kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Урок Математика,1класс

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок Математика в 1 классе.Повторение и закрепление темы сантиметр.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Урок Математика,1класс»











Сантиметрны ныгыту

1 сыйныфта математика дәресе













Тема: Сантиметрны ныгыту.

Максат: Озынлык үлчәү берәмлеге сантиметрны ныгыту.

Бурычлар: 1) Кисемтәләрнең озынлыгын сантиметрларда сыза һәм үлчи белүләрен, күппочмакларның якларын сантиметрларда үлчи белүләрен ныгыту;

2) Алган белемнәрне практикада кулланырга өйрәтү;

3) 10 эчендә телдән мисалларны чишү осталыкларын, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү;

4) Цифрларны кабатлау;

5) Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлый һәм тәмамлый белүләрен үстерү.

Дәрес тибы: Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Җиһазлау: Таратма материаллар (лента), биремле карточкалар, үзбәя өчен кызыл, яшел, сары түгәрәкләр, санлы карточкалар, эш дәфтәре, ноутбук, кайчылар.

Кулланылган сингапур структуралары: Тэйк Оф -Тач Даун, Фолоу зе лидер, Конэрс

Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхси уку эшчәнлеге: укучыларда уку эшчәнлегенә, дәрес темасына кызыксыну уяту, дәрескә карата уңай мөнәсәбәт булдыру.

Танып – белү эшчәнлеге: линейка инструментының стандартлылыгын һәм универсальлеген “ачу”.

Регулятив уку эшчәнлеге: биремнәрнең үтәлешенә үзбәя куя белү.

Коммуникатив уку эшчәнлеге: күршең белән хезмәттәшлек итү.

Дәрес барышы

  1. Оештыру, мотивлаштыру.

  1. Исәнләшү. Сыйныфташларны сәламләү (кара-каршы, җилкәдәш күршеләрне сәламләү).

  2. Уңай психологик халәт тудыру.

Ә хәзер бер-беребезгә карап, уңышлар теләп елмаябыз.

  1. Телдән исәпләү. Тэйк Оф –Тач Даун





(Укытучы әйткән фикерләр белән килешүче укучылар урыннарыннан торып баса, килешмәүчеләр утырган килеш кала).

  • 2 гә 2 не кушкач - 4 була. Әйе

  • 5 кә 5 не кушкач – 10 була. Әйе

  • 1 гә 6 ны кушкач – 8 була. Юк ( 7 була)

  • 8 дән 2 не алгач – 6 була. Әйе

  • 3 кә 4 не кушкач – 7 була. Әйе

  • 6 га 3 не кушкач – 9 була. Әйе

  • 8 дән 4 не алгач – 2 кала. Юк (4 кала)

  • 0 гә 9 ны кушкач – 9 була. Әйе

  • 2 гә 7 не кушкач – 9 була. Әйе

  • 5 тән 0 не алгач – 0 кала. Юк (5 кала)

  • 3 кә 3 не кушкач – 6 була. Әйе

  • 7 дән 2 не алгач – 5 кала. Әйе III. Тема буенча эш.

-Укучылар, үткән дәрестә без нинди озынлык үлчәү берәмлеге белән таныштык? (сантиметр).

- Без линейка белән нәрсәләрнең озынлыкларын үлчәдек? (карандаш, кисточка, кадак, шөреп, кисемтә).

- Ә бүген без дәрестә ниләр эшләрбез икән? (сантиметрны кабатларбыз).

1. Дәфтәрләрдә эш.

1) Матур язу. (2 ле санын язу)

- Кайсы сан бик матур һәм дөрес килеп чыкты, астына карандаш белән сызып куябыз.

- Бүгенге числоны язабыз.

2) 1 нче биремне эшләү.

- Дәфтәрләргә 7 см лы һәм 5 см лы ике кисемтә сызабыз, өсләренә ничә сантиметр икәнен язып куябыз. Сезгә 1 мин вакыт бирелә.

- Кисемтәләрегезне үлчәп карагыз әле, дөрес сыздыгызмы икән? - Ә хәзер дәфтәрләрне җилкә күршеләргә бирәбез. Алар тикшереп карасыннар.

Укытучы эшләрне карап чыга, 7 см лы кисемтә белән 5 см лы кисемтә чагыштырыла, чагыштыру дәфтәрләргә языла. 7 см 5 cм



3) 2 нче биремне эшләү.

-Дәфтәрләргә 1 шакмак киңлегендә 9 см лы тасма сызабыз. Шул тасманы 4 см лы һәм 5 см лы итеп ике кисәккә бүләбез. Сезгә 2 мин вакыт бирелә.

- Тасмаларыгызны үлчәп карагыз әле, дөрес сыздыгызмы икән? - Ә хәзер дәфтәрләрне каршы як күршеләргә бирәбез. Алар тикшереп карасыннар.

Укытучы балаларның эшләрен карап чыга.

IV. Физкультминутка. Фолоу зе лидер

( 1 нче сандагы укучы - лидер башкарган хәрәкәтләрне һәр укучы кабатлый (бии), көй алышынганда лидерлык 2 нче сандагы укучыга күчә, аннары 3 нче, 4 нче укучыга күчә).

2. Карточкалар белән эш.

- Иң беренче эш итеп карточкаларга номерларыгызны язып куегыз.

-Карточкаларга геометрик фигуралар (дүртпочмаклар, турыпочмаклыклар) ясалган. Аларның якларын үлчәп, һәр ягының ничә сантиметр икәнлеген язып чыгарга кирәк. Сезгә ярты минут вакыт бирелә.

-Эшләрегезне тикшерегез, аннары җилкә күршеләрегезгә бирегез. Алар да тикшереп карасыннар.

Укытучы да балаларның эшләрен карап чыга.

3. Алган белемнәрне практикада куллану.

-Мин сезгә тасмалар бирәм. Үлчәп 10 см озынлыгында тасма кисеп аласыз һәм үз номерыгызны язып куясыз. Сезгә ярты минут вакыт бирелә.

-Тасмаларыгызны үлчәп карагыз әле, дөрес кистегезме икән? -Ә хәзер тасмаларыгызны каршы як күршеләрегезгә бирегез, тикшереп карасыннар.

Укытучы да балаларның эшләрен карап чыга.

V. Үткәннәрне кабатлау. Конэрс

1) Саннарны, цифрларны беләбезме икән?

(Укытучы әйткән сорауларга җаваплар буенча укучылар төрле почмакларга баралар).

-10 санмы ул, әллә цифрмы? (9,0,6,8,11)

-Алинә,ни өчен шулай уйлыйсың?



2) Телдән 1 гамәлле мәсьәләләр чишү.

а) Агачта 7 чыпчык утыра иде. Тагын 3 чыпчык очып килде. Хәзер агачта ничә чыпчык булды? (10)

б) Тәлинкәдә 8 алма бар иде. Балалар шуның 3 сен ашадылар. Тәлинкәдә ничә алма калды. (5)

в) Алсуның 5 открыткасы бар иде. Әнисе аңа тагын 2 открытка алып кайтты. Алсуның ничә открыткасы булды? (7)

VI. Рефлекция, бәяләү.

  1. Дәрескә гомуми йомгак.

-Дәрестә ниләр эшләдек?

-Нәрсәләрне ныгыттык?

- Нәрсәләргә өйрәндек?

2. Укучылар дәрестә үзләренең эшчәнлекләренә үзбәя бирәләр.

-Укучылар, сезнең алда 3 түгәрәк тора. (Кызыл, яшел, сары). Дәрес сезгә ошаса, сез барысын да аңлагансыз икән – кызыл, аңлашылып бетмәгән нәрсәләр калган булса – яшел түгәрәк күтәрерсез. Инде берни дә аңламаган булсагыз – сары түгәрәк күтәрегез.

Дәрестә барыгыз да актив катнашты. Булдырдыгыз.

Ә хәзер бастык. Дәрес тәмам, чыгарга була.




























Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Математика

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Урок Математика,1класс

Автор: Нуриева Гульнур Зиннуровна

Дата: 01.11.2017

Номер свидетельства: 436015

Похожие файлы

object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(82) "Конспект урока -технологическая карта урока "
    ["seo_title"] => string(49) "konspiekt-uroka-tiekhnologhichieskaia-karta-uroka"
    ["file_id"] => string(6) "238457"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1444569294"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства