kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока татарского языка "Эндәш сүзләр"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект урока татарского языка на тему "Эндәш сүзләр" в 8 классе

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?

Как тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков?
Как быстро и объективно проверять знания учащихся?
Как сделать изучение нового материала максимально понятным?
Как избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков?
Как наладить дисциплину на своих уроках?
Как получить возможность работать творчески?

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока татарского языка "Эндәш сүзләр"»

ЭНДӘШ СҮЗЛӘР

Максат: эндәш сүзләр турында төшенчә формалаштыру; аларны сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.

Бурычлар:

  • эндәш сүзләрне танырга һәм дөрес интонация белән укырга, алар янында тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәнү өчен шартлар тудыру;

  • эндәш сүәләрне сөйләмдә куллануны гамәли яктан ныгыту;

  • якташ шагыйрьләребез иҗаты аша туган авылны, туган якны ярату хисе тәрбияләү.

Предметара бәйләнеш:әдәбият, әхлак тәрбиясе.

Җиһазлау һәм материал: Татар теле. 8 нче сыйныф. Н.В. Максимов, Г.Ә. Нәбиуллина.- Казан: Татарстан китап нәшр.,2014; якташ язучыларыбыз китапларыннан күргәзмә, карточкалар, проектор, презентация.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне ачу.

Дәрес барышы

  1. Белем алуга уңай омтылыш булдыру

Максат: сыйныфта уңай психологик халәт тудыру.

Бурыч: дәрескә кызыксыну уяту.

1.Исәнләшү. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.


-Хәерле көн ,укучылар,исәнмесез! Бүгенге дәресне сезнең белән мин -Гөлназ Назыйф кызы- алып барачакмын.


Укытучы: .Әйдәгез ,укучылар, күк йөзендәге кояш кебек елмаеп, бер – беребезне сәламләп алыйк әле. Менә хәзер күңелле булып китте.Мин сезнең һәрвакыт шулай шат йөзле, көләч булуыгызны телим.


-Дәресебезнең төп темасына керешкәнче, алдагы дәресләрдә алган белемнәрне кабатлап алыйк.


ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН структурасы:

Мин сезгә җөмләләр әйтәчәкмен, сез аларны дөрес дип саныйсыз икән, урыннарыгыздан торып басасыз, минем белән килешмәгән очракта, урыннарыгыздан кузгалмыйсыз.



  1. Ия белән хәбәр – җөмләнең баш кисәкләре.

  2. Җөмләне тикшергәндә, ия астына бер сызык сызабыз.

  3. Җөмлә сүзләрдән төзелә.

  4. Җөмләне тикшергәндә, хәбәр астына бер сызык сызабыз.

  5. Сорау җөмлә ахырында нокта куела.

  6. Аергыч һәм тәмамлык- иярчен кисәкләр.

  7. Сез туган телегезне яратасыз.


II. Белем- күнекмәләрне актуальләштерү.

Максат: эзләнү-тикшеренү аша дәреснең темасын, максатын билгеләү.

Бурычлар:

-дәреснең темасын һәм максатын дөрес итеп бигели алуларына ирешү;

Шигырь тыңлау, темасын билгеләү.

- Укучылар, мин якташ шагыйребез Гакыйл Сәгыйровның иң матур шигырьләреннән берсен дәресебезгә эпиграф итеп алдым. Кайсыгыз сәнгатьле итеп шигырьне укып чыгар?

Дәреснең ЭПИГРАФЫ:

Кадерлем, назлым, сөеклем,

Карлыгачым, былбылым;

Җаным-бәгърем,күгәрченем,

Таң йолдызым, күз нурым!

Алтыным, кояшым,аем,

Якыным, сөйгән ярым;

Гүзәлем, гөлем, матурым,

Шатлыгым, кайгы-зарым...

Г. Сәгыйров

- Нинди матур тезмәләрдән торган шигырь юллары, шулай бит?

- Укучылар, районыбызда туып-үскән әдәбият, сәнгать әһелләреннән тагын кемнәрне беләсез? (Көтелгән җавап: : Ф. Мөхәммәтова, Т. Галиуллин, Ф. Хуҗахмәт һ.б.)

-Укучылар, шигырьгә карата нинди фикерләр әйтә аласыз?

-Бу шигырь нәрсә турында? Нинди сүзләрдән тора? Автор бу сүләрне нәрсә өчен кулланган? ( Әлеге сүзләр белән ул яраткан кешесенә эндәшкән)

- Димәк, укучылар, дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (ЭНДӘШ СҮЗЛӘР)

-Нинди сүзләр икәнен аңлау сезнең өчен авыр булдымы? Нинди кыенлык кичерлегез?

  • Әйдәгез, дәреснең максатын да билгелик. Нәрсәләр өйрәнербез? (Укучылар җавап бирә. Соңыннан укытучы җавапларны тулыландыра)

НӘТИҖӘ. Эндәш сүзләрне танырга һәм дөрес интонация белән укырга өйрәнербез. Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куелганын ачыкларбыз.

-Укучылар, эндәш сүзләрне өйрәнү барышында без сезнең белән матур бер өй төзербез. Әлеге өйнең һәр өлеше эндәш сүзләргә хас билгеләрдән торачак.

Өйнең нигезен эндәш сүзләр дип куярбыз.

Ш.Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.

Максат: эндәш сүзләр турында гомуми төшенчә формалаштыру.

  • Бурычлар:

  • шигырьдән эндәш сүзләрне дөрес таба алуларына ирешү;

  • эндәш сүзләрнең җөмләдәге урынын билгеләү;

  • эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куелганын ачыклау.

УКЫТУЧЫ. Укучылар, алдыгыздагы эш дәфтәрләрен ачыгыз. 1 нче биремдә якташ шагыйрәбез Ф. Мөхәммәтованың шигырьләреннән өзекләр тәкъдим ителә.

1 НЧЕ БИРЕМ (телдән) Эндәш сүзләрне табарга, авторның кемгә яки нәрсәгә эндәшкәнен әйтергә.

Әни җаным, сиңа атап

Бер җыр яззасым килде.

Ул җыр минем күңелемә

Җиде күкләрдән иңде. (Ф. Мөхәммәтова)



Әй авылым! Һәр почмактан

Карый сыман балачаклар.

Әнә, яшьләр балкышында

Без кабызган ул учаклар. (Ф. Мөхәммәтова)



  1. Нурлатым, әй Нурлат,

Язмышымны урап,

Бәйләп куйдым сиңа

Бәхетемә юрап. (Ф. Мөхәммәтова)



1нче төркемдәге укучы 1 нче шигырьне укый, биремне үти.

2 нче төркемдәге укучы 2 нче шигырьне укый, биремне үти.

3 нче төркемдәге укучы 3 нче шигырьне укый, биремне үти.

-Эндәш сүзләрне таптыгыз. Нинди сүзләрне эндәш сүзләр дип атарбыз?

Җөмләдә сөйләм төбәлгән затны, предметны белдергән сүзләр.

Димәк, өйнең стенасыын төзи алабыз.

СӨЙЛӘМ ТӨБӘЛГӘН ЗАТ ЯКИ ПРЕДМЕТЛАРНЫ БЕЛДЕРӘЛӘР

  • Эндәш сүзләр җөмләдә ничек әйтеләләр?

Укучы. Аерым интонация белән әйтеләләр.

АЕРЫМ ИНТОНАЦИЯ БЕЛӘН ӘЙТЕЛӘ

-Өйнең түбәсе дә булды.



Эш кәгазьләре белән эшләүне дәвам итәбез. 2 нче биремне үтибез.

2 НЧЕ БИРЕМ. Җөмләләрдән эндәш сүзләрне табарга, асларына сызарга.





  1. Кешеләр, сез нинди матурлар! (Ш.Хөсәен)

  2. Нишлисең, җил, ник китердең болытны? (Н. Сафина)

  3. Хуш, сау бул инде, Акъәби җаным! (Ә. Еники)

  1. Түбәндәге сорауларга җавапны төркемдә киңәшләшәбез.

-Эндәш сүзләр җөмләнең кайсы урыннарында килгән?

- Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куелган?

- Эндәш сүзләр составы ягыннан нинди булалар?



НӘТИҖӘ. Эндәш сүзләр җөмләнең башында, уртасында һәм ахырында килергә мөмкин. Алар ике яктан өтерләр белән аерыла, ә көчле тойгы белән әйтелгәндә, эндәш сүздән соң өндәү куела. Җыйнак, җәенке булалар.



ЭНДӘШ СҮЗЛӘР ҖӨМЛӘНЕҢ ТЕЛӘСӘ КАЙСЫ УРЫНЫНДА КИЛӘ -1 нче тәрәзә

ЭНДӘШ СҮЗЛӘР ЯНЫНДА ӨТЕРЛӘР, ӨНДӘҮ БИЛГЕСЕ КУЕЛА-2 нче тәрәзә

ҖЫЙНАК, ҖӘЕНКЕ БУЛАЛАР – 3 нче тәрәзә

Игътибар белән экранга карыйбыз.

СЛАЙДТА җөмлә язылган.

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә- эш. (Г.Тукай)

-Җөмләне бер укучы укый.

Эндәш сүзне әйтә.

Әлеге җөмлә җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерелгән. Шул уңайдан нәрсә әйтә аласыз?

ҖӨМЛӘ КИСӘГЕ БУЛМЫЙЛАР –өйнең морҗасы

-Укучылар, өебез төзелеп беттеме. Әйдәгез, бераз ял итәбез.

ФИЗМИНУТКА

Эш дәфтәрләрендә җөмләләр язылган. Бер укучы кычкырып укый, каршыдагы иптәше эндәш сүзләрне таба.

3 НЧЕ БИРЕМ.



  1. Шаулагыз, имәннәр, шаулагыз! (М. Мәһдиев) ( 1 нче төркемгә)

  2. Җырларым, сез шытып йөрәгемдә

Ил кырында чәчәк атыгыз! (М. Җәлил) (2 нче төркемгә)

  1. Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил! (Г. Кутуй) (3 нче төркемгә)



  • Укучылар, автор бу шигырьдә нәрсәләргә эндәшә? (имәннәргә, җырларга, туган илгә)

  • Алар безгә җавап бирә аламы? (Җаваплар тыңлана)

  • Мондый сүзләр сынландыру дип атала.

  • Аларга җавап таләп ителми.

СЫНЛАНДЫРУ.- җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү.



Белемнәрне тормыш белән бәйләү, гамәлгә кертү.

Укытучы. Татар телендә бик матур эндәшү сүзләре бар. Гаиләдә туганнар арасында кулланыла торганнарын әйтегез әле. (Абый, дәү абый, дәү әни, әби, әбием, кечкенә апа)

  • Кеше исеменә кушып, якын итеп эндәшә торганнарын беләсезме? (туганым, ахирәт, адаш, кордаш, дустым, иптәш, чәчәгем, апаем, җаным, әфәнде, ага яки агай, якташ, күгәрченем, балам, энем, акыллым, үскәнем, матурым һ.б.)

  • Укучылар, менә шушы кечкенә йөрәкләргә әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга әйтә торган иң матур сүзләрне языгыз әле.

  • Хәзер менә шушы олы йөрәккә ягымлы сүзләрегезне беркетеп куйыйк.

Чын йөрәктән әйтелгән матур сүзләр һәркемнең күңеленә үтеп керә. Сез дә гел шулай туганнарыгызга, дусларыгызга матур сүзләр генә әйтегез.



VI. Рефлексия

Өйрәнгәннәргә нәтиҗә ясау, дәрескә гомуми бәя бирү.

Укытучы. Укучылар, белгәннәргә нигезләнеп, эндәш сүзләрнең моделен кабатлап чыгыйк.



ЭНДӘШ СҮЗЛӘР

  • СӨЙЛӘМ ТӨБӘЛГӘН ЗАТ ЯКИ ПРЕДМЕТЛАРНЫ БЕЛДЕРӘЛӘР

  • АЕРЫМ ИНТОНАЦИЯ БЕЛӘН ӘЙТЕЛӘЛӘР

  • ЭНДӘШ СҮЗЛӘР ҖӨМЛӘНЕҢ ТЕЛӘСӘ КАЙСЫ УРЫНЫНДА КИЛӘ

  • ЭНДӘШ СҮЗЛӘР ЯНЫНДА ӨТЕРЛӘР, ӨНДӘҮ БИЛГЕСЕ КУЕЛА

  • ҖЫЙНАК, ҖӘЕНКЕ БУЛАЛАР

  • ҖӨМЛӘ КИСӘГЕ БУЛМЫЙЛАР



-Укучылар, кайсы мәгълүматларны элек тә белә идегез?



VII. Өйгә эш бирү.

Максат: алган белемнәрне мөстәкыйль куллана белүләренә ирешү

Бурыч: өйрәнгән материалны системага салу.

1.

2. Исемнәре эндәш сүзләр белән белдерелгән 10 әдәби әсәр исемлеге төзергә.Мәсәлән, М. Җәлил “Кичер, илем”

3. Эндәш сүзләр кулланып, ирекле темага иҗади эш башкарырга.



-Бүгенге дәрестәге эшчәнлегегезне үзегез бәяләрсез:

-кемнәр мин барысын да аңладым, беләм, ди- кызыл чәчәкләрне сайлар;

-кем-аңладым, ләкин кагыйдәләрне тагын кабатларга кирәк, ди- акларын;

-кем- миңа бу тема авыррак булды, ди – сарыларын сайлар.

(Укучылар кәрзиннән үзләрен бәяләргә тиешле төстәге чәчәкләрне алалар. Нәтиҗә ясала).






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 8 класс

Скачать
Конспект урока татарского языка "Эндәш сүзләр"

Автор: Ибрагимова Гульназ Назифовна

Дата: 16.10.2026

Номер свидетельства: 691545


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей


Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства