Тема: Нәрсә ул дуслык?
(Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” әсәре буенча)
Максат:
- әсәргә нигезләнеп дуслык турында сөйләшү. Дуслык һәм чын дуслык төшенчәләрен аңлату.
Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү.
Укучыларда дусларыңа карата хөрмәт, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре, мәкальләр, Х.Халиковның “Дуслар”шигыре, компьютер, проектор.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
II. Актуальләштерү.
Укучылар 3 төркемгә бүленәләр. Һәр төркемгә шигырь бирелә. Шигырь проектор аша күрсәтелә. Укучылар шигырьне укыйлар.
Дуслар
Ике нарат үсә безнең
Каһарманнар тавында,
Берсе аның чак-чак кына
Аумый калган давылда.
Авар иде, икенчесе
Тотып калган иңендә...
Нәкъ әнә шул нарат кебек
Дус- ишләрем минем дә.
(Хәкимҗан Халиков)
- Бу шигырь нәрсә турында?
- Шагыйрь бу шигырьдә дуслыкны ничек күрсәтә?
- Сезнең дуслык турында рус һәм татар әдәбиятында нинди әсәрләр укыганыгыз бар?
Укытучы: Язучылар, шагыйрьләр дуслык турында бик күп язалар. Алда укып киткән шигырьдә дә без моны күрә алабыз. Бу шигырьдә, сез әйтеп киттегез инде, дуслар, аларның авыр вакытта ярдәм итүе турында сөйләнелә. Бүгенге дәрестә без сезнең белән Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар”әсәре белән эшләрбез. Әсәр турында, дуслык, чын дуслык, үзебезнең дусларыбыз турында сөйләшербез. Безнең дәресебезнең исеменә игътибар итик әле. Нәрсә ул дуслык? Дәрес ахырында шушы сорауга үзебез җавап та бирербез.
III. Яңа тема.
а) –Бу әсәрдә нинди вакыйгалар бар? Санап чыгыйк әле.
-Бу вакыйгалар бер-берсенә бәйләнгәнме? Бәйләнсә, ничек бәйләнгән?
-Бу вакыйгаларны нәрсә бәйләп тора?
б)-Әсәрдә Гөлшат белән Ләлә дидек. Алар кемнәр?
-Ни өчен алар дуслар?
-Гөлшат Ләләне иң якын дусты ди. Ни өчен? Шул юлларны китаптан табып укыгыз әле.
- Гөлшат дуслыкны ничек аңлый?
- Ә сез Гөлшат белән килешәсезме?
Укытучы: Әйе, Гөлшат белән Ләлә дуслар. Алар кечкенәдән бергә үскәннәр, гел бергә йөриләр, бергә уйныйлар. Шуңа Гөлшат та Ләләне иң якын дусты ди. Алар арасында дуслык. Менә Р.Фәхреддиннең дуслык турында әйткән бик матур сүзләре бар. Шуларның берсен укып китик әле. (бу сүзләр проектор аша күрсәтелә) “Дуслык- дәвам иткән вакытында ныгый бара”. Сез моны ничек аңлыйсыз?
-Бу юллар Гөлшат белән Ләләгә туры киләме?
Укытучы: Дөрес укучылар, дуслык ул дәвам иткәндә генә ныгый. Син дусларыңның кадерен белә башлыйсың.
-Ә нәрсә соң ул дуслык? Сез дуслыкны ничек аңлыйсыз? (үз фикерләрен әйтәләр)
Укытучы: Ә менә дуслык турында Р.Фәхреддин болай ди: “Дуслык- кайгыны, шатлыкны уртаклашудыр” (бу сүзләр проектор аша күрсәтелә). Сез Р.Фәхреддин фикере белән килешәсезме?
Укытучы: Әйе, дусларың белән шатлыгыңны да, кайгыңны да уртаклашасың. Бу әсәрдә Гөлшатның да шатлыгы зур. Ул нинди шатлык?
-Гөлшат бу шатлыгын беренче кем белән уртаклаша? Ни өчен?
- Гөлшат Ләләләргә кергәч, анда нәрсә күрә?
-Бу хәлне күргәч, Гөлшат белән нәрсә була? Китаптан да табып укырга мөмкин.
-Гөлшат башмакларын ни өчен Ләләгә бирергә уйлый?
Укытучы: Ләләнең өч иптәше дә аңа ярдәм итә. Һәм Гөлшат та иң якын дустына үзенең иң кадерле бүләген бирә. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, әгәр дә Ләләнең өч иптәше аңа бүләкләрен бирмәсә, Гөлшат үзенең башмакларын бирер идеме?
-Гөлшат Ләләнең иң якын дусты буласы киләме? Ни өчен?
Укытучы: Менә дуслык һәм чын дуслык төшенчәләре бар. Чын дуслыкны сез ничек аңлыйсыз?
Укытучы: Дуслар алар күп булырга мөмкин, ә менә чын дус бер генә. Чөнки чын дуслар алар авыр вакытта сынала. Алар сине бервакытта да авыр хәлдә калдырмый, сиңа булышырга әзер торалар. Менә әсәргә кире кайтыйк әле, сез ничек уйлыйсыз, Гөлшат белән Ләлә чын дуслармы? Чын дуслар булса, ни өчен?
-Чын дуслар ни өчен кирәк?
-Чын дуслар нинди булырга тиеш? (укучылар үз фикерләрен әйтәләр)
Укытучы: Менә сез әйтеп киттегез инде, чынлыкта да Гөлшат белән Ләлә чын дуслар. Чын дуслар икәнлеген без аларның эш- гамәлләреннән белдек. Чын дусларга нинди сыйфатлар хас соң?
Проектор аша нәтиҗә ясала:
“Дуслар нинди булырга тиеш:
-тугрылыклы;
-әдәпле, әхлаклы;
-тәртипле;
-кайгыңны, шатлыгыңны уртаклашучы”
-Соңгы җөмләне укыгыз әле. Ни өчен Гөлшатка рәхәт булып китә?
Укытучы: Гөлшатка рәхәт, чөнки ул дустына авыр вакытта ярдәм итте. Кешеләргә ярдәм итүең ул бит үзе бәхет. Менә бу турыда Р.Фәхреддиннең шундый сүзләре укыйк әле: “Кешеләрне шатландыруың-үзеңне шатландыруың”.
-Бу сүзләр Гөлшат халәтенә туры киләме?
в) -Әсәр ни өчен “Шыгырдавыклы башмаклар” дип атала?
-Бу исем белән сез килешәсезме? Ни өчен?
-Үзегез нинди исем бирер идегез? (төркемләп эшлиләр.Укучылар шыгырдавыклы башмакларның Гөлшат белән Ләлә арасындагы дуслыкны күрсәтүен аңлатырга тиешләр).
IV. Ныгыту.
а) Ә менә сез бу әсәрне ничек дәвам итәр идегез? Аларның дуслыгы ничек дәвам итәр иде? (төркемнәрдә эшлиләр)
б) Мәкальләр белән эшләү. Дуслык турындагы мәкальләрнең беренче өлеше тактага эленгән, ә икенче өлешен укучылар әйтергә тиешләр. (төркемнәрдә эшлиләр, соңыннан тикшергәндә мәкальләр проектор аша күрсәтелә бара).
1. Кош- канаты белән,
Кеше- дуслыгы белән көчле.
2. Дустың булмаса- эзлә, тапсаң- югалтма!
3. Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.
4. Балык сусыз, кеше дуссыз тора алмый.
5. Матурлык- бер көнлек, дуслык- гомерлек.
6. Кешенең иң зур дәүләте- чын дусты.
7. Яхшы дус кара көндә билгеле булыр.
-Бу мәкальләр безнең әсәребезгә туры киләме?
Укытучы: Әйе, безнең халкыбызның бу мәкальләре безнең әсәребезгә, геройларыбызга бик туры килә. Без карап киткәнчә, әсәрдә чын дуслык, чын дуслар күрсәтелә. Чын дусларың булганда гына бу тормышта яшәргә җиңеллерәк һәм күңеллерәк. Чөнки дуслар һәрвакыт сиңа авыр вакытта булышырга әзер. Шуңа күрә чын дусларны күрә, таба белергә кирәк.
IV. Йомгаклау.
VI. Өй эше (Сайлап алырга)
1. Дуслык турында мәкаль һәм шигырьләр табып килергә.
2. “Шыгырдавыклы башмаклар” әсәре буенча рәсем ясап килергә.
3. “Минем иң якын дустым” темасына кечкенә хикәя язарга.
VII. Билгеләр кую.
Укытучы: Бүген Әдилә безгә бүләк әзерләде. Ул хәзер дуслык турында
җыр җырлап китәр. “Дуслар кирәк”.
Дәрес җыр белән тәмамлана.