kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Туган телем- татар теле!"- ачык чара

Нажмите, чтобы узнать подробности

Без туган телебезне, әдәбиятыбызны, халык авыз иҗатын беләбезме? Аның үткәне, хәзергесе, милли бәйрәмнәре һәм мәдәниятебез белән кызыксынабызмы? Үзенең телен камил белгән һәм яраткан, мәдәнияте белән кызыксынып яшәгән кеше генә үзенең милләтенең ышанычлы дәвамчысы.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Туган телем- татар теле!"- ачык чара»

Туган телем-татар теле!

Ачык чара.

Максат: Балаларда укуга, татар теленә карата аңлы караш булдыру;

тел байлыгын үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру, эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү; халык авыз иҗаты һәм фольклоры белән кызыксыну уяту, туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау :компьютер, мультимедия аппараты, уен барышындагы темаларга караган презентация.

( Музыка астында тәрбияче чараны башлап җибәрә)

Тәрбияче:

Исәнмесез, кадерле дуслар! Хөрмәтле килгән кунаклар, укучылар! Без бүген “Туган телем,татар теле”- дип аталган ачык чара уткәрергә җыелдык.

Без туган телебезне, әдәбиятыбызны, халык авыз иҗатын беләбезме? Аның үткәне, хәзергесе, милли бәйрәмнәре һәм мәдәниятебез белән кызыксынабызмы? Үзенең телен камил белгән һәм яраткан, мәдәнияте белән кызыксынып яшәгән кеше генә үзенең милләтенең ышанычлы дәвамчысы. Бүгенге ачык чарабызда шулар турында сөйләшеп, үзебезнең булган белемнәребезне күрсәтсәк иде.

Шигырь «Татар теле» Сайфутдинов Ильдан сөйли.

  • Туган тел! Моннан да көчле,кодрәтле,татлы,назлы,йомшак,матур сүз бар микән? Әти, әни, Туган ил кебек сүзләр белән беррәттән йөри бу сүз!(Шарипова Эльвина)

  • Туган телебез- татар теле,зур тарихлы,бай,җырлы, моңлы тел ул.(Губайдуллин Раниль)



  • Туган тел...Тугач та иң газиз кеше-әниеңнән ишетә башлаган тел.(Ефимова Лиана)



  • Г.Тукайлар нигез салган,7 миллион халык сөйләшкән,дөньядагы 14 тел исэбенэ кергэн, утларга-суларга салсалар да, ассалар-киссәләр дә исән калган иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән,сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! (Хакимов Дилус)

- Күгебез аяз, дөньяларыбыз тыныч, имин булса иде. Шул теләкләр белән без алга ышаныч белән атлыйбыз.(Гиматов Амир)

-  Яңа көн туа. Һәр яңа туган көн җир йөзендәге кешеләргә шатлык, бәхетләр генә алып килсен иде. Үзебездә бары тик яхшы сыйфатлар гына булдырырга тырышабыз, чөнки без- илебезнең өметле киләчәге.(Альмухаметова Гульчачак)

1нче бирем. ( Слайд “ Кем тизрәк”)

Тәрбияче:

Беренче биремебезне башлыйбыз. Әлеге биремнен исеме: “ Кем тизрәк? ” дип атала. Мин сораулар бирәм, сез матур итеп кул күтәреп тулы җаваплар белән җавап бирергә тиеш буласыз.

1. Татарстан флагындагы төсләрне санарга. (яшел, ак, кызыл)

2. Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләр җыелмасы.( Алфавит)

3. Г.Тукайның кайсы шигыре татар халкы өчен гимн булып тора? ( “Туган тел”)

4. Алтын таракның төшеп калган урыны? ( Басмада)

5. Былтыр исемле егет кайсы әкият герое? ( “ Шүрәле” әк.)

6. Татарстандагы дәүләт телләре. ( Рус, татар)

7. Татар телендә ничә сузык аваз бар? ( 12)

8. Капма – каршы мәгънәдәге сүзләр. ( Антоним)



Тэрбияче:

Яхшы. 1нче биремне тәмамладык. Инде 2 нчесен башлыйбыз. ( Слайд “ Игътибарлылык”)

Инде исеменнән үк күренә, уенның бу өлеше игътибарлы булуны сорый. Экранга карап, теманы укыйбыз. Һәр темага икешәр сорау бирелгән,Һәр сорауга дуртәр вариант җавап.Сез дөрес җавапны сайлап әйтергә тиеш буласыз,әйдәгез башлыйбыз!

  1. Татарстан Республикасы



Кайсы шәһәр Татарстан республикасында урнашмаган?

А) Бөгелмә Б) Уфа

Ә) Яр Чаллы В) Түбән Кама



2. Татарстан урманнарында нинди кыргый җәнлекләр юк?

А) бүре Б) фил

Ә) куян В) төлке



2. Татар теле

Сүздәге хатаны тап!

Тәтәрстан

А) бер хата Б) ике хата

Ә) өч хата В) хата юк



Суздәге хатаны тап!

Сабонтуй

А) – бер хата, Б) –ике хата

Ә) –өч хата, В) –хата юк;



3. Татар халык ашлары

( Слайдта рәсем күрсәтелә) Бу нинди ашамлык?

А) вак бәлеш Б) чәкчәк

Ә) өчпочмак В) кыстыбый



Татарларда кунакларны нинди милли ризык белән каршылыйлар?

А) чәкчәк Б) гөбәдия

Ә) өчпочмак В) кош теле



4. Төрлесеннән

1. Казанда чыга торган балалар газетасы?

А) Шәһри Казан Б) Татарстан яшьләре

Ә) Сабантуй В) Ватаным Татарстан



2. Татарларның милли уен коралы?

А) пианино Б) гитара

Ә) аккордеон В) тальян гармун



5. Татар халык авыз иҗаты

1. Татар халык авыз иҗатына нәрсә керми?

А) әкият Б) шигырь

Ә) мәкаль В) җыр



2. “ Әпипә” көенең авторы:

А) Г. Тукай Б) халык

Ә) М.Җәлил В) А. Алиш



6.Шагыйрьләр, язучылар

1. Балалар шагыйрен тап!

А) Р.Миңнуллин Б) Р. Фәйзуллин

Ә) Р.Гаташ В) Ә.Баянов



2. “Шүрәле” әкиятенең авторы кем?

А) Г.Бәширов Б) Г.Тукай

Ә) Г.Исхакый В) Ә.Фәйзи



7. Татар халык киемнәре

1. Татар хатын – кызларының милли баш киеме

А) түбәтәй Б) кепка

Ә) калфак В) бүрек



2. Милли киемнәрдә нинди төс өстенлек итә?

А) кызыл Б) яшел

Ә) ак В) зәңгәр

.

8. Татар халык бәйрәмнәре

1. Сабантуйда нинди ярыш үткәрелми?

А) чүлмәк вату Б) көрәш

Ә) суга сикерү В) капчык сугышы



2.Кайсы бәйрәм татар халык бәйрәменә керми??

А) Сабантуй Б) Корбан гаете

Ә) Ураза гаете В)яңа елны каршылау

Тэрбияче:

( талгын гына музыка куела) Яхшы укучылар, 2 нче турны да тәмамладык. Инде чарабызны дәвам итәбез, “Кәрия-Зәкәрия түгәрәк уенын уйнап китәрбез.

Кәрия-Зәкәрия (татар халык җыры) 

татар халык җыры


Бу - бик яхшы укучы,

Бу - бик яхшы укучы.

Аның укуы яхшы - аннан үрнәк алыгыз,

Аның укуы яхшы - аннан үрнәк алыгыз.


Кушымта:


Кәрия-Зәкәрия коммая,

Кәрия-Зәкәрия коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.


Бу - бик яхшы җырлаучы,

Бу - бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы яхшы - аннан үрнәк алыгыз,

Аның җырлавы яхшы - аннан үрнәк алыгыз.


Кушымта.


Бу - бик яхшы биюче,

Бу - бик яхшы биюче.

Аның биюе яхшы - аннан үрнәк алыгыз,

Аның биюе яхшы - аннан үрнәк алыгыз.

Афәрин балалар бик матур уйнадыгыз, 3нче биремне башлыйбыз.

Бу бирем – “ Сүз төзе” дип атала.(Слайд “Сүз төзе”) Сезгә хәзер “ Сандугач” сүзендәге хәрефләр ярдәмендә яңа сүзләр уйларга.

Тэрбияче:

Балалар , монда да сынатмадыгыз.

Чарабызны дәвам итәбез.

4 нче бирем “Сорау –җавап” Экрандагы сорауларны укыйбыз,дөрес тулы җаваплар белән җавап бирергә тырышабыз, яме

  • Классыгызда ничә малай бар?

  • “Әминә” шигырен беләсеңме?Сөйләп күрсәтә аласыңмы?

  • Кем булырга телисең?Ни өчен?

  • Син нинди йолдызлык астында тудың? Синең фамилияң, исемең ничек?

  • Син ничәнче класста укыйсың?

  • Сиңа ничә яшь?

  • Тәрбиячеләрегезнең исемнәре ничек?

  • Синең туган көнең кайчан?

  • Кайсы фәннәрне яратып үзләштерәсең?

  • Класс җитәкчегез кем?

  • Мәктәп директорының исеме ничек?

  • Иң яраткан ризыгың?

  • Син узеннең адресынны беләсеңме?




Бию”Шома бас”

Тэрбияче:

Уеныбызны дәвам итеп, 5нче биремгә күчәбез.

Бу бирем “ Табышмаклар” дип атала. Экрандагы табышмакларны укыйбыз, дөрес итеп җавап бирәбез.



1. Алсу битле кыз үсте,

Агачтан сикереп төште. ( Алма)



2. Бары төнлә генә нәрсәне күреп була? ( Йолдыз, ай)



3. Карыйбыз да күккә без,

Аны көтә барчабыз!

Килеп җитсә – качабыз. ( Яңгыр)



4. Аягы юк – йөреп тора,

Ачык җиргә кереп тора.

Авызы юк – сызгыра,

Юлдан тузан туздыра. ( Җил)



5. Ул җир астына төшкән,

Кып – кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем тизрәк белер? ( Кызыл чөгендер)



6. Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. ( Суган)



Яхшы, балалар. Монда да тапкырлыгыгызны күрсәттегез. Инде соңгы биремгә килеп җиттек.

6 нчы бирем “Мәкальнең ахырын әйт”-диеп атала. Хәзер мин мәкальнең беренче өлеше экранда язылган, ахырын сез дәвам итәргә тиеш буласыз.

Иле барның...( теле бар)

Күп бел...( аз сөйлә)

Яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр... ( яман белән юлдаш булсаң, башың бетәр)

Ата – ананы тыңлаган – адәм булган...( тыңламаган әрәм булган)

Кешегә таш атсаң... ( үз маңгаеңа тияр)

Тырышкан табар...( ташка кадак кагар)

Үзеңне – үзең мактама... ( кеше сине мактасын)

Күңелең саф булса... ( көннәрең шат булыр)

Яхшылык күрәсең килсә...( яхшылык ит)

Һөнәрле үлмәс...( һөнәрсез көн күрмәс)

Тәрбияче.

Балалар, бу биремдә дә сынатмадыгыз, үзегезнең зирәклегегезне күрсәттегез, афәрин. Безнең ачык чарабыз ахырына якынлашты,. жырыбызны җырлап китәрбез. “И туган, и матур тел”

Балалар, сез бүгенге уенда үзегезнең тапкырлыгыгызны, телебезне ни дәрәҗәдә белүегезне, зирәклегегезне күрсәттегез. Телебез, мәдәниятебез белән күпме күбрәк кызыксынсагыз, күп белергә тырышсагыз, бу милләтебезнең өметле, ышанычлы киләчәге булуы турында сөйли. Рәхмәт сезгә!

Хөрмәтле кунаклар, сезгә игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Туган тел


И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Туган телем- татар теле!"- ачык чара

Автор: Утяганова Флюза Рафаиловна

Дата: 31.10.2021

Номер свидетельства: 590145

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(60) "Тесты по музыкальному искусству "
    ["seo_title"] => string(32) "tiesty-po-muzykal-nomu-iskusstvu"
    ["file_id"] => string(6) "120567"
    ["category_seo"] => string(6) "muzika"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "testi"
    ["date"] => string(10) "1413736087"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства