kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Кемне??Н?рс?не?? сораулары.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сингапур структураларын кулланып ?тк?релг?н д?рес планы. Укучылар бу методиканы бик тел?п, яратып эшлил?р.Бу структураларны куллану укучыларны? д?рест? актив булуларын, д?рес материалын а?лаганмы ?лл? юкмы ик?нен к?реп була.

 

Килеш кушымчалары, иялек килеше кушымчаларын ?йр?н?; аларны

              д?рес куллану; д?рес, чиста, матур язу к?некм?л?рен ?стер?; ?д?пле,

              т?ртипле  булырга ?нд??.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Кемне??Н?рс?не?? сораулары. »

Тема: Кемнең ?Нәрсәнең? иялек килеше сораулары.

Максат:Килеш кушымчалары, иялек килеше кушымчаларын өйрәнү; аларны

дөрес куллану; дөрес, чиста, матур язу күнекмәләрен үстерү; әдәпле,

тәртипле булырга өндәү.

Материал.дәреслек 2 класс Р.З.Хәйдәрова, методик ярдәмлекләр, сингапурча

укыту структуралары, карточкалар, тестлар.

Җиһазлау: ноутбук.



Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше. Хай Файв.

Исәнмесез укучылар.Әйдәгез әле бер -берегезне сәламләгез. Иң беренче иңнәр буенча күршегезне, соңыннан кара-каршы булган сыйныфташларыгызны. Бик яхшы, булдырдыгыз молодцы. Рәхмәт, әкрен генә утырыгыз.

  1. Актуальләштерү.

Укчылар, без сезнең белән үткән дәресләрдә исем, исемнәрнең берлек һәм күплек санын, килеш белән төрләнүен өйрәнгән идек, хәтерлисезме? Ә хәзер кайбер кагыйдәләрне искә төшереп үтик әле. Һәрбер өстәлдә конверт бар, күрдегезме? Шул конверттан №1 дигән карточканы алабыз.

ЭЙ АР ГАЙД

Карточканың почмагына исемегезне языгыз. Карточкада билгеләмәләр язылган. Әгәрдә сез бу билгеләмәне дөрес дип саныйсыз икән “ + “тамгасы белән тамгалагыз, әгәрдә бу билгеләмәне дөрес түгел дип уйлыйсыз икән “– “тамгасы белән тамгалагыз. Сул як баганага. Вакыт бирелә.

ХАЙ ФАЙВ!

Барыбыз да экранга карыйбыз.Анда слайд чыга. Бу слайдка карап сезнең фикерләрегез үзгәрдеме? Җавапларыгызны тагын бер кат игътибар белән карап чыгыгыз, хаталарыгызны табыгыз, булса төзәтегез.Бирелгән карточкаларны һәр өстәлдәге №1 нче укучы миңа җыеп тапшыра.

ХАЙ ФАЙВ!

КОНЭРС

Дәресне дәвам итәбез. Өстәлдәге конверттан№2 нче карточкаларны №2нче укучы ала һәм калган укучыларга тарата. Һәрберегездә карточкалар. Шулаймы? Карточкаларда сораулар , сүзләр язылган.

Ә хәзер барыгыз да басыгыз, карточканы алыгыз, урындыкларыгызны әкрен генә этеп куегыз. Укучылар, игътибар белән стеналарга карагыз әле, анда килеш исемнәре язылган. Сез үзегездәге сораулар белән тиешле почмакны сайлап алырга тиеш буласыз һәм һәрберегез үзегезнең сайланган почмагына барып басарга тиеш була.Башладык. Һәрберегез үзенең почмагын таптымы? Булдырдыгыз.

ХАЙ ФАЙВ!

№1.

-Баш килеше нинди сорауларга җавап бирә?

-Баш килешенә нинди кушымчалар ялгана?

-Мисаллар китерегез.

№2

-Иялек килеше нинди сорауларга җавап бирә?

-Иялек килешенә нинди кушымчалар ялгана?

-Мисаллар китерегез.



ХАЙ ФАЙВ! Сорауларга җавап бирергә әзерләнәбез.

Башладык. Һәр группадагы иң кечкенә укучы беренче сорауга җавап бирсен әле.

Икенче сорауга озын чәчле укучы җавап бирсен.

Өченче сорауга сәдәфләре күп булган укучы җавап бирсен.

ХАЙ ФАЙВ! Афәрин! Барыгыз дә әкрен генә урыннарыгызга утырыгыз.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  2. ХАЙ ФАЙВ!

Укучылар, без бүгенге дәрестә иялек килеше, аның сораулары турында күбрәк сөйләшербез, иялек килешен күбрәк кулланырбыз. Дәресебезнең темасы да Кемнең ? Нәрсәнең?иялек килеше сораулары.

Әле генә искә төшереп киттек, иялек килеше Кемнең? Нәрсәнең? сорауларына җавап бирә, -ның, -нең кушымчалары ялгана. Иялек килеше әйбернең, предметның иясен белдерә. Мәсәлән: Бу Лилиянең китабы, Маратның каләме һ.б. Шулай ук, бер предметның икенче бер предметка каравын, бәйле булуын белдерә:шкафның ишеге,шкафның тартмасы һ.б. Иялек килешендәге исем икенче исемне ачыклап килгәндә , сүзтезмәләр(словосочетание) барлыкка килә: баланың куанычы(радость),чыршының уенчыклары.

  1. Яңа материалны ныгыту. Күнекмәләр булдыру.

1.Дәреслек белән эш.

Ә хәзер укучылар дәреслек белән эшлибез.

1 Күнегү.

Һәр группада №3нче укучы шигырьнең бер куплетын укый да, иң буенча күршесенә тапшыра, ә ул аңа каршы утыручы укучыга тапшыра.

ТАЙМ РАУНД РОБИН

Чират кемдә калды, шул укучы беренче булып сорауны укый, һәркем чиратлап үзара җавап бирә. Башладык.Вакыт китте.

ХАЙ ФАЙВ!

Ә хәзер мин номерлар әйтәм, кайсы өстәлдәге номерны әйтсәм, шул укучы җавап бирергә әзер булып тора.( нче күнегү сорауларына җавап бирелә).

Афәрин, укучылар.

2. 4 нче күнегү

СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ

Һәрберегез күнегүне дәфтәрләрдә эшли, шуннан соң №1 нче белән №3 нче, №2 нче белән №4 нче номерлы укучылар дәфтәрләрен алышып бер –берсенең эшен карандаш белән тикшерә.Фикер алыша.

ФИЗПАУЗА: һәр өстәл урыныннан торалар, урындыкларны этеп куялар.Иң элек №1 нче номерлы, аннан №2 нче номерлы шулай дәвам итә музыка башлана, шул музыка астында күнегүләр эшлиләр, калганнары кабатлый.Һәр өстәл үз күнегүләрен эшли. Музыка туктагач, номерлар алышына.

3. 2 нче күнегү.

РАУНД ТЭЙБЛ

Һәр өстәлдә карт очка №4 бар. №4 укучы шул карточканы ала. Беренче булып табышмакның җавабын яза. Каршы күршесенә тапшыра, ул килешләрнең кыскартылган исемнәрен яза, аның иң күршесе әни( икенче өстәл мәктәп, өченче өстәл бала, дүртенче өстәл китап) сүзен төрләндерә башлый, чиратлашып төрләндерә. Төрләндереп бетергәч, тикшерәбез.

  1. Гомумиләштерү.

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР

ХАЙ ФАЙВ!

Ә хәзер бүгенге дәресне ничек үзләштерүегезне тикшереп карар вакыт та килеп җитте. Үзләштерә алдыгыз микән, әллә юк микән.

Һәрбер өстәлдә карточка №5 бар. Күрдегезме? Сез һәрберегез шул карточкада иялек килешенә 1 сүз белән характеристика бирәсез.

(Баш килеш белән үрнәк күрсәтелә слайд)

Баш килеш

Кем?

Нәрсә?

Исем

Кушымчасы юк

Ия

Мәктәп

Әни

Китап

Иялек килеше

Исем

Кемнең? Нәрсәнең?

Ның/-нең кушымчалары

Иярчен кисәк

Лилиянең

Китапның

Бакчаның

7.Йомгаклау.

Ә хәзер актив катнашкан укучыларны, өстәлләрне билгеләр вакыт та килеп җитте. Стикер тутыру.

Дәрескә карата фикерләрен билгелиләр. Стикерның почмагына

Стикер:

Уңышлар баскычы

-Миңа дәрестә ошады.....

-Миңа дәрестә ошамады.....

-Мин аңладым....

-Мин аңламадым.....

-Дәрестә үз эшләремнән канәгать……(бик үк канәгать түгел, бөтенләй

канәгать түгел).

  1. Өй эше. 3 нче күнегү язарга.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Кемне??Н?рс?не?? сораулары.

Автор: Узбекова Алсу Шарипяновна

Дата: 12.01.2015

Номер свидетельства: 153889


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства