kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Хатларда к??ел ?ылысы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Это проект-урок по татарскому языку.Тема урока "Хатларда к??ел ?ылысы".На этом уроке учащиеся учатся писать письмо.Знакомятся письменностью древних времен.Узнают очень многое об истории письма,о почтовых голубях.Знакомятся схемой письма.Так же письмами военных лет,солдатскими письмами,пионерскими письмами.Сами пишут првильно оформляя письмо свему другу или родным.Учатся правильно писать адрес.Этот урок соответсвует ФГОС.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Хатларда к??ел ?ылысы" »

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы  Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе  «Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбе» Татар теленнән проект эше Хатларда- күңел җылысы Авторы:  Гәрәева Алсу  Җитәкчесе: Хайбрахманова Л.З .

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе «Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбе»

Татар теленнән проект эше

Хатларда- күңел җылысы

Авторы:

Гәрәева Алсу Җитәкчесе:

Хайбрахманова Л.З .

Төп проблема -Безнең буын хат язу этикетын белми. -Бер-берсе белән хатлар аша аралашмый

Төп проблема

-Безнең буын хат язу этикетын белми.

-Бер-берсе белән хатлар аша аралашмый

Проектның Максаты 1.Хат язу тарихын,хат төрләрен өйрәнү 2.Якын кешеләргә язылган хатларның төзелеше белән танышу 3.Классташларыма хат язуның туганнарга,дусларга ихтирам һәм игътибар билгесе икәнен төшендерү

Проектның Максаты

1.Хат язу тарихын,хат төрләрен өйрәнү

2.Якын кешеләргә язылган хатларның төзелеше белән танышу

3.Классташларыма хат язуның туганнарга,дусларга ихтирам һәм игътибар билгесе икәнен төшендерү

Гипотеза(фараз) Хатлар кешеләр арасын бәйләүче,бер-береңнең барлыгын искәртеп торучы чара һәм мәгълүмат алмашу коралы булып тора.

Гипотеза(фараз)

Хатлар кешеләр арасын бәйләүче,бер-береңнең барлыгын искәртеп торучы чара һәм мәгълүмат алмашу коралы булып тора.

Көтелгән нәтиҗә -Минем сыйныфташларымның хат язуга теләкләре уяначак,хат язу культурасы үсәчәк  -Хат тарихы,аның төрләре һәм кеше тормышында хатның роле турында белемнәребез артачак

Көтелгән нәтиҗә

-Минем сыйныфташларымның хат язуга теләкләре уяначак,хат язу культурасы үсәчәк

-Хат тарихы,аның төрләре һәм кеше тормышында хатның роле турында белемнәребез артачак

Бурычлар 1.Төрле елларда хатларның язылышы,кеше тормышында роле турында мәгълүмат туплау. 2.Авыл халкының хатларга карата карашын ачыклау. 3.Хат язу һәм аны тиешле адрес буенча җибәрү. 4.Хатлар аша бер-береңә ихтирам,игътибар тәрбияләү.

Бурычлар

1.Төрле елларда хатларның язылышы,кеше тормышында роле турында мәгълүмат туплау.

2.Авыл халкының хатларга карата карашын ачыклау.

3.Хат язу һәм аны тиешле адрес буенча җибәрү.

4.Хатлар аша бер-береңә ихтирам,игътибар тәрбияләү.

-эзләнү методы -архив материаллары -интервью -авыл халкы белән очрашу
  • -эзләнү методы
  • -архив материаллары
  • -интервью
  • -авыл халкы белән очрашу

Нинди методлар кулландым

Хат  –  тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе. Ул - учреждениеләр, оешмалар, аерым шәхесләр арасында аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы. Ул текстны тапшыру ысулы белән аерылып тора, ягъни почта аша җибәрелә.

Хаттормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе.

Ул - учреждениеләр, оешмалар, аерым шәхесләр арасында аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы.

Ул текстны тапшыру ысулы белән аерылып тора, ягъни почта аша җибәрелә.

Хат төрләре Шәхси хатлар    - дуслык хатлары  - балалар хатлары  - котлау хатлары  - танышу хатлары  - солдат хатлары  - кызлар хатлары  Рәсми хатлар  - заказ хатлар  - реклама хатлары

Хат төрләре

  • Шәхси хатлар

- дуслык хатлары

- балалар хатлары

- котлау хатлары

- танышу хатлары

- солдат хатлары

- кызлар хатлары

Рәсми хатлар

- заказ хатлар

- реклама хатлары

Хатның өлешләре

Хатның өлешләре

  • Хатның башы (исәнләшү);
  • Хатның уртасы (төп өлеш,информация);
  • Хатның ахыры (саубуллашу)
Хат схемасы Хат башы ахыры информация мин нишләдем минем планнарым исәнләшү хәл сорашу саубул-лашу хат язучы турында информация

Хат схемасы

Хат

башы

ахыры

информация

мин нишләдем

минем планнарым

исәнләшү

хәл сорашу

саубул-лашу

хат язучы турында информация

Хатның адресын язуга таләпләр:   -адресатның фамилиясе, инициаллары; -урам исеме, йорт, фатирның тәртип саны; -торак пункт атамасы (шәһәр, бистә һ.б.); -өлкә, край, республика исеме; -почта индексы .

Хатның адресын язуга таләпләр:

-адресатның фамилиясе, инициаллары;

-урам исеме, йорт, фатирның тәртип саны;

-торак пункт атамасы (шәһәр, бистә һ.б.);

-өлкә, край, республика исеме;

-почта индексы .

Шәхси хат язуга кайбер киңәшләр

Шәхси хат язуга кайбер киңәшләр

  • Язуыгыз ачык, аңлаешлы, пөхтә булырга тиеш. “Ашыгып язам, шуңа күрә язуым ямьсез” дигән сүзләр килешле булмас.
  • Орфографик хаталар белән язылган хатны җибәрү бер дә матур булмас. Шуңа күрә, сүзлек белән эш итәргә кирәк.
  • Кәефегез начар булса, хат язудан тыелып торыгыз.
  • Әгәр шәхси хат компьютерда бастырылган булса да, имзаны үз кулың белән куярга кирәк.
Хат Тарихы Хат язу бик борынгы заманнардан ук барлыкка килгән.Элек илләр белән дәүләтләр хат аша хәбәрләшкән.Андый хатлар послание (хәбәр) дип аталганнар.Беренче хатлар рәсемнәр ярдәмендә язылганнар.Мәсәлән,кабан дуңгызы артыннан куып баручы кеше,ауга чакыруны аңлаткан.Аларны пикто-граммалар дип атаганнар. Соңыннан иероглифлар  барлыкка килгән. А. С. Пушкинның « Салтан патша турындагы әкияте”ндә почтаны чапкыннар( гонцы) йөрткәннәре турында әйте-лә.Соңрак озын юлларда почта станцияләре төзи башлаган-нар.Анда чапкыннар ял иткәннәр,атларын алыштырганнар. Аларны ямщиклар дип йөртә башлаганнар

Хат Тарихы

Хат язу бик борынгы заманнардан ук барлыкка килгән.Элек илләр белән дәүләтләр хат аша хәбәрләшкән.Андый хатлар послание (хәбәр) дип аталганнар.Беренче хатлар рәсемнәр ярдәмендә язылганнар.Мәсәлән,кабан дуңгызы артыннан куып баручы кеше,ауга чакыруны аңлаткан.Аларны пикто-граммалар дип атаганнар.

Соңыннан иероглифлар барлыкка килгән.

А. С. Пушкинның « Салтан патша турындагы әкияте”ндә почтаны чапкыннар( гонцы) йөрткәннәре турында әйте-лә.Соңрак озын юлларда почта станцияләре төзи башлаган-нар.Анда чапкыннар ял иткәннәр,атларын алыштырганнар. Аларны ямщиклар дип йөртә башлаганнар

Күп кенә илләрдә почта күгәрчен-нәре булган. Күгәрченнең аягына хатны бәйләгәннәр һәм ул хатны тиешле адрес буенча илтеп тапшырган.Аларга Францияда һәйкәл дә куелган.

Күп кенә илләрдә почта күгәрчен-нәре булган.

Күгәрченнең аягына хатны бәйләгәннәр һәм ул хатны тиешле адрес буенча илтеп тапшырган.Аларга Францияда һәйкәл дә куелган.

Хатлар…хатлар

Хатлар…хатлар

Кайбер язучылар әдәби әсәрләрен хат рәвешендә язганнар. Һади Такташның “Киләчәккә хатлар” ,Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” ,Р.Асылбаевның “Болытка хат” Фатих Кәримнең” Пионерка  Гөлчәчәккә хат” әсәрләре әнә шундыйлар.

Кайбер язучылар әдәби әсәрләрен хат рәвешендә язганнар.

Һади Такташның “Киләчәккә хатлар” ,Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” ,Р.Асылбаевның “Болытка хат”

Фатих Кәримнең” Пионерка Гөлчәчәккә хат” әсәрләре әнә шундыйлар.

Әбием хатлары Татар кешесе өчен хат язышу бик мәртәбәле, саваплы гадәтләрнең берсе иде.. «Хат башы – яз каршы», «Күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр»  дип башлап китә идек хатларны. Ул вакытта бар кеше дә укый-яза белми иде. Шуңа күрә махсус хат язучылар бар иде. Алар бик хөрмәтле-мәртәбәле кешеләр булдылар, чөнки, укый-яза белү өстенә, башкаларның серләрен дә сакладылар. Без хат язуга, гомумән хатларга бик җитди карый идек, аларны чит кеше кулына төшүдән сакладык, кадерле истәлек итеп җыеп бардык.

Әбием хатлары

Татар кешесе өчен хат язышу бик мәртәбәле, саваплы гадәтләрнең берсе иде.. «Хат башы – яз каршы», «Күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр» дип башлап китә идек хатларны.

Ул вакытта бар кеше дә укый-яза белми иде. Шуңа күрә махсус хат язучылар бар иде. Алар бик хөрмәтле-мәртәбәле кешеләр булдылар, чөнки, укый-яза белү өстенә, башкаларның серләрен дә сакладылар. Без хат язуга, гомумән хатларга бик җитди карый идек, аларны чит кеше кулына төшүдән сакладык, кадерле истәлек итеп җыеп бардык.

1941 Фронт хатлары 1945  Солдат хатлары... Кыска гына ял вакытында солдат окопта яки блиндажда, кәгазен калай савыт төбенә яки тез башына куеп, хат яза. Дошманга булган ачы нәфрәте дә, туган илгә булган көчле мәхәббәте дә, сугыш авырлыгы, яраларының сызлавы, иптәш-ләренең һәлак булу кайгысы-барысы да шушы хатка сыеп беткән. Солдат язылып беткән хатын бик пөхтәләп, өчпоч-маклап төрә, адресын яза һәм кыр почтасына илтеп сала. Шулай ул, иң изге теләкләрен әйтеп, гаиләсенә сәлам хаты җибәрә. Ә хат, канатлы кош кебек, ерак-еракка

1941 Фронт хатлары 1945

Солдат хатлары... Кыска гына ял вакытында солдат окопта яки блиндажда, кәгазен калай савыт төбенә яки тез башына куеп, хат яза. Дошманга булган ачы нәфрәте дә, туган илгә булган көчле мәхәббәте дә, сугыш авырлыгы, яраларының сызлавы, иптәш-ләренең һәлак булу кайгысы-барысы да шушы хатка сыеп беткән.

Солдат язылып беткән хатын бик пөхтәләп, өчпоч-маклап төрә, адресын яза һәм кыр почтасына илтеп сала. Шулай ул, иң изге теләкләрен әйтеп, гаиләсенә сәлам хаты җибәрә.

Ә хат, канатлы кош кебек,

ерак-еракка "оча". Ул солдат

ларның ялкынлы сүзләрен

туган иленә, гаиләсенә,

якын кешесенә җиткерә.

Балачак хатлары Яңа ел, 8 март, 1 май, 9 май һ.б . бәйрәмнәр алдыннан почта тартмалары бәйрәм котлаулары белән тула иде. Әти-әнигә, якын һәм ерак туганнарга, дус-ишләргә, күрше-күләнгә, хәтта бер сыйныфта укыган кыз һәм малайларга почта аша котлау открыткалары җибәрү дигән матур гадәт бар иде. Аларны җыеп куеп, кадерле истәлек итеп саклый да идек әле. Бәйрәмнәр алдыннан, озак еллар күрешмәгән, бер-берләренең бу дөньяда яшәүләрен дә онытып бетерә язган кешеләрдән хәбәр килеп төшә иде. Тиз генә җавап та язып саласың. Өзелергә торган туганлык җепләре ныгып киткәндәй була.

Балачак хатлары

Яңа ел, 8 март, 1 май, 9 май һ.б . бәйрәмнәр алдыннан почта тартмалары бәйрәм котлаулары белән тула иде. Әти-әнигә, якын һәм ерак туганнарга, дус-ишләргә, күрше-күләнгә, хәтта бер сыйныфта укыган кыз һәм малайларга почта аша котлау открыткалары җибәрү дигән матур гадәт бар иде.

Аларны җыеп куеп, кадерле истәлек итеп саклый да идек әле. Бәйрәмнәр алдыннан, озак еллар күрешмәгән, бер-берләренең бу дөньяда яшәүләрен дә онытып бетерә язган кешеләрдән хәбәр килеп төшә иде. Тиз генә җавап та язып саласың. Өзелергә торган туганлык җепләре ныгып киткәндәй була.

Армиядан хатлар Без илебезнең әллә кайсы чикләрендә, хәтта чит илләрдә дә хезмәт иттек.Ул вакыттагы са-гыну белән тулы солдат хатла- рын кем генә хәтерләми?! Ул бит ике ел дәвамында туган як, туган-нар белән бәйләп торучы төп күпер иде. Әнә шул хатларда әти-әни-ләргә атап әйтелгән иң матур, җылы сүзләр, хисләр була иде. Шул хатлар әти-әнине дә, баланы да яшәтте, сабырлык өстәде, өмет уятты.

Армиядан хатлар

Без илебезнең әллә кайсы чикләрендә, хәтта чит илләрдә дә хезмәт иттек.Ул вакыттагы са-гыну белән тулы солдат хатла-

рын кем генә хәтерләми?! Ул бит

ике ел дәвамында туган як, туган-нар белән бәйләп торучы төп күпер иде. Әнә шул хатларда әти-әни-ләргә атап әйтелгән иң матур, җылы сүзләр, хисләр була иде. Шул хатлар әти-әнине дә, баланы да яшәтте, сабырлык өстәде, өмет уятты.

E-meil (электрон адрес) Соңгы 10 елда хат төшенчәсе традицион мәгънәсен бик күпкә үзгәртте. Гади конверт, открыткаларга алмашка электрон почта, смс хәбәрләр килде. Алар ярдәмендә без шушы минут, секундта ук әллә ничә чакрымнар аерган якыннарга сәлам юллый алабыз. Бүген Россиядә тәүлегенә 2 млн. данә конвертка салынган хат ташылса, электрон почта хезмәтләре аша алынган хат-открыткалар берничә меңгә күбрәк. Әмма әлеге хәбәрләр берничек тә каләм белән кулдан язган сүзләрне алыштыра алмый шул. Аларда җылылык та, нур да юк.    11

E-meil (электрон адрес)

Соңгы 10 елда хат төшенчәсе традицион мәгънәсен бик күпкә үзгәртте. Гади конверт, открыткаларга алмашка электрон почта, смс хәбәрләр килде. Алар ярдәмендә без шушы минут, секундта ук әллә ничә чакрымнар аерган якыннарга сәлам юллый алабыз.

Бүген Россиядә тәүлегенә 2 млн. данә конвертка салынган хат ташылса, электрон почта хезмәтләре аша алынган хат-открыткалар берничә меңгә күбрәк. Әмма әлеге хәбәрләр берничек тә каләм белән кулдан язган сүзләрне алыштыра алмый шул. Аларда җылылык та, нур да юк.

11

Анкета нәтиҗәләре. 1.Сорашуда катнашкан 50 кешенең 37 се телефон аша, 10 сы СМС, 2 се электрон хат , 1 се почта аша аралаша.  2.Күпчелек елга 1 тапкыр хат ала,үзләре дә бик сирәк яки бөтенләй диярлек язмый.  3 . 50 кешенең 30 ы хат язуга уңай мөнәсәбәттә.  4.Күпчелек бүгенге көндә дә элек язылган хатларны истәлек итеп саклый. 11

Анкета нәтиҗәләре.

1.Сорашуда катнашкан 50 кешенең 37 се телефон аша, 10 сы СМС, 2 се электрон хат , 1 се почта аша аралаша.

2.Күпчелек елга 1 тапкыр хат ала,үзләре дә бик сирәк яки бөтенләй диярлек язмый.

3 . 50 кешенең 30 ы хат язуга уңай мөнәсәбәттә.

4.Күпчелек бүгенге көндә дә элек язылган хатларны истәлек итеп саклый.

11

ГИА га әзерләнәбез  “С” биреме

ГИА га әзерләнәбез “С” биреме

Исәнме,якын дустым Зилә!  Сиңа күп сәламнәр юллый дустың Алсу.Синең хәлләрең ничек?  Минем хәлләрем әйбәт.Укып йөрим.Билгеләрем дә бик яхшы. Әле күптән түгел генә инша язу конкурсында катнашып, уңышлы чыгыш ясадым.Бүген мәктәптә математик КВН үт-кәрдек.Безнең команда икенче урынга чыкты. Әле миңа әниләр яңа фотоаппарат алдылар.Хәзерге вакытта фотога төшерү белән шөгыльләнәм.  Тиздән Актанышка татар теле буенча үткәреләчәк олимпиадага барачакмын.  Синең нинди яңалыкларың бар? Буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең.Авылга кайтырга җыенмыйсыңмы?  Ярый,дустым,хатымны тәмамлыйм.Сау бул.Синнән хат көтеп калам.Әти-әниеңә,апаңа миннән сәлам тапшыр.  Кабат сәламнәр белән дустың Алсу.  8 нче февраль 2015 ел

Исәнме,якын дустым Зилә!

Сиңа күп сәламнәр юллый дустың Алсу.Синең хәлләрең ничек?

Минем хәлләрем әйбәт.Укып йөрим.Билгеләрем дә бик яхшы.

Әле күптән түгел генә инша язу конкурсында катнашып,

уңышлы чыгыш ясадым.Бүген мәктәптә математик КВН үт-кәрдек.Безнең команда икенче урынга чыкты. Әле миңа әниләр яңа фотоаппарат алдылар.Хәзерге вакытта фотога төшерү белән шөгыльләнәм.

Тиздән Актанышка татар теле буенча үткәреләчәк олимпиадага барачакмын.

Синең нинди яңалыкларың бар? Буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең.Авылга кайтырга җыенмыйсыңмы?

Ярый,дустым,хатымны тәмамлыйм.Сау бул.Синнән хат көтеп калам.Әти-әниеңә,апаңа миннән сәлам тапшыр.

Кабат сәламнәр белән дустың Алсу.

8 нче февраль 2015 ел

Хатлар, хатлар... Якын кешеңнең һәр хәрефе, һәр иҗеге кадерле. Хатлар - йөрәк тарихы. Күпме серләр саклый алар. Яралы җаннарга шифа, тулган күңелләргә дәва – ул хатлар. Ана хатлары... Бала хатлары... Кайгылы хатлар, борчулы хатлар, җавапсыз хатлар да бихисап. Хатларның төп мәгънәсе йөрәкләрне җылытуда бит... Әйдәгез күңел җылыбызны бер-беребезгә хатлар аша җиткерик. Телевизор карау, компьютерда уйнау вакытын киметеп, кулыбызга ак бит алып, якын кешеләребезгә хатлар юллыйк.

Хатлар, хатлар... Якын кешеңнең һәр хәрефе, һәр иҗеге кадерле. Хатлар - йөрәк тарихы. Күпме серләр саклый алар. Яралы җаннарга шифа, тулган күңелләргә дәва – ул хатлар. Ана хатлары... Бала хатлары... Кайгылы хатлар, борчулы хатлар, җавапсыз хатлар да бихисап. Хатларның төп мәгънәсе йөрәкләрне җылытуда бит... Әйдәгез күңел җылыбызны бер-беребезгә хатлар аша җиткерик.

Телевизор карау, компьютерда уйнау вакытын киметеп, кулыбызга ак бит алып, якын кешеләребезгә хатлар юллыйк.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Презентации

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Хатларда к??ел ?ылысы"

Автор: Хайбрахманова Лайла Зуфаровна

Дата: 05.05.2015

Номер свидетельства: 208383


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства