kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

« Г. Тукай ?д?биятта ??м с?нгатьт?» 5 нче сыйныф ( рус т?ркеме) ?чен д?рес эшк?ртм?се

Нажмите, чтобы узнать подробности

5 сыйныфларда татар ?д?бияты ??м музыка буенча интеграль д?рес эшк?ртм?сен т?къдим ит?сем кил?. Д?рест? Г.Тукайны? "Су анасы" ?кият-поэмасы ?йр?н?, шулай ук шагыйрь и?аты бел?н ныклабырак танышы ?д?бият д?ресе ?з эчен? ала. Музыка д?ресе ис? Г.Тукай ?с?рен? нигезл?нг?н " Су анасы" балетыннан ?зекл?р ты?лау, аны? шигырьл?рен? язылган ?ырларны ты?лау ??м башкарудан  гыйб?р?т. Шулай ук, д?реск? н?ти?? ясау,Тукай и?атыны? к?пкырлылыгын билгел?. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«« Г. Тукай ?д?биятта ??м с?нгатьт?» 5 нче сыйныф ( рус т?ркеме) ?чен д?рес эшк?ртм?се »

5 нче сыйныф ( рус мәктәбе, рус төркеме өчен) , музыка һәм уку дәресеннән интеграль дәрес эшкәртмәсе.

Төзеде: Казан шәһәре Киров районы 70 нче мәктәбенең татар теле укытучысы Мухамадшина Рузилә Ризван кызы һәм Бикбулатова Рузилә Мөнир кызы

Дәрес темасы: « Г. Тукай әдәбиятта һәм сәнгатьтә»

Максат: 1.Укучыларда Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту. 2. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү. 3. Укучыларның әсәрне аңлап сөйләүләренә ирешү 4.Эчтәлекне ачу. 5.Сәнгатьле сөйләм һәм уку күнекмәләре булдыру. 6.Әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: Дәреслек, мультимедиа, такта, синтезатор, ноутбук, рәсемнәр ( Г. Тукай иҗатына хас).



Дәрес барышы:

  1. Актуальләштерү. (3 мин.)

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, укытучы апа.

- Хәлләрегез нчек?

- Рәхмәт, яхшы!

- Дәресне башлыйбыз. Безнең сезнең белән бүген дәресебез үзенчәлекле, чөнки ул ике дәресне үз эченә алган, музыка дәресен һәм уку дәресен. Бүгенге дәрестә без сөекле шагыйребез Г. Тукай турында белгәннәребезне искә төшерәбез һәм аның иҗатын өйрәнеүне дәвам итәрбез. Дәресебезнең темасы « Г. Тукай әдәбиятта һәм сәнгатьтә» дип атала.

- Әйе укучылар, г. Тукай иҗаты әдәбиятта гына түгел, музыка, сынлы сәнгать, рәсем сәнгатендә киң таралыш тапкан. Без бүген сезнең б.н аны музыка сәнгатендә һәм әдәбиятта чагылышын күзәтеп китербез. Башта сезгә бирелгән өй эшен тикшерик.

2. Өй эшен тикшерү. (7 мин.) Сезгә өйгә Г. Тукай турында презентация әзерләргә, яки аның берәр әсәрен яттан өйрәнеп килергә иде.

3. Музыка . «Тәфтиләү» көе яңгырый. (1.40)

-- Әлеге көй укучылар. Г. Тукайның « Тәфтиләү» шигыренә язылган халык җыры иде. Халык җыры булгач, анның көен кем иҗат иткән булла инде?

-халык

-- тагын бу җырда халыкка хас нәрсә бар? Нинди халык уен коралы башкара әсәрне?

--курай.

-бик дөрес. Курай халык уен коралларының берсе. Г. Тукайның күп кенә шигырьләренә, халык көй чыгарган һәм аларның күбесен курайда башкаралар. Тукай шигырьләренә язылган җырлар алар:« Әллүки җыры», « Бишек җыры», « Карлыгыч» , сез бик яхшы белгән « Туган авлым» һ.б шигырьләре. Г. Тукайның зурырак әсәрләреннән «Шүрәле», « Су анасы», « Кисекбаш»ларга инде, безнең күренекле композиторларыбыз балетлар да иҗат иткәннәр.( Ф. Яруллин, ә. Бакиров,Р.Г. Губайдуллина музыкасын, либреттосын Ә.Фәйзи язган).( 3 мин.)

Без сезнең белән үзган дәрестә « Туган тел» җырын өйрәнгән идек. Әйдәгез шул җырны башкарып китик әле. (2 мин.)

- молодцы.

4. Уку. Без бүген сезнең белән « Су анасы» әкияте белән дә якыннанрак танышырбыз. Игътибар белән башта экранга күз салыйк , элегерәк караган мультфильмны карыйк. (4 мин)

5. Әсәрне уку. ( Башта укытучы, аннары укучылар.) (3 мин)

6. Сүзлек эше. (3 мин)

7. Белемнәрне ныгыту.( 3 мин)

- Әкият нәрсә турында?

- Малайның су анасының, алтын тарагын алып качуы турында.

- Малай дөрес эшлиме?

-Малайның хатасы нинди? ( урлашу, алдашу)

- Малай хатасын таныймы? Ул сабак ала, әйе бит?

-Әйе.

укучылар әсәрне ничә өлешкә бүлергә булла?

- өч өлешкә. Басмада булган хәл, су анасының авылга килүе һәм этләрнең анны куып җибәрүе, төнлә су анасының тәрәзә шакуы һәм малайның кылган гамәле өчен сабак алуы.

7. Музыка. Дәреснең ахырында тагын бер көй тыңлап китик әле. Ә. Бакиров « Су анасы» балетыннан « Алмай белән Су анасы дуэты».(2 мин)

8. Әңгәмә кору.( 3 мин)

-нинди уен кораллары уйный? көй ничек яңгырый? Балеттагы көй б.н, әсәрнең эчтәлеге туры киләме?

-юк

- чөнки, Г. Тукайның « Су анасы» эчтщлеге балета, бары кереш өлештә генә күрсәтелә, ә инде беренче кисәктән анда башка сюжет бирелә . Анда малай да зур егет, су анасы да ниндидер сихер иясе булып бирелә.

8. йомгаклау сүзе.(5 мин)

Менә, балалар, бер начарлык эшләү, үзе артыннан икенчесен алып килә икән. Малай урлашкан да, әнисенә дә ялганлаган. Тик халык әйткәнчә « Каракның бүреге яна» икән шул. Бүген сезнең белән Г. Тукай иҗатын мүзыка сәнгатендә дә әдәбиятта да без күрдек. Бүген яңгыраган әсәрләргә җырлар гына түгел рәсемнәр дә ясалган,( тактада эленгән рәсемнәргә күз салу) аның иҗаты күпкырлы укучылар.

9. дәресне йомгаклау: билгеләр кую.(2 мин)

10. Өй эше: әсәрнең эчтәлеген белергә, аерым фрагметларны күрсәтеп рәсем ясарга( 2 мин.)

- Шуның белән бугенге дәресебез тәмам, саубулыгыз укучылар!






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 5 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
« Г. Тукай ?д?биятта ??м с?нгатьт?» 5 нче сыйныф ( рус т?ркеме) ?чен д?рес эшк?ртм?се

Автор: Мухамадшина Рузил? Ризван кызы ??м Бикбулатова узил? М?нир кызы

Дата: 02.10.2015

Номер свидетельства: 235776


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства