Дәреснең темасы: Рәвеш сүз төркемен кабатлау.
Дәреснең максаты: Укучыларның белемнәрен тикшерү,
системага салу, практик куллана алуларына
ирешү, компьютер технологиясе кулланып,
укучыларның белем күнекмәләрен бәяләү.
Г.Тукай иҗатына нигезләнеп,
укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Дәресне җиһазлау: Дәреслек, карточкалар, компьютер өчен тестлар.
Г.Тукайның портреты, әсәрләре.
Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү.
1.Кроссворд чишү.
Әгәр дә кроссвордны дөрес чишсәк, сезгә таныш булган шагыйрьнең фамилиясен укырсыз.
Бер сүз белән әйтергә:
а) Бер дә туктап тормыйча.
б) Тау шикелле.
в) Куркаклар кебек бирешү.
г) Бик биектә.
д) Аю кебек атлау.
Б | Е | Р | Т | У | К | Т | А | У | С | Ы | З |
| | | | Т | А | У | Д | А | Й | | |
| К | У | Р | К | А | К | Л | А | Р | Ч | А |
| | | | Ю | Г | А | Р | Ы | | | |
| | А | Ю | Д | А | Й | | | | | |
- Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә карый? Ничек ясалганнар?
- Нинди сүз килеп чыкты? (Тукай)
- Г.Тукай кайчан һәм кайда туган?
- Аның туган көнен ничек билгеләп үтәләр? (Шигырь бәйрәме үткәрелә).
- Аның нинди әсәрләрен беләсез?
- Әйе, апрель аенда халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай дөньяга килә һәм шушы ук ай аны безнең арабыздан мәңгелеккә алып китә. Бүгенге дәресебезне дә без Г.Тукай рухына багышларбыз.
II. Плакаттагы җөмләләрне, тиешле рәвешләрне куеп, күчереп язарга, рәвешләрнең нинди җөмлә кисәге булып килүен билгеләргә.
Бөек шагыйребез Г.Тукай ... ... (бик аз) гомер эчендә ... (гаять) бай иҗат мирасы калдырды. Ул үзе исән чакта ук татар милләте тарафыннан аның рухи юлбашчысы итеп танылды, иҗаты ... (югары) бәя алды. Аның исеме күңелебезгә ... ... (бик якын).
—Димәк, рәвешләр кайсы җөмлә кисәге булып килә ала?
III. Сайланма диктант яздыру. Рәвешләрнең төркемчәләрен билгеләргә, шигырьләрнең исемен атарга.
1. Су анасы, куркып, этләрдән кирегә йөгерә. (“Су анасы”).
2. И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел. (“Шүрәле”).
3. Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый. (“Пар ат”).
4. Күп эшләде иренмичә; бара-бара чыгарды ул матур-матур балалар да. (“Карлыгач”).
5. Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык
Ашап ята бушка гына алар азык. (“Кәҗә белән сарык”).
6. Яңак, маңгай җыерылмаган, тешләр дә сау,
Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе. (“Бабай”).
— Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар? Алар нинди сорауга җавап бирәләр?
IV. Рәвешләргә морфологик анализ ясарга.
Менә бераздан сабан туе җитте. Мине сабан туе көнне иртән үк уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар.
Авыл халкы тегеләй дә иртә торучан булса да, бүген сабан туе бәйрәм көне булганга, бигрәк тә иртә торганнар, вә һәр өйдә һәм һәркемгә көләч йөз, тәмле сүз иде.
Мин кайсы гына өйгә керсәм дә, ятим калган мулла баласы икәнемне искә алгач, миңа башка малайларга биргән кеби конфет, бер-ике прәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буялган күкәй бирәләр иде.
Шунлыктан минем капчыгым буялган күкәйләр илә бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем. Башка малайлар һаман йөреп калдылар шикелле.
Г.Тукай (“Исемдә калганнар”).
V. Укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Л.Фәттаховның “Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай” дигән картинасы буенча язма эш. (Рәвешләрне кулланып, кечкенә хикәя язарга).
VI. Компьютерга кертелгән тестлар ярдәмендә укучыларның белемен тикшерү.
1. Рәвеш нинди сүз төркеме?
предметның билгесен белдергән
эш-хәлнең билгесен белдергән
эш-хәл, хәрәкәтне белдергән
2. Рәвеш нинди сорауларга vавап бирә?
ничек? кайда? кайчан? күпме?
нинди? кайсы? ничек? кая?
күпме? нәрсәне? кая? нишләгәч?
3. Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?
дүрт
алты
җиде
4. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?
зат-сан белән төрләнәләр
исемләшәләр
төрләнми торган сүз төркеме
5. Рәвешләр күбрәк җөмләнең кайсы кисәге була?
хәл
тәмамлык
аергыч
6. Төзелеше ягыннан нинди рәвешләр була?
тамыр, ясалма, парлы
кыскартылма, ясалма, тамыр
тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә
7. Рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килгәннәр?
Шактый биек ярда басып торабыз. Бүген дә кыр казларын күзәтәбез. Быел, нидәндер, алар бик аз.
хәл, хәл, хәл, хәл, хәбәр
хәл, аергыч, хәбәр, хәл, хәл
ия, хәл, аергыч, хәл, хәбәр
8. Рәвешләр нинди дәрәҗәләрдә килә алалар?
артыклык, чагыштыру, кимлек
гади, кимлек, чагыштыру
чагыштыру, артыклык
9. Бу сүзләрнең төркемчәләре нинди? былтыр, байтак, чәчәктәй, ерак, юкка, тиз
вакыт, күләм-чама, охшату-чагыштыру, урын, сәбәп-максат, саф
саф, күләм-чама, вакыт, охшату-чагыштыру, сәбәп-максат, урын
күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат, охшату-чагыштыру, саф
10. Ясалышлары ягыннан нинди рәвешләр?
бервакыт, иртә-кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт
тамыр, парлы, тезмә, кушма, ясалма
кушма, парлы, тезмә, ясалма, тамыр
кушма, парлы, тезмә, тамыр, ясалма
VII. Йомгаклау. Билгеләр кую.