Л.Х. Муаметшина, учитель татарского языка и литературы, I категории
Муниципальное автономное образовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа № 165 с углубленным изучением английского языка Ново-Савиновского района города Казани», г. Казань
Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты
Максат. Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен
өйрәнү. Иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам хисе тәрбияләү.
Дәрес барышы .
I. Мотивлаштыру-ориентлашу.
1.Өй эшен тикшерү.
Укытучы. Укучылар, узган дәрестә без сезнең белән герой-шагыйрь Муса Җәлил-
нең тормышы һәм иҗаты белән таныша башладык. Өйгә М.Җәлилнең
тормыш юлын өйрәнергә бирелгән иде. Әйдәгез шул турыда сөйләшик.
(Төркемнәрдән шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына кагылышлы
мәгълүматлар тыңлана. Укучылар кул күтәреп җавап бирәләр)
(Тактага схема сызыла, схемага көтелгән җаваплар языла).
МУСА ҖӘЛИЛ
ТОРМЫШЫ
ИҖАТЫ
1906 нчы ел 15 нче февраль Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа.
1925 нче ел. “Барабыз” исемле беренче шигырьләр җыентыгы
1913 нче ел. Мостафа абзый гаиләсе белән Оренбургка күчә
1928 нче ел “Иптәшкә” дигән шигырьләр җыентыгы.
1 922 нче ел. Муса Казанга килә.
Мәскәүдә яшәгәндә “Хат ташучы” поэмасын, “Алтын чәч”, “Илдар” либреттоларын яза
1923 нче ел. Татар рабфагында укый башлый.
1943 нче елда “Тупчы анты” исемле җыентыгы басылып чыга
1939 нче ел. Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе.
1927 нче ел. Җәлил Мәскәүдә яши башлый.
1932 нче елга кадәр.“Кечкенә иптәшләр” “Октябрь баласы” җурналларының җаваплы редакторы.
1935 нче ел. Мәскәүдә татар опера студиясендә эшли
1939 нче ел. Татарстан Язучылар берлеге житәкчесе.
1942 нче ел. Июнь. Шагыйрь Волхов фронтында.
Моабит дәфтәрләре” җыентыгы.
1942 .әсирлеккә эләгә.
1944 нче елның феврале. Фашистларның хәрби суды Җәлилне һәм аның 11 көрәштәшен үлем җәзасына хөкем итә.
1944 нче ел 25 нче август. Герой-шагыйрьнең Плетцензее төрмәсендә гомере өзелә
1956 нчы елның феврале. Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
ҮЗ бәя.
Укытучы. Укучылар, Муса Җәлил турындагы белемнәрегезне тикшерү максатын-
нан сезгә сораулар бирелә.(Һәр төркемгә шагыйрьнең иҗаты һәм
тормыш юлы турында сораулар язылган карточкалар таратыла.
Укучылар 4-5 минут эчендә сорауларга җаваплар табарга тиешләр.
Карточкалардагы сораулар бер төрле. Ахырда җаваплар чиратлашып
укыла).
Сораулар.
1.Шагыйрьгә һәйкәл куелган мәйдан. (Беренче май мәйданы )
2.Аның исемен йөртүче театр. (Опера һәм балет театры ).
3.Беренче шигыренең исеме(“Бәхет”)
4”Хөкем алдыннан картинасының авторы.(Харис Якупов ).
5.Шагыйрьнең беренче китабы.(“ Барабыз ”)
6.Муса укыган мәдрәсә.(Хөсәения ” )
7.Җәлилнең абыйсының исеме.(Ибраһим )
8.Мусаның әсирлектәге фамилиясе.(Гомәров)
9.Ул әсирлеккә ничәнче елда эләгә.( 1942)
10.Җәлил белән ничә көрәштәше җәзалап үтерелә.(11).
Үз бәя.
II. Уку мәсәләсен кую һәм чишү.
Укытучы . Укучылар, без бүген сезнең белән Муса Җәлилнең иҗаты белән якыннан
рак танышабыз һәм “Ни өчен Муса Җәлил- каһарман –шагыйрьме ”-
дигән сорауга җавап табарга тырышабыз.
Безнең илебез 2010 нчы елда Бөек Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үтәргә
җыена. Муса Җәлил, аның биографиясеннән күренгәнчә, Бөек Ватан су-
гышында катнаша һәм 1942 нче елның 26 нчы июлендә, каты яраланып,
әсирлеккә эләгә. Ләкин фашист концлагерьларының коточкыч шартлары
да шагыйрь рухын сындыра алмый. Ул яшерен оешма аша дошманның үз
оясында аңа каршы көрәш алып бара. Татар, бапшкорт әсирләре өчен
концертлар кую сылтавы белән, бик күп концлагерьларда була һәм анда
фашистларга каршы яшерен төркемнәр оештыра. Җәлилчеләр әсирләрне
гитлерчыларның үзләренә каршы барырга өндиләр.
Укучылар, хәзер Муса Җәлилнең сугыш чорында.әсирлектә язылган
шигырьләре белән танышабыз.
( Төркемнәрдә дәреслектән һәм шигырьләр җыентыгыннан укучылар
шигырьләр укыйлар)
Укытучы . Укучылар, шагырь үзенең әсәрләрен нинди темаларга язганын әйтәбез
һәм сезнеңчә шул теманы яктырткан юлларны укыйбыз.
( Төркемнәрдә җаваплар, бергәләп темаларны 4 калдырабыз )
Укытучы . Укучылар, әсирлектә шагыйрь нинди хисләр кичерә?
(Төркемнәрдән көтелгән җаваплар: туган илне, кадерле баласын,сөекле
кешесен ярату, горурлык, шатлык, үкенү, нәфрәт, үч алу, өмет).
Укытучы . Балалар шушы хисләр чагылган шигырь юлларын укыйбыз.
(төркемнәрдә укучылар берәр куплет шигырь укыйлар, сәнгатьле укуга
да иъгтибар бирелә).
Үз бәя.
Укытучы. Җәлил үзенең шигырьләренең туган иленә кайтуы турында хыяллана,
үзе үлсә дә алар илгә кайтыр, туган илендә аның батырларча һәлак
булуын белерләр дип өметләнә. Укучылар Җәлил шигырьләренең алдагы
язмышы нинди?
(Көтелгән җаваплар)
Укучылар.
Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил 2 блокнотка туплый. Бер блокно-
тын берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле тоткын, ә икенчесен
Моабит төрмәсендә бергә утырган белгияле Андре Тиммерманс алып чыга.
Укытучы . Бу җыентыкларга нинди исем бирелә?
(Укучылардан көтелгән җавап) :
Укучылар. Бу җыентыкларга “Моабит дәфтәрләре”дип исем бирелә. Чөнки алар
Моабит төрмәсендә язылалар.
Укытучы. 1956 нчы елның 2 нче февралендә Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое
исеме бирелә , чөнки илгә “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы кайта.
Димәк
Муса Җәлил-
Герой - шагыйрь
Рефлексия.
Нәрсә эшләргә тиеш идек?
Ни өчен Муса Җәлилне герой-шагыйр дип атыйбыз дигән сорауга җавап эзләдек һәм таптык.
Үз бәя.
(Билгеләр кую)
Өйгә эш.
Муса Җәлилнең дәреслектәге шигырьләрен укып, берсен яттан өйрәнү.
Бер шигырьгә иллюстрация ясау.
Кроссворд чишү. Муса Җәлил шигырьләренең исемнәрен табарга.
“ И
М
ә
н”
“Ч
у
л
п
а
н
г
а”
“ Д
у
с
к
а”
“Ш
а
г
ы
й
р
ь”
“ Җ
ы
р
л
а
р
ы
м”
“В
ә
х
ш
ә
т”
“Б
ә
л
а”
“ и
р
е
к”
“Б
ү
л
ә
к”
Сораулар
Горизонталь буенча:
1. Агач исеме.
2. Кызына багышлаган шигырь
3. А. Алишка багышлаган шигырь
4. Җәлилнең һөнәре.
5. Ул шигырьләрен ничек дип атый?
6. Явызлык сүзенең синонимы.
7. ....- каза
8. Багышлармын калган гомерне ... өчен изге көрәшкә.
9. Аны һәркем сөенеп кабул итә.