Муниципальное общеобразовательное бюджетное учреждение средняя общеобразовательная школа с.Талачево муниципального района Стерлитамакский район Республики Башкортостан
Притяжательные местоимения
9 (класс)
Разработала: Рахматуллина Зиля Маратовна ,
учитель татарского языка и литературы
МОБУ СОШ с. Талачево
Стерлитамакского района
2017-2018 учебный год
Т атар теле, 6 сыйныф
Тема : Тартым алмашлыклары
Максат: укучыларны тартым алмашлыклары, аларның ясалышы һәм төрләнеше белән таныштыру; алмашлыкларның сөйләмдәге ролен күрсәтү, аларны дөрес кулланырга өйрәтү; дәрескә кызыксыну уяту; туган илгә мәхәббәт, бер-береңә дуслык хисе тәрбияләү.
Жиһазлау: плакат «Алмашлык төркемчәләре”, компьютер, проектор, “Тартым алмашлыклары” исемле презентация,биремле карточкалар, төсле кәгазьдән ясалган карточкалар,түбәтәй.
Дәрес барышы:
I . Оештыру өлеше . Сәламләшү, уңай психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез, хөрмәтле жюри әгъзаләре, кадерле укучылар! Мин- Рәхмәтуллина Зилә Марат кызы. Бүген дәрестә мин сезнең белән эшләячәкмен. Укучылар, кәефләрегез ничек? Тышта яз, якты кояш үзенең җылы нурлары белән безне назлый. Ягез әле сез дә , бер-берегезгә елмаеп, хәерле иртә теләгез.
Кәефләр яхшы, җиң сызганып эшкә тотынсак та була.
II.Дәреснең максаты белән таныштыру . Проблемалы ситуация булдыру.
Укытучы : укучылар, тактага карагыз әле: анда безнең яңа тема язылган.Ул тартым алмашлыклары дип атала. Ягез әле, кем әйтә ала: нинди алмашлыклар тартым алмашлыклары дип атала? Алар ничек ясала? Нәрсә белән төрләнә? (укучыларның җавабы)
Укытучы: Әйе, әлегә бу сорауларга тулы җавап бирә алмыйсыз,чөнки сез әле боларны өйрәнмәдегез. Димәк, бүген без дәрестә тартым алмашлыкларының нәрсә белдерүен, ясалышын һәм төрләнешен өйрәнербез. Дәрес азагында без әлеге сорауларга әйләнеп кайтырбыз һәм сез аларга дөрес җавап бирерсез дип ышанам.
III. Белемнәрне а ктуальләштерү .
Укытучы: Ә хәзер, әйдәгез әле, моңарчы өйрәнгән алмашлык төркемчәләрен искә төшереп китик ( тактага курай чәчкәсе рәсеме эленә, укучылар чыгып алмашлык төркемчәләренең исемнәрен язалар)./зат, күрсәтү, билгеләү, сорау,юклык, билгесезлек/
Җиденче таҗга “Тартым “ дигән сүз языла. Курай чәчкәсе буенча фикер алышу. ( курай моңы ишетелә)
Укытучы: Әйе, укучылар, татар- башкорт халкының милли уен коралы ул курай. Ул безнең Башкортстаныбыз урманнарында үскән курай үсемлегеннән ясала.Сез курай чәчкәсе рәсемен кайда күргәнегез бар? Ә ни өчен аның таҗларының санын төгәл җидәү итеп ясыйлар? Әйе, ул таҗлар башкорт халкының җиде ыруын символлаштыра.
Ә хәзер җиденче таҗ эченә язып куйган алмашлык төркемчәсе белән якыннан танышып китик.
IV.Яңа теманы аңлату.
Укытучы: Минем сорауларга җавап биреп карагыз әле:
-Ләйсән, бу ручка кемнеке?(минеке)
-Ә монысы кемнеке? (Азатныкы- аныкы)
( өстәлдән үземнең ручканы алып күрсәтәм)
- Ә бу ручка кемнеке? (Сезнеке). Әле без әйткән алмашлыклар -минеке, синеке, сезнеке, аныкы, безнеке- тартым алмашлыклары була.Бу алмашлыклар ручканың кемнеке икәнен белдерә. Шулай итеп, нәтиҗә ясыйк:
Предметның кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә торган алмашлыклар тартым алмашлыклары дип атала.
Укытучы. Ничек ясала соң тартым алмашлыклары? Әйдәгез әле, бу сорауга җавап бирү өчен бер бирем эшләп алыйк.(слайдта сүзләр күрсәтелә )
минеке безнеке аларныкы моныкы шуныкы кемнеке һәркемнеке
Укучылар аларны чагыштырып, уртак ягын билгелиләр: -ныкы, - неке кушымчасы бар.
Бергәләшеп нәтиҗә ясау : Тартым алмашлыклары кайбер алмашлыкларга
-ныкы, -неке кушымчалары ялганып ясала.
Укытучы. Ә тартым алмашлыклары нәрсә белән төрләнә соң?(слайдта мисаллар чыга)
Әни – минеке.
Бүлмә - безнеке.
Туганнар- минекеләр.
Китаплар-безнекеләр.
минеке
безнеке
минекенең
безнекенең
минекенә
безнекенә
минекен
безнекен
минекеннән
безнекеннән
минекендә
безнекендә
Нәтиҗә: тартым алмашлыклары сан һәм килеш белән төрләнә.
Китаптагы 204 биттәге кагыйдә белән танышу. (истә калдырырга)
Ф И З М И Н У Т К А. Түбәтәйне бер- береңә биреп , җыр җырлана. Кемдә җыр туктый, шул укучы наказ үти.
Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең,
Бик ераклардан кунакка килгәнсең,
Эшкә батыр, төскә матур икәнсең,
Тирә-якны шаккатырыйм дигәнсең.
Түп-түп түгәрәк түбәтәй,
Түбәтәем укалы да чукалы,
Түбәтәем менә кемгә туктады.
V.Яңа теманы ныгыту
1.Индивидуаль эш.
Бирем: слайдта күрсәтелгән җөмләләрдәге җәя эчендәге алмашлыклардан тартым алмашлыклары ясап, дәфтәргә баганалап язарга: (талгын музыка куела).
1.Бу таулар да ( син).
Елгалар да, таллар да,
Кышкы ап-ак бураннар да,
Җәйге алсу таңнар да,
Күргән, ишеткән, тойган
Һәммә нәрсә - (син). (Р.Фәйзуллин)
2.Юлларымда бәхет күп очрады,
Тик берсе дә түгел минеке.
Юл чатында әнә көтеп торган
Ул (ул) яки (син). (Ә.Атнабаев)
3.Без, малайлар, җыелып утырдык та
Сарай түбәсеннән карыйбыз.
“Бу (мин) , бусын мин алам!”- дип,
Үзебезгә атлар сайлыйбыз.(Н.Арсланов)
4. Дусларыбыз,дусларыбыз, сез – (без), диясе килә аларга.
5. “(Мин) алыгыз,- дип кычкырды олы яшьтәге бер ханым.-
Бу бит (үзебез), туган якныкы”.
6. “ (Без) ләр,- диде Нургаяз,икеләнергә урын калдырмаслык итеп. -Бар хикмәт тә шунда шул,(без)ләр”.
7.Җир – (үзебез). Кадерен белик, туганнар!
8.Сөембикә манарасын
Кем салдырган?
Кем салган?
(Без) дә (без), дип.
Кем йөгерә иң алдан?
-Слайд буенча тикшерү.
Синеке синеке минеке аныкы синеке минеке безнеке минеке үзебезнеке безнеке безнеке үзебезнеке безнеке безнеке
Үзбәя .Укучылар төсле карточка күрсәтә:
1 хата- кызыл төс,
2-3 хата- яшел төс,
4 һәм аннан күбрәк - сары төс.
-Җөмләләрне уку.
2. Такта янында 2 укучы карточка буенча эшли (синеке, аларныкы алмашлыкларын килеш белән төрләндерергә). Бу вакытта калганнар белән күмәк эш: слайд буенча төрле алмашлыклардан тартым алмашлыклары ясау.
3.Иҗади эш.
Сыйныф 3 төркемгә бүленә. Китапның 206 битендәге рәсем буенча җөмләләр төзергә. (талгын музыка куела).
Укучылар төзегән җөмләләрен укый.
4.Слайдтагы шигырьдән тартым алмашлыгын табарга.
Синеке дип исәпләсәләр- бәхетле мин;
Игелекле шагыйрең булырга ниятлимен.
Күңелем “милли” дигән сүзне сөя-
белмим нидән?
Милләтем , мине
“милли” ит – миңа шатлык бүләк ит. (Г.Тукай )
Укытучы. Бу шигырьнең авторы турында нәрсә беләсез? (Г.Тукай турында әңгәмә). 26 апрель көнне татар халкының горурлыгы булган бөек шагыйрьгә 125 ел тулуына игътибар юнәлтелә.
VI. Дәресне йомгаклау.
1.Укытучы. Шулай итеп ,укучылар, бүгенге дәрестә алмашлыкларның яңа төркемчәсе – тартым алмашлыклары белән таныштык. Әйдәгез, хәзер дәрес башында куелган сорауларга яңадан җавап биреп карыйк.
Слайдтагы сорауларга укучылар җавап бирә, йомгак ясала:
-Предметның кемнеке, кайсы затныкы икәнен белдерә торган алмашлыклар тартым алмашлыклары дип атала.
-Тартым алмашлыклары кайбер алмашлыкларга -ныкы, -неке кушымчалары ялганып ясала.
-Тартым алмашлыклары сан һәм килеш белән төрләнә.
2.Укытучы. Балалар, дәреснең ахыры да җитте. Сез бүген бик матур эшләдегез, рәхмәт сезгә. Һәрвакыт шулай актив, бердәм, ярдәмчел булыгыз.
Ә мин сезгә хезмәтегезне бәяләп билгеләр куеп китим (укучыларга билгеләр куела).
3.Өйгә эш бирелә. (тамчы формасында киселгән кәгазьләрдә дифференциаль биремнәрне укучылар үзләре сайлап ала):
“5”ле билгесенә -кызыл төс - тартым алмашлыкларын кертеп , “Минем гаиләм” темасына мини-инша язарга;
“4”ле билгесенә -яшел төс - тартым алмашлыкларын кертеп, 5 җөмлә уйлап язарга;
“3”ле билгесенә -сары төс - әдәби әсәрләрдән тартым алмашлыклары кергән 5 җөмлә табып язарга.
4.Балалар белән саубуллашу, истәлеккә кечкенә бүләк тапшыру.
5