“Экстремизмга – Юк!” дибез
Үткәрү формасы: класс сәгате, әңгәмә
Максат:
1. Укучыларга экстремизм төшенчәсенең мәгънәсен аңлатырга.
2. Экстремизмның куркыныч якларын аңлатып күрсәтергә.
3. Куркынычсызлык чараларын аңлатырга.
Оештыручы-педагог: Укучылар, без сезнең белән бүгенге көндә иң куркыныч күренешләрнең берсе булып торган “экстремизм” турында сөйләшербез.
Кем ничек уйлый, нәрсә ул “экстремизм”? Кем бу төшенчәгә аңлатма бирә ала? Кемнең экстремизм турында ишеткәне бар? (Укучыларның җаваплары.)
Оештыручы-педагог: Экстремизм нәрсә соң ул, дигәндә, иң элек безгә хас булмаган карашлар яки чаралар дип карарга кирәктер. Мондый чараларга тәртипсезлек оештыру, халыкның буйсынмавы, терактлар һәм партизаннар сугышы алып бару керә.
Сүзлектә “экстремизм – чиктән тыш карашлар яклы булу” диелә.
Бу сүзнең яңгырашы ук куркыныч. Экстремистлар тынычлык сөюче кешеләрне үтерәләр. Алар кешеләрне милләтләре, расалары, диннәре буенча төркемнәргә бүлеп карыйлар. Террорчылар тышкы кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары белән башкалардан аерылып торалар. Алар теләктәш итеп үз-үзләренә ышанычлары, ихтыяр көчләре булмаган кешеләрне сайлыйлар. Шуңа күрә сез, яшьләргә, аеруча сизгер дә, белемле дә, игътибарлы да,физик яктан көчле дә булырга кирәк.
Экстремизм – кеше хокуклары һәм иреге, “конституцион строй нигезләре” кебек РФ Конституциясе тарафыннан ныгытылган хокукларга кул сузу.
Экстремист идеяләрне тормышка ашырырга омтылуның иң яман формасы – террорчылык. Аның барышында террорчылык гамәлләре әзерләнә һәм тормышка ашырыла, тотыклар алына, бер гаепсез кешеләр күпләп үтерелә һәм матди кыйммәтләр юкка чыгарыла.
Бүгенге көндә гамәлдә булган Җинаять кодексы экстремистлык эшчәнлеген башлангыч чорында ук юкка чыгара торган нормаларны күздә тота. Мисал өчен, 239 нчы маддәдә - гражданнарның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы берләшмәне оештыру, 282 нче маддәдә милли, раса яки дини дошманлык тудыру очраклары турында сүз алып барыла. Мондый төр хокук бозулар буенча иректән мәхрүм итү белән бәйле каты җәза каралган.
Кагыйдә буларак, экстремистик эшчәнлек түбәндәге формаларда тормышка ашырыла:
- теге яки бу дини, милли, раса һәм социаль төркемгә карата тискәре караш сеңдерү яисә аларга каршы көчләү гамәлләре куллану белән бәйле әзерлеккә чакыру;
- милли хисне кимсетү, теге яки бу милләт вәкилен кыерсыта торган мәгълүмат тарату (аларда бу халыкның казанышлары кимсетелә яисә аның генетик яки тарихи артталыгы күрсәтелә);
- гражданнарның дингә мөнәсәбәтенә, социаль хәленә, милләтенә, диненә яки теленә сүз тигерү, башлыча, үзләренең өстенлекләрен, башка төркемнәрнең мескенлеген, үсештәге артталыкны җиңәргә сәләтсез булуларын күрсәтергә тырышу;
- идеологик, сәяси, раса, милли яки дини дошманлык мотивлары буенча массакүләм тәртипсезлекләр, хулиганлык, вандализм күренешләре китереп чыгару.
Экстремист идеяләрне тормышка ашырырга омтылуның иң яман формасы – террорчылык.
Нәрсә ул террорчылык? (Укучыларның җаваплары.)
Террорчылыкның мәгънәсен аңлатыр өчен нинди мисаллар китерә аласыз? (Укучыларның җаваплары.)
Экстремизм барышында террорчылык гамәлләре әзерләнә һәм тормышка ашырыла, тотыклар алына, бер гаепсез кешеләр күпләп үтерелә һәм матди кыйммәтләр юкка чыгарыла.
Ә менә экстремизм яки террорчылык күренешләре белән очрашкан очракта нишләргә? (Укучыларның җаваплары.)
Кичекмәстән 02 телефоны буенча эчке эшләр бүлегенә шалтыратыгыз. Шулай ук 112 телефоны буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына мөрәҗәгать итә аласыз. Ә ул, үз чиратында, тиешле урынга хәбәр итә. Югарыда аталган ике телефон да тәүлек буе эшлиләр. Массакүләм мәгълүмат чараларында да даими рәвештә ышаныч телефоннары бирелә. Аларга игътибарлы булыгыз. Газета битләрендә кешеләрне алдап, акча җыеп йөрүчеләрдән саклану чаралары турында да язмалар бирелә. Алдауларга аеруча безнең өлкәннәребез ышанучан. Янәшәгездәге кешеләргә дә, бигрәк тә олы яшьтәгеләргә игътибарлы булыгыз.
Экстремизмга
Нәрсә ул толерантлык? (Укучыларның җаваплары.)
Толерантлык – башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итү, башкаларны гафу итә белү, башка халыкларның диннәрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен ихтирам итү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек.
Бездә экстремизмга урын юк. Без, төрле милләт балалары, бер-беребез белән дус-тату яшибез, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез. Дуслык-татулык – иң зур байлык, дигән нәтиҗә ясыйк үзебез өчен.
Яңадан бер кат шуны искәртәсем килә: экстремизм, дини, раса яки милли дошманлык күренешләре белән очрашкан очракта ваемсыз булмагыз, алар турында тиешле оешмаларга хәбәр итегез.
Бүгенге әңгәмәбезне түбәндәге шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:
Үстергән дә безне чын дуслык, Көч биргән дә безгә чын дуслык. Дуслык булса яшәр гомергә, Бөтен җир шарында тынычлык.
(Әңгәмә барышында презентация күрсәтелә.)