ГБОУ “Ново-Кинерская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья”
ГӨМБӘЛӘР АЛАНЫНДА.
Составила: Хисматова Рания Фархатовна
Максат: Кайчы белән дөрес эш итү; кәгазьдән өлгеләр кисү күнекмәләрен ныгыту; гөмбә куллануда игътибарлылык булдыру һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту; күмәк эш вакытында бер-береңә ярдәмчел караш, игътибарлык, дуслык тәрбияләү; балаларның үз-үзләренә ышаныч тәрбияләү; сөйләм күнекмәләрен үстерү.
1 нче слайд: Экранда урман күренеше.
Балалар, әйдәгез әле, үзебезне беразга гына булса да урманда дип хис итик әле. Нинди гүзәллек. Кошлар сайравы. Әз генә тыңлап алыйк әле. Балалар урманда кемнәр яши соң? (Балалар җавабы)
Урман җәнлекләре ниндиерәк икән? Аларны да искә төшереп уен уйнап алабыз. “Әйтегезче балалар...” (аю ничек йөри?, куян ничек йөри?, керпе ничек йөри?. Һ.б.) (Уен барышында әкрен генә кошлар сайравы ишетелеп тора. Уен тәмамланганда кошлар сайравы тына.)
Кошлар сайравы тына.
2 нче слайд: Көзге урман күренеше чыга.
- Әле генә җәй иде, кошлар сайрый иде. Ни булды соң балалар?
- Әйе, бик дөрес. Табигатьтә көз башланды.
- Балалар, әйдәгез искә төшереп китик. Көз көне без табигатьтә нинди үзгәрешләр күрәбез? (Кояш җылысы кими, көннәр салкыная, кыскара, төннәр озая, мәктәпләрдә укулар башлана, бакчаларда яшелчәләр өлгереп аларны җыеп алалар, табигать әкренләп ялга әзерләнә.)
- Кайсыгыз белә? Көз көне яшелчәләр белән бергә, тагын нәрсәләр өлгерә әле?
3 нче слайд: Гөмбәле алан.
- Дөрес! Гөмбә чоры башлана.
4 нче слайд: Гөмбәләр рәсеме.
- Балалар, без бүген сезнең белән “Гөмбәләр аланы” дигән зур картина ясыйбыз. Мин менә аланын ясадым, ә калган өлешен сезнең белән эшләргә уйладым. Балалар, игътибар белән карагыз әле. Аланда ниләр бар? (Балалар җавабы)
- Әйе, бик дөрес. Аланда агачлар һәм куаклар бар. Ә безнең картинаның исеме “Гөмбәләр аланы” дип атала. Шулай булгач, безгә тагын ниләр эшләргә кирәк? Дөрес. Гөмбәләр. Сезнең алда төсле кәгазь һәм әзер гөмбә трафаретлары (1нче класслар өчен). 3 нче классларга эшне әзрәк катлауландырып бирик. Алар гөмбә өлгеләрен үзләре кәгазьдән кисеп эшлиләр. Балалар иң элек кайчы белән эшләү тәртибен искә төшереп китик әле.
5 нче слайд: Кайчы белән эш инструкциясе.
- Әйдәгез эшкә тотыныйк. Пөхтә итеп, яшел төсле кәгазьгә гөмбәләрне ябыштыра башлыйбыз.
6 нчы слайд: Эшләү технологиясе.
(Балалар эшлиләр)
Физкультминут “Файдалы һәм зарарлы”
Балалар тезелеп басалар. Тәрбияче ашарга яраклы һәм агулы гөмбә исемнәре әйтә. (4 төрле гөмбә исеме кулланыла: каен гөмбәсе, нарат гөмбәсе, ак гөмбә һәм чебен гөмбәсе). Ашарга яраклы гөмбә исеме әйтелгәндә балалар басып торырга, ә агулы гөмбә исеме әйтелгәндә чүгәләргә тиешләр. Кем бутала, шул уеннан чыга. Уенны туп белән дә уйнарга мөмкин.
Ял итеп алдык, әйдәгез эшебезне дәвам итик.
Әзер эшләрне балалар картинага урнаштыра баралар. Гөмбәнең зурлыгына карап тәрбияче сораулар бирә: - Гөмбә нинди? (Зур). – Зур гөмбәләрне кая урнаштырабыз? (Картинаның алгы өлешенә). – Кечкенә гөмбәләрне кая урнаштырабыз? (Картинаның арткы өлешенә). – Ни өчен? (Балаларның җавабы).
Эшкә йомгак.
Балалар, без бүген нәрсә эшләдек?
Әйтегез әле, гөмбәләрнең барысыда ашарга яраклымы?
Ни өчен?
Гөмбәләр кайларда үсәләр?
Нинди һава торышы гөмбә үсү өчен уңайлы?
Гөмбә җыярга ялгызы гына йөрергә ярыймы?
Балалар, сезгә бер кызык сорау бирәсем килә. Гөмбә файдалымы, әллә итме?
Балалар, сезгә безнең бергә эшләгән картина ошадымы?