kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Бөек Җиңүгә-75. Ветераннар белән очрашу

Нажмите, чтобы узнать подробности

Балаларга сугыш төшенчәсен аңларга булышу максатыннан сугыш эчендә булган ветераннар белән күзгә- күз очрашу кичәсе бу

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Бөек Җиңүгә-75. Ветераннар белән очрашу»

Актаныш районы Актаныш авылы




Ветераннар белән очрашу кичәсе






Актаныш, 2019


А.Б. Хәерле көн , кадерле балалар ! Әйтегез әле, тиздән нинди бәйрәмнәр көтелә? Әйе, май бәйрәмнәре. Ә иң дулкынландырганы – Җиңү бәйрәме , шулай бит, дусларым? Җиңү бәйрәме кысаларында барлык урыннарда да ветераннар белән очрашулар уза, төрле чаралар үткәрелә. Без сезнең белән бүген бик тә тәэсирле очрашуга җыйналдык. Бөек Ватан сугышы кырларында немецларга каршы көрәшкән батырыбыз- авылдашыбыз Тимер Фардиевич Фәрдиев, сугыш чорында Җиңүне якынайтуда үзеннән бик күп өлеш керткән- ягъни тылда дошманга каршы көрәшкән тыл батыры Мәзһәр Газетдиндинович Шәмтиев бүген безнең балалар бакчасына кунак булып чакырылдылар. Без бүген алар белән аралашырбыз, аларның сугыш вакытындагы авыр тәэсирләре белән уртаклашырбыз, аларга үзебезнең тирән хөрмәтебезне белдереп, матур концерт номерларыбызны күрсәтербез.

Руслан:Бүген бар да башкачарак Бүген бар да назлырак

Нинди көн соң бүген диеп, Калдыгызмы аптырап.

-Бүген бездә зур тамаша “Җиңүле сәгать” бездә

Һөнәрләрне күрсәтербез Тик тормас беребез дә.

- Бу бик чибәр егетнең исемнәре кем дисезме, Руслан Тимурович ул, дускайларым, шуны да белмисезме? Үзе җырлый, үзе бии, шигырьләр дә ярата, җырлап җибәрсә-ә-ә-ә, барыгызны авызына карата. Әнә ич, барыгыз да, Русланга карап авызларыгызны ачып калгансыз.

-Ай никадәр ярату, никадәр зурлау синең бу сүзләреңдә, кадерле дустым. Ә беләсеңме, Ильяр, хәзер бит зур тамаша башлана.

- Җыр, бию, такмак әйтүдер инде. Ялкытты инде болар (кул изи , арты белән баса).

- Син тирәнтен ялгышасың, дустым! Җыр бию белән үрелеп барса да, бу гади тамаша булмаячак.

- А вот на этом месте поподробнее...

- Махсус синең өчен, һәм хөрмәтле тамашачылар Сезнең өчен яхшылап аңлатам. Бүгенге кичә шунысы белән игътибарга лаек. Бүген бу сәхнәдә нәниләр планетасының йолдызчыклары Бөек Җиңүгә багышланган искиткеч эчтәлекле чыгышлар ясаячаклар.

- Искиткеч, шәп бит бу ә! Я ярый озакка сузылды бу әңгәмәбез. Сәхнә түренә “Алтынчәч”

планетасының 7 яшьлек йолдызчыгы Әминә Галиуллинаны чакырыйк.

Әминә башкаруында “Җиңү килде” җырын тыңлап узыйк әле.

А.Б.Утлы еллар үтте, Җиңү килде. Күпләр әйләнеп безгә кайтмады.

Исән-саулар Берлингача җитеп, Туган авылларына атлады.

Югалтулар алып килде сугыш, Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап, Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Сагынабыз да, горурланабыз да , Онытылмыйлар корбан булганнар.

Бар бит менә безнең арабызда Җиңеп кайткан, исән калганнар.

Сугыштан җиңеп кайткан батырыбыз, ветеран бабабыз Тимер Фәрдиевичка сүзне бирик әле.Нинди юллар узылды сугыш елларында Тимер абый?

Ветеран чыгышы.

А.б.Тимер Фәрдиевич, рөхсәт итсәгез, безнең егетләребезнең сезгә сораулары бар иде.

Ильдар: Тимер абый, сезнең немецларны атканыгыз булдымы?

Артур: Тимер бабай, танкка утырдыгызмы сез?3б: Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Алар хөрмәтенә салынган һәйкәл моның ачык мисалы.

4 б.Авылыбызның иң-иң уртасында,

Иң матур һәм калку урында.

һәйкәл булып солдат тора,

Винтовкасын кысып кулында.

Бер малай, бер кыз чәчәк тотып уртадагы һәйкәл янына килә.

Кыз: Без киләбез сиңа буранлы кышларда,

Киләбез сиңа тынычлыкны саклап.

