kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Табигать-уртак йортыбыз" татар теле д?ресе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат: С?з байлыгын арттыру; лексик тема буенча б?йл?нешле с?йл?м телен камилл?штер?; табигатьне ярату хисе ??м сакларга омтылыш т?рбиял??.

?и?азлау: д?реслек, компьютер, мультимедия, презентация, конверт, табигать к?ренешле р?семн?р.

Д?рес т?ре: лексик ??м грамматик к?некм?л?р камилл?штер?.

Меиодлар:??г?м?, укытучы с?зе,катнаш

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Табигать-уртак йортыбыз" татар теле д?ресе »

Казан шәһәре Киров районының

«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

137 нче урта гомуми белем мәктәбе»

гомуми белем муниципаль учреждениесе











Табигать – уртак йортыбыз

(8 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчен)







Әхмәтҗанова Аида Харис кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы















Казан, 2014 нче ел



Дәрес барышы

Актуальләштерү.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Җавап. Исәнмесез!

Укытучы. Хәлләрегез ничек?

Җавап. Рәхмәт, яхшы.



Башлам: шигырьдән өзек тыңлау:

Укытучы. Кояш көлеп торганда (2 нче слайд)

Килеп кердек урманга,

Урман безне кумады,

Без бит аның кунагы,

Җиләк белән сыйлады

Шатлык эчкә сыймады. (Зәһирә Гомәрова)

Укучылар, әйтегез әле, шигырь нәрсә турында?

Җавап.

Укытучы. Әйе, урман турында. Бүген без урман турында гына түгел, елгалар, күлләр, гомүмән, табигать турында сөйләшербез, аны сакларга өйрәнербез. Рус язучысы Михаил Пришвин да: “Табигатьне саклау – Ватанны саклау ул” – дип язган. Ул әйткән сүзләрне кайсыгыз тәрҗемә итә.

Җавап.

Яңа материал аңлату

Ә хәзер, укучылар, экранга карыйбыз. Анда дәресебез өчен кирәкле сүзләр язылган. (Сүзлек эше үткәрелә) (3 нче слайд)

тыюлык – заповедник

балык тотарга – ловить рыбу

су коенырга – купаться

ут ягарга – разводить огонь

сакларга кирәк – надо охранять

елгаларны пычратырга – загрязнять реки

гөмбә, җиләк җыярга – собирать грибы, ягоды

кырмыска ояларын туздырырга – разорять муравейники

(Сүзләрне хор белән укыйлар)



Укытучы. Өйрәнгән сүзләрне кертеп, җөмлә төзибез. Слайдта 1 нче җөмлә калыбы күрсәтелгән. (4 нче слайд)



Җавап. Мин ... барырга яратам (чылбыр аша укучылардан җавап алына).

Укытучы. Парлап эшлибез: бер-беребезгә сорау бирәбез, җавап алабыз.

Җавап. (чылбыр аша укучылардан җавап алына)

Укытучы. Укучылар урманда нишләргә ярамый?

Җавап. (өйрәнгән сүзләрне кертеп җавап бирәләр)

Укытучы. Икенче җөмлә калыбы:



Җавап. (чылбыр аша укучылардан җавап алына)

Укытучы. Укучылар без хәзер “табигатькә чыгабыз”. (Стенада, тактада рәсемнәр эленгән). Бирем: кем кая барырга ярата, шул рәсем янына чыгып баса.

(фикультминутка)

Осталык күнекмәләрен ныгыту

Укытучы. Тыюлыкка баручылар беренче төркемгә утыра. Сулыкка баручылар – икенче, урманга баручылар – өченче төркемгә утыралар. (Укучылар төркемнәргә бүленеп утыралар). (5 нче слайд)





Укытучы. Укучылар, әйтегез әле, сез нинди тыюлыклар беләсез? (Әңгәмә кору эше төркемнәрдә башкарыла) (6-8 нче слайдлар)

Җавап. Раифа, Идел-Кама, Мари – Чодра, Беловежская пуща...

Укытучы. Нинди сулыклар беләсез? Казан тирәсендәге елга-күлләрне искә төшерегез.

Җавап. Болак каналы, Кама, Идел, Казансу (Казанка), Мишә һ.б.елгалар;

Җавап. Кабан күле, Аккош (Лебяжье) күле, Тирән күл (Глубокое), Зөбәрҗәт күл (Изумрудное – Карьер), Зәңгәр күл (Голубое), Раифа һ.б. күлләр.

(9 -10 нчы слайдлар)

Укытучы. Казанда һәм Казанга якын нинди урманнар беләсез?

Җавап. Казанда: Каенлык (Березовая роща), имәнлек, кедр паркы, рус-немец швецариясе, дендрарий бар. Казан янында: Аккош, Юдино, Крутушка, Николаевка, Раифа һ.б. урманнар бар. (11 нче слайд)

Укытучы. Табигать турында кайсы дәресләрдә өйрәнәләр?

Җавап. Биология, география, физика, химия, табигать белеме, окружающий мир, әдәбият... дәресләрендә. (12 нче слайд)

Укытучы. Укучылар, алга таба да төркемләп эшлибез.

Бирем: һәр төркем бүген өйрәнгән сүзләрне, сүзтезмәләрне кулланып, үзе сайлаган урынны саклау кануннарын төзи (канун-закон).

Өстәлдә кәгазь битләре, фломастер, биремнәр салынган конвертлар. Эшне үтәү вакыты 1 минут. Талгын көй башкарыла. Слайдта терәк сүз һәм сүзтезмәләр бирелә. (13-15 нче слайдлар)

Укытучы. Укучылар, эшләп бетердегезме? Әйдәгез укыйбыз.

Җавап. (һәр төркем үзе төзегән канунарны укый)

Укытучы. Табигатьне саклау турында нинди китаплар бар?

Җавап. Кызыл һәм Яшел китаплар бар. (16 нчы слайд)

Укытучы. Укучылар, ничек уйлыйсыз, нигә ул китапларның төсләре төрле икән, кем әйтер?

Җавап. Кызыл китап саклауга аеруча мохтаҗ хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр турында.

Җавап. Яшел китап саклауга аеруча мохтаҗ табигый ресурслар (байлыклар) турында.

Укытучы. Укучылар, Татарстанда 29 елга, 30 күл табигать тыюлыгына кергән. Аларның кайберләре слайдта күрсәтелгән.

Укытучы. Алдагы слайдка куелган чәчәкләрнең кайсысы Кызыл китапка кергән?

Җавап. Умырзая (подснежник), ландыш чәчәкләре. (17-18 нче слайдлар)

Укытучы. Рәхмәт, булдырдыгыз. Бик яхшы. Укучылар, уйлап карагыз әле, табигатьне саклауга сез нинди өлеш кертә аласыз? (Что вы можете сделать для охраны природы?)

Җавап. ... макулатура җыюда катнашу

Укытучы. Әйдәгез, макулатура турында мәсьәлә чишеп карыйбыз:

1 нче бирем: Статистик мәгълүматларда 1 тонна макулатурадан 25 мең дәфтәр эшләнә диелгән. Ә без 1 килограм макулатурадан күпме дәфтәр эшләнгәнен исәпләп чыгарырбыз:

1 тонна = 25000 дәфтәр. 1 кг = х

Җавап. х= 25000 : 1000 = 25 (дәфтәр) (19 нчы слайд)

Укытучы. Хәзер, слайдка карыйк: 1 укучы елга уртача 20 дәфтәр язып бетерә. Димәк, 1 килограм макулатурадан 1 укучыга 1 елга җитәрлек дәфтәр эшләп була икән. Беләсезме укучылар, статистик мәгълүматларда 60 килограм макулатура 50 ел үскән 1 агачны саклап кала дип тә язганнар.

2 нче бирем: Безнең мәктәптә барысы 33 сыйныф бар. Әгәр 1 сыйныф укучылары 200 кг макулатура җыйса, безнең мәктәп ничә агачны саклап кала икән?

Җавап. (33*200):60 = 6600:60=110 (агач) (20 нче слайд)

Укытучы. Димәк, без барыбыз бергәләп макулатура җыярга тотынсак, урман саклауга үзебездән зур өлеш кертә алабыз.

(В год каждый ученик исписывает 20 тетрадей. Из одной тонны макулатуры можно сделать 25 тыс. тетрадей. 60 кг макулатуры заменяет дерево, которое росло 50 лет.) (21 нче слайд)

Җавап. Макулатура җыю кирәклеге турында әңгәмә уздырыла.

Йомгаклау

Укытучы. Бүген без нәрсә турында сөйләштек? (Какой вывод?)

Җавап.

Укытучы. Укучылар, бүгенге теманы өйрәнгәндә, кайсы дәресләрдә алган белемнәребезне искә төшердек?

Җавап. биология, география, математика... дәресләрендә алган белемнәр.

Билгеләр кую

Өй эше бирү

Укытучы. Өй эше 3 төрле бирелә. (22 нче слайд)

1 нче бирем барыгыз өчен: бүген өйрәнгән сүзләрне ятларга. (Выучить слова).

2-3 нче биремнәр сайлап алу өчен:

а) табигать темасына мини хикәя язарга. (Составить маленький рассказ о природе).

б) табигать темасына проект ясарга. (Составить проект о природе).

Укучылар, проект – ул, рәсем ясау, газета-журналлардан рәсемнәр туплау, шигырь юлларын табу, презентация ясау дигән сүз.

Алдагы дәрестә, табигатьне саклау темасын йомгаклаганда, сезнең иҗади эшләрегезне кулланып, табигатьне саклау проектын бергәләп төзербез.



Укытучы. Дәресемне бөек әкиятче Г.Х.Андерсенның түбәндәге сүзләре белән йомгаклыйсым килә. Кайсыгыз ул сүзләрне тәрҗемә итә. (23 нче слайд)



Укытучы. Йомгаклау шигырен бергәләп язып бетерәбез: (24 нче слайд)



Табигать – безнең уртак ... . (йортыбыз)

Урманда җиләк, гөмбә ... . (җыябыз)

Сулыкта балык ... . (тотабыз)

Матур, тату яшәп ... . (ятабыз)























Дәрескә үзанализ

Дәресемнең темасы: “Табигать – уртак йортыбыз”. Аны 8-нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчен Ф.С.Сафиуллина дәреслегенә нигезләп үткәрдем. Программада “Табигатьне саклау” темасын үзләштерү өчен 12 сәгать тәкъдим ителә. Дәрес программага нигезләнеп уздырылды.

Максатлар: яңа сүзләр өйрәтү аша укучыларның сүз байлыгын арттыру; бәйләнешле сөйләмен камилләштерү; табигатьне ярату хисе һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материал өйрәтү.

Метод-алымнар: укытучы сүзе, аңлату, әңгәмә, диалогик һәм монологик сөйләм, төркемнәрдә эшләү һ.б.

Җиһазлар: дәреслек, Татарстан Республикасының Кызыл һәм Яшел китаплары, презентация, табигать күренеше ясалган рәсемнәр; компьютер, мультимедия, кәгазҗ битләре, фломастер, биремнәр салынган конвертлар. Дәрестә кулланган күргәзмә-җиһазлар укучыларның хәтерен ныгытырга, дәрес материалын истә калдырырга, укучыларны активлаштырырга булышты.

Дәрес структурасы

Дәресне уңай психологик хәләт булдырудан башладым. Аралашу процессына якын күнегүләр эшләдем. Лексик тема буенча җөмлә калыплары төзеп, һәм өйрәнгән сүзләрне кертеп, укучыларны диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгардым. Сөйләм эшчәнлегенең тыңлап-аңлау, сөйләү төрләренә өстенлек бирдем. Дәресне оештырганда, укучыларымның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, яңа мәгълүматлар сайладым. Табигать белеме, биология, экология, география, математика фәннәре белән бәйләдем. Предметара бәйләнеш аша укучылар башка дәресләрдә алган белемнәрен дә искә төшерделәр.

Индивидуаль эшләгәндә укучының психологик халәтенә игътибар итәм.

Парлап эшләгәндә укучы аралышырга, аңлы сораулар бирергә өйрәнә.

Чылбырлап эшләгәндә һәр укучы бирелгән материалны ишетеп кабатлый, дөрес итеп сүзләрне әйтергә, сөйләшергә өйрәнә. Укучының игътибары арта.

Күмәк эш формаларын да кулландым. Чөнки төркемләп эшләгәндә укучы уйлана, фикерләү сәләтен үстерә, белем алырга омтыла, игътибарын арттыра. Укучы, бер-берсенә карап, активлаша. Аның хәтере яхшыра, татарча сөйләргә өйрәнә.

Язу күнекмәләрен булдыру җәһәтеннән укучылар кануннар яздылар. Бу эш төре аларны логик фикерләүгә этәрде. Шул рәвешле тормышка хәзерлек эше алып барылды.

Макулатура җыю турында сөйләшкәндә, математик биремнәрдәге чагыштырулар аша табигатькә сакчыл караш тәрбияләнде.

Дифферинциаль өй эше бирдем. Укучы белеменә, мөмкинлегенә карап, эш төрен үзе сайлап ала. Бу – укучыны кызыксындыра, иҗади эзләнүгә этәрә. Өй эшен үтәү аны ялыктырмый. Биремнәр аша алдагы дәрескә юнәлеш бирдем.

Куелган максатларга ирешү өчен актив кулланышка коммуникатив, өлешчә проблемалы укыту, уен, иҗади үстерелешле укыту технологияләре алымнарыннан да файдаландым. Дәрестә кулланган эш төрләре, алымнар – барысы да компетентлы укучы тәрбияләү максатыннан башкарылды.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 8 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Табигать-уртак йортыбыз" татар теле д?ресе

Автор: Ахметзянова Аида Харисовна

Дата: 19.12.2014

Номер свидетельства: 145840


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства