Тема: Сыйныфтан тыш уку. Ф.Яруллинның “Акмаңгай” хикәясе.
Максат:
1) Ф.Яруллинның биографиясен кабатлау;
2) Уку һәм сөйләү күнекмәләре өстендә эшләү;
3) Ф.Яруллинның әсәрләрен укуга кызыксыну уяту, «Акмаңгай» хикәясендәге рәхимсезлек, шәфкатьсезлеккә нәфрәт уяту, балаларда хайваннарга карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.
Җиhазлау:
Ф.Яруллин портреты;
тестлар;
Ф. Яруллин. “Сайланма әсәрләр” җыентыгы;
Дәреснең тибы: катнаш дәрес
Метод һәм алымнар: әңгәмә, индивидуаль эш, өлешчә эзләнү
Дәрес барышы.
I. Оештыру .
Укучыларның игътибарын туплау. Дәрес материалын теләп үзләштерү өчен, уңай халәт булдыру.
Белемнәрне актуальләштерү .
Дәреснең эпиграфы:
Эзе калсын керсез намусыңның,
Ни үтсә дә синең кулыңнан.
Көчлелегең белән горурланма,
Кешелегең белән горурлан!
М. Җәлил
Укытучы: Балалар бу шигырь юлларына игътибар итегез әле. (укытучы сәнгатьле итеп укый ) Нинди матур сүзләр! Әйдәгез, Муса Җәлилнең бу шигырь юлларын тәрҗемә итик.
Укучы: Пусть останется след твоей чистой совести,
Чтобы не прошло через твои руки.
Не гордись своей силой,
Гордись своей человечностью.
Укытучы: Дөрес укучылар. Сез бу шигырь юлларын ничек аңлыйсыз?
Укучы: Кеше үзенең көче белән түгел, ә кешелеклелеге белән горурланырга тиеш. Кеше намуслы, тәрбияле, игътибарлы булырга тиеш.
Бу сүзләрнең мәгънәсе безнең дәрестә ничегрәк яңгырар икән? Дәрес ахырында бу сүзләргә без яңадан игътибар итәрбез. Ә хәзер Ф.Яруллин турында белгәннәребезне искә төшерик.
Түбәндәге сораулар буенча укытучы белән укучылар арасында әңгәмә оештырыла.
Кем ул Фәнис Яруллин?
Шагыйрь, прозаик, драматург һәм әкиятче.
Ул кайда һәм кайчан туа?
Ф.Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстан Республикасының Баулы районы Кызылъяр авылында туа.
Ул нинди югары уку йортын тәмамлый?
Ул Казан дәүләт университетын тәмамлый.
Армия сафларында хезмәт иткәндә, Ф.Яруллин нинди фаҗигагә дучар була?
1958 елда күнегүләр ясаганда, турниктан җиргә егыла, йөри алмаслык булып имгәнә, умыртка сөяген сындыра, нәтиҗәдә, аяк- куллары хәрәкәтсез кала.
Яңа дәрес материалы.
Ф.Яруллинның әсәрләрен искә төшерү.
Укытучы: Без сезнең белән Ф.Яруллинның нинди әсәрләрен укыган идек?
Укучы: Без Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрен, “Урман” әкиятен, “Акмаңгай” хикәясен укыган идек.
Укытучы: Бүген без сезнең белән аның “Акмаңгай” әсәрен өйрәнербез. Ә хәзер сүзлек өстендә эшләп алырбыз. Бүгенге дәрес өчен сезгә түбәндәге сүзләр тәкъдим ителә.
Сүзлек белән эш. (укытучы укучыларга сүзләрне тәрҗемәсе белән бирә)
мөгез –рог
юаш –смирный
мактанырга –хвастаться
зәгыйфь – уродливый
үги итү – не воспринимать
тореодор - в бое быков: общее название бойцов, главный из которых, матадор наносит быку смертельный удар
Ф. Яруллиның «Акмаңгай» хикәясе өстендә эшләү
Укытучы: Сез өйдә Ф.Яруллинның “Акмаңгай” әсәрен укып килдегез. Нәрсәләр аңладыгыз? Сораулар ярдәмендә сезнең нәрсә аңлаганыгызны тикшереп карыйк.
3 ел элек нинди вакыйга була?
Ферманың бер сыеры берьюлы 4 бозау китерә.
Зәгыйфь бозауны кемгә бирәләр?
Аны Зифа ала.
Зифа Акмаңгайны ничек тәрбияләп үстерә?
Җылы мунчага алып барып әйбәтләп юындыра. Шешәгә имезлек кигереп җылы сөт эчерә.
Бозау ничек итеп хуҗасына ияләшә?
Кызны аяк тавышыннан таный башлый.
Бозауны сөзәргә кем өйрәтә? Һәм ни өчен?
Абыйсы Хәмит. Акмаңгай сыер да түгел, ат та түгел, ул үгез, ә үгезне сөзәргә өйрәтергә кирәк.
Хәмит бозауны ничек сөзәргә өйрәтә?
Зифа өйдә юк чакта башта маңгаена гына чиртә, бозау тыңламагач, бик каты итеп суга башлый. Үгезнең сыртына да атланып йөри башлый.
Абыйсына Зифа нинди киңәш бирә?
Начарлыкка, этлеккә өйрәтмә Акмаңгайны.
Хәмитнең җавабы нинди?
үгез икән- үгез булсын, ватсын, җимерсен, дөньяны дер селкетсен. Шундый гайрәтлеләр заманы хәзер.
Табигатьтәге җан ияләренә карата Зифаның һәм Хәмитнең фикерләре нинди?
Хәмитнең җавабы: Табигатьтә юкка гына көрәш барамыни? Анда бит җан ияләренең көчлеләре генә кала.
Зифа әйтә: Дөньяда һәрбер җан иясенә урын җитәрлек. Көчсезләрнең дә яшәргә хакы бар.
Тагын ничек һәм нинди начарлыкка өйрәтә Хәмит үгезне?
Чыбыркы белән куркытып, киртә һәм ут аша сикерергә өйрәтә.
Иптәшләре алдында мактанасы килеп, нинди цирк күрсәтергә уйлый Хәмит?
Янып торган ут аша сикерә.
Ни өчен 2 -тапкыр сикерергә уйлый?
Малайларны шаккаттырасы килә.
Ни өчен Акмаңгай дөрләп янган ялкын эченә кереп китә?
Камчы очы үгезнең күзенә тия, ул ярсый, сөрлегеп китә.
Яхшылык белән яманлык көрәше ничек тәмамлана?
Акмаңгай чабып утка таба барганда, каяндыр Зифа килеп чыга, үгезне туктатмакчы була, ләкин ул бер генә мизгелгә чабышын әкренәйтә, тик туктап кала алмый. Хәмитне мөгезенә элгән килеш ут эченә кереп китә.
Укытучы: Әйе, бик яхшы. Укучылар, әсәрдәге Хәмит нинди малай? Зифа нинди кыз?
Укучы: Хәмит тәрбиясез, усал малай, чөнки ул бозауны рәнҗетә. Хәмит хайваннарны яратмый.
Укытучы: Ял итү максатыннан хайваннар турындагы табышмакларга җаваплар эзләп карыйк.
Хайваннар турындагы табышмакларга җаваплар эзләү.
Безнең өч дустыбыз бар:
Берсе-ашата,
Икенчесе-эчертә,
өченчесе-йорт саклый.
Алар нәрсәләр? (кәҗә, сыер, эт)
Сабан туенда узыша,
Колхозыма булыша,
Утырдым исә биленә,
Илтә кирәк җиремә. (ат)
Аллы-гөлле чәчәкләрне
Кетер-кетер ашый ул.
Шуннан ап-ак сөт, май
Көн дә безгә ташый ул. (сыер)
Дус булса да сөйләшми,
Күп ишетә, күп өрә.
үзенә бер йорт төзедек
Хезмәт иткәнгә күрә. (эт)
Укытучы: Укучылар, сез хайваннар турында нинди табышмаклар беләсез?
(укучылар җавабы )
Белемнәрне ныгыту.
Укытучы: Укучылар, бу слайдта мәкальләр бирелгән. Аларны тәрҗемә итегез.
Алдыйм дигән үзе алданыр.
Рәхимсез кешедән рәхимле эт яхшы.
Яралы кошка таш атмыйлар.
Мактанма, ат дип сыерга атланма.
Хайваннарны җәберләгән рәхәт күрмәс.
Укучы: Кто хочет обмануть, того самого обманут.
Хороша милосердная собака, чем не милосердный человек.
В раненую собаку камнем не кидают.
Не хвались, думая, что лошадь на корову не садись.
Кто обижает животных, лучшего не увидит.
Укытучы: Бу мәкальләрнең кайсысы безнең әсәргә туры килә? Ни өчен шулай уйлыйсыз?
Укучы: Мактанма, ат дип сыерга атланма. Чөнки Хәмит ат дип бозауга атлана.
Хайваннарны җәберләгән рәхәт күрмәс. Чөнки Хәмит бозауны рәнҗетә һәм үзе дә шундый хәлдә кала.
Укытучы: Бу мәкальләрдән сез нәрсә аңладыгыз?
Укучы: Хайваннарны яратырга, аларны сакларга кирәк. Хайваннарга карата игътибарлы булырга кирәк.
Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Хайваннарга карата игътибарлы булырга, аларны рәнҗетмәскә, җәберләмәскә кирәк.
Дәрескә йомгак.
Укытучы: Без бүген дәрестә Ф.Яруллинның тормыш юлын искә төшердек. Аның “Акмаңгай” әсәрен өйрәндек. Бу әсәрдән без нинди булырга өйрәндек?
Укучы: Без тәрбияле, игътибарлы булырга өйрәндек.
Укытучы: Кемнәргә карата тәрбияле, игътибарлы булырга өйрәндек?
Укучы: Хайваннарга карата тәрбияле, игътибарлы булырга өйрәндек.
( Укытучы яңадан дәреснең эпиграфын укый, Ф.Яруллинның көчле рухлы, кешелекле кеше булуына, әсәрләрендә дә шул сыйфатлар сурәтләнүенә басым ясый).
Укытучы: Ә бит, укучылар, татар язучылары гына түгел, калган халыкларда да хайваннарга карата мәрхәмәтлелек, кешелеклелек турында әсәрләр бик күп. Сез кайсыларын беләсез?
Укучы:
Ә мин сезгә түбәндәге әсәрләрне тәкъдим итәм: рус халкының “Крошечка Хаврошечка” һәм чит ил халыкларының “Маугли”
Укытучы: Дәрестә алган белемнәрне тикшерү максатыннан, хәзер сез компьютер артларына утырып, тест эшләргә тиеш буласыз.
(Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсе тестлар ярдәмендә тикшерелә.)
Тест
1. Гаиләдә ничәнче бала булып үсә:
а) бишенче
б) беренче
в) өченче
2. Ф. Яруллин нәрсәләр иҗат итә?
а) повестьлар, романнар
б) җырлар, шигырьләр
в) хикәяләр, шигырьләр
3. “Акмаңгай” әсәренең төп геройлары кем?
а) Зифа, Хәмит
б) Зөләйха, Хәсән
в) Зөһрә, Хәмит
4. Ни өчен Хәмит Акмаңгайны сөзәргә өйрәтте?
а) дуслары алдында мактанасы килде
б) дусларын шаккаттырасы килде
в) кызык өчен
5. “Акмаңгай” әсәрендәге төп фикер
а) хайваннарга карата мәрхәмәтлелек
б) кош-кортларга карата мәрхәмәтлелек
в) табигатькә карата мәрхәмәтлелек
Өйгә эш.
Авторның «Акмаңгай» хикәясе сездә нинди тәэсирләр уятты? Фикерләрне кечкенә хикәя рәвешендә язарга.
“Хайваннарны саклау – безнең бурыч” дигән темага презентация ясарга.
Үзегезгә ошаган бер күренешкә рәсем ясарга.