрегез беркайчан сүнмәсен, сүрелмәсен.


Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.

Килгән чакта башка авырлык,

Житми калса көч йә сабырлык,

Сиздермиә ярдәм иткәнсез —

Сез ин күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле — кыңгырау,

Гел чыңгылдый, ява мең сорау.

Барсына да жавап биргәнсез —

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Укып чыгып, дөнья тануны,

Бәхетебезне эзләп табуны

Зур ышаныч белән көткәнсез —

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,

Яклагансыз тиеш урында.

Безнен өчен сез тир түккәнсез —

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.


10 укучы

Алтын көзләр килде туган якка,

Туган якка килде матурлык.

Көзләрнең бит һәр мизгеленә,

Һәр киченә таңнар калырлык.

Көзге җилләр агачлардан өзеп

Җир йөзенә яфрак сипкәндә

Кулыгызга сумка, дәфтәр тотып

Ашыккансыз сез дә мәктәпкә.

12 укучы

Сабыйларның нечкә күңеленә

Очмасын дип җилгә бөртеге.

Онытмыйдыр шушы стеналар да

Сезнең тырыша-тырыша белем бирүне...

Үткән еллар көзге кичләр кебек

Бик күп ямьнәр уеп йөрәккә.

Сезне биредә күреп бүген

Сөенәдер сыман мәктәп тә.

13 укучы

Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә - сезгә, безгә, илгә

Без телибез якты киләчәк.

14 укучы

Күңелләрдә шатлык бүген

Күзләрдә – бәхет нуры.

Һәрчак матур сүзләр белән

Йөрәкләр булсын тулы.

15 укучы

Котлыйбыз чын күңелдән

Бәйрәмегез белән бүген

Матур булсын, аяз булсын

Һәрвакыт тормыш күге.

16 укучы

Яшәгез сез, мәңге яшь булып

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз таза-сәламәт

Оныкларга булыр бик рәхәт.

Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек , ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.


17 укучы

Телибез сезгә яшел җәйләр,

Ап-ак карлы кышлар.

Кышларда да, җәйләрдә дә

Бәхетле минутлар.

Ак көннәр телибез сезгә,

Матур тыныч төннәр.

Тагын ниләр телик сезгә,

Безнең Өлкәннәр.


18 укучы

Сызламасын газиз җаннарыгыз,

Сызласа да аяк кулларыгыз.

Озын гомер бирсен сезгә ходай

Рәнҗетмәсен кыз һәм улларыгыз.


19 укучы

Еллар үтә диеп борчылмагыз

Еллар үтү берни түгел ул.

Сау- сәламәт булып озак яшәү-

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.


20 укучы. Хөрмәтле өлкәннәребез! Күпме изгелек Сездә. Тиргәгән чагыгызда үпкәләгән вакытыбыз да була. Әмма бер нәрсәне дә усаллык белән әйтмисез, һәрвакытта да яхшылык телисез. Ялгыш адымнарыбызны кисәтәсез. Оныкларыгыздан да игелекле эшләр көтәсез.


21 укучы. Хөрмәтле өлкәннәребез! Нинди әйбәт дустыбыз Сез! Сезнең белән дөньядагы бар нәрсә турында да сөйләшергә була.Тыңлый, аңлый һәм гафу итә беләсез. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык сездә. Ышана беләсез. Сез, көтә беләсез.


22 укучы.Хөрмәтле өлкәннәребез! Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк бүген. Бу хәвефле, тынгысыз, ыгы - зыгылы дөньяда бик кирәк сез. Тыныч картлыкта гомер кичерегез!



Укытучы. Кадерле өлкәннәребез ! Безнең белән очрашуга килүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Алга таба да озак еллар буе шушылай матур итеп җыелырга, күрешергә язсын.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
"Как молоды мы были"

Автор: Нуруллина Руфия Ислямовна

Дата: 19.08.2022

Номер свидетельства: 611900

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(101) "Конспект внеклассного мероприятия "Как молоды мы были.""
    ["seo_title"] => string(54) "konspekt_vneklassnogo_meropriiatiia_kak_molody_my_byli"
    ["file_id"] => string(6) "504598"
    ["category_seo"] => string(6) "muzika"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1553521034"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(132) "Внеклассное мероприятие  «Первый полёт человека в космос. Как это было» "
    ["seo_title"] => string(77) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-piervyi-poliot-chielovieka-v-kosmos-kak-eto-bylo"
    ["file_id"] => string(6) "103717"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1402605207"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(136) "Исследовательский проект  «Культурные потребности современной молодёжи»"
    ["seo_title"] => string(77) "issliedovatiel-skii-proiekt-kul-turnyie-potriebnosti-sovriemiennoi-molodiozhi"
    ["file_id"] => string(6) "328927"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1463746604"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(274) "Рефлексивный отчет коучинг занятия   «Использование элементов критического мышления, как средства развития познавательной  деятельности учащихся» "
    ["seo_title"] => string(168) "rieflieksivnyi-otchiet-kouchingh-zaniatiia-ispol-zovaniie-eliemientov-kritichieskogho-myshlieniia-kak-sriedstva-razvitiia-poznavatiel-noi-dieiatiel-nosti-uchashchikhsia"
    ["file_id"] => string(6) "174339"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1424108580"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(121) "Правовой турнир по избирательному праву "Мы молодые-нам выбирать" "
    ["seo_title"] => string(64) "pravovoi-turnir-po-izbiratiel-nomu-pravu-my-molodyie-nam-vybirat"
    ["file_id"] => string(6) "126932"
    ["category_seo"] => string(16) "obschestvoznanie"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1415228887"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства