kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Внеклассное мероприятие по математике "МАТЕМАТИКА- ф?нн?р патшасы!"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Внеклассное мероприятие по математике "МАТЕМАТИКА- ф?нн?р патшасы!" рекомендую прводить во время Недели математики. Занятие предусматривает соревнование нескольких команд.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие по математике "МАТЕМАТИКА- ф?нн?р патшасы!"»

МАТЕМАТИКА- ФӘННӘР ПАТШАСЫ!


Укучылар, атналыкның икенче көне бара. Математикадан зиһеннәрне сынап карыйк, көч сынашыйк. Сезнең күбегез математика белән кызыксына, күп белергә тырыша. Дөрес, кайберәүләр математиканы “коры фән” дип саный. Әмма аның үз матурлыгы, гүзәллеге бар.

Математика кешене уйларга, фикер йөртергә өйрәтә. Ул сезгә читен мәсьәләләрне хәл итәргә, башка фәннәрне үзләштерергә, тирә - юньдәге күренеш һәм вакыйгаларның асылына төшенергә ярдәм итәр.

Бу фән тормышта һәркемгә - эшчегә, механизаторга да, терлекчелектә эшләүчегә дә кирәк. Шуңа күрә, киләчәктә, үзегезгә белгечлек сайлаганда, аның ярдәме тиячәк.


Математика. Шулай булган. Шулай булыр. Бу мәңгелек.


Хәтереңдә яңарт әле, Архимедны-

Бар гомерен шушы фәнгә багышлаган,

Авыр булган тик сынмаган ,сыгылмаган-

Куәт алган табышлардан – ачышлардан.


Я булмаса мәшһүр Виет! Юк белмәүче

Тигезләмә тамырлары формуласын
Бөек Декарт!Мең ел элек файдаланган

Хезмәтендә координата системасын.


Рус халкының бөек улы Лобачевский,

Шаккатырган ачышлары – чын Коперник!

Ковалевская, Чебышевлар...Күпләр алар,

Бар да титан, бар да даһи,бар да бөек.


Чын талантлар,тирән фикер ияләре,

Гасырларга бер туучы асылташлар!

Иеләләр бу затларга сокланудан

Беркайчан да иелмәгән горур башлар.


БАШЛАНГЫЧЛАР...

Нил елгасы зур диңгезгә

Койган җ ирдә.

Бик борыңгы , чыдамаслык –

Эссе илдә,

Пирамида патшалыгы –

Ул Египет.


Бөеклеккә ирешә монда

Грек Евклид.

Геометрия - шөгыле һәм
Табынганы,

Тиңсез хезмәт - “Башлангычлар”

Табынганы.


Математиканы өйрәнегез! Математиканы белсәгез ,барысын да белерсез.

А. Крылов

Табигатьнең бөек китабы математик символлар белән язылган,

. Г Галилей

Химия физиканың уң кулы , ә математика аның күзе.

М. Ломоносов

Математикада матурлык гаять зур роль уйный.

Чеботарев

Математик мәгълүматларны укучы үзе мөстәкыйль рәвештә аңлап,иҗади үзләштергәндә генә аларны оста һәм файдалы итеп куллана ала.

Колмагоров

Математика акылны дисциплиналаштыра,логик фикер йөртергә өйрәтә. Математика – акыл гимнастикасы ул , дип юкка гына әйтмиләр.

Калинин

Математика – фәннәр патшасы, ә арифметика математика патшасы. Гаусс

Йөрәгең белән шагыйрь булмасаң, математик булып булмый.

С. Ковалевская

Математикага гимн.

(Өйрәтәләр мәктәптә көенә)


Тигезләмәләр чишү,

Радикаллар исәпләү –

Кызык та соң математика дәресе.

Чыгарылма алырга,

Интеграллар табарга –

Мавыктыргыч искиткеч бит һәрберсе дә.


Геометрия кирәк,

Камил белүче сирәк –

Бихисап сер яшерелгән һәр җисемдә.

Аксиомалар белсәң,

Теоремада йөзсәң,

Гөрләп барыр эшләреңнең һәрберсе дә.


Ул – фәннәрнең патшасы,

Санлый аны барчасы,

Буыннардан – буыннарга ул калачак.

Камилләштерү аңны,

Бөтен максаты аның,

Шулай булган, шулай булыр һәм булачак!


5 нче сыйныфлар чыгышы .


Хәзер без сезнең белән “Аңла мине” яки “Кыек атып тидерү”уены уйныйбыз.

1. Берни дә түгел.

Бу цифр – колобок түгел, ул буш түгәрәк. (Нуль)

2. Сызым инструменты.

Ике аяк сөйләшкәннәр дуга һәм түгәрәк ясарга. (Циркуль)

3.Балалар уенчыгы.

Дөньяның бер могҗизасы- египет фараоны патшаларының каберлеге.

Геометрик җисем-күпкырлык. (Пирамида)

4.Геометрик фигура.

Ул коткару өчен дә була ала.

Яссылыкның әйләнә белән киселгән өлеше. (Тугәрәк)

5.Ике аңлатма чагыштырмасы.

3/5 чагыштырмасы. (Вакланма)

6.Аны кибеттә кулланалар.

Иң гади калькулятор. (Счет)

Баскычка шарчыклар эленгән, чалт-да чолт-санарга өйрән генә.

7.Алар кояштан безгә кадәр киләләр.

Координаталарныкы һәм санлы була ала.

Турының бер өлеше. (Нур)

8.Мәктәптә өйрәнелә торган функция.

Аның белән тригонометрия үткәндә очрашалар.

Ул “минус” сүзеннән бер хәреф белән генә аерылып тора. (Синус)

9.Аның алтмыштан бере бер минутка тигез.

Алар спиртлы эчемлекләр этикеткасында да бар.

Почмак үлчәү берәмлеге. (Градус)

10.Математикада раслау.

Беренчесе белән 7 класста очрашасың.

Аны исбатларга кирәк. (Теорема)


6 нчы сыйныф чыгышы.


Фикерләүне тикшерәбез:


1. 1) Ул шундый әйбер, аны башта белмисең һәм эшлисең килсә беләсең дә -эшлисең дә.

2) Кайчак мәсьәләләр шуның ярдәмендә генә чишеләләр.

3)Мин аның яфраклары яки сабаклары барын белмим, ләкин тамырлары бар. Берәү дә булырга, күп тә булырга мөмкин. Кайберләренең тамыры бөтенләй юк.

4) 2 класста - алар гади, 7 дә - сызыкча, 8 дә - квадрат, 10 да – тригонометрик. (тигезләмәләр)

2.1) Ул бер галим исеме белән аталган. Бу галим бик танылган, аны өйрәнмәгән кеше дә белә.

2) Анда балачактан ук бөтен кеше белә һәм мәктәптә яңадан өйрәнә торган фигура турында сөйләнә. Һәм без аннан бу фигуранының яклары турында беләбез.

3) Аны исбатларга кирәк. Ә ни өчен? Ул бит аны бик күптәннән исбатлаган инде.

4) Бу галимнең үз мәктәбе булган.

(пифагор теоремасы)

7 нче сыйныф чыгышы.


Укучылар әзерләнгән арада математик мәзәк укып үтәм:

Мин сезгә ел дәвамында безнең һич кенә дә укырга вакыт булмавын исбатлап үтим әле. Бер елда 365 көн. Аларның 52 се – якшәмбегә туры килә. Калган ял көннәре дә бар бит әле, алары 10 көн. Димәк 62 көн төшеп кала. Җәйге, кышкы каникуллар 100 көнне тәшкил итә. Димәк 162 көн төшеп кала дигән сүз. Төнлә мәктәпкә йөрмиләр. Төннәр елның яртысын алып тора дип исәпләсәк 182 көн төшеп кала. Димәк барысын да алып исәпләсәк 20 көн кала. Ә бит мәктәптә дәресләр көне буе бармый, тәүлекнең дүрттән бер өлешен генә укыйбыз, димәк тагын 15 көн төшеп кала. Безнең бары тик 5 кенә көн кала. Ул арада гына күпме өйрәнергә була соң?

8 нче сыйныф чыгышы.


“Шырпылы” мәсъәлә:

VI-IV=XI; X+X= I; IV-V=I

Тигезлекләр дөрес түгел. Алар дөрес булсын өчен, бер шырпыны ничек күчерергә кирәк?

(VI+V=XI; XI-X=I; X-IX=I; VI-V=I)


9 нчы сыйныф чыгышы.


“Арифметик табышмаклар”

Ничә тай?

Аяклары кырык дүрт,

Бар да чаба уйнаклап.

Болар ничә тай булыр,

Яле, тизрәк уйлап тап? (11)


Ничә шар булыр?

Алты шар да, алты шар,

Барсы да алтын шар.

Тагын булса андый шар.

Алты җирдә алтышар, Ничә булыр алтын шар? (48)


Сиксән ит.

Ничек итсән ит,

Бишне сиксән ит. (5*16=80)


11 нче сыйныф чыгышы.



Балачак кеше гомеренең иң гүзәл мизгеле. Еллар үткәч тә, бүгенге кичә мәктәп елларының матур хатирәсе булып калсын. Киләчәктә үзегезгә нинди генә профессия сайлап алсагыз да, математика һәркайсыгызга да кирәк була. Шәт сизеп алгансыз: җитмәсә ул шундый кызыклы һәм мавыктыргыч та. Иксез чиксез математика диңгезендә сезгә уңышлар. Саубулыгыз.



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Математика

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Внеклассное мероприятие по математике "МАТЕМАТИКА- ф?нн?р патшасы!"

Автор: Тухватуллина Люция Миннулловна

Дата: 22.03.2016

Номер свидетельства: 308603


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства