kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

План-конспект урока "Казан театрлары"

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Казан театрлары" темасы буенча сингапур методикасы структураларын кулланып ?тк?релг?н кабатлау д?ресе. ?леге структуралар кулланып эшл?? балалар ?чен кызыклы, алар д?рест? актив катнашалар, берг?л?п фикерл?ш? белерг? ?йр?н?л?р. Бу методика д?рест? пассив, ваемсыз укучыларны кызыксынучан, бер-берсе бел?н эшлекле формада аралаша бел?чел?рг?, актив хезм?тт?шлек ит?чел?рг?, кискен фикер й?рт?чел?рг? ?йл?ндер?

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«План-конспект урока "Казан театрлары" »

Дәрес темасы: Казан театрлары.

Дәреснең максаты:

  1. Укучыларның алдагы дәресләрдә театрлар турындагы алган белемнәрен искә төшерү, ныгыту

  2. Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, логик фикерләү, уйлау сәләтен үстерү

  3. Театрларга карата мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне системалаштыру дәресе.

Җиһазлау: проектор, компьютер,экран, кәгазь битләре, җилем, маркерлар, рәсемнәр, презентация.


Дәрес барышы:

1.Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру. (ХАЙ ФАЙВ)

Исәнләшү.

Укытучы:Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?(...)

Ә хәзер каршыдагы партнерыгызны сәламләгез (сәламлиләр), һәм яныгыздагы парнерыгыз белән кул биреп исәнләшегез (исәнләшәләр). Бер-берегезгә карап елмаеп алырга да онытмагыз.

- Бүген ничәнче число?

- Атнаның кайсы көне?

  1. Өй эшен тикшерү.

Укытучы: Бүгенге дәрестә без театрлар турында белемнәребезне тирәнәйтербез. Өй эше Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры турындагы текстның эчтәлеген өйрәнергә иде. Өй эшен тикшерү өчен, сезнең алдыгыздагы кәгазь битләре кирәк булыр. Һәр төркемнең 2 нче номер астындагы укучысы әлеге кәгазьне урталай бөкләп ерта һәм каршы як партнерга бирә; ә болар икесе әлеге кәгазьне урталай бөкләп янындагы партнерга бирә. Ә хәзер һәр укучы текстның эчтәлеген өйдә өйрәнгән кадәр кәгазьгә яза. (3 минут вакыт бирелә).

Укытучы: Укучылар, хәзер һәр укучы үзенең язганнарын чират буенча укып чыга, калганнар өстәмәләр кертә.(2 минут вакыт бирелә).(ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН). Вакыт бетте. Хәзер җавапларны тикшерәбез. Кемнең күзе зәңгәр, шул укучы җавап бирә. (...)

  1. Яңа материалны үзләштерү.

Укытучы: Укучылар, мин сезгә сораулар бирәм, ә сез җаваплар бирәсез.

  • Казанда ничә театр бар? Исемнәрен атагыз. (1-3 слайдлар)




  • Ирек мәйданында кайсы театр урнашкан? (4 слайд)

  • Ул ни өчен М.Җәлил исемен йөртә?

  • Казанда нинди зур халыкара фестивальләр уза? (5 слайд)

  • Татар дәүләт драма һәм комедия театры кем исемен йөртә?

  • В.Качалов исемендәге зур рус драма театры кайсы урамда урнашкан?

  • Сез спектакльләр карарга яратасызмы? (6 слайд)

  • Нинди спектакльләр күбрәк ошый?

  • Казанда балалар өчен нинди театрлар эшли? (7 слайд).

Яхшы, рәхмәт.

  1. Ныгыту.

Укытучы: Ә хәзер театрлар турындагы белемнәрне ныгыту максатыннан постер (афиша) төзибез. Постер башлангыч сыйныф укучылар өчен төзелә. Сезнең максат нинди? Башлангыч сыйныф укучыларына театр турында мәгълүмат бирү. Сезнең өстәлләрдә рәсемнәр, маркерлар, җилем бар. Сезгә 10 минут вакыт бирелә. (балалар эшлиләр).

Укытучы (вакыт бетү белән): Вакыт бетте. Ә хәзер 2 нче номер астындагы укучы әлеге эшне яклап чыксын. (РАФТ)

  1. Йомгаклау.

а) Сез бүгенге дәрестә белемнәрне тирәнәйттегезме? Сезгә бүгенге дәрес ошадымы? Үз эшегезне бәяләгез.

Дәрес материалын яхшы үзләштердем дип уйлый, шулар бассыннар. (...)

Кемнәр канәгатьләнерлек булды ди, шулар бассын. (...)

Кемгә авыр булды? (..) (ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН)

б) Өй эше бирү:

үзегез караган берәр спектакльгә афиша (постер) ясарга.

в) Укучыларны бәяләү.

г) Саубуллашу.

Сау булыгыз. Уңышлар сезгә. Рәхмәт.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс

Скачать
План-конспект урока "Казан театрлары"

Автор: Сайфутдинова Эльмира Мансуровна

Дата: 30.01.2015

Номер свидетельства: 164275


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства