Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашитбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең тарихи музее
Экскурсияне башлыйбыз
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашитбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең тарихи музее
Экскурсияне башлыйбыз
Киросинка
Керосинны яндыру хисабына
җылылык бирә.
Хуҗалыкларга газ килеп
җитмәгән чорларда бик
популяр була.
Азык –төлек пешерү,
чәй кайнату өчен хезмәт итә.
Пионер быргысы.
Пионер атрибуты. Җыеннар
вакытында пионерларны
бергә туплау, байрак кертү
вакытларында кулланылган.
Узган гасырның 70 нче елларында кулланылган күкеле сәгать
Бу сәгатьләрне барлыкка килүе ерак тарихка барып тоташа.Тарихи чыганакларда ул 1629 нчы ел белән искә алына. Күкеле сәгатьләрнең туган җире булып Геманиянең Шварцвальд шәһәре тора.Әлеге сәгатьләрнең баштарак бер генә теле булган. Россиядә күкеле сәгатьләрне 1952 нче елда Сердоб сәгать заводы чыгара башлый.
Саплы мөгезләгеч (ухват )
Мичтән чуен ала торган җайланма.Һәр чуенның үз размерындагы мөгезләгече булган .Мөгезләгечне шулай ук крестьян чуалышларында сугыш коралы итеп тә файдаланганнар.
Пионер барабаны
Пионер атрибуты Җыеннар вакытында пионерларны бергә туплау,байрак кертү вакытларында кулланылган
Дружина байрагы
Пионер атрибуты Музейдагы бу байрак Олег Кошевой исемен йөрткән Ашытбаш сигезеллык мәктәбе дружинасыныкы.
Утюг
Күмер үтүкләре 16 гасырларда Кытайда утта кыздырыла торган үтүкләргә алмашка килгән.Уңай ягы шунда , үтүк озак вакыт эссе тора.Үтүкне корпусы чуеннан ясалган.Тукыманы яндырып җибәрү куркынычы да булган.
Йон язу җайланмасы
Сарык , кәҗә йоннарын эшкәртү өчен кулланылган Йонны шушы җайланма аркылы чыгарганда ,йон йомшарган, чистарган.
Хуҗалык лампасы
Урамда, хуҗалык тирәсендә куллану өчен. Керосинны яндыру исәбенә яктылык бирә. 19 гасырда һәм 20 нче гасыр башында популяр була. Ләкин электр лапалары файдаланыла башлагач кулланылыштан төшеп кала.Иң беренче лампалар турында 9 нчы гасырда Ар-Рази Багдад язып калдырган чыганакта искә алына.
Чабата.
— Русьта таралган тәбәнәк аяк киеме. Авыл җирлегендә 1930 елларга кадәр кулланылышта йөри. Юкә карама һ.б. агачларының кайрысыннан яки сүсеннән үрелеп ясала.
Чабатаны язма чыганакларда беренче тапкыр искә алу XII гасырга карый. Чабаталар шулай ук белорусларда, карелларда, финнарда, мордвада, чуашларда, татарларда, украиннарда таралган була.
Шахта лампасы.
Шахтёрларның яктылык чыганагы.Бу лампаны метан газы шартлау куркынычы булган урыннарда кулланылган.1815 елда инглиз физигы Гемфри Дэви тарафыннан уйлап табылган
Кинолента.
Мәктәп кинопроекторлары
өчен чыгарылган.
Кырлы бәләк ( Рубе́ль)
Керне йомры агачка урап кырлы бәләк белән тәгәрәткәннәр. Юган вакытта кер яхшырак юылган Һәм йомарланып кипмәгән.
Кер юу җайланмасы
Автомат-исәпләү машинасы.
60-70 нче елларда математик гамәлләрне башкару өчен кулланылган. Әлеге исәпләү машинасы К.Якуб исемендәге колхоз бухгалтериясеннән алынган.
Кулдан ясалган агач
эшкәртү кораллары.
Бу кораллар агачны шмарту һәм бизәк салыр өчен хезмәт итә.
Самовар – су кайнату һәм чәй пешерү җиһазы. Элекке самоварларда иң беренче торба сыман өлешенә агач күмере тутырыла һәм ул янган вакытта урта өлешендә су кайный. Аннан соң кечкенә чәйнеккә кайнар су агызыла, самоварның өстенә куелып чәй пешерелә. Соңарак керосин, электр самоварлары барлыкка килә. Хәзерге вакытта нигездә электр самоварлары гына кулланыла. Самовар Россиянең бер символы булып тора.
1850 нче елда Тула шәһәрендә генә дә 28 самовар фабрикасы булган. Алар елына 120 меңгә якын самовар эшләп чыгарганнар. 1870 нче елларда керосин самоварлары да әлеге шәһәрдә генә эшләнелгән.
Төймәле счет
Исәп-хисап эшләрендә кулланылган. Безнең музейдагы счет рус счеты дип атала. Ул 17 нче гасырда барлыкка килгән.
Бу счетның да өлкән туганы булып 5нче гасырда Римда барлыкка килгән Абак тора.
Иләк.
Он иләү өчен
кулланылган
Комган.
Җиздән бакырдан, башка төрле металлардан эшләнгән кувшин тибындагы су салу җайланмасы.Мөселман халкы нигездә комганнарны юыну өчен файдаланган.
Тал чыбыгыннан
үрелгән кәрҗин .
Хуҗалыктагы кирәк яракларны салу өчен кулланылган.Яшь ,нәзек тал чыбыгыннан үрелгән Музейдагы бу кәрҗин Юсупов Надир Дамир улы тарафыннан эшләнгән.
Табагач
Мичтән таба алу өчен кулланылган Металл өлеше авылның гади тимерчелегендә ясалган.
Төрле елларда чыккан дини китаплар
Җиз чәйнек.
Самовар өстенә куеп чәй кайнатканнар.
Җиз табак .
Хуҗалыкта кулланылган
.
Читекләр.
Татар халкының милли аяк киеме. йомшак күннән тегелгән йомшак табанлы аяк киеме. Аларны мөмкинлеге булган ир – атлар да , хатын – кызлар да кигән. Ир – атлар читеген тоташ күннән, тезгә чаклы кунычлы итеп тарттырып теккәннәр. Кыйммәтле читекләр кунычының өске өлеше кызыл яки яшел сафьяннан кайтармалы итеп тегелгән булган. Хатын – кыз читекләрен төрле төстә (сафьян яки хромнан ) теккәннәр.
Бәрәңге изү җайланмасы .
Терлекләргә бәрәңгене изеп бирү өчен кулланылган. Әлеге җайланманы Ашытбаш авылында яшәүче Гайнетдинов Фәрхетдин ясаган , музейга оныгы Фәнил бүләк итте.
.
Кыскыч
Йортлар утын белән ягып чылытылганда утлы күмерне күчерү өчен кулланылган. Кыскычлар авыл тимерчелегендә кулдан ясалган
Мактау грамотасы
1985-86 нчы уку елында Ашытбаш сигезьеллык мәктәбе коллективына Җиңүнең 40 еллыгына багышлап үткәрелгән социалистик ярышта җиңеп чыккан өчен бирелгән Мактау грамотасы
Кайгы хәбәре
1942 нче елның 4 нче январенда хәбәрсез югалган Кенә авылыннан сугышка алынган Шамсетдинов Солтан гаиләсенә җибәрелгән хат.Хаттан аңлашылганча ,ул,45 тәүлек эчендә табылмаган һәм хәбәрсез югалучылар рәтенә кертелгән
Кайгы хәбәре
1945 не елның 25 январенда Бөек ватан сугышында батырларча һәләк булган Габбасов Габдельбәрнең гаиләсенә җибәрелгән үлү турындагы хаты. Хаттан аңлашылганча , Габбасов Габдельбәр , 1943 нче елның 22 нче январенда һәлак булган, Сталинград өлкәсе Надина хуторы янында күмелгән
Отряд көндәлеге .
Пионерлар әлеге көндәлеккә үзләренең җәмгыятькә файдалы эшләрен,истәлекле вакыйгаларны язып барганнар.Көндәлекнең бу битендә Җиңү көне истәлекләре урын алган.
Красноармейская книжка
Кысна авылыннан сугышка алынган Хәйретдинов Сәләхи Камал улының Красноармейкая книжкасы..Әлеге документка сугышчының кайсы фронтларда сугышуы , яралануы, сугышчыга бирелгән сугыш кораллары, кием – салымнар,һ.б.турында информация тупланган.
Хәрби бурычтан азат итү турында таныклык . Әлеге таныклык Хәйретдинов Сәләхи исеменә бирелгән Бу таныклыкта язылганча , ул,яралану сәбәпле, 1944 нче елның 25 нче июненнән хәрби хезмәттән азат ителгән.
.
Орденская книжка (орден кенәгәсе)
СССРның Югары Советы президиумы карары нигезендә .сугышта күрсәткән батырлыклры өчен, Җиңүне 40 еллыгы уңаеннан , Хайретдинов Сәләхи Камал улы “Ватан сугышының”1дәрәҗәдәге ордены белән бүләкләнә. 1985 ел. 11 март.
.
“ Ленинград оборонасы өчен” медале таныклыгы.
Әлеге медаль 1943нче елның 15 сентябрендә хәрби батырлыклары өчен Галимҗанов Нуруллага бирелгән.
Юбилей медале таныклыгы
Җиңүнең 50 еллыгы хөрмәтенә Хәйретдинов Сәләхетдин исеменә бирелгән юбелей медале таныклыгы.1995 нче ел, 22 нче март.
Юбилей медале таныклыгы
Җиңүнең 30 еллыгы хөрмәтенә Шәмсетдинова Сара Шакирҗан кызы исеменә бирелгән юбелей медале таныклыгы.1975 нче ел, 22 нче декабрь
Юбилей медале таныклыгы
Җиңүнең 30 еллыгы хөрмәтенә Хәйретдинова Әминә Биктимер кызы исеменә бирелгән юбелей медале таныклыгы.1976 нчы ел, 3 нче март
“ Кызыл юл” газетасыннан җибәрелгән хат.
“ Кызыл юл”газетасының массовигы Ахмәтҗановның хәбәрчеләргә җибәргән хаты. Хаттан аңлашылганча ул хәбәрчеләргә колхозчылар алдында чыгыш ясар өчен темалар тәкъдим итә. Хат латин графикасында язылган.
1939 нчы ел 4 нче апрель.
Мактау грамотасы
1989 нчы елда Республика күләмендә үткәрелгән “Мәктәп урманчылыгы” смотрында актив катнашканы өчен Ашытбаш тулы булмаган урта мәктәбенә бирелгән Мактау грамотасы. 1990 ел.
Мактау грамотасы
1983 нче елда, пионер оешмасының барлыкка килүенең 60 еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән маршта актив катнашканы өчен,Ашытбаш сигезьеллык мәктәбенең Олег Кошевой исемендәге пионер оешмасына бирелгән Мактау грамотасы. 1983 нче ел. 20 май.