kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Киләчәк заман хикәя фигыльләр" темасына дәрес эшкәртмәсе (7 сыйныф)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Дәрес 7 төп  төркемдә  үткәрелде.Дәрестә төрле алымнар, Сингапур структуралары  да кулланылды.Укучылар  әниләргә багышланган  җөмләләр укыдылар, киләчәк  заман хикәя  фигыльнең  мәгънәләрен  билгеләделәр.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Киләчәк заман хикәя фигыльләр" темасына дәрес эшкәртмәсе (7 сыйныф)»

Тема: Киләчәк заман хикәя фигыль һәм аның мәгънәләре. Максат: 1) белем бирү: үткән заман хикәя фигыльләр, төрләнешен искә төшерү.Киләчәк заман хикәя фигыль, мәгънәләренә белешмә. 2) күнекмәләр булдыру: практик куллану күнекмәләрен һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

3) тәрбия бирү: укучыларда дөрес сөйләм һәм әхлаклылык,әниләргә карата хөрмәт хисләрен тәрбияләү; бердәм эшләү күнекмәләрен үстерү.


Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек: 53-56 нчы битләр; Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. -Казан: Мәгариф, 2002. 110-113 нче битләр; Г.Р. Галиуллина. Татар теле. Лексикология.-Казан: Мәгариф, 2007.- 58-59 нчы битләр. Җиһазлау: презентация; компьютер, проектор, таблица

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү

Методлар: эзләнү. Алымнар: әңгәмә, күрсәтмәлелек, аңлатмалы сөйләү, дәреслек белән эшләү. Сингапур укыту структуралары: ФЭН-ЭН-ПИК, Финкин Мепс, Сингл Раунд Робин, Коннект-Экстенд-Челендж

Педагогик технология: иҗади үсеш, компьютер технологиясе.

Дәрес барышы


I. Оештыру моменты.

Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, балалар! Хәерле көн.

Кояшлы көн телик һәр кешегә

Һәм иминлек телик җиребезгә.

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

Менә шундый теләк – омтылышлар белән , эшләребез хәерле булсын дип , дәресебезне башлыйбыз.

2. Үткән заман хикәя фигыль турында белгәннәрегезне искә төшерербез.

ФЭН-ЭН-ПИК структурасы буенча һәр төркем карточкадагы сорауларга җавап бирә.

1 укучы карточканы тота һәм алырга куша.

2 укучы-карточканы ала һәм сорауны кычкырып укый.

3 укучы-җавап бирә.

4 укучы-дөреслеген раслый, мактый.

3.Өй эшен тикшерү.3 дәрәҗәдәге эш төре тикшерелә.

1.98 нче күнегү

2.Җөмләләрне карау.

3.Әниләр турындагы хикәяне укыту.

4.УМ кую.

Г.Тукай “Кышкы кич” өзек тыңлату, фигыльләрне әйттерү, киләчәк заманга куйдыру,мәгънәләрен аңлату. Дәреснең темасын, максатын әйттерү.

Фигыльләр проекторга чыга.

Сизмисез, иссен, тузсын, килсен,оча, алмасын,өши,үлми, калса, була, очрый, калса, яратыгыз, сөеп, юатыгыз.

-Димәк, без бүген нинди тема үтәчәкбез?

Дәреснең максатын билгелик.


Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит!” Кешеләрне һәрвакыт матур эшләрегез, игелекле гамәлләрегез белән сөендерегез!


II.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

1.Киләчәк заман хикәя фигыль сөйләм вакытыннан соңрак булачак яки булмаячак эш-хәлне белдерә.Ике төре бар:билгеле һәм билгесез киләчәк заман.

Билгеле киләчәк заман сөйләп торган вакыттан соң буласы эшләрнең һичшиксез үтәләчәген белдерә.Ул тамыр,ясалма яки кушма нигезгә тартыктан соң -ачак,-әчәк,сузыктан соң –ячак,-ячәк кушымчалары ялгана,нишләячәк?соравына җавап бирә.

Билгесез киләчәк заман сөйләм вакытыннан соң буласы эшләрнең үтәлешен ихтималлык төсмере белән белдерә.Ул нигезгә соң сузыктан соң р,тартыклардан соң –ыр,-ер,-ар,-әр,-яр кушымчалары ялгана, нишләр?соравына җавап бирә.

1.Фигыль саңгырау тартыкка бетсә,киләчәк заман кушымчасы алдында яңгырау пары белән алышына:бөгәчәк.

2.[ й ] авазына һәм сузык авазларга беткән фигыльләргә -ячак,-ячәк кушымчасы ялгана:күбәячәк,җырлаячак.

Юклык төре –мас,-мәс кушымчасы белән ясала: укы-укымас,алыр-алмас.Юклык төре була:бармам,бармабыз.1 зат б.с яки к.с [с ]төшеп кала.-ар,-әр,-ыр,-ер ялганганда:

1.1 иҗекледә -р,-рт,-лт,-йт бетсә,-ыр,-ер ялгана: керер,илтер.

2.Бердән артык иҗектә -ыр,-ер ялгана: суытыр,пешерер.

3.Калган очракта –ар,-әр ялгана:сынар,туяр,пешәр.

4. [ л] тәмамланса, -ыр,-ер, кайберләренә –ар ялгана:алыр,килер,эләр,көләр.

2.Моделен төзетү. Финкин Мепс

Нәтиҗә ясату.

Физминутка.

3.Мин сезгә карточкалар таратам. Сез андагы җөмләләрне күчереп языгыз һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрнең тиешле кушымчасын күрсәтегез, мәгънәсен аңлатыгыз.

Дөреслек төркемнәрдә чагыштырып тикшерелә. Сингл Раунд Робин структурасы буенча һәр өстәлдә һәрбер укучы үз фикерен әйтеп чыга. Аннан соң укытучы һәр өстәлдәге бер укучыдан сорый.

Тиздән әниләр көне җит... . Бу көнне без кадерле кешеләребезгә котлау открыткалары бир...без. Әниләребез бик шат бул... . Алар белән бергә без дә сөен...без.

Тиздән әниләр көне җитәчәк. Бу көнне без кадерле кешеләребезгә котлау открыткалары бирәчәкбез. Әниләребез бик шат булачак. Алар белән бергә без дә сөенәчәкбез.


4. Ә хәзер дәреслек белән эшләп алабыз.104 нче күнегү (билгеле һәм билгесез киләчәк заманда язу) .Тактада эшләтү.(4 сүз)


5.Рәсемнәр буенча фигыльнең заманнарына 2 җөмлә төзетү (билгеле һәм билгесез фиг-р кертү).


III. Рефлексия.

1.Нәтиҗә ясату.Коннект-Экстенд-Челендж

- Нәрсә белә идем?

-Нәрсә белдем?

-Нәрсә белергә телим?

2.Белемнәрне бәяләү.

3.Өй эше бирү.(сайлап алу)

1. 108 нче күнегү (язмача эшләргә).

2.Киләчәк заман хикәя фигыльләр белән 4 җөмлә язарга, мәгънәләрен аңлатырга.

3.”Изгелек эшләү” темасына хикәя язарга.


Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә.

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 7 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
"Киләчәк заман хикәя фигыльләр" темасына дәрес эшкәртмәсе (7 сыйныф)

Автор: Авхадеева Алсу Вагизовна

Дата: 05.02.2018

Номер свидетельства: 454993


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
Курсы ПК и ППК для учителей!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства