Җөмләнең баш кисәкләрен
гомумиләштереп кабатлау.
( 7 сыйныф )
Тема: Җөмләнең баш кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау.
Максат: 1) Җөмләнең баш кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау.
2) Ия белән хәбәрне дөрес билгелөү күнекмәләрен булдыру.
3)Укучыларның тел байлыгын мәкаль һәм әйтемнәр белән баету.
Җиһазлау: Дәреслек, таблица, карточкалар, тестлар.
Дәрес планы:
Үткәннәрне кабатлау.
Тест үткәрү.
Ныгыту күнегүләре үткәрү.
Дәресне йомгаклау.
Өй эше бирү.
Дәрес барышы:
Үткәннәрне кабатлау.
Нинди сүз җөмлә кисәге дип атала?
( Җөмләдә мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап бирә торган сүз җөмлә кисәге дип атала.)
Җөмләнең баш ккисәкләренә нәрсәләр керә?
( Ия һәм хәбәр.)
Нәрсәгә ия дип әйтәбез?
(Баш килештә килеп, кем? нәрсә? ни? сорауларының берсенә җавап бирә торган кисәк ия дип атала.)
Ия нинди сүз төркеме белән белдерелә ала?
Б.к. исем белән (Кыш җитте.)
Зат алмашлыгы белән ( Ул җавап бирде.)
Сыйфат белән (Көчле берне егар, акыллы меңне егар.)
Исем фигыль белән (Автобуска утыру озакка бармады.)
Сыйфат фигыль белән (Кешене туйдыручы – һөнәр.)
Сан белән (Берәү сыер сава, берәү мөгез тота.)
Тезмә сүз белән (Бөек Ватан сугышы ил өчен зур сынау булды.)
Хәбәр дип нәрсәгә әйтәбез?
(Ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә торган җөмлә кисәге хәбәр дип атала.)
Хәбәр нинди сорауларга җавап бирә?
(Нишли? нишләде? ул кем? ул нәрсә? ул ни? ул нинди? ул ничә? кебек сорауларга җавап бирә.)
Хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелә?
(Барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән белдерелә. Шулай ук бар,юк, кирәк, ярый кебек хәбәрлек сүзләр белән.
Исем белән (Син тырыш укучы )
Фигыль белән (Күптән көткән кыш та җитте.)
Сыйфат белән (Бүген көн суык.)
Сан белән (Ике җирдә икең – дүрт.)
Алмашлык белән
Рәвеш белән
Хәбәрлек сүзләр белән (Теле барның иле бар)
Тезмә сүз белән (Бу үләннең исеме – үги ана яфрагы.)
Ничә сүз белән белдерелүеннән чыгып, хәбәр ничә төрле була?
(Гади һәм кушма хәбәр.)
Гади хәбәр турында нәрсә әйтә аласыз?
( Гади хәбәр бер генә сүздән тора. (Эзләгән эз табар.)
Кушма хәбәр турында нәрсә әйтә аласыз?
(Кушма хәбәр барлык мөстәкыйль сүзләргә, ымлыклар һәм хәбәрлек сүзләргә ярдәмче фигыль өстәп ясала. (Яңа нл да якынлашып килә.)
Җөмләдә ия белән хәбәрнең урнашу тәртибе турында иәрсә әйтә аласыз?
( Күбесенчә җөмләдә башта ия, аннан соң хәбәр килә. (Мин акрын гына урман эченнән атлыйм.) Кайбер очракларда башта хәбәр,аннан соң ия дә килә ала. (Агыйдел ! Бер гамьсез,нинди матур ага ул.)
12) Ия белән хәбәр үзара ничек ярашалар?
- Боерык, хикәя, шарт фигыль белән белдерелгән хәбәр ия белән бер үк затта һәм санда яраша. ( Син тырышып эшлә.)
- Тиңдәш ияләргә караган һәм боерык,хикәя, шарт фигыль белән белдерелгән хәбәр берлектә дә, күплектә дә килә ала. ( Бакчада алмагач, слива, чияләр үсә. Бакчада алмагач, слива, чияләр үсәләр.)
- Тиңдәш ияләргә караган һәм исем белән белдерелгән хәбәр күплек формасында гына кулланыла. ( Алсу, Гөлгенә, Илшат – җиденче сыйныф укучылары. )
13) Ия белән хәбәр арасына кайчан сызык куела?
- Җөмләнең хәбәре исем яки исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелсә.( Акыл – дәрья , уй – диңгез.)
- Ия белән хәбәрне бутау ихтималы булганда. ( Теге – агач йорт янында тора. Теге агач – йорт янында тора.)
Тест үткәрү.
Без ия белән хәбәрне кабатлап алдык. Сезнең актив катнашуыгыз, җөмләнең баш кисәкләрен яхшы аңлавыгызны күрсәтә. Ә хәзер без тест белән эшләп алыйк.
( Укучылар тест белән эшлиләр . )
Ныгыту күнегүләре.
Укучылар, ә хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Анда мәкальләр язылган. Һәр мәкальнең ия белән хәбәре астына сызарга һәм нинди сүз төркеме белән белдерелүен билгеләргә.
Җәяүле атлыга юл бирер.
Ил күрү – бурыч.
Акыллы дошманнан курыкма, тиле дустан курык.
Дус үләр, дуслык үлмәс.
Икәү кәрәшсә, берәү егар.
Күп уйнаган бер елар.
Куркак тереләй үләр.
Акыл үзе алтын.
Вактан эре җыела.
Ана теле бер булыр.
Тел – байлык.
Дәресне йомгаклау.
Җөмләнең баш кисәкләрен яхшы үзләштергәнсез. ( Актив катнашып утыручыларга “4” һәм “5” билгеләре кую.)
Өй эше бирү.
Әдәби әсәрдән 9-10 җөмләлек өзек язып алырга һәм баш кисәкләренең астына сызарга, нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен билгеләргә.