kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

[Х] ҺӘМ [Һ] ТАРТЫКЛАРЫНА СӘЯХӘТ (дәреснең технологик картасы)

Нажмите, чтобы узнать подробности

         Дәрестә  тартыкларның әйтелеш  үзенчәлегенә, язылышына  басым ясала. Кече  тел һәм  йоткылык тартыгының  охшаш, аермалы яклары ачыклана. Х,һ хәрефләре кергән сүзләр языла, җөмләләр төзелә, нәтиҗә ясала.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«[Х] ҺӘМ [Һ] ТАРТЫКЛАРЫНА СӘЯХӘТ (дәреснең технологик картасы)»

[Х] ҺӘМ [Һ] ТАРТЫКЛАРЫНА СӘЯХӘТ

Әүхәдеева Алсу Вагыйз кызы,

Саба муниципаль районы

Шәмәрдән лицееның туган тел

һәм әдәбияты укытучысы


Резюме: Мәкалә [х], [һ] тартыкларының кулланылу үзечәлегенә, дөрес әйтелешенә, язылышына багышланган. Кече тел һәмйоткылык тартыгының охшаш һәм аермалы яклары ачыклана. Х,һ хәрефләре кергән сүзләр языла, җөмләләр төзелә, нәтиҗә ясала.

Ачкыч сүзләр: [х], [һ] тартыклары, кече тел, йоткылык, саңгырау, өрелмәле,сүзлек, җөмлә,охшашлыгы, аермасы.

Резюме:Статья посвящена согласным звукам [х] и [һ.].Определяется различие и сходство согласных звуков. Проводится работа над правильным произношением, написанием этих звуков, составляются предложения с этими словами, делается вывод.

Ключевыеслова: согласные звуки [х], [һ.], предложения, сходство, различие, словарь, языковой.


Укытучы

Әүхәдеева А.В.

Предмет

Туган тел (5 нче сыйныф, рус мәктәбенең татар төркеме)

Тема

[х] һәм [һ] тартыкларына сәяхәт

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет буенча: х һәм һ хәрефләре турында белемнәрне актуальләштерү, аларның кулланылу үзенчәлекләре, әйтелешенә төшенчә бирү.Метапредмет: Танып-белү УУГ:танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую, модельләштерү, анализлау, бирелгән белешмәне кабул итү.

Коммуникатив УУГ: башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау, үз фикерләреңә ышандыра белү, иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү. Регулятив УУГ: максат кую (белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсе кую). Максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану, бәяләү. Танып белү УУГ: билге-символларны куллана белү (модельләштерү) , нәтиҗә чыгару.

Шәхескә кагылышлы: телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу.Әдәплелек сыйфатларын үстерү.

Дәреснең тибы

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Төп төшенчәләр

Аваз, хәреф, саңгырау тартык, кече тел авазы, йоткылык авазы

Предметара бәйләнеш

Туган тел, әдәбият

Эшне оештыру

Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү

Чыганаклар

Компьютер, проектор, сүзлекләр




Дәрес этаплары

Укытучы, укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)


Оештыру өлеше.

Максат: укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.




Уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн миңа!

-Хəерле көн сиңа!

-Хәерле көн сезгә!

-Хәерле көн безгә!


КУУГ: сыйныфташ лар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәш лек итү

РУУГ: эш урынын оештыру

ШУУГ: укытучыга һәм хезмәттәш ләреңә хөрмәт хисе булдыру.

Белемнәрне актуальләштерү. Укучыларның терәк белемнәрен яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү.

-Үткән дәрестә нәрсә үттек? ( [в ] һәм [w] тартыгы) Релли Робин структурасы буенча укучылар бер-берсенә сөйлиләр, җавап бирәләр.

-[в ] һәм [w] тартыклары турында нәрсәләр белдек? Уң һәм сул якта утыручыларга сөйлиләр.

-Иптәшләрегез бу авазлар турында нәрсәләр сөйләде? (укучылар җавабы).

- Өйгә бирелгән эшне тикшерик әле. Сезгә, сайлап алу өчен, өч төрле эш төре бирелде: 1) 71 нче күнегү, 2) "Ялкын" журналының төрле саннарыннан [в ] һәм [w] авазлары кергән 5 җөмлә язарга, 3)“Минем хыялым” темасына хикәя язу. (бер-ике укучыдан хикәяне укыту)


ТБУУГ:   авазларга характерис тика бирү, анализлау

РУУГ: укытучы, сыйныфташыңның сөйләмен тыңлый, аңлый белү

ШУУГ: дөрес сөйләм булдыруга омтылыш

КУУГ: үзеңнең, иптәшләрең нең эшен бәяләү, коллектив  фикер алышуда катнашу




Уку мәсьәләсен кую

Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру

Рәсемнәрдә бирелгән сүзләрне яздыру һәм җөмлә төзетү.Хат, һәйкәл, шәһәр, һөнәр,җиһаз.-Без сезнең белән нинди хәрефләр кергән сүзләр яздык? Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди? -Әйе, без бүген дәрестә [х] һәм [һ ] тартыкларын өйрәнербез һәм сәяхәт итәрбез. (Теманы тактага һәм дәфтәрләргә язу.)Укучылар, дәреснең максатын билгелик әле. Укучылар дәрес темасын билгелиләр.  


ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыру, үзбәя

КУУГ: укытучы һәм укучы белән хезмәттәш лек, тыңлый белү, үз фикерләрең не әйтә белү

ШУУГ: үзмаксат кую

Уку мәсьәләсен чишү. Танып-белү эшчәнлеге


[х] һәм [һ ] тартыклары кергән сүзләр, шул сүзәрне аңлаткан, белдергән кагыйдәләргә белешмә бирү.[х] –кече тел тартыгы. Ул ясалганда, кече тел белән телнең арткы өлеше бер-берсенә якыная.

[һ]-йоткылык тартыгы. Ул ясалганда, йоткылык стеналары тарая.

Бу авазлар күбрәк гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләр очрый. Аларның дөрес әйтелешен һәрвакыт истә тотарга кирәк. [ х] һәм [ һ ] тартыклары-парсыз саңгырау,өрелмәле тартыклар.

Моделен төзетү, нәтиҗә ясату.

[һ] һәм [х] тартыклары

Охшашлык

саӊгырау, өрелмәле

Аерма

[һ] – йоткылык тартыгы,

[х] – кече тел тартыгы



П: йоткылык тартыгы [һ], кече тел тартыгы [х] авазларның мөстәкыйль авазлар булуына һәм аларның ясалыш үзенчәлеклә ренә төшенү

ТБУУГ: модельләш терү, анализлау, бирелгән мәгълуматны кабул итү

КУУГ: башкалар ның сөйләмен тыңлау, аңлау,

ШУУГ: авазларны дөрес әйтү күнекмәлә рен формалаштыру; төркемнәрдә эшли белү


Физминутка

Ял минуты

РУУГ: эмоциональчишелеш

Белемнәрне ныгыту


1.Сингл Раунд Робинструктурасы буенча эш.

Бирелгән сүзләрне дөрес язарга. Һәр өстәлдә һәрбер укучы үз фикерен әйтеп чыга. Аннан соң укытучы һәр өстәлдәге бер укучыдан сорый.

Хат, хәбәр, рәхмәт, Әхмәт, Хәмит, Халидә, аһәң, һәйкәл, шәһәр, әһәмиятле, Һади, Һәдия. Сүзлек белән эшләү. Телдән 2 җөмлә төзетү.

2. Дәреслек буенча эш. 74 нче күнегү, сүзләрне язу, язылышын аңлату һәм тактада эшләтү.

3. Мәкальләрне укыту, дәвамын әйттерү, мәгънәләрен аңлату һәм һәм язылышына аңлатма бирү.


П: [һ], [х] авазлары кергән сүзләрне дөрес итеп әйтә белү; [һ], [х] авазлары кергән сүзләрнең язылышын хәтердә калдыру .

ТБУУГ: мөстәкыйль эшли белү, төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау; сүзлек белән эшләү

КУУГ: укучылар ның укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәш леге; коллектив фикер алышуда катнашу, дөрес әйтелеш өстендә эшләү, комьпютер ярдәмендә мәгълүматны үзләштерү

РУУГ: хаталарны табып төзәтә белү, дөрестән дөрес түгелне аеру, үзконтроль

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициатива сы күрсәтү

Рефлексия, бәяләү, үзбәя



-Бүген без нәрсәләр өйрәндек?

-[х ] һәм [ һ ] авзлары нинди тартыклар? Аларның дөрес язылышын ничек истә калдырырга?

Чыгу билеты язу.

[х ] һәм [ һ ] авзларын куеп язарга.

Үз бәя бирү.

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем. “5” ле билгесе.


Әйбәт эшлим, материалны аңладым. “4” ле билгесе.


Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.

3” ле билгесе.


ТБУУГ: логик фикерләү чылбырын булдыру

РУУГ: коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяләү

КУУГ: укытучыны тыңлау, әңгәмәдә катнашу

ШУУГ: үзбәя, үз эшеңә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйть күзлегеннән карау.


Өй эше


Өйгә эш бирү(сайлап алалар)

1.75 нче күнегү, язмача.

2. Х, һ тартыклары кергән сүзләр белән 6 җөмлә язарга.

3. “Һөнәрле булу – бәхет” темасына иҗади эш башкарырга.


ТБУУГ: дифференциальләнгән бирем

ШУУГ: үз мөмкинлегеңнән чыгып, өй эше алу




Кулланылган әдәбият исемлеге: 1.Галиуллин К.Р. Татар теленең орфографик сүзлеге.-Казан: Мәгариф, 2010. -399 б. 2.Гыймадиева Н. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы.-Казан: Мәгариф, 2007. -120 б.

3.Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле.-Казан: Мәгариф, 2002. -367 б.

4.Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту.Фонетика.Морфология. -Казан: Мәгариф, 2004. -159 б. 5. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. –Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015.-159 б. 6. Хәсәншина Р.Г.Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012, -175 б.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
[Х] ҺӘМ [Һ] ТАРТЫКЛАРЫНА СӘЯХӘТ (дәреснең технологик картасы)

Автор: Авхадеева Алсу Вагизовна

Дата: 09.06.2022

Номер свидетельства: 609320


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства