kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Презентация содержит слайды со стихотворениями  о родном языке и картинами

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр"»

“ Туган телне  кадерләгән халык  кадерле булыр”

Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”

Туган телем  Әнкәм сөеп-сөеп әйткән,  Әткәм чөеп-чөеп әйткән,  Апам биеп-биеп әйткән  Матур сүзләр җанымдадыр!  Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән,  Бабам сыйлап-сыйлап әйткән,  Абзам сынап-сынап әйткән  Зирәк сүзләр адымдадыр!  Язда уйнап-уйнап үскән,  Җәйдә буйлап-буйлап үскән,  Көздә уйлап-уйлап үскән  Туган телем канымдадыр!  Телгә тимә - аңга тимә,  Телгә тимә - канга тимә,  Телгә тимә - намга тимә,  Телгә тимә - җанга тимә!  Шәүкәт Галиев

Б ишек җыруы  Әлли-бәлли итәр бу,   Мәдрәсәгә китәр бу;   Тыршып сабак укыгач,   Галим булып җитәр бу.  Йокла, угълым, йом күзен,   Йом, йом күзең, йолдызым;   Кичтән йокың кала да,   Егълап үтә көндезең.  Әлли-бәлли көйләрем,   Хикәятләр сөйләрем;   Сина теләк теләрем,   Бәхетле бул, диярем.  Гыйззәтем син, кадрем син,   Минем йөрәк бәгърем син;   Куанычым, шатлыгым   Тик син минем, синсең, син!  Г.Тукай

    Туган тел         Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе          Җитсен иде һәрбер күңелгә,          Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,          Үзләренең асыл телендә.          Атом көче, радио заманында          Күрсәм иде шуны мин тагын:          Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә          Тапса фәкать кардәш, туганын.          Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын          Кем аркылы, ничек белдем мин?          Бишектә үк мине өйрәтүчем,          Туган телем - бәгърем, син ул, син!          Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,          Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен          Син аңлаттың миңа, туган телем,           Син өйрәттең миңа һәммәсен!   Хәсән Туфан

Татар теле                                         Туган җирең Идел буе, Һәр телнең бар Туган иле. Туган җирең кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле. Ак алъяпкыч бәйләсәләр, Өзелеп тора кызлар биле. Кызлар кебек шат чырайлы, Ачык йөзле татар теле. Халкың кебек уңган да син, Хезмәттә син көне-төне. Ир-егетләреңдәй дәртле, Гайрәтле син, татар теле. Ассалар да, киссәләр дә Үлмәдең син, калдың тере. Чукындырган чагында да Чукынмадың, татар теле. Яндың да син, туңдың да син, Нишләтмәде язмыш сине. Дөньяда күп нәрсә күрдең, Әй, мөкатдәс Тукай теле. Төрмәләргә дә яптылар Җәлил белән бергә сине. Төрмәләрдә дә килмешәк Булмадың син, татар теле. Зинданнарны ярып чыктың, Ялкынланып чыктың кире, Хәтта фашист тегермәне Тарта алмады анда сине, Әй син, батыр татар теле! Наҗар Нәҗми  

Татар теле                                        

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар Туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

Халкың кебек уңган да син,

Хезмәттә син көне-төне.

Ир-егетләреңдәй дәртле,

Гайрәтле син, татар теле.

Ассалар да, киссәләр дә

Үлмәдең син, калдың тере.

Чукындырган чагында да

Чукынмадың, татар теле.

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине.

Дөньяда күп нәрсә күрдең,

Әй, мөкатдәс Тукай теле.

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине.

Төрмәләрдә дә килмешәк

Булмадың син, татар теле.

Зинданнарны ярып чыктың,

Ялкынланып чыктың кире,

Хәтта фашист тегермәне

Тарта алмады анда сине,

Әй син, батыр татар теле! Наҗар Нәҗми

Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Презентации

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр"

Автор: Курбанова Айгюль Рустамовна

Дата: 24.09.2019

Номер свидетельства: 520717

Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства