kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Татар ?д?бияты д?ресенн?н план-конспект : "?ади Такташны? "Пи-би-би-бип" шигыре"

Нажмите, чтобы узнать подробности

 "?ади Такташны? "Пи-би-би-бип" шигыре" диг?н темага д?рес эшк?ртм?се. ?леге д?рест? укучылар ?ади Такташны? тормыш юлын ??м и?аты буенча алган белемн?рен ныгыталар, тест эшлил?р. Д?ресне? икенче ?лешенд? шигырь бел?н танышалар.  Сорауларга ?авап бир?л?р. Шигырьг? анализ ясыйлар.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Татар ?д?бияты д?ресенн?н план-конспект : "?ади Такташны? "Пи-би-би-бип" шигыре"»

Тема: Һади Такташ “Пи-би-би бип” шигыре.

Максат:

1.Һади Такташ иҗатын өйрәнүне дәвам итү.

2. Укучыларны “Пи-би-би-бип” шигырен сәнгатьле укуга әзерләү.

3. Шигырьдә бирелгән каз бәбкәсе образга әйләндергән алымнарны табу.

4. Шигырьгә анализ ясау.

Җиһазлау:Һ. Такташның портреты, сайланма әсәрләре.

Дәрес барышы.

I Оештыру моменты.

II. Актуальләштерү.

  1. Сорауларга җавап алу.

- Һади Такташ кем ул?

- Аның шагыйрь булып китүенә кем зур этәргеч ясый?

- Һ. Такташ – үзенең иҗат юлында бик катлаулы һәм каршылыклы юллар үткән, кыенлыклар кичергән шагыйрь. Шул авыр елларда ул кыю адымнар белән әдәби иҗатка баруын дәвам иттерә, егерменче елларның ялкынлы җырчысы була.

  1. Тест.

  • Хәзер без сезнең белән Һ. Такташның тормыш юлы хакында кыска гына тест эшләп алабыз.

  1. Кайсы шигырьне Такташ иҗат итмегән?

А) “Урман”

Б) “Җырларым”

В) “Ак чәчәкләр”

2. Һ.Такташ ничәнче елда туа?

а)1901;

б)1902;

в)1903.

3.Ул кайсы авыл малае?

а)Кызылъяр;

б)Сыркыды;

в)Иске Кармәт.

4.Ул укырга- язарга кемнән өйрәнә?

а)әбисеннән;

б)апасыннан;

в)әнисеннән.

5.Үсә төшкәч,аны кайсы авыл мәдрәсәсенә укырга бирәләр?

а)Кушлавыч;

б) Пешлә;

в)Кармәт.

6.Һ.Такташ кемнәрнең шигырьләрен яратып укый?

а)С.Рәмиев,Г.Тукай;

б)Г.Тукай,Ш.Зәки;

в)С. Рәмиев, Г.Ибраһимов.

7.Спаста нинди курслар тәмамлый?

а)Һөнәрчелек;

б)укытучылык;

в)икътисадчы.

8.1919 елның көзендә кая китә?

а)Казанга;

б)Уфага;

в)Оренбургка.

9.”Юксыллар сүзе” газетасында кем булып эшли?

а)сәркатип;

б)мөхәррир;

в)мөдир.

10.1921 нче елда кая китә?

а)Петербургка;

б)Ташкентка;

в)Самарага.

11.Һ.Такташ ничәнче елда үлә?

а)1928; б)1929; 1931.

12.Шагыйрьне кайда җирлиләр?

а)Арчада; б)Казанда; в) Сыркыдыда.


III. Яңа белемнәр формалаштыру.

  1. Сүзлек өстендә эш.

  2. Шигырьне укыр алдыннан класска сорау кую.

  • Бу шигырь кайчан язылган?

  • Ни өчен ул “Пи-би-би бип” дип аталган?

  1. Шигырьне магнитафон язмасыннан тыңлау.

  2. Балалар шигырьне эчтән укыйлар.

  3. Бер укучы сәнгатьләп укый.

  4. Шигырьне анализлау.

  • Хәзер алдан куелган сорауларга җавап бирәбез.

  • Шигырьнең темасы нинди? Әйе, каз бәбкәсе, аның белән сөйләшү.

  • Идеясе, ягъни шагыйрьнең әйтергә теләгән фикере нәрсәдә? Йөрәгеңдә булганын бушатыр кешең булсын, сөйләшер кешең булсын.

  • Лирик герой кем ул? Әйе, лирик әсәрдә – мин.

  • Шигырьнең көчлелеген тагын нәрсә күрсәтә? Строфалар кабатлана.

  • Әйдәгез инде хәзер нәтиҗә ясыйк. Шагыйрь бу шигыре аша нәрсә әйтергә тели?

  • Дөрес, үз гаиләсендә, үзе яшәгән җирдә тынычлык, дуслык булса гына илдә дә тынычлык, төрле халыклар арасында татулык була. Үзара дус-иптәш булган кешеләр генә чик буенда сакта тора ала, илне дә саклый ала.

IV. Дәрескә йомгак.

1. Йомгак ясау.

  • Бу дәрестә нәрсә аңладыгыз?

  1. Билгеләр кую.

  2. Өй эше: шигырьне ятларга.








Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Татар ?д?бияты д?ресенн?н план-конспект : "?ади Такташны? "Пи-би-би-бип" шигыре"

Автор: Салахова Венера Хамитовна

Дата: 12.02.2016

Номер свидетельства: 292329


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства