??мгыятьне ?зг?ртеп кору яш?ешне? барлык ?лк?л?рен д? я?артуны тал?п итте. Моннан м?гариф системасы да читт? калмады. М?гарифне? я?а шартларда яш?рг? с?л?тле кеше т?рбиял??д?ге ?аваплылыгы к?нн?н – к?н арта бара. ??рьяктан камил, рухи яктан ?ск?н ш?хес т?рбиял??д? татар теле ??м татар ?д?бияты укытучысыны? да роле зур.
Татар телене? кулланылыш даир?сен ки??йт?не?, аны ?зл?штер?не тиешле д?р???г? к?т?р?не? т?п юлы —укучыларга татар теле ??м ?д?биятын я?а технологиял?рг? нигезл?неп укыту.
Заман тал?пл?ре б?генге к?нд? татар телен укыту процессында зур ?зг?реш сорый. Укытучылар алдында бик т? ?аваплы ??м ???миятле бурыч тора. Беренчед?н, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчед?н, балаларда телне ?йр?н?г? кызыксынуны бетерм??, киресенч?, бу кызыксынуны ?стер? бурычы. Бу укытучыдан зур ??н?ри осталык, т?землелек ??м заман тал?п итк?нч?, югары технологиял?рд?н, м?гъл?мати чаралардан х?б?рдар булуын тал?п ит?. Педагогик эшч?нлект? и?адилык - бу, беренче чиратта, я?алыкка, ?зг?р?ч?нлекк? омтылу. ??мгыятьт?ге ?зг?решл?рне у?ай кабул ит? ?чен, укытучыны? заман бел?н берг? атлап баруы м??им. Т??риб? педагогик эшч?нлекне? нигезе булса, я?алыкка омтылу ?сеш - ?зг?решне т?эмин ит?. Б?ген укытучы, и?ади ш?хес буларак, к?п укырга, ?д?бият ??м с?нгать ?лк?сенд?ге я?алыклар бел?н таныш булырга гына т?гел, ? я?а педагогик технологиял?рне? и? н?ти??лесен сайлап алып, ?зл?штереп эшли белерг? д? тиеш. Заманча технологиял?р файдаланып белем бир? т?б?нд?ге м??им бурычларны ?т?рг? ярд?м ит?: укучыда телг? кызыксыну уята; аны? танып бел? активлыгын ?стер?; укучыларны? и?ади м?мкинлекл?рен камилл?штер?; белемн?рне тир?н?йт?.
Заман тал?пл?ре татар теле ??м ?д?бияты укытучыларыны? алдына я?а педагогик технологиял?рг? таянып эшл??, уку-укыту эшенд? аларны? барысын да теге яки бу д?р???д? актив куллану максатларын куя. Шулар бел?н берг?, заман алга барган саен, б?генге уку-укыту процессында и? ???миятле урынны заманча технологиял?рне? берсе булган компьютер технологиясе алып тора. Аны д?ресл?рд? куллану торган саен ?с?, камилл?ш? бара.
Компьютер технологиясенн?н н?ти??ле файдалану – х?зерге к?нд? укыту методикасыны? м??им бурычы. М?кт?бебезд? т?рле ф?н д?ресл?ренд?, шул ис?пт?н татар теле д?ресл?ренд? д? укытучылар ?леге технологиял?рне к?нн?н – к?н ки?р?к ??м н?ти??лер?к кулланалар. Шуны? н?ти??сенд? балаларны? кызыксынучанлыгын ??м танып-бел? активлыгын ?з ш?хесл?рене? максатчан ?сешен? юн?лдер?без. Н?къ мен? д?рест? укучылар укытучылары ?ит?кчелегенд? ?з интеллектларын ??рьяклап ?стер?, белем алу ??м тормыш м?сь?л?л?рен х?л ит? ?чен м?гъл?мат туплау максатында компьютер технологиял?рен кулланырга ?йр?н?.Д?ресл?рд? компьютер куллануны? юллары ??м ысуллары к?пт?рле. Шуларны? берсе – презентациял?р. Электрон презентация – укытучы тарафыннан кулланыла торган ярд?мче чара. Презентацияне д?ресне? т?рле этапларында да кулланырга м?мкин. Презентацион программалар ?з эчен? бик к?п материал: схемалар, фотосур?тл?р, р?семн?р керт?. Алар татар теле ф?нен тагын да эчт?леклер?к, н?ти??лер?к укыту м?мкинлеге бир?.
Б?генге к?нд? м?кт?бебез интернет челт?рен? тоташкан, шу?а к?р? д?ресл?рд? ??м д?рест?н тыш чараларда интернет-материалларны ки?р?к кулланабыз. К?нн?н – к?н м?гъл?мати ресурслар саны арта. Интернет торган саен уку-укыту эшч?нлегенд? файдалана алырлык ки? м?гъл?мат чыганагы булып тора. Л?кин укытучы укучыларын шул м?гъл?мат чыганагыннан артык мавыкмыйча, тиешле д?р???д? куллана белерг? ?йр?терг? тиеш.
Компьютер - укучы бел?н белемн?р системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Интерактив такта, компьютер, мультимедиа технологиял?ре куллану д?ресл?рне тагы да бай, кызыклы, н?ти??ле ит? бел?н берг? укытуны? сыйфатын да арттыра.
Берд?м д??л?т имтиханнарыны? ?теп кер?е укытучыларны и?ади эзл?н?л?рг? китерде. БДИ нигезд? т?рле формадагы тестлардан тора. Компьютерга кертелг?н махсус программалар тестлар т?з? ??м чиш? ?чен укытучы хезм?тен к?пк? ?и?ел?йт?.Компьютер технологиял?рен д?ресне? ??рбер этабында да кулланырга м?мкин. Тестлар бел?н эшл?рг? ?йр?т?не кече класслардан ук башлау м??им.Укучыларны? ?злегенн?н эзл?н? эшч?нлеген стимуллаштыру уку-укытуны? м??им принцибы булып санала. Мо?а биремн?рне гадид?н и?ади т?рг? таба акрынлап катлауландыра бару, д?ресл?рд? ф?нара б?йл?нешне булдыру компьютер технологиял?ренн?н н?ти??ле файдалану юлы бел?н ирешел?. Компьютер куллану д?ресне кызыклырак, ?анлырак ит?.Д?ресл?рд? ген? т?гел, класстан тыш чараларда да компьютер бел?н эш ит?не? чикл?нм?г?н м?мкинлекл?ренн?н файдалана алабыз. Информацион технологиял?рне куллану, баланы? и?ади м?мкинлеген, укуга кызыксынуын ??м м?ст?кыйльлеген ?стер?, к?заллауларын ки??йт?, фикерл?? с?л?тен камилл?штер?.
Укытуны камилл?штер?не? чиге юк, ф?кать эзл?нерг?, я?алыкка омтылырга, билгел?нг?н максатка кыю барырга гына кир?к. ?г?р д? укытучы д?рест? инновацион технология элементларынннан д?рес файдалана белс?, ?ичшиксез эшенд? у?ышка иреш?ч?к.
Просмотр содержимого документа
«“Укыту- т?рбия процессында я?а технологиял?р кулланып, укытуны? сыйфатын к?т?р?” »
“Укыту- тәрбия процессында яңа технологияләр кулланып,
укытуның сыйфатын күтәрү”
Җәмгыятьне үзгәртеп кору яшәешнең барлык өлкәләрен дә яңартуны таләп итте. Моннан мәгариф системасы да читтә калмады. Мәгарифнең яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы көннән – көн арта бара. Һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тәрбияләүдә татар теле һәм татар әдәбияты укытучысының да роле зур.
Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүнең, аны үзләштерүне тиешле дәрәҗәгә күтәрүнең төп юлы —укучыларга татар теле һәм әдәбиятын яңа технологияләргә нигезләнеп укыту.
Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучылар алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш - үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыда телгә кызыксыну уята; аның танып белү активлыгын үстерә; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә; белемнәрне тирәнәйтә.
Заман таләпләре татар теле һәм әдәбияты укытучыларының алдына яңа педагогик технологияләргә таянып эшләү, уку-укыту эшендә аларның барысын да теге яки бу дәрәҗәдә актив куллану максатларын куя. Шулар белән бергә, заман алга барган саен, бүгенге уку-укыту процессында иң әһәмиятле урынны заманча технологияләрнең берсе булган компьютер технологиясе алып тора. Аны дәресләрдә куллану торган саен үсә, камилләшә бара.
Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Мәктәбебездә төрле фән дәресләрендә, шул исәптән татар теле дәресләрендә дә укытучылар әлеге технологияләрне көннән – көн киңрәк һәм нәтиҗәлерәк кулланалар. Шуның нәтиҗәсендә балаларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерәбез. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау максатында компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнә.Дәресләрдә компьютер куллануның юллары һәм ысуллары күптөрле. Шуларның берсе – презентацияләр. Электрон презентация – укытучы тарафыннан кулланыла торган ярдәмче чара. Презентацияне дәреснең төрле этапларында да кулланырга мөмкин. Презентацион программалар үз эченә бик күп материал: схемалар, фотосурәтләр, рәсемнәр кертә. Алар татар теле фәнен тагын да эчтәлеклерәк, нәтиҗәлерәк укыту мөмкинлеге бирә.
Бүгенге көндә мәктәбебез интернет челтәренә тоташкан, шуңа күрә дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда интернет-материалларны киңрәк кулланабыз. Көннән – көн мәгълүмати ресурслар саны арта. Интернет торган саен уку-укыту эшчәнлегендә файдалана алырлык киң мәгълүмат чыганагы булып тора. Ләкин укытучы укучыларын шул мәгълүмат чыганагыннан артык мавыкмыйча, тиешле дәрәҗәдә куллана белергә өйрәтергә тиеш.
Компьютер - укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Интерактив такта, компьютер, мультимедиа технологияләре куллану дәресләрне тагы да бай, кызыклы, нәтиҗәле итү белән бергә укытуның сыйфатын да арттыра.
Бердәм дәүләт имтиханнарының үтеп керүе укытучыларны иҗади эзләнүләргә китерде. БДИ нигездә төрле формадагы тестлардан тора. Компьютерга кертелгән махсус программалар тестлар төзү һәм чишү өчен укытучы хезмәтен күпкә җиңеләйтә.Компьютер технологияләрен дәреснең һәрбер этабында да кулланырга мөмкин. Тестлар белән эшләргә өйрәтүне кече класслардан ук башлау мөһим.Укучыларның үзлегеннән эзләнү эшчәнлеген стимуллаштыру уку-укытуның мөһим принцибы булып санала. Моңа биремнәрне гадидән иҗади төргә таба акрынлап катлауландыра бару, дәресләрдә фәнара бәйләнешне булдыру компьютер технологияләреннән нәтиҗәле файдалану юлы белән ирешелә. Компьютер куллану дәресне кызыклырак, җанлырак итә.Дәресләрдә генә түгел, класстан тыш чараларда да компьютер белән эш итүнең чикләнмәгән мөмкинлекләреннән файдалана алабыз. Информацион технологияләрне куллану, баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен камилләштерә.
Укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга , билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Әгәр дә укытучы дәрестә инновацион технология элементларынннан дөрес файдалана белсә, һичшиксез эшендә уңышка ирешәчәк.