Син- безнең абый, Син – безнең әти,

Син – безнең бабай, Билгесез Солдат!

Малай: Без киләбез сиңа кояшлы җәйләрдә,

Бөек нәселнең дәвамын раслап.

Син- безнең абый, Син- безнең әти,

Син- безнең бабай, Билгесез Солдат! (Һәйкәлгә чәчәк салалар).

Таякка таянган, кулына чәчәк тоткан ана боек кына һәйкәл янына килә:

Исәнме, улым, менә мин яңадан синең янында, салкын түгелме, балакаем?

Улы: (магнитофоннан акрын гына егет тавышы ишетелә) Юк , әнкәем, салкынның ни икәнен белмим мин. Миңа беркайчан да салкын булганы юк.

Ана: Нигә үзеңне сакламадын улым? Хәтерлисенме, җиңәрбез дә, кайтырбыз дигән идең, улым?

У лы: Әйткән сүзләрем хәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Мин генә тугел, меңнәр, милионнар бу көрәштә башларын салды. Картлык көнендә ничек яшисен, әнкәй?

Ана: Бар да җитеш, улым. Менә әби инде мин. Бәлки бик тиз генә танымагансыңдыр?

Улы: Таныдым, әнкәем, әллә кайлардан таныдым, күз нурым. Әгәр мөмкин булса ,мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым да, инде үзем дә кузлы тимердән. Мәңгелек мин ,әнкәем!

Ана чәчәк сала, яшен сөртә, акрын гына атлап чыгып китә.

А.Б: Узган авыр юлларны Онытырга тырыш ана

Яраларың да төзәлер, Инде тынычлансана.

Вокаль ансамбль чыгышы.

1 бала: Бөек җиңү көне бүген.

75 яшь җиңүгә.

Миллионнарча кеше киткән,

Фашистларны җиңүгә

2 бала: Кырык бишнең якты таңында

Кояш булып Җиңү балкыган.

Ул 75 ел җирне сөендереп

Нурын сибә донья халкына.

3 бала: Бәйрәм бүген -Бөек җиңү көне,

Бәйрәм итә барысы – яше, карты.

75 ел элек нәкъ бу көнне,

4 ел буе зарыгып көткән

Якты булып җиңү таңы атты.

А.Б: Әйе, 45не бик күпләр көтте,

күпләр көтеп ала алмады.

Кырык бишнең маен күпләр көтте,

Күпләр көтеп ала алмады.

Канга баткан фашист этләре

Бу көн җиңелергә уйлады.

4 бала: Җиңү килде илне сөендереп,

Балкып атты матур Җиңү таңы.

Исән булсын әле ,Ветераннар!

Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!

СЫЛУ : Туган ягым Актанышым

Бик күп батыр үстергән.

Алар безгә тыныч тормыш

Якты көн бүләк иткән.

Беләсез бит , дусларым, тынычлык турында бик күп матур шигырьләр язылган, җырлар җырлана.Минем дустым Зилә Әһлетдинова да тынычлык турында үз сүзен әйтергә тели...

ЗИЛӘ: Үз сүзем үк булмаса да, дәү әтием Мәгыйз Әһлетдиновның “Очыгыз күгәрченнәр” шигырен укып күрсәтәм.

Күгәрченнәр тынычлык кошлары

Һаваларда уйный җилпенеп.

Җирдә балаларның шат авазы

Күгәрченнәр гөрләве кебек.

Очыгыз, сез,очыгыз кошкайлар.

Иңләгез сез зәңгәр күкләрне.

Күгәрченнәр кебек илгә рухы кайтсын,

Яу кырында калган күпләрнең.

Сугышларсыз үткән һәрбер елга ,

Җитмеш елга – җитмеш күгәрчен.

Һаваларда очкан һәр күгәрчен

Илгә имин тормыш теләсен.

Музыкаль композиция "Кызыл ромашка”

-Руслан, кая китүең әле бу? Кулыңда нинди китаааап ?

-Хәтерлисеңме, тәрбияче апабыз бакчабызда китапханәләр бәйгесе игълан ителде, диде. Менә шунда гаиләдәге иң истәлекле китапларны алып килергә кушты.

-Бу бит “Хәтер китабы” . Анда гел язулаааар. Бернинди рәсем дә ююююк.Кызыклы булырмы соң ул дусларыбызга күрсәтергә, Руслан!?

-Ильяр, менә шул язулары белән кызыклы да инде ул. Беләсең ич инде, анда Бөк Ватан сугышы кырларында ятып калган бабаларыбызның исемнәре язылган.

-Әйе шул, без әле 100гә кадәр генә саный беләбез., ә ул 100ләр монда әллә никадәр.

-Ә беләсеңме, Ильяр, “Хәтер китабында” минем дә Сәрдәр бабамның исемнәре мәңгеләштерелгән.

-Минем дә бабаларымның исемнәре урын алган. Әйдә аларга зур хөрмәт булып ирешерлек бер җыр тыңлыйк әле.

-Рөхсәт итсәгез, мин үзем алар хөрмәтенә “Нәни димәгез миңа” дигән җырын башкарыйм .

  • Тамашачым да, мин дә бик рәхәтләнеп тыңларбыз.Рәхим ит, Руслан!

А.Б. Хөрмәтле ветераннарыбыз хөрмәтенә Руслан Имамов башкаруында җыр тыңлыйк

А.Б. Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә өйләнгән. Коточкыч сугышка безнең авыл җирлегеннән меңләгән якташыбыз киткән һәм аларның бары тик яртысына гына туган якка әйләнеп кайтырга насыйп булган. Сугышка бармаса да, тылда бик нык көрәшергә туры килә Мазһар Газетдиновичка. Мазһар абый, балаларга сөйләп узыгыз әле, нинди кыенлыклар аша узарга туры килде Сезгә.

Ветеран чыгышы.

А.б. Мазһар абый, егетләребез сезгә дә сорау әзерләп куйды инде, рәхим итеп җавап бирегез әле.

Артур: Мазһар бабай, кечкенә вакытта атта эшләдек , дидегез, ә атны үзегез җиктегезме?

Ильдар: Мазһар абый, хәзерге вакытта кычыткан ашы ашаганыгыз бармы?

З илә: Без сугышны белмибез.Әтиләребез дә белми. Дәү әтиләребез үзләренең әтиләре күргәнне безгә сөйлиләр. Без сугышны кинолардан күреп тә аның никадәр куркыныч , начар икәнлеген аңлыйбыз. Анда кешеләр үлә, йортлар җимерелә, икмәк басулары яна, балалар елый.

Сугыш беткәнгә инде 75 ел вакыт үткән . Аның бөтен авырлыгын күргән бабайларыбыз да инде бик аз калган. Барыбер без аны оныта алмыйбыз, һәр ел саен хәтерләрдә яңартып торабыз.

Без сугышны белмибез.Белмәсәк тә иде. Безгә сугыш кирәкми. Без тынычлык телибез!

Безнең тыныч тормышта яшисебез, күңел ачасыбыз –уйныйсы, биисе килә. Әнә минем дусларым да сәхнәдә биергә үз чиратларын көтәләр. Рәхим итегез, дусларым!

Смуглянка” көенә бию.

2 . Җиңү көне җиңел бирелмәде,

Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.

Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,

Егермеләп миллион җан өчен.

Яңгыра җыр, тыйнак илем өчен,

Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың Яңгыра, җыр, горурлыгы булып халкымның.

Ильяр зур солдат киеме киеп чыга: Бабай да солдат булган, әти дә солдат булган.

Зур абый да солдат булып, ил чикләрендә торган. Кече абый солдат булып, китте әле яз гына.( Көзге каршына килә, зырылдап әйләнә, ал- артын карый, ижсщсендщге тузанны коя)

-Я, ничек килешәме? (Маршка атлап тагын җырлап китә).

Мин үзем дә солдат булам, үсим генә аз гына. Һи, солдат булырга хыялланучылар әллә мин генә дип уйлыйсызмы. Күрсәтимме үзләрен, егетләр! Ягез әле бирегә килегез!

Вокал мәктәпкә әзерлек группасы

- “Будем в армии служить»В.Малков сүзләре, Ю.Чичков музыкасы.

А.Б.Үлгәннәрне онытмыйк, һәрберебезнең күңелендә алар мәңге саклансын! Ә хәзер, чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калганнарның якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итәбез

(1 минутлык тынлык)

Балалар, ветераннарга үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз.

А.Б.Безнең район зур түгел,

Илем картасында бер төртке.

Шул төрткедән Ватан сагына

Күпме егет, күпме ир китте.

75 ел,75 ел инде,

Сагынып көтә авылым, кайда сез?

Күпләрегез хыялларда гына

Төштә генә кире кайтасыз,Кайда соң, сез?

А.б Бөек Җиңүгә 75! Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк.

Исәннәрнең кадерен белик Үлгәннәрнең каберен белик!

Бөек Җиңүгә 75 ел дип Шатлык белән тибә йөрәкләр.

Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч Гомерегез озын булсын,

Безнең, сезгә шундый теләкләр.





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Дошкольникам.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Бөек Җиңүгә-75. Ветераннар белән очрашу

Автор: КАДРИЯ ВАСИМОВНА АДГАМОВА

Дата: 10.12.2019

Номер свидетельства: 531299

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(46) "«Алар безг? ?и?? б?л?к итте»"
    ["seo_title"] => string(24) "alarbiezghzhinubulkittie"
    ["file_id"] => string(6) "263417"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1449519244"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства