Урман – яшәү чыганагы
Татарстан республикасы, шул исәптән безнең Алабуга җирлеге дә табигать байлыкларының мул булуы белән аерылып тора. Аның калын урманнары, киң елгалары, челтерәп ага торган саф сулы чишмәләре, күп төрле казылма байлыклары бар. Әмма табигать азык-төлек һәм материал чыганагы гына түгел. Ул кешегә күпме шатлык һәм илһам бирә. Безне чолгап алган табигатьнең төрлелеге, андагы үсемлекләр дөньясы, кыргый җәнлекләре, сайрар кошлары, төрле авазлары, төсләре һәм формалары кешеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итә, алардан ул үзенә үткен күзәтүчеләр хәзерли. Шагыйрь сүзләре белән әйтсәк:
Шаулый синең нарат урманнарың,
Чылтырап ага борма суларың.
Яз килгәндә, яшел юрганнарын
Җиргә җәя иген басуларың.
Ак күбәләкләр уйната – уйната , куе урманнар, биек тау итәкләреннән, әрәмәләр арасыннан армый – талмый Чулман (Кама) ага. Чулман агышы- безнең йөрәк тибешебез, яр буйлары – газиз туган туфрагыбыз, ата – бабаларыбыз истәлеге, алар белән безне тоташтыра торган хәтер күпере.
Кама буе – туган як,
Гөлләр үсә торган як.
Гүзәллеге күңелләрдән
Җырга күчә торган як.
Бу шигъри юллар безнең Кама буйларында урнашкан борынгы да, искиткеч гүзәл дә шәһәребез Алабуга турында. Бу җирлекнең матурлыгын, тарихи истәлекләрен саклау безнең – шушы төбәктә яшәүчеләренең иң изге бурычы.
Мин Алабуганың гүзәл табигатен дөньяга танытучы якташыбыз Иван Иванович Шишкинны илһамландырган, үлемсез әсәрләр иҗат иттергән урманга тукталасым килә.
Урман – яшәү чыганагы, урмансыз су юк, су булмаса – икмәксез калабыз. Табигать анабыз безне киендерә дә, ашата да, әчертә дә. Шуны күздә тотып булса кирәк, Берләшкән Милләтләр Оешмасы 2013нче елның 21 нче март көнен Урман көне буларак билгеләп үтте. Димәк, ел саен Урман көне билгеләп үтеләчәк.
Дөньядагы иң зур урман запасы Россиядә. Ул шуның белән дан тота да. Татарстан республикасы урманнары күплеге белән әллә ни мактана алмый. Барлык мәйданның 17,5 % - 1млн 271,1 мең гектарын – урманнар тәшкил итә. Ә бит 1800 нче елларда әлеге күрсәткеч 52 % булган. Сугыш еллары, аннан соң зур шәһәрләр төзү, янгыннар урманарны нык киметкән. Һәр йөз ел саен 1 миллион гектар урман юкка чыга икән. 2010 нчы елгы корылык аркасында гына да республикабызда 99 янгын очрагы теркәлеп, 168 гектар урман янып көл булган.
Урманны бетерүнең тагын ике юлы бар. Берсе – кисеп, тураклап бетерү, икенчесе – кисмичә. Агачлар озак үскән саен, кислород бүленеп чыкмый башлый. Вакыт-вакыт аларны яңартып торырга кирәк, диләр урманчылар. Безнең урманнарда үсүче йомшак яфраклы агачларны алыштырыр вакыт җиткән. Шул максаттан Алабуга махсус икътисадый зонасында Төркиянең “Кастамонд Энтегре” дигән компаниясенең заводы сафка басачак. Фаразлар буенча, 2015 нче елда анда көненә 3000 кубометр агач эшкәртелергә тиеш. Бу – агач төялгән 150 машина дигән сүз.
Кешелекнең изге бурычы – мөмкин кадәр табигатьне саклау, үзеннән соң килгән буыннарга калдыру. Урманнарны саклауда кешеләрнең роле зур. Урманда чыккан янгынның йөздән 99 очрагына кеше гаепле. Учак ягып, аны сүндермичә калдыру да, тәмәке төпчеген кипкән үләнгә атып калдыру да – урманга бик зур зыян сала. Моннан тыш ял итәргә чыгучылар үзләреннән соң күпләп пыяла һәм пластик савытлар, чүп-чар калдыралар. Күз алдына китерик әле, Шишкиның йөзьяшәр наратлары һәм аның төпләрендә зур чүп өеме! Уйланырлык бит бу!
Алабуга шәһәренә ел саен меңнәрчә туристлар, күренекле шәхесләр килә. Кунакларга агач утырту мөмкинлеге тудырылсын иде... Югары уку йортларын тәмамлаучылар, чыгарылыш сыйныф укучылары да ел саен бер төп кенә агач утыртса да – никадәр яшеллек артачак. Еллар узгач, кабат туган якка кайткач, үзебез утырткан агачларны күреп сокланып йөрер идек.
Табигать – безнең газиз йортыбыз бит ул. Туган йортыбызны җыйнак та, матур да, чиста да тотсак, үсемлекләре дә вакытында чәчәк атып, урманы да шаулап үсеп, кош-кортлары, җәнлекләре мул булып үрчеп торса, күңелләребез дә күтәренке, башкара торган эшләребез да уң булыр.
Табигатьне саклау, яклау кешенең үзеннән торганын онытмыйк!