Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы
МБГБУ ”Алгай башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”
Башлангыч сыйныф укытучысы
Мөхәммәтханова Мәдинә Галимҗан кызының
район семинарында чыгышы.
Тема:
“Грамотога өйрәтү
дәресләрендә
балалар китабы белән эшләү”.
Уку – сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Процесс буларак ул барлык телләрдә да бертөрле: сүзнең график формасын аваз формасына күчерү. Уку — шул ук вакытта танып белү эшчәнлегенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәресләренең төп бурычы – укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку тизлеге – укучыларны яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмәтенә сәләте исә шушы ике күрсәткечкә бәйле.
Күп укыган бала тиз укый. Шуңа күрә башлангыч сыйныфларда китап укуга һәвәслек тәрбияләү, әдәбиятны сүз сәнгате буларак кабул итәргә өйрәтү мөһим мәсьәлә булып тора. Уку күнекмәләре укуга һәвәслек белән бергә генә үсеш алырга мөмкин.
Сәнгатьле уку - әсәрне аңлату ысулы. Ул - әсәрне (геройларның халәтен, аларның кичерешләрен, авторның темага, эчтәлеккә мөнәсәбәтен, язылганның матурлыгын) тирәнтен аңлау нәтиҗәсе. Башта сәнгатьле укырга балалар укытучыга охшатып кабатлап өйрәнәләр, соңыннан кайбер әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә сәнгатьле укый алалар.
Дәресләрдә балалар күңел үсү һәм кәеф китү, ярсу һәм өметсезлек, канәгатьлек хисе һәм кызыклы фикер яки әсәр героеның эшләнгән эшеннән күңел булу тойгыларын кичерергә тиеш.
Укучыларның гомуми үсешенә ирешүдә һәм аларның шәхесен формалаштыруда китап белән эшләү әһәмиятле чара булып тора. Шуның белән бергә укыла торган текстлар бәйләнешле сөйләм үрнәкләре. Алар нигезендә укучыларны сөйләм күнекмәләренә өйрәтү максаты да куела.
Укырга-язарга өйрәткәндә укытучы дүрт берәмлекне һәрвакыт күз алдында тотарга тиеш: тану берәмлеге (хәреф), уку берәмлеге (иҗек), мәгънәви берәмлек (сүз) һәм укыганның эчтәлеген аңлау берәмлеге (җөмлә).
Бу берәмлекләр грамота дәресләрендә бергә өйрәтелсәләр, бала өчен уку-язуны үзләштерү җиңел булачак. Чөнки бала укуның асыл максатын тизрәк төшенәчәк, кызыксынуы артачак, балада танып белү шатлыгын тату хисе, укуны гомерлек юлдаш итүгә рухи ихтыяҗ тизрәк туачак. Моңа ирешү өчен грамота дәресләрендә балага якын, таныш эшчәнлектән максатчан файдаланырга кирәк. Ягъни рәсем, аваз һәм хәреф уеннары, иҗек, сүз һәм җөмлә төзү уеннары, язу-сызу уеннары, балалар китабы белән эшләү дәрестә уку, язу эше белән үрелеп барырга тиеш.
Балалар китабы белән эшләү укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле нәтиҗәле чара-алымнарның берсе булып тора. Мавыктыргыч китаплар нәниләргә укый-яза белергә өйрәтү чорында тәрбия, белем бирү процессын җиңеләйтә, аларда кызыксыну уята, омтылыш, уңай хисләр, күңел күтәренкелеген булдыра, кыскасы, нәниләрне күңел кичерешләре аша ачышлар ясарга, алар белән шатланырга, гаҗәпләнергә өйрәтә, иҗади шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.
1 нче класска укырга керүчеләрне, әзерлекләренә карап, өч төркемгә бүләргә мөмкин:
1) Барлык хәрефләрне белүчеләр һәм укырга өйрәнгән балалар;
2) Аерым хәрефләрне (яки барысында) танып та, иҗекләп укый белмәүчеләр;
3) Хәреф танымый торган балалар.
Мондый шартларда 1 нче класс укытучысының хезмәте аеруча читенләшә, чөнки барлык укучылар белән дә, шулай ук аерым бер төркем белән генә һәм индивидуаль оештырыла торган уку-язу күнегүләре әзерләү таләп ителә. Шуның өстенә, әзерлеге төрле булган балалар бер үк “Әлифба” китабы буенча укыйлар. Шуны истә тотып, укытучыга һәм ата-аналарга мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чыгарылган китапларда, шулай ук газета-журналлардан өстәмә дидактик материал тупларга туры килә.
1нче классның 1яртыеллыгына укытучы алдында балаларда китап уку даирәсен формалаштыру (һәр дәрескә - бер китап ), балалар өчен басылган китаплар белән кызыксындыру, китапларны эчтәлегенә карап аера белергә өйрәтү, китап, әсәр исемнәрен дөрес әйтү, китапны язган кешенең (авторның) исемен укып күрсәтү бурычлары тора.
Ә инде әлифбадан соңгы чорда балалар таныш китапларны таныш булмаганнарыннан аера–таный, таныш китапларның исемнәрен әйтә; китап исемен, авторын укып күрсәтә белергә тиешләр. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Беренчедән, ул китаплар рәсемле, кызык, шаян эчтәлекле булырга тиеш. Китапларның геройлары яшь укучыларда төрле уңай һәм тискәре хисләр тудырырга мөмкин. Мондый китаплар әкият, шигырь, табышмак, хикәя жанрында булырга һәм берничә теманы берләштерә. Күпмедер дәрәҗәдә ул китаплар укыту-тәрбия эшенә туры килергә дә тиеш. Чөнки, китап ярдәмендә балаларда укуга омтылыш, кызыксыну, дөньяга фәнни караш һәм аларның характерын тәрбияләргә тиешбез.
Икенчедән, ул китаплар балаларга электән таныш булмаска тиеш. Бер китапны укып бетергәч, икенче китапны кызыксынып көтеп алсыннар. Укытучы сайлап алган китаплар күләме ягыннан зур булмаска, эре шрифт белән язылган булырга тиеш. Бала шундый китаплар белән танышканнан соң, аның кызыксынуы артачак, ул мөстәкыйль үзе укырлык китаплар эзли башлый, укытучыга күрсәтә һәм укып күрсәтүен сорый. Шулай итеп, балада укуга омтылыш уяна. Ике-өч айдан укытучы балаларга үзләре укый алырлык китаплар бирә ала. Укытучы китапның башын үзе укып, иң кызык җирендә туктап, балаларга ахырын укып бетерергә куша. Шул ук вакытта, укытучы балаларның нинди төр китап яратуларын да ачыкларга тиеш. Моның өчен китапханәнең бай булуы да шарт.
Үземнең эш тәҗрибәм күрсәткәнчә, әлифба чоры дәресләрен төрләндерү, уку-язуны физик күнегүләр һәм музыка белән чиратлаштыру, дидактик уеннар куллану, балалар китабы белән эшләү уңай нәтиҗәләр бирә. Дәресләрне кызыклы, балаларның танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлеген, иҗади эшчәнлеген үстерерлек итеп һәр балаланың табигый мөмкинлекләрен истә тотып үткәрергә тырышам. Дәрестә хәреф өйрәнгәндә хәреф нәрсәгә охшаган?, аны кайларда күргәнең бар? кебек сораулар, хәрефне пластилиннан әвәләү, балалар китабыннан шул хәрефне табып түгәрәк эченә алу, жест ярдәмендә күрсәтү, “Бияләй” уены, башваткыч - сораулар, хәреф турында табышмаклар, әкият төзү кебек катлаулырак эш төрләрен кулланам. Иң элек укылган әкият яки хикәянең эчтәлеген истә калдыру, эзлекле сөйләү өчен пиктографик план төзүне отышлы саныйм.
Китап белән кызыксыну теләге югалмасын өчен “тылсымчы” укытуның беренче атнасыннан ук класска балалар китаплары алып килеп, төрле эш алымнары кулланып ирешергә мөмкин.