kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Ия,х?б?рне кабатлау.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Д?ресне? темасы: ??мл?не? баш кис?кл?рен кабатлау.

 

Д?ресне? максатлары:

1. Белем бир? максаты - Укучыларны?  ия, х?б?р турында булган белемн?рен ?стер? ??м ныгыту; с?йл?мд? д?рес куллана бел? к?некм?л?ре булдыру.

2. Фикер с?л?тен ?стер? максаты - Укучыларны? логик фикерл?? с?л?тен, м?ст?кыйльлекл?рен, и?ади активлыкларын ??м танып-бел?не ?стер?г? ярд?м ит?.

3. Т?рбияви максат -аралашу ??м коллективта хезм?тт?шлек ит? к?некм?л?рен формалаштыру. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Ия,х?б?рне кабатлау. »

Дәреснең темасы: Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау.



Дәреснең максатлары:

1. Белем бирү максаты - Укучыларның ия, хәбәр турында булган белемнәрен үстерү һәм ныгыту; сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат -аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: компьютер, экран, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.

Дәреслек:

Дәрес тибы:белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру,ягъни кабатлау.

Метод һәм алымнар: практикум дәрес, биремнәр үтәү.

Кулланылган структуралар:

Хай Файв

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(следуй за лидером)

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин)

ТИК - ТЭК – ТОУ(крестики нолоки)

МЭНЭДЖ МЭТ (инструмент для управления классом)


Дәрес барышы

1.Оештыру.

Укучыларны ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә тынычландыру, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Хәерле көн теләү. (Укучылар басып исәнләшәләр!)

Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн сезгә!

  • Бүген дәрестә кем деҗур?Бүген дәрестә кемнәр юк?

  • Дәрестә барысы да бар!

  • Хәзер урамда нинди ел фасылы?

  • Урамда яз.

  • Язның кайсы ае?

  • Бүген атнаның ничәнче көне?

Бүген атнаның беренче көне, ______________!

  • Бик яхшы. Тактага бүгенге часлоны,атна көнен һәм сыйныф эше дип язып куя. Бүген ниченче число?

  • _____________________ май.

2.Актуальләштерү.

Өй эшен тикшерү.

- Өй эшенә ия, хәбәрне кабатлап килергә кушылды.Хәзер сез үзегезнең сорауларыгыз ярдәмендә бер-берегезнең белемнәрегезне тикшерәчәксез.

- Моның өчен безгә МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР ясарга кирәк булачак.











Билгеләмә Соравы


Ия

Мисаллар Капма-каршы мисаллар











Билгеләмә Соравы


Хәбәр

Мисаллар Капма-каршы мисаллар











Һәрберегез ак битләр ала.Битләрне уртага һәм тагын бер кат уртага бүләсез.Бер почмагын өчпочмаклап бүләсез. Хәзер инде битне яңадан ачасыз , барлыкка килгән сызыклар буенча модельне zсыйсыз. (Күрсәтелә)

- Модельнең уртасына Ия ( Хәбәр) дип язып куясыз.

- Беренче өлешкә МИСАЛЛАР язасыз, икенче өлешкә БИЛГЕЛӘМӘ, өченче өлешкә СОРАВЫН, дүртенче өлешкә КАПМА-КАРШЫ МИСАЛЛАР язасыз. Сезгә моны эшләр өчен өч минут вакыт бирелә. Сезнең вакытыгыз башланды.

- Вакытыгыз бетте.

- Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд робин)

структурасы ярдәмендә бер-берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез. Егерме секунд эчендә берегез үз фикерен әйтә ,калганнар аны тыңлый һәм кирәкле белешмәне үзләренә язып куя. Сез шулай һәрберегез түгәрәк буенча үз фикерләрегезне әйтергә тиеш буласыз.Беренче булып 3нче номерлы партнерлар эшли башлый.

Сезнең вакытыгыз бетте. Кемнең үзенең моделе белән таныштырып китәсе килә ? Рәхим итегез (Берничә укучы үзләренең модельләре белән таныштыра)

- Афәрин! Ә хәзер без ял итеп алабыз.

3. Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(следуй за лидером) структурасы.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР следуем за лидером структурасын кулланабыз. Сез хәзер бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ,ул лидер,нәрсә эшли сездә шуны эшләргә тиеш буласыз.Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына .Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була,һәм шулай дәвам итәбез ,бар укучы да лидер булганчы.

- Барыбызда бастык ,урындыкларны рәтләдек,бер-беребез артыннын бастык. Музыка башланды.(Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).

- Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.

4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-ХАЙ ФАЙВ.

Нәтиҗә. Җөмләнең хуҗасы ни булды?

Иянең эшләгән эшен ни белдерә?

Алар нинди сорауларга җавап бирә?

  • - Алга таба эшебезне ТИК - ТЭК – ТОУ(крестики нолоки) структурасы ярдәмендә үтиячәкбез. Мин һәрбер өстәлгә берәр сүз бирәм ,сез шул сүзләрне кертеп җөмләләр төзергә тиеш буласыз.Ләкин теләсә ничек түгел, яки горизонталь ,яки вертикаль,яки диагональ буенга.

  • Башка сүзләр өстәргә ярый.

Түгәрәк буенча эшлисез.Моның өчен сезгә бер бит кирәк була .Эшне беренче номерлы партнерлар башлый.Эшегез беткәч сез ӘЗЕРЛЕК Җесты белән эшегезнең тәмамлануын күрсәтәсез. (сүзләр таратыла)

Укучылар

Умырзая

Китап- дәфтәрләр

Кошлар

  • Җөмләләр төзи башлаганчы сез сүзләрне нинди тәртиптә кулланасыз , язып куярга тиеш буласыз.Сезгә моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела).

  • Вакытыгыз бетте.

  • Хәзер сез КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы

  • ярдәменә командада бер-берегезгә чират буенча җөмләләрегезне укыйсыз,истә калдырыра тырышасыз яки язасыз. –

  • Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең беренче җөмләсен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Аннары икенче җөмләне укыйсыз һәм өченче җөмләне.

  • Моның өчен сезгә 3 минут вакыт бирелә.вакыт китте (Таймер куела)

  • Молодцы, дәфтәрләрегезне аласыз.Хәзер сез дәфтәрегезгә төзегән җөмләләрне язып куярга тиеш буласыз. Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың? Җөмләне тактага языла.Җөмләләр дөрес төзелмәсә төзәтәсез (Берниче укучының җөмләләре укыла.) Укучылар дәфтәрләрдә эшлиләр.

- Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җөмләсен ишетәсем килә. Нинди сүзләр кулландың?

- Дәфтәрләрне алабыз ,числоны ,атна көнен, сыйныф эше дип язабыз. Беренче номерлы өстәлдән үзләренең сүзләрен______________ чыгып яза,икенче өстәлдән____________,өченче өстәлдән һәм бишенче өстәлдән. Афәрин !

Рефлексия. Нәрсә? Ничек? белдек.

Ияләр бары тик Кем?Нәрсә? соравына җавап бирә. Ул һәрвакыт хәбрдән алда килә. Хәбәр аның эшләгән эшен белдерә.

5. Йомгаклау:

Белгәннәрне тәртипкә салу.

Нәрсәләр өстендә эшләдек?

Эш уңышлы булдымы?

Кем үз эшеннән канәгать?

Ничек уйлыйсыз, дәрестә белемнәр арттымы, юкмы?

Өй эше бирү: Көндәлекләрне алабыз һәм өй эшен язып куябыз.

Үзегезнең сүзләрдән тагын җөмләләр төзеп язасыз,кем күбркәк төзи ала.

Билгеләр кую.

Дәрес бетте ,чыгарга мөмкин.Сау булыгыз.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Ия,х?б?рне кабатлау.

Автор: Гилемуллина Лайсан Мансуровна

Дата: 12.01.2015

Номер свидетельства: 153956


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства