kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Внеклассное мероприятие "Мин - Россия гражданины"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема: Мин – Россия гражданины. Максат: - Укучыларда хокукый белемн?рг? кызыксыну формалаштыру. - Д??л?т ??м хокукка карата укучыларда х?рм?т хисе т?рбиял??. - ?з фикере?не ?йт? бел? к?некм?сен формалаштыру ?стенд? эшл??. - Башкаларны? позициял?рен ты?ларга ??м кабул ит?рг? ?йр?т?. Чараны? барышы - Х?ерле к?н, укучылар! Заманча ??мгыять кеше алдына югары тал?пл?р куя. Х?зерге вакытта ?зене? хокукларын бел?че, башкаларныкын х?рм?т ит?че, ?з бурычларын кабул ит?че ??м башкаручы актив кеше кир?к. Хокукларны бел?, аларда ориентлаша алу - ??ркемг? д? зарур. Моны никад?р башкара алуыгызны б?генге чара ачыкларга ярд?м ит?р. Капитаннар ?ит?кчелегенд? ике команда катнашачак. ??р командага биремн?р бирел?ч?к. Аларны? ?т?лешен жюри ?гъзалары б?ял?п барачак. - Мин бирег? “Патриот” командасын чакырам: Зямилов Илназ, Сафиуллин Алмаз, Батталов Альфред, Гараева Л?йл?, Афзалова Назлыг?л - “Фемида” командасы, р?хим итегез: Хайдаров Илнур, Нуртдинов Нияз, Давлетов Айзат, Гараева Резеда, Сарварова Р?мил?
Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие "Мин - Россия гражданины"»

Тема: Мин – Россия гражданины.

Максат:

  • Укучыларда хокукый белемнәргә кызыксыну формалаштыру.

  • Дәүләт һәм хокукка карата укучыларда хөрмәт хисе тәрбияләү.

  • Үз фикереңне әйтә белү күнекмәсен формалаштыру өстендә эшләү.

  • Башкаларның позицияләрен тыңларга һәм кабул итәргә өйрәтү.

Чараның барышы

  • Хәерле көн, укучылар! Заманча җәмгыять кеше алдына югары таләпләр куя. Хәзерге вакытта үзенең хокукларын белүче, башкаларныкын хөрмәт итүче, үз бурычларын кабул итүче һәм башкаручы актив кеше кирәк. Хокукларны белү, аларда ориентлаша алу - һәркемгә дә зарур. Моны никадәр башкара алуыгызны бүгенге чара ачыкларга ярдәм итәр. Капитаннар җитәкчелегендә ике команда катнашачак. Һәр командага биремнәр биреләчәк. Аларның үтәлешен жюри әгъзалары бәяләп барачак.

  • Мин бирегә “Патриот” командасын чакырам: Зямилов Илназ, Сафиуллин Алмаз, Батталов Альфред, Гараева Ләйлә, Афзалова Назлыгөл

- “Фемида” командасы, рәхим итегез: Хайдаров Илнур, Нуртдинов Нияз, Давлетов Айзат, Гараева Резеда, Сарварова Рәмилә

1. Конкурс "Бала хокуклары".

-Россиянең һәр гражданы тигез хокукка һәм бурычка ия. Әгәр син Россиядә тугансың һәм әти-әниең дә шунда яшиләр икән, туу белән Россия гражданины буласың. Тулысынча үзенең хокукларын һәм бурычларын гражданин 18 яше тулгач кына тормышка ашыра ала. Балаларның нинди хокуклары бар соң?

- Һәр команда чиратлап ромашка таҗындагы биремнәрне ала.

1. Уйлап карагыз, бала хокуклары турында Конвенция кабул итү ни өчен кирәк булган?Документтан әлеге сорауга җавап табыгыз ("бала, акыл һәм физик яктан җитлекмәсә, махсус саклау һәм яклауга мохтаҗ, шулай ук моңа туганчы һәм тугач хокукый яклау да керә" -Конвенциягә преамбула)

2. Конвенция тексты буенча, бала дип кемне атарга була?

("әлеге Конвенция максатлары өчен 18 яшькә җитмәгән һәр кеше заты, әгәр ул

үзенә карата кулланылган закон буенча балигъ булу яшенә иртәрәк җитмәсә, бала булып исәпләнә”)

3. Конвенциянең кайсы статьясында толерантлык принцибы күрсәтелгән?

(статья 2 "катнашучы дәүләтләр,һичнинди дискриминациясез, расасы, тән төсе, җенесе, теле, дине, сәяси һәм башка ышанулары, милләте, этник һәм социаль чыгышы, мөлкәти хәле, баланың тууы һәм сәламәтлеге, аның ата-аналары яки законлы опекуннары яисә нинди дә булса башка шартларга карамастан, әлеге Конвенциядә каралган хокуклар белән үзләренең юрисдикцияләре эчендәге һәр баланы тәэмин итәләр”.)

4. Конвенциянең 6 статьясында баланың нинди хокуклары турында сүз бара?

(катнашучы дәүләтләр һәр баланың яшәүгә аерылгысыз хокукын таныйлар.)

5.Конвенция буенча, бала туу белән нинди хокукларга ия була. Санап китегез

(бала туганнан соң ук теркәлә һәм, туу мизгеленнән башлап, исем һәм гражданлык алырга, шулай ук, мөмкин булганча, ата-аналарын белергә һәм аларның кайгыртуларына хокуклы була.) (статья 7)

6. Бала теләкләренә каршы килеп, ата-анасыннан аера алалармы?

(юк (статья 9), вәкаләтле органнарның суд карары буенча баланы ата-анасыннан аеруның бала мәнфәгатьләре өчен эшләнгәнлеге тиешле закон һәм процедуралар кулланып билгеләнә торган очракларны исәпләмәгәндә, катнашучы дәүләтләр баланың ата-анасыннан аерылмавын тәэмин итәләр.)

7. Бала тәрбияләү дә төп критерий булып нәрсә тора?(баланың кызыксынулары)

8. Балалар һәрвакыт сәламәт булып тумыйлар. Конвенциядә инвалид балаларның нинди хокуклары билгеләнгән?

(статья 23, "бала, җәмгыять тормышында актив катнашуын җиңеләйтүче , үз-үзенә ышаныч тудыручы шартларда, тулы һәм лаеклы яшәү алып барырга тиеш")

2. Киләсе конкурс "Дәүләт хакимияте"

Командаларга бирелгән вариантлардан дөресен сайлап алырга тәкъдим ителә. Һәр дөрес җавап өчен команда 1 балл ала.

1. РФ Президенты ул:

а) дәүләт башлыгы

б) идарә башлыгы

в) парламент башлыгы

2. Башкарма хакимият нәрсәгә карый:

а) Министрлар Советы

б) Министрлар кабинеты

в) РФ Хөкүмәте

3. Россия парламенты нинди ике палатадан тора:

а) МилләтләрСоветы

б) Федерация Советы

в) Дәүләт Думасы

4. Гадел хөкем системасы башлыгы ничек атала:

а) баш прокурор

б) алып баручы прокурор

в) генераль прокурор

3. Без дәвам итәбез. Конкурс "Россиянең Дәүләт символлары"дип атала.

Командаларга дөрес җавап бирергә кирәк. Һәр дөрес җавапка команда 1 балл ала.

1. Россиянең Дәүләт символларын санап китегез. (герб, флаг, гимн)

2. РФ флагы төсләре нәрсәне аңлата? ( ак- тынычлык, чисталык, дөреслек; зәңгәр – ышаныч, тугрылык, рухият; кызыл- энергия, батырлык, геройлык, кан).

3. Нәрсә ул дәүләт гербы? (илнең аерылып торучы билгесе)

4. Нәрсә ул гимн? (тантаналы җыр)

5. РФ гимнының авторы кем? ( С.Михалков сүзләре, А.Александрова көе)

6. РФКонституциясе кайчан кабул ителгән? (12 декабрь 1993ел)

4. Капитаннар конкурсы "Фразаны дәвам ит”

- Капитаннарга язып бетерелмәгән фразалар, афоризмнар, күренекле кешеләрнең сүзләре, әһәмиятле юридик документлардан цитаталар тәкъдим ителә. Шуларны дәвам итеп бетерергә кирәк булачак. Капитаннар 2 цитата сайлап ала. Дөрес җавап - 2 балл.

"Ирекле булыр өчен, / законнарга буйсынырга кирәк /" (антик зирәклеге)

"Закон кырыс, тик / ул закон /!" ( борынгы рим сүзе)

"Югары закон - /халыкның яхшылыгы /" (борынгы рим сүзе)

“Азатлык – ул барысын да эшләргә хокук, нәрсә /закон тарафыннан рөхсәт ителсә/" (Монтескье, философ)

5. Капитаннар биремнәрне эшләгән вакытта, командаларга киләсе конкурс "Кеше һәм аның хокуклары" тәкъдим ителә.

- Командаларга раслау текстлары бирелә. "+" яки"-" тамгалары белән килешү яки килешмәүләрен билгеләргә кирәк. Биремне үтәү өчен 3 минут вакыт бирелә. Дөрес башкарган очракта 10 балл.

I команда:

А. Кешенең мәдәни һәм социаль-экономик хокукларын тормышка ашыру илнең икътисади үсеш дәрәҗәсенә бәйле.

Б. Сәяси хокуклар гражданнарның информациягә ия булу дәрәҗәсенә бәйле.

В. Сатучы сатып алучыга әйберләрнең үзлекләре турында дөрес информация бирергә бурычлы түгел.

Г. Этләрне борынчыксыз өй тирәсендә йөртү хайван тоту кагыйдәләрен бозу булып тора.

II команда:

А. Кешенең табигый хокуклары сәяси хокук булып тора.

Б. Икътисади, социаль һәм мәдәни хокуклар турында Пактка кул куйган барлык илләрдә түләүсез урта белем бирү кертелә.

В. Әгәр дә гражданинга дәүләт органнары хәрәкәтсезлеге аркасында зыян килсә, дәүләт аңа китерелгән зыян өчен түләргә мәҗбүр түгел.

Г. Оператив орган хезмәткәрләре җинаять эшен тикшерү барышында тентү ясаганда торакның кагылгысызлыгын бозарга хокуклы.

6. Без кешенең хокуклары турында сөйләштек. Тик хокуклардан кала безнең бурычларыбыз да бар. Киләсеконкурсыбыз “РФ гражданины бурычларыдип атала.

Командалар бурычлар исемлеге язылган карточкалар ала. Командаларга бирем: безнең илнең Конституциясе тарафыннан билгеләнгән, Россия гражданины бурычларын күрсәтергә. Биремне башкару өчен 15 с вакыт бирелә. Дөрес башкарган очракта командага 1 балл исәпләнә.

Карточка "Бурычлар"

1. Законнарны үтәргә.

2. Салымнар түләргә.

3. Нинди дә булса сәяси партиядә торырга.

4. Ватанны сакларга.

5. Табигатьне һәм әйләнә-тирәне сакларга.

6. Мәдәни һәм тарихи һәйкәлләргә сак карарга.

8.Конкурс «Таны!» Әлеге өзекләрдә сүз кешенең нинди хокуклары турында бара. Әкияти геройның нинди хокуклары бозылган?

  1. «Йомры икмәк, йомры икмәк, мин сине ашыйм»  (Кагылгысызлык һәм яшәргә хокук).

2. А.С. Пушкин. «Сказка о попе и его работнике Балде». Балда попка эшкә яллана. Димәк, ул нинди хокукын кулланган?( Хезмәткә хокук)

3.А.Алиш «Куян кызы» әкияте“Барып җитсәләр, “доктор Айболит”ның эше бик күп икән, аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән” (Сәламәтлекне саклауга һәм медицина ярдәменә хокук)

4. Г.-Х. Андерсен. “Ямьсез үрдәк баласы”. “Үрдәк баласы канатларын җәйгән дә, очып киткән.”(Ирекле хәрәкәт итү хокукы, яшәү һәм тору урыны сайлау)

- Безнең кичәбез ахырына якынлашты. Хәзер сүзне жюрига бирәбез.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Классному руководителю

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 7 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Внеклассное мероприятие "Мин - Россия гражданины"

Автор: Шакирова Альфира Индусовна

Дата: 21.02.2016

Номер свидетельства: 296757

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(91) "Внеклассное мероприятие  "Мин - Россия гражданины""
    ["seo_title"] => string(55) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-min-rossiia-ghrazhdaniny-1"
    ["file_id"] => string(6) "296758"
    ["category_seo"] => string(22) "klassnomuRukovoditeliu"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1456075200"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(101) "Конспект внеклассного мероприятия "Народное единство" "
    ["seo_title"] => string(59) "konspiekt-vnieklassnogho-mieropriiatiia-narodnoie-iedinstvo"
    ["file_id"] => string(6) "166473"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1422964802"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства