kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Внеклассное мероприятие "Ат һаҡлағанда"

Нажмите, чтобы узнать подробности

внеклассное мероприятие, подготовленное в рамках фольклориады

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Внеклассное мероприятие "Ат һаҡлағанда"»

Ат саклаганла

Малайлар җыела

1нче м: Әй малайлар, ат сакларга киттек тагын.

Алып килдем Мохтар бабай аргамагын.


Атлар тышаулап, учак тирәсендә утыралар, яталар. Курше бабай учак тергезеп җибәрә.



Бабай: Яле, балалар, учак ягып җибәрик тә, тәмлеп көлдә пешкән бәрәңге ашарбыз. Аңарчы әйдә, ял итеп алыйк, я, кайдан башлыйк?


2нче м: Табышмак әйтешик.


Бабай: Әйдә әле, үзем башлыйм, кайсыгыз тапкыр икән?

Дөбердеге дүртәү,

Утыргычы икәү,

йөртүчесе берәү.


3нче м: Нәрсә икән ул?


4нче м: Мин беләм, арба!


Бабай: Җыен, Сабан туенда

Көйли киртә буенда.


5нче м: Кың-гы-рау.


Бабай: Көтү көткәндә, бер елан

Артыңнан калмый шуыша.

Син курыкма чагар диеп,

Ул миңа ат куыша.


6нчы м: Чыбыркы.


Бабай: Икетәй-микетәй,

Чабып килә ике тай.

Әнә тагын алты тай,

Алтысы да җилле тай.

Ничәү булды?

Белмәсәң, монда торма,

Чыгып тай.


7нче м: Ун тай.


Бабай: Яле, Айрат улым, атларны карап кил. (Малай әйләнеп килә)


Айрат: Торалар, бабакай, торалар.


Бабай: Мин сезгә әз-мәз мәзәк әйтәм, сез хәтерләп калыгыз һәм җавапларын табыгыз. Ярышып әйтегез. Күбрәк әйтер кайсыгыз?!


Бабай: Самовар ник кайный?


8нче м: Су кайнаганга.


Бабай: Күлмәкне ник сатып алалар?


1нче м: Бушка бирмәгәнгә.


Бабай. Ат ник басып тора?


2нче м: Утырып тора алмаганга.


Бабай: Ашлыкны ник чәчәләр?


3нче м: Утыртып булмаганга.


Бабай: Нәрсә буйлап атта йөреп булмый?


4нче м: Баскыч буйлап.


Бабай: Биграк тапкыр икәнсез. Яле, улым, хәзер син карап кил атларны.


Айрат: Бабай, бәрәңге пешәме инде, ә?


Бабай: Булыр, балам, булыр, сабыр бул. Әйдәгез, бәрәңге пешкән арада искә төшерик әле: “ат” сүзен татар халкында тагын нинди сүзләр белән алыштырып була?


Малайлар (бер-бер артлы): Айгыр, алаша, аргамак, чабышкы, бия, байтал, колын, тай, юрга, юртак, тулпар, елкы һ.б.


Бабай: Боларның һәрберсенең мәгънәсе бар. Әйдәгез, аларның һәрберсен карап чыгыйк. (Искәрмә: укытучы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән бу сүзләрнең мәгънәләрен табып, бабай сөйләменә кертеп җибәрә.)


5нче м: Әйдә, әкият сөйләшәбез.



: Үзем бер кызыкны сөйлим әле.

Чакта, чакта,

Мин яшь чакта,Әти унөчтә,

Үзем унбиштә чакта,Песи – писер,

Керпе – кучер,Саескан сотник чакта

Бардым борчакка,Төядем корсакка.

Әллә каян шул чактаКилеп чыкты агайлар,

Бәйләделәр усакка,Җиз дагалы итеге белән

Берсе типте корсакка.

Әле дә булса минем тәндә

Шул итекнең эзе бар.

Әби “кендек” дигән була –

Корсагымда тай эзе.


Бабай: Менә тай янына бармагыз, бабалар, тибә ул.


6нчы м: Ә мин җиктем үрдәк,

Киттем үрләп,

Җиктем тычкан,

Чиный бит каһәр суккан.

Чанам – кабык,

Киттем авып.

Тәртәсе салам,

Төшәм дә калам,

Төшәм дә калам,

Ничек кайтып җитәргә?

Аптырадым бит тәмам.


7нче м: Җыен тузга язмаганны сөйләмәче, әкият сөйлик, ичмасам. Әйдәле, Рәфис.


1нче м: Әүвәл заманда булган, ди, бер бик зур тау.

Шул тау башында бер төлке.

Бу әкиятне сөйләр идем

Шул, сөйләве көлке.


2нче м: Элек заманда

Безнең авылда булган, ди, бер бай.

Аның булган, ди, ике өе.

Берсе таштан, берсе агачтан.

Сөйлимме баштан?


Балалар: Сөйлә баштан.


2нче м: Сөйлим баштан!

Шуннан бу байның булган кәҗәсе.

Бай аны саткан.

Юк, алайтугел, сөйлим баштан.

Булган, ди, бер бай, ашаган, ди, туң май.

Әй, аны сөйләдем бугай.


3 нче малай Булган ,ди, бер колак, барган, ди , бу бик ерак.

Сойлэр идем дэ, ләкин бик озак.



4нче малай. Борын-борын заманда торганнар ди,

Агай-энеле ике туган.

Берсенең исеме Сөйлә булган

Беркөнне Сөйлә базарга киткән.

Киткән бу, киткән,

Тукта кайсы өйдә калган?



5нче малай. Сөйләмә!



4нче малай. Алай булгач сөйләмим.



6нчы малай. экият тыңлаганның зиһене арта , сүз сүзгә тарта.



7нче малай. Әй малайлар!Сез беләсезме?

Менә нәрсә: Авылыбызга бер жен килеп ияләште.

Шүрәлеме шунда үзе, Башкамы я, тик шунысы:

Ул кешегә, атка тия. Атлана да аткаеңа,Әй, элдертә! Бер сәгатьтә жир читенә барып житә.



8нче малай. Ничек шулай тиз житсен?



1нче малай. Үзе күргән Мохтар бабай.Килә ди, ул кара төндә ат янына, Алып чыга абзарыннан.Берне тарта, берне тарта, таңда гына тиргә батып,

Аты кайта.



2нче малай.Әкият ич бу син чыгарган



Бабай. Куркытма син малайларны, бу наяннарны.



3нче малай. Эй малайлар, бәрәңге пешкән бит.



4нче малай. Тотар хәл юк.



Ҫнче малай. әй, кайнар бәрәңгесе!



6нчы малай. Курмәгәндәй комсызлансаң, вәт нишләтә.





7нче малай. әнигә дә әзрәк алыйм әле.(кесәсенә бәрәңге тыга)



Малайлар бәрәңге ашый. Бабай мактый.



Бабай. Тыңларга да , сөйләргә дә яратасыз икән, ә хәзер н инди һөнәрләрегез

бар, шуны күрсәтегез.



1нче малай. Жырла, жырла дип әйтәсез ,

Минем жырым өч кенә.

ӨЧ булса да житеп торыр,

Мин үзем дә кечкенә.



2нче малай. Жырла, жырла дип әйтәсез,

Сезгә нинди жыр кирәк;

Сезнең алда жырлар өчен

Сандугач теле кирәк.

3нче малай. Жырла, жырла , дип әйтәсез,

Жыр чәчмәдем бакчага.

Жыр чәчмәсәм дә бакчага,

Сатып алмыйм акчага.



4нче малай. Күлмәгемдә биш төймә,

Алтынчы каптырма.

Белгәнне жырлап бетердем,

Юк жырымны таптырма.



5нче малай. Мин андый малай түгел,
Мин мондый малай түгел.

Кая барсам да ярыйм,
күгәргән калай түгел.



6нчы малай. Ике яулык – бер кием,

Ике шалкан бер тиен.

Сездә жырлар кыйбат булса,

Бездә поты бер тиен.



БАБАЙ. Улым , сине матур жырлый диләр, жырлап кәрсәт әле.



-------------------------------------------------------------------------------------





БАБАЙ, Ә хәзер биеп алыйк әле, сезне матур бии диләр, биетеп карыйк әле.



1нче малай. Тыпыр –тыпыр тыпырдап, берне басаек әле.

Уйнап-көлеп , жырлап-биеп

Күңел ачаек әле.



2нче малай Бас, бас катырак бас,
Бии икән дисеннәр.

Безнең яшьләр табаныннан ут чыгара дисеннәр.



Жыр.-----------------------------------------------



3нче малай.Житәр, житәр, уздырдык,

Бигрәк тузан туздырдык.

Аякларны шапылдатып,

Колакларны тондырдык.



4нче малай. Әбиемнең кәжәсе

Бакчада кәбестәдә.

Биемәгәч, жырламагач,
Мин монда нәмәстәгә.



БАБАЙ. (такмаклап)

И балалар, мин дә биеп карыйм әле.



Малайлар хор белән жырлап торалар.

Бие, бие, бие әле,

Биегәнең юк әле.

Биегәне

Булмаса да ,
матур биисең әле.



Сездә тула басалармы?

Бездә тула басалар.Сездә ничек, бездә шулай

Биеп күңел ачалар.

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып,

Бергә басаек әле.

Уйнап-көлеп, жырлап-биеп

Күңел ачаек әле.



БАБАЙ. Иске мунча почмагы,
Яңа мунча почмагы.

Житәр инде, күп баса алмыйм,

Егылып китәрмен тагы. (утыра)

Ай-яй оста икәнсез.



Ә хәзер, балалар, без бит ат саклыйбыз, әйдәгез атлар турында халкыбызның нинди мәкальләре бар, шуларны искә төшереп алыйк әле.





МАЛАЙЛАР. Ат тапсан, ияре табыла.



Ат яхшы булса, чыбыркы кирәкмәс.



Авыр йөкне ат тартыр.



Азыклы ат арымас.



Атлының аягы да арымый, туны да тузмый.



Атның даны егет кулында.



Атсыз ир-канатсыз кош.

Аттан ала туар, кола да туар.



Барган атның башына сукмыйлар.



Карт ат буразнаны бозмый.



Күндәм ат күп жигелә.



Эшләгән атка эш өяләр.



Аты симезнең юлы тигез.



(БАБАЙ күп мәкаль әйкән малайларны мактый. Икенче төнгә ат турында табышмаклар табып килергә куша)



БАБАЙ. Я, ярый, балалар, бик арыгансыз инде. Ә хәзер бераз ятып ял итегез. Мин атларымны барлап килим, тирә-якка күз салыйм. Йокыгыз тәмле булсын, иртән атларны барларга көч жыегыз..



5нче малай. Бабай , иртәгә дә килербез әле.



БАБАЙ. Ярый, балам, килерсез, сезнең белән кызык икән.



Жыр----------------------------------------










15




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Классному руководителю

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
Внеклассное мероприятие "Ат һаҡлағанда"

Автор: Гюзель Рифовна Кайбышева

Дата: 03.12.2021

Номер свидетельства: 593374

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(129) "Внеклассное мероприятие по географии на тему: "По материкам и странам" "
    ["seo_title"] => string(77) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-po-ghieoghrafii-na-tiemu-po-matierikam-i-stranam"
    ["file_id"] => string(6) "117659"
    ["category_seo"] => string(10) "geografiya"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1412865325"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(133) "Внеклассное мероприятие  географии  Географический КВН "Южные материки" "
    ["seo_title"] => string(83) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-ghieoghrafii-gieoghrafichieskii-kvn-iuzhnyie-matieriki"
    ["file_id"] => string(6) "110712"
    ["category_seo"] => string(10) "geografiya"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1406472898"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(65) "Внеклассное мероприятие "Полиглот" "
    ["seo_title"] => string(38) "vnieklassnoie-mieropriiatiie-polighlot"
    ["file_id"] => string(6) "208240"
    ["category_seo"] => string(15) "angliiskiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1430756774"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(66) "Внеклассное мероприятие "М. Акмулла""
    ["seo_title"] => string(38) "vnieklassnoie_mieropriiatiie_m_akmulla"
    ["file_id"] => string(6) "349642"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1476625583"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(112) "Конспект к внеклассному мероприятию "Таби?атым - тал бесігім" "
    ["seo_title"] => string(65) "konspiekt-k-vnieklassnomu-mieropriiatiiu-tabig-atym-tal-biesighim"
    ["file_id"] => string(6) "204278"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1429628957"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства