kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Обучение родителей по программе "Путь к успеху" на тему "Здоровье детей в наших руках"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Родительское собрание-это университет важной педагогической информации, где мы делимся с родителями лучшим опытом работы. Цель обучения по теме "Здоровье детей в наших руках" : способствовать осознанию родителями ответственности за формирование у детей ценностного отношения к своему здоровью, дать советы и рекомендации по поводу укрепления здоровья их ребенка и воспитания привычки к здоровому образу жизни.  Конспект на татарском языке. Прилагаются памятки и упражнения для осанки.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Обучение родителей по программе "Путь к успеху" на тему "Здоровье детей в наших руках" »

Тема: Балаларыбызның сәламәтлеге безнең кулда.

Максат:

  • Әти-әниләрнең игътибарын балаларның сәламәтлеген саклауга юнәлтү.

  • Әти-әниләр белән берлектә балаларның сәламәтлеген саклау максатыннан сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен төзү.


Әңгәмә барышы.


Исәнмесез, кадерле әти-әниләр! Сезне биредә күрүемә мин бик шат. Бүген без гаиләдә балалар тәрбияләү буенча чираттагы әңгәмәбезгә җыелдык.

Бала күңеле – тулы касә ул. Сез шул касәнең нәрсәләр белән тулы булуын теләр идегез? Ягъни, балаларыгызны нинди итеп күрәсегез килә? (Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?)

Сезнең һәркайсыгызда, шулай ук миндә дә ”йөрәкчекләр” бар. Әйдәгез, балаларыбызда булуын теләгән сыйфатларны “йөрәкчекләргә” язып, касәгә салыйк әле. (Әти-әниләр теләкләр язып ”йөрәкчекләрне” скотч белән чынаякка беркетәләр.)

-Карагыз әле, баланың күңеле нинди матур! Ә бу чынаяк чайпалмасын, ватылмасын, тагын да баесын дисәк, без гаиләбездә балаларыбыз турында кайгыртып, аларга тормышта дөрес юнәлеш биреп, терәк булып яшәргә тиеш. Гаилә бит балаларга ышаныч, мәхәббәт, сәламәтлек буенча беренче дәресләрне бирә.

-Кабат чынаякка күз салыгыз әле. Күбебез балаларга нәрсә теләгәнбез?

Слайд 2

-Әйе, сәламәтлек кешенең иң зур байлыгы ул. Моны без халык мәкальләрендә дә ачык күрәбез. Игътибар итегез әле, нинди дөрес сүзләр:

Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык.

-Без бүген сезнең белән гаиләләребездә сәламәт балалар тәрбияләү турында сөйләшербез. Ә иң элек ачыклап китик әле, сәламәтлек нәрсә ул?

Акыл штурмы “Сәламәтлек – ул ...”

-Ә хәзер балаларның сәламәтлек турында фикерләрен әйтеп китик.

Слайд 3

_Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “Сәламәтлек - тазалык, саулык” – дип бирелгән.

Слайд 4

-Күргәнебезчә, һәркем сәламәтлекнең нәрсә булуын күзаллый һәм күзаллаулар дөрес тә. Ләкин менә күбебезгә сәламәт яшәү ревешенең рефлексы, ягъни күнекмәләре җитми. Ә балада сәламәт яшәүгә омтылышны нәкъ менә гаилә булдырырга тиеш. Гаилә мәктәп белән берлектә балада башта күнекмәләр яки гадәт булдырырга, аннары аларда ихтыяҗ тууга ирешергә тиеш. Ә балада күнекмәне сүз белән генә булдырып булмый, үрнәкне әти-әни башлап күрсәтергә тиеш. “Сөйләп түгел, эшләп күрсәт” – дигән бит борынгылар.

Слайд 5

Белгечләр фикеренчә, кешенең сәламәтлеген 100% дип карасак, аның 20% нәселдәнлектән, 20% әйләнә-тирәнең тәэсиреннән, 10% медицина оешмалары эшчәнлегеннән , ә менә 50% кешенең үзеннән, аның нинди яшәү рәвеше алып баруыннан тора.

-Сыйныфтагы балаларның медицина тикшерүе нәтиҗәләренә игътибар итик әле.

Слайд 6

-Күргәнегезчә саннар тынычланырлык түгел.

Сыйныфта 20% баланың күз күреме начараю күзәтелә. Күзебез бөркетнеке кебек үткен, ябалакныкы кебек караңгыда яхшы күрмәсә дә, кешенең төп ярдәмчеләре. Барлык иформациянең 90% кеше күзләр ярдәмендә үзләштерә. Шуннан уйлап карагыз, күзләрнең кеше тормышында нинди ролен. Ә бит нәселдән килү булмаганда, күзләрне саклап була. Моның өчен түбәндәгеләрне истә тоту кирәк:

Слайд 7

Памятка өләшәм, сөйлим:

-Күзләрне кояш чыгуга, баюга, яна торган мичкә, учакка, шәмгә карап чынытырырга мөмкин.

Слайд 8

4 укучының гәүдә тотышы дөрес түгел. Гәүдәне дөрес тоту берәүгә дә нәселдән бирелми., аның өстендә эшләргә кирәк – һәм нәкъ менә бала, үсмер чакта. Балаларыбыз төз гәүдәле, матур йөрешле булсын өчен безгә игътибарлырак булырга кирәк. Кечкенә вакытта балаларны кашык тотарга өйрәткәч, ул дөрес тотарга гадәтләнегәнече игътибар итәбез, шулаймы? Ә нигә аларны шулай үҗәтләнеп гәүдәне дөрес тотарга да өйрәтмәскә? Гәүдәне дөрес тоту матурлык өчен генә түгел, сәламәтлек өчен дә кирәк. Гәүдәне дөрес тотмау сулыш алуны, йөрәк-кан әйләнеше системасы эшчәнлеген начарайта. Шулай ук күз күреме начарлану, остеохондрозга, сколиозга китереп җиткерергә мөмкин.

Слайд 9

Гәүдә тоту бозылуның психологик яктан да начарлыгы бар. Кемнең генә үз баласын бөкрәйгән арка, асылынган җилкә, алга иелгән баш белән йөрүен тели икән. Шулай булгач нишләргә? Иң элек түбәндәгеләрене истә тотарга:

Слайд 10

Шулай ук гүдә торышын дөрес формалаштыру өчен күнегүләр комплексын да эшләү кирәк. Әйдәгез, бергәләп берничә гади генә күнегү эшләп карыйк. Күнегүләр

Мин сезгә күнегүләр комплексын өләшәм. Ә сез өйдә балалар белән бергә вакыт табып һәркөн ким дигәндә 10 мин күнегүләр эшләсәгез иде.

Памятка өләшәм.

-Балаларда кариес. Аннан саклану өчен ниләр эшләргә мөмкин?

- Әйе, беренче чиратта гигиена кагыйдәләрен үтәргә: иртә-кич теш чистартырга, ашаган саен авыз чайкарга. Кальций җитмәгәннән дә теш бозыла. Ә кальций сөт продуктларында күп. Шулай ук кальций препаратлары аптекаларда да бар.

Тешләрнең сәламәт булуы дөрес тукланудан да тора.

Дөрес туклану – сәламәт яшәү рәвешенең нигезе ул. Ул безнең организм өчен төзелеш материалы кебек. Ә баланың әле үсәсе бар. Организмга май, аксым, углеводлар, витаминнар кирәк. Шуларның берсе генә җитмәсә дә организм хәлсезләнә, үсү тоткарлана. Ашаган ризык бу матдәләргә бай булыргатиеш, әмма һәрнәрсәнең чиге бар. Күренекле рус язучысы Л.Н.Толстой дөрес туклана белмәүчеләр өчен: “Үзеңнең авызыңны күзәт, аның аша күп авырулар керә. Ашап өстәл яныннан киткәндә тамагың тук булмасын”- дип язган. Шунлыктан ашаганда түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

Слайд 11

  • Бүген без сезнең белән сәламәт балалар тәрбияләү турында сөйләшеп сәламәтлекнең кайбер элементларына тукталдык. Ә сәламәт бала тәрбияләү өчен беренче чиратта без үзебез сәламәт булырга тиеш. Әйдәгез, биредә сөйләшкәннәрне истә тотып, балаларыбыз белән берлектә гигиена кагыйдәләрен үтәп, дөрес тукланып, саф һавада йөреп, хәрәкәттә бәрәкәт икәнен истә тотып бәхетле үрнәк гаиләләрдә яшик.

Слайд 12

Рефлексия.

-Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз да, кулларыгызны алга сузыгыз. Учларыгызда кечкенә кояшлар ята дип хис итегез. Сизәсезме, ул кояш ничек җылыта! Шул җылылыкны кулларыгызда саклап гаиләләрегезгә алып кайтыгыз һәм якыннарыгызга да өләшегез.

Кояшның кадере - баегач, сәламәтлекнең кадере авыргач беленә”. Бәхетебез үз кулыбызда.Һәркөн чыккан кояшка, табигатьнең һәр мизгеленә сокланып, тормышның ямен, тәмен, кадерен тоя белүче сәламәт балалар тәрбиялик.






























Гәүдә торышы дөрес булсын өчен түбәндәгеләрне истә тотыгыз:

  • Һәрвакыт баланың дөрес басып торуына, йөрүенә, утырып торуына игътибар итәргә, төзәтергә. Стена буена бастырып карарга. Гәүдә бу торышны истә калдырырга тиеш. Акрынлап бу гадәткә әйләнәчәк.

  • Баланы йомшак урында йоклатмаска. Матрас каты, тигез, мендәр – кечкенә, тәбәнәк булырга, карават озынлыгы аяк сузып яткач та иркен калырга тиеш.

  • Аяк киемен дөрес сайлау.

  • Көндәлек режимны саклау.

  • Хәрәкәт активлыгын арттыру.

  • Авырлык күтәргәндә умыртка баганасына авырлыкның тигез күләмдә төшүенә игътибар итәргә (сумканы гел бер якка тотып йөрмәскә).





Упражнения для формирования правильной осанки, выполняемые у вертикальной плоскости (стены, гимнастической стенки):

1.И.п. - основная стойка у стены, касаясь ее затылком, спиной, ягодицами и пятками; 1-2 – поднять руки через стороны вверх; 3-4 – вернуться в и.п. Повторить 5-6 раз в медленном темпе.

2.И.П. – основная стойка у стены; 1-2 – подняться на носки, руки вперед; 3-4 – опускаясь на пятки, вернуться в и.п. Повторить 5-6 раз в медленном темпе.

3.И.п. – основная стойка у стены; 1-2 - поднять правую ногу, согнутую в колене, руки в стороны; 3-4 – опустить правую ногу, руки вниз; 5-6 - то же другой ногой; 7-8 – вернуться в и.п. Повторить каждой ногой 3-4 раза в медленном темпе.

4.И.п. – основная стойка у стены; 1-2 – шаг вперед правой (левой) ногой; 3-4 – вернуться в и.п. Повторить 5-6 раз в медленном темпе.

5.И.п. – стойка ноги врозь на ширине плеч, руки на поясе, касаясь стены затылком, пятками, спиной и ягодицами; 1-2 – наклон вправо; 3-4 – вернуться в и.п. Повторить 3-4 раза в каждую сторону в медленном темпе.

6.И.п. – основная стойка у стены; 1-2 – присесть, руки вверх; 3-4 – вернуться в и.п. Повторить в медленном темпе 3-4 раза.

7.И.п. – основная стойка у стены; 1-2 – поднять правую (левую) ногу, согнутую в колене, и захватить руками голень;3-4 – опуская ногу, вернуться в и.п. Повторить каждой ногой 3-4 раза в медленном темпе.



Упражнения для формирования правильной осанки, выполняемые с удержанием предметов на голове:

1.И.п. – основная стойка с мешочком на голове; 1-2 – подняться на носки, руки на поясе; 3-4 – опускаясь на пятки, вернуться в и.п. (не уронить предмета). Повторить 5-6 раз в медленном темпе.

2.И.п. – основная стойка с мешочком на голове; ходьба на носках, руки в стороны, удерживая на голове мешочек (10-15 с). Повторить 2 раза с интервалом в 1-2 мин.

3.И.п. – ноги врозь на ширине плеч, руки на поясе, на голове деревянный кубик; 1-2 – подняться на носки, руки в стороны (не уронить предмет); 3-4 – вернуться в и.п. Повторить 5-6 раз в медленном темпе.

4.И.п. – основная стойка с мешочком на голове; 1-2 – подняться на носки, повернуть туловище вправо (влево), руки в стороны; 3-4 – вернуться в и.п. Повторить 2-3 раза в каждую сторону в медленном темпе.

5.И.п. – основная стойка с резиновым кругом на голове; 1-2 – присесть, руки в стороны (не уронить предмет); 3-4 – вернуться в и.п. Повторить 5-6 раз в медленном темпе.

6.И.п. – основная стойка с мешочком на голове; 1-4 – два приставных шага на носках вправо; 5-8 – два приставных шага на носках влево. Повторить 2-3 раза в каждую сторону в медленном темпе.

7.И.п. – основная стойка с деревянным кубиком на голове; ходьба на носках по гимнастической скамейке, руки на поясе. Повторить в медленном темпе 1-2 раза с интервалами 1,5-2 минуты.

Күзләрне саклау өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:

  • Һәркөн иртән юынып чиста сөлгегә сөртенергә.

  • Компьютер, телевизор алдында 1-1,5 сәг.тән артык утырмаска.

  • Телевизорны 3 м дан да якын карамаска.

  • Ятып китап укымаска.

  • Укыгында, язганда текстны күзгә 30 см дан да якын китермәскә.

  • Күзләр өчен алкоголь, тәмәке бик зыянлы.

  • Күзләр өчен зарядка ясарга.

  • Баючы, яки чыгып баручы кояшка, учакка, янып торган мичкә карап күзләрне чыныктырырга.











Дөрес туклану кагыйдәләре:

  • Һәрвакыт бер үк вакытта аша. Ике ашау арасында юк-бар капкалама.

  • Ашыгып ашама, яхшылап чәйнә.

  • Ашаганда китап укыма, телефоннан сөйләшмә, телевизор карама.

  • Ризык төрле, витаминнарга бай булсын.

  • Йоклар алдыннан ашама, бик ашыйсың килсә-кефир эч яки алма аша.














Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Классному руководителю

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Обучение родителей по программе "Путь к успеху" на тему "Здоровье детей в наших руках"

Автор: Ибрагимова Гульчачак Салимовна

Дата: 04.03.2015

Номер свидетельства: 182040

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(85) "Педагогическая концепция учителя физкультуры"
    ["seo_title"] => string(57) "piedaghoghichieskaia-kontsieptsiia-uchitielia-fizkul-tury"
    ["file_id"] => string(6) "289643"
    ["category_seo"] => string(10) "fizkultura"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1454848473"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(88) "Родительское собрание будущих первоклассников "
    ["seo_title"] => string(53) "roditiel-skoie-sobraniie-budushchikh-piervoklassnikov"
    ["file_id"] => string(6) "137036"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1417262322"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(284) "Концепция построения модели учебно-воспитательного процесса  в младшем школьном возрасте.«Начальная школа – системное звено самоопределения личности». "
    ["seo_title"] => string(172) "kontsieptsiia-postroieniia-modieli-uchiebno-vospitatiel-nogho-protsiessa-v-mladshiem-shkol-nom-vozrastie-nachal-naia-shkola-sistiemnoie-zvieno-samoopriedielieniia-lichnosti"
    ["file_id"] => string(6) "162478"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1422361206"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(106) "Основные направления патриотического воспитания в школе "
    ["seo_title"] => string(64) "osnovnyie-napravlieniia-patriotichieskogho-vospitaniia-v-shkolie"
    ["file_id"] => string(6) "213621"
    ["category_seo"] => string(7) "zavuchu"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1432107509"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(123) "Час общения для учащихся 9 класса "выбор профессии - дело серьёзное" "
    ["seo_title"] => string(82) "chas-obshchieniia-dlia-uchashchikhsia-9-klassa-vybor-profiessii-dielo-sier-ioznoie"
    ["file_id"] => string(6) "173039"
    ["category_seo"] => string(9) "psihologu"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1423918845"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства