kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

« 1000 эчендә язмача тапкырлау алымнары”

Нажмите, чтобы узнать подробности

Познакомить умножением  трёхзначного числа на однозначное

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«« 1000 эчендә язмача тапкырлау алымнары”»

Алпар урта гомумбелем мәктәбе



















Укытучы: Муртазина Гөлия Нәсибулла кызы











2019 нчы ел

Тема « 1000 эчендә язмача тапкырлау алымнары”

Максат: Өчурынлы саннарны берурынлы саннарга язмача тапкырлау алымы белән таныштырырга .

Бурычлары:

  • Укучыларны өчурынлы саннарны берурынлы саннарга баганалап тапкырлау ны дөрес язарга өйрәтү;

  • 1000 эчендә разряд саннары турындагы белемнәрне ныгыту,мәсьәлә чишү күнекмәләрен камилләштерү, фикерләү, танып-белү эшчәнлеген үстерү.

  • Математикага мәхәббәт тәрбияләү.

Планлаштырган нәтиҗәләр:

Шәхси-укуга һәм үзеңненң белемеңә уңай караш формалаштыру,иҗади күзаллауны үстерү.

Метапредметлы:

Регулятив –укучылар белән үзеңнең уку гамәлләрен оештыру: планлаштыру, укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү; уку гамәлләре нәтиҗәсе

  • Танып белү универсаль уку гамәлләре проблемалы сорауга җавап табарга, анализлый белергә.

  • Коммуникатив универсаль уку гамәлләре–Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

  • Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү

  • Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

  • Дәрес төре: катнаш ( белемнәрне ныгыту һәм укучыларны яңа материал белән таныштыру дәресе)

Материал: дәреслек (М.И.Моро,2 кисәк,88 нче бит),методик кулланма, презентация, проектор,экран,

Дәрес барышы

I этап. Оештыру моменты (Слайд 1)

– Тыныч кына утырабыз,эшли башлыйбыз.

-яңа дәрес безгә бары яхшылык кына алып килсен!

II этап. Бармакларга гимнастика

- Без математика дәресендә күп язабыз, шуның өчен бармакларга бер аз гимнастика ясап алабыз.:

Аяклар бергә , арка туры

Без пианино артында утырабыз.

Без пианинода уйнарга өйрәнәбез,

Аяклар бергә , арка туры.

III этап. Матур язу.

-Дәфтәрләрне ачтык, числоны ,сыйныф эшен язабыз.

Бүген матур язу күнегүенә без 2 йөз,4 дистә, 5 берәмлек булган санны язабыз.-

- Бу нинди сан? Слайд 2

- Без бу сан турында нәрсә әйтә алабыз? (өчурынлы,так, бу санны язу өчен безгә 3 цифр кирәк) Слайды 3, 4, 5

IV этап. Телдән исәпләү

  1. Блиц – турнир

-Бер түтәлдән 27 кабак,ә икенчесеннән 13 кабак җыеп алганнар.Аларны10 шар итеп һәр кәрзингә салганнар.Ничә кәрзин кирәк булды? (4 кәрзин)

-Балалар һәр банкага 2 шәр кг нан 4 банка кура җиләге җыйганнар. Кайнатма өчен 3 кг ын тотканнар. Ничә кг. Кура җиләге калган? (2 х 4 – 3 = 5 кг)

-Әдилә 7 гөмбә, Алия 4 тапкыр күбрәк гөмбә тапкан.Алия ничә гөмбә тапкан?

7 х 4 = 28( г.)



  1. Математик диктант

  1. Аерма 43 кә тигез,киметүче 26, кимүчене табыгыз.(69)

  2. Кимүче 78,аерма 19,киметүчене табыгыз.(59)

  3. 94 һәм 37 саннарының аермасын табыгыз.(57)

  4. Ике санныә тапкырчыгышы 36 га тигез. Беренче тапкырлаучы 4, икенче тапкырлаучы ничәгә тигез? (9)

  5. 27 не 3 кә бүләргә.(9)

  6. 56 8 дән ничә тапкырга зур? (7)

  7. 12 не 4 кә тапкырлагач, тапкырчыгыш ничәгә тигез? (48)



  1. Зирәклеккә мәсьәлә.

1 елда 30 көн ничә айда бар?

(11, февральдә – 28 яисә 29 көн)

  1. Киләсе аңлатмаларны табабыз: Слайд 11

34 ∙ 2

234 ∙ 2

V этап. Яңа тема өстендә эш.

1. Проблемлы сорау кую.

– Бу аңлатмаларны нәрсә берләштерә? (34 ∙ 2 и 234 ∙ 2 )

– Ни өчен соңгы аңлатманы сез таба алмадыгы? Авырлык нәрсәдә?

2. проблемлы ситуациядән чыгу.

– Бүгенге дәрес темасын билгелибез. (Слайд 12)

Өчурынлы саннарны берурынлы саннарга язмача тапкырларга өйрәнү.

–Ничек исәплисез,аңлатып бирегез әле? (Укучылар 2 ысулны әйтергә мөмкиннәр)

1) 34 * 2= (30+4) *2=30 * 2 + 4 * 2=60 + 8= 68

234 * 2=(200+ 30+4) * 2=200 * 2+ 30 * 2 + 4 * 2=400+60 + 8=468

2)  Баганалап исәпләү.

– Кайсы ысул сезгә исәпләргә җиңелрәк? (Икенчесе-баганалап,язылыш кыска)

– икеурынлы саннарны берурынлы санга тапкырлауга нигезләнеп, яңа теманы аңлаттык.

  • Әйдәгез әле өчурынлы саннарны берурынлы санга тапкырлауның алгоритмын төзик

– Тактада алгоритм (карточкаларда)

  1. Язам

  2. Берәмлекләрне тапкырлыйм

  3. Дистәләрне тапкырлыйм

  4. Йөзләрне тапкырлыйм

  5. Җавапны укыйм

-Үзебезнең чыгарган нәтиҗәне дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырабыз

- Дәреслекнең 88 нче битен ачабыз,кагыйдәне укыйбыз.

VI этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

-88 нче бит ,№1

-Алгоритмны кулланып тапкырлауны башкарабыз

VII этап. Физкультминутка

VШ этап. Үткәннәрне ныгыту. (Слайд 17)

  • 88 нче бит ,№3

  • Мәсьәләне укыйбыз. Шартын укыйбыз.

–Мәсьәләгә кыскача язылышны ничек күрсәтербез, уйлагыз әле. (Схематик сызым )

20 м

I______I______I_____I______I______I

?



16 м

I______I______I_____I______I

?

- Мәсьәләдә нәрсә билгеле ? (20 шәр метрдан 5 төргәк,16 шар метрдан 4 теплица)

- (Мәсьәләнең соравына җавап бирер өчен,нәрсәне белергә кирәк?( ничә метр сатып алдылар һәм теплицга күпме кирәк)

- Без моны белә алабызмы? (әйе )

-Нинди гамәл белән ? (Тапкырлау)

- Аннары нишлибез? (җавапларны чагыштырабыз)

- Әйдәгез чишелешне язып куябыз:

1) 20 ∙ 5 = 100(м) – алдылар

2) 16 ∙ 4 = 64 (м) –теплицага кирәк

10064

-Нинди нәтиҗә ясыйбыз? (Плёнка җитә.)

-Җавапны язабыз.. (Плёнка җитә.)

- Мәсьәләнең икенче соравын мөстәкыйль эшлибез.(Бер укучы тактада эшли

1) 20 ∙ 5 = 100 (м) –алганнар

2) 25 ∙ 4 = 100(м) – теплицага кирәк

100 = 100

Ответ: плёнка җитә

3. Мөстәкыйль эш. (№ 4, с. 88)

(Слайд 13)

75 : 15 – 5= 0                   72 : 9 + 2 = 10

48 – 48 : 6 = 40                64 + 17 * 2 = 98

36 : 6 : 6 = 1                     56 – 9 * 6 = 2

IX этап. Рефлексия .

– Сез дәрестә нинди яңа эшкә өйрәндегез?

– Сезгә күбесенчә нәрсә ошады?

- Нәрсә авыр булды?

- Үз эшегезне бәяләгез(Слайд14)

X этап. Өй эше. (Слайд 15)

  1. 74 н.б., №1 (1, 3 багана)

  1. . №5, 74н.б.

  2. №5,88н.б.













Алгоритм

  1. Язам



  1. Берәмлекләрне тапкырлыйм



  1. Дистәләрне тапкырлыйм



  1. Йөзләрне тапкырлыйм



  1. Җавапны укыйм



8



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Математика

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
« 1000 эчендә язмача тапкырлау алымнары”

Автор: Муртазина Гулия Насибулловна

Дата: 14.06.2019

Номер свидетельства: 514841

Похожие файлы

object(ArrayObject)#871 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(224) "Конспект урока по математике в 1, 3 классах  "Кушу ??м алу",  "Язмача алу ??м кушу. ?чурынлы саннарны язмача алу  ??м кушу алымнары""
    ["seo_title"] => string(134) "konspiekt-uroka-po-matiematikie-v-1-3-klassakh-kushu-h-m-alu-iazmacha-alu-h-m-kushu-ochurynly-sannarny-iazmacha-alu-h-m-kushu-alymnary"
    ["file_id"] => string(6) "318429"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1460571506"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства