Исрафилова Фирая Вагыйз кызы.
Менделеев районы Абалач урта гомуми белем бирү мәктәбе
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
“И туган тел”.
( Туган телләр көненә багышланган кичә)
Максат: Ата – аналар, укытучылар, укучыларга ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтеп, туган телне ихтирам итү хисе тәрбияләү.
Кичә үтәчәк бүлмә татар өе кебек итеп бизәлә. Чигүле пәрдәләр, суккан сөлгеләр эленә. Бүлмәгә түбәндәге плакатларны элергә мөмкин:
“И туган тел, и матур тел!
Әткәм - әнкәмнең теле.”
Г. Тукай.
“Анам теле миңа – халкым теле,
Аннан башка минем халкым юк,
Йөрәгендә халкы булмаганның
Кеше булырга да хакы юк.”
Р.Гарипов.
Кичә башланганда “Туган тел” җыры яңгырый.
Егет. И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
Кыз. Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән.
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
Егет. Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган...
Кыз. Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, иң авыр сынауларда да сынмаган – сыналмаган, баш имәгән горур татар теле! Бүген без сиңа дан җырлыйбыз, сине олылыйбыз.
1 укучы. Анам теле, сине өзелеп яратканга,
Очам дисәк, безгә булдың канатлар да;
Дошман белән көрәшкәндә - үткен кылыч,
Балдан татлы – дуслар белән сайрашканда.
укучы. Күңелләрдән – күңелләргә юл саласың,
Сусаганда эссе чүлдә су табасың;
Алышларда арысланга тиңдәш итеп,
Тоткынлыкта тимер булып таш ярасың.
укучы. Җырларның да иң татлысы синдә генә,
Уйларның да иң яктысы синдә генә.
Туган илнең, туган телнең матурлыгы
Якты илһам бирми икән кемгә генә.
укучы. Кайчагында адашкандай булам да мин,
Уңны – сулны шәйләмичә, егылам, димен,
Туган телем балкыта да барыр юлны
Күз алдымда ярылып ята кыйблам минем.
укучы .Һәркемгә дә иң газиз тел – ана теле,
Анда гына сабый чакның раушан гөле –
Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,
Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.
(“Бишек җыры”)
Егет. Халкың кебек уңган да син
Хезмәттә син көне – төне.
Ир егетләреңдәй дәртле,
Гайрәтле син, татар теле.
Ассалар да, киссәләр дә,
Үлмәдең син, калдың тере,
Чукындырган чагында да
Чукынмадың, татар теле.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине?!
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
И мөкатдәс Тукай теле.
Кыз. Төрмәләргә дә яптылар,
Җәлил белән бергә сине.
Төрмәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле.
Кояш гөлгә үрелә,
Дөнья нурга күмелә.
Туган илем, туган телем
Якын, газиз күңелгә.
(“Туган тел”)
Егет. Газиз телем гасыр диңгезләрен
Кичә - кичә килгән ерактан.
Шушы телдә, бәхет теләп илгә
Җырларымны миргә яңгыратам.
(Җыр)
Кыз. Гаҗәп бу җир! Я ул рәссам кебек
Я ул җырчы, җырның остазы
Үлән төсе – җилләр, чәчәк назы,
Кош тавышы аның моң, сазы.
Үз телемдә ул барсын да миңа
Җырлый, көйли, сөйли һәр көнне
И туган җир! Ничек яшәр идем
Аңламасам синең телеңне?!
1 сыйныф укучылары чыгышы:
1 укучы. Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
Үз телеңне сөймәгәндә
Ярты ул алган белем.
Канатсыз коштай буласың,
Белмәсәң ана телен.
2 укучы. Сандугач язын сагынып
Кайтса да туган илен,
Үз илен онытса әгәр,
Аны назламас идем.
Әткәң - әнкәң телен белсәң,
Адашмассың кайда да
Туган телемдә эндәшәм
Кояшка да айга да.
укучы. Туган телемдә аңлашам
Үткән, бүгенгем белән.
Әлифбамны дога итеп,
Укыймын күңелемнән.
Игелекле булып үсим
Газиз Туган илемә.
Туган ил бер генә була –
Әнкәй кебек бер генә.
(Җыр “Кояшлы ил”)
Егет. Арттырмыйм да, киметмим дә - шуны бел –
Татар теле – энҗе – мәрҗән тулы тел.
Моңлы тел ул, нурлы тел ул Туган тел
Баш очында кояш булып тора гел.
Кыз. Изге сүзләр болар барсы, изге догам,
Минем арттан кабатла син, әйдә, балам.
Күңелеңнең түренә үк калсын кереп,
Яши – яши аңларсың син барча серен.
Бергә: Моңлы тел ул, нурлы тел ул туган тел!
Баш очында кояш булып тора гел.
(Җыр “И туган тел”